Белешмә

  • 1.Электрон китаплар турында
  • Нәрсә ул электрон китап?
    Help MaratKabirov.com

    Электрон китап — экраннан укуга яраклаштырып махсус программалар ярдәмендә эшләнгән, текст һәм график элементлардан торган файл. Иңглиздә аны - digital book, русларда - цифровая книга дигән термин белән йөртәләр. Гадәти кәгазь китапның скан-күчермәсен дә "электрон китап" дип атыйлар. Татар телендәге беренче электрон китаплар Марат Кәбиров тарафыннан шушы сайт һәм webkitap.ru өчен эшләнгән.
    Бүгенге көндә иң популяр китап форматлары: fb2, pdf, epub, mobi, doc, rtf

  • Китаплар нинди форматта? Аларны ничек укырга?
    Help MaratKabirov.com

    Бездәге электрон китаплар нигездә  pdf, epub, mobi, fb2 форматларында.

    PDF (Portable Document Format) - электрон документлар йөртү өчен иң нык таралган формат. Adobe Systems компаниясе 1993 елда кулланышка керткән, шул чордан алып үсештә. Бу форматтагы китапларны Adobe Reader, Foxit Reader, Cool PDF ReaderSTDU Viewer һ.б. башка программалар ярдәмендә укырга мөмкин. Кечкенә райдерлар (телефоннар) өчен җайланганы PDF A-6 исеме белән йөри.

    EPUB (Electronic Publication) - барлык җайланмаларда да яхшы ачыла торган электрон китаплар өчен махсус эшләнгән формат. Анда текстлар да, рәсемнәр дә кулланыла. Уку өчен түбәндәге программаларның берәрсен сайларга була:

    JOS платформасында: iBooks, BookMate, i2Reader, Stanza

    Башка платформаларда: FBReader, AlReader, CoolReader

    MOBI (Mobipocket eBook) - текст, графика һ.б. үз эченә алган контейнер рәвешендәге файл. Mobipocket дип аталган француз фирмасы тарафыннан эшләнгән. Бу форматта яхшы бизәлешле китаплар ясарга була. Программалары - Amazon Kindle, Calibre, Cool Reader

    FB2 (FictionBook) - текст һәм графика куллану мөмкинлеге булган электрон китап форматы. Бу стандарт Дмитрий Грибов һәм Михаил Мацнев җитәкчелегендәге белгечләр тарафыннан эшкәртелгән, төрле җайлангмаларда укыла торган сыйфатлы китап мөмкинлегенә ия. Программалары - BReader, AlReader, CoolReader, STDU Viewer

    Болардан тыш, өстәмә рәвештә, DOC, RTF, TXT форматлары да очрарга мөмкин. Болар - компьютерда текст җыючы редактор-программаларның гадәти файллары.

  • Нинди җайланмада укырга?
    Help MaratKabirov.com

    Электрон китапларны барлык җайланмаларда да укырга мөмкин. Компьютерда, планшетта, "гаджет", "электронная книга", "читалка", "reader" һ. б. исемнәр белән йөртелүче махсус райдерларда, телефонда, смартфонда, һ.б. Аларның нинди фирма тарафыннан чыгарылуы һәм нинди операцион системада (windows, jos, android һ.б.) эшләве мөһим түгел.

     

  • Электрон китапларны кире кайтарып буламы?
    Help MaratKabirov.com

    Юк, булмый. Әгәр файлның җитешсезлекләре бар икән, без аны төзәтәбез. Әмма бер сатып алынган файлны кибеткә кире кайтарып булмый.

  • Сатып алганчы укып карарга буламы?
    Help MaratKabirov.com

    Сатып алганчы укып карарга буламы? Миндә ничек ачылачагын күз алдына китерер өчен.

    Кибеттә бушлай китаплар бар. Шуларны йөкләп алырга мөмкин. Сатып алу процессын күзаллау өчен дә бу бик әйбәт булыр.

  • 2.Ничек сатып алырга?
  • Электрон китапны ничек сатып алырга?
    Help MaratKabirov.com

    1. Китап сатып алу өчен "добавить в корзину" дигән төймәгә басарга кирәк.

     

    Кәрзин - ул супермаркетлардагы кәрзин кебек, ошаган товарны җыеп барыр өчен. Товар кәрзингә өстәлгәч, өске меню астында бу хактагы хәбәрне күрерсез: "Вы отложили товар в корзину", яки "Ваш товар добавлен в корзину", һ.б.


    2. Шул рәвешле үзегез теләгән китапларны җыеп бетергәч, кәрзингә күчәбез. Моның өчен сайтның өске өлешендә уң якта урнашкан кәрзин сурәтенә басарга кирәк. Аның янында китапларның саны һәм суммасы күрсәтелгән була.

    Менә шул төймәгә басып кәрзингә күчәбез. Монда сез сайлаган китаплар исемлеге. Аларның бәясе, саны, суммасы.

    Кибеттә акциялар уздырылган чак булса, аларның нәтиҗәсе дә шушында күренә.

    Кәрзиндәге товарларны җентекләп тикшереп чыгыгыз. Һәм аста-уңда урнашкан "Оформить заказ" дигән төймәгә басыгыз.
    3. Киләсе биттә сезгә ачылган форманы тутырырга тәкъдим ителер.

    Монда ФИО, шәһәр, телефон, электрон почта адресын язарга һәм акча түләү ысулын сайларга кирәк булачак.

    Боларның барсын да игътибар белән тутырыгыз - бары тик дөрес мәгълумәтләр генә күрсәтегез. Һәм "Подтвердить заказ" дигән төймәгә басыгыз. Барсы да дөрес тутырылса, сез акча түләү битенә күчәчәксез. Ул менә болайрак күренә:

    Монда "Оплатить" дигән төймәгә басарга кирәк. Ул сезне акча түләү системасы сайтына күчерәчәк. Акча түләү белән сез күрсәткән электрон почта адресына хат килеп төшәчәк. Анда сатып алган китапка сылтанма булыр.

     

  • Нәрсә ул WebMoney? Ничек кулланырга?
    Help MaratKabirov.com

    Вебмани Россиядә интернетында иң киң таралган һәм иң ышанычлы түләү ысулы. Бу система ярдәмендә төрле операцияләр башкарырга була. Кредит, һәртөрле бурычлар, штрафлар, коммуналь хезмәтләр өчен, һ.б. Анда ун төрле валютада эш йөртергә мөмкин: WMR, WMZ, WMU, WME, WMB, WMY, WMX, WMG, WMC һәм WMD. Безнең кибеттә өчесе эшли: WMR - рубль, WMZ - доллар, WME -евро. Төп валюта, әлбәттә, рубль.

    Вебмани системасының компьтер, планшет, телефон өчен үз программалары бар. Аларны үз җайланмаңда урнаштырырга була. Шулай ук махсус программасыз, сайт аша эшләү мөмкинлеге дә каралган. Болар турында менә монда белешмә алырга һәм үз кәшилүгеңне ачарга мөмкин. - https://www.webmoney.ru/rus/information/manage/index.shtml
    Webmoney системасының үз вики бите дә бар - http://wiki.webmoney.ru Анда тулы мәгълумәт алырга була. Шуңа күрә без бу биттә бары тик үз сайтыбызга кагылышлы өлеше турында сүз алып барырбыз.

    Түләү ысулы - вебмани...

    Кибетнең төп валютасы - WMR (ул офлайндагы рубльгә бәрабәр). Вебмани системасын сайласагыз, "Оплатить" дигән төймәгә басуга шушыңа охшашрак биткә күчәчәксез:

    Әгәр сезнең вебмани кәшилүге бар икән, шул рәвешле дәвам итәсез. WebMoney Keeper программасы булса, аны ачарга кирәк. Булмаса, барсы да сайт аша эшләнә: үз аккаунтыгызга керәсез һәм исәп-хисап ясыйсыз. Кәшилүге булган кешеләр моны яхшы белә, шуңа җентекләп сөйләү кирәк түгел. Әгәр вебманида теркәлмәгәнсез икән, "Выберите способ оплаты" дигән төймәгә басасыз һәм сезгә өстәмә түләү ысуллары ачыла:

    Өстәмә түләү ысуллары Вебманида егермедән артык. Бездә кибет үзенчәлекләрен исәпкә алып, шуларның берничәсе генә эшли:

    МТС (Мобильная коммерция МТС)
    Билайн (Мобильная коммерция Билайн)
    Сбербанк Онлайн
    Альфа-банк
    Русский стандарт
    ВТБ24
    Промсвязьбанк
    Paymer.com (ВМ-карта) чеклары
    Биткоин
    WMR банк карталары (Банковские карты WMR)
    WebMoney.Check (Терминаллар, банкоматлар, кибет кассалары һ.б.)
    Акча күчерү системалары (Системы денежных переводов)

    Икенче төрле әйтсәк, кибеттәге WebMoney түләү ысулын сайлап, сез югарыда телгә алынган сервисларның теләсә кайсы аша исәп-хисап ясый аласыз.

    Искәрмә:  Электрон китаплар сатып алганда Терминаллар аша һәм Акча күчерү системалары аша эш итү бик отышлы түгел: беренчедән, өйдән чыгарга туры киләчәк, икенчедән, акча тиз күчми һәм китап та сезнең электрон почтага шундук килеп ирешми. Калган ысуллар - яхшы.

     

  • Нәрсә ул SpryPay? Ничек кулланырга?
    Help MaratKabirov.com

    Электрон товарлар сатып алу өчен бик җайлы системаларның берсе - SpryPay. Ул үзенең гадилеге һәм кулланучылар өчен уңайлылыгы белән аерылып тора. Монда популяр валюталарның барсы да диярлек кулланыла. Безнең кибет өчен төп валюта - рубль.

    "Оплатить" төймәсенә басуга сез SpryPay түләү системасы сайтына күчәсез. Анда шушындыйрак күренеш карәшы ала:

    Димәк, сез виртуаль карталар, киви-кәшилүк, Якдекс. Деньги һәм Prefect Money аша түли аласыз дигән сүз. Боларның барсы да электрон акча төренә карый. Беренче өчесе - рубль, ә соңгысы доллар белән түләү мөмкинлеге бирә. Әгәр боларның берсе дә таныш түгел икән "Интернет-банки" дигәненә күчәсез.

    Болары инде беркем өчен дә яңалык түгелдер. Һәрбер банкның интернет аша хезмәтләндерү үзәге бар. Әгәр сездә шушы банкларның берәрсенең картасы бар икән, димәк аның белән интернет аша идарә итү мөмкинлеге дә бар дигән сүз. Инде болар да авырлык тудырса, кесә телефоны аша исәп-хисап ясарга мөмкин. Әлегә дүрт оператор - МТС, Мегафон, Билайн һәм Теле 2. Бу ысул өчен җитди генә комиссия алынырга да мөмкин.

    Үзегез теләгән түләү ысулын сайлагач, шуның сурәтенә басыгыз. Ачылган форма сезгә электрон почта адресын һәм телефон номерын кертергә кушар. Астарак түләү системасының шартлары белән килешүне белдереп "галочка" куярга кирәк. Шуннан соң түләү системасы битенә күчәрсез. Андагы күрсәтмәләрне үтәп, тиешле сумманы күчергәч, электрон почтагызга китапка сылтанма белән хат килеп төшәр.

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика