Әдәби тәнкыйть юк, эшләми дисәләр дә төрле әсәрләргә кагылышлы язмалар әледән әле чыгып тора. Шулар арасында Марат Кәбиров иҗатына кагылышлылары да бар. Артык күп түгел, әлбәттә. Гадәттә, мактыйлар, яки күрмәгәнгә салышалар. Монда шул Марат Кәбиров иҗатына кагылышлы язмалар белән танышырсыз — рецензияләр, китап күзәтүләр, әсәрләр турында фикерләр. Рәсми әдәби тәнкыйть белән бергә, шулай ук, кайбер укучыларның кызыклы язмаларын да урнаштырырбыз.
Әгәр теге яки бу әсәр кызыксыну уятса, сез аларны «Китап кибете» бүлегеннән таба аласыз. Китапларның барсы да электрон форматта — кыйммәт түгел, акча күчерү белән мизгел эчендә килеп җитә, бөтен җайланмаларда да ачыла. Алыгыз, укыгыз, рәхәтен күрегез!
Китапларны, яки аерым әсәрләрне укып чыккач, үзегез дә фикерләрегезне язып җибәрә аласыз. Мактарга да, тәнкыйтьләргә дә мөмкин. Укучыларның фикере язучы өчен һәрвакыт кызык була. Җитди итеп, алдашмыйча, салпы якка салам кыстырмыйча һәм тырнак астыннан кер эзләмичә язылган булса — бигрәк тә.
Сезнең тәнкыйть язмаларыгыз бүтән укучылар өчен дә бераз файдалы булачак. Әйбәт әсәрне күрсеннәр, начарына вакыт үткәрмәсеннәр дип кисәтү кебегрәк бит инде ул. Әлегә мондагы тәнкыйть мәкаләләре белән таныша торыгыз. Кайсылары үзе бер әсәр шикелле аларның. Кыскасы, бу бүлектә әдәби тәнкыйть һәм укучылардан килгән рецензияләр.