Кайту
Күрер күзгә Тәнзиләгә унөч яшь бирерлек тә түгел иде. Кечкенә буйлы, ябык кыз. Төсе уңа башлаган косынкасы астыннан икегә аерып тараган чөм кара чәчләре күренеп тора. Чәчләре әтисенекенә охшаган аның, әнисенекенә тартса салам төсендә булыр иде. Гадәттә, ул бөтерчек кебек, урынында гына тора белми. Шул тынгысызлыгы аркасында әнисеннән дә эләгештерә. Үзе шук булса да гадәттә аның күзләре уйчан, сагышлы, дөньяның ачысын-төчесен күргән олы хатыннарныкына тартым.
Тик бүген ул үзенә охшамаган иде. Күзләрендә очкын уйный, баскан урынында талпынып-талпынып куя, күңеле нәрсәдер көтә, кайдадыр ашкына… Әнисе, утыз биш яшьләр тирәсендәге ябык гәүдәле хатын, кулын аның иңенә салып, багана башындагы радио тәлинкәсенә төбәлгән. Кызын тыярга теләгәндәй әледән әле аның иңеннән кысып-кысып ала. Кайчагында Тәнзиләгә шелтәле караш та ташлап куя. Кыз гына бик илтифат итми, ул үз дөньясында — ашкынулы, дәртле, ярсу.
Кәнсәләр янындагы багана төбенә радио тыңларга җыелган кешеләрнең барсы да җитди. Кемдер кара көйгән, кемдер нәфрәтен тышка чыгармаска тырышып иреннәрен кыскан, кемдер кашларын җыерып йодрыгын йомарлаган, кемдер дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән тирә-ягын күзәтә, кемнәрнеңдер йөзендә астыртын тантана чалымнары уйный. Бер авыл кешеләре булсалар да радиодан ишетелгән хәбәрне төрлесе төрлечә кабул итә.
Смоленск өлкәсенең Белорусия чигеннән ерак түгел урнашкан Качкы авылына бу хәбәр нинди җилләр белән килеп җиткәндер, әмма кешеләр иртә таңнан ук үзара пышылдаша башлаган иде инде:
— Сугыш чыккан икән бит. Нимесләр басып кергән.
— И, ходаем, ниләр генә булып бетәр инде тагын.
— Безнекеләр себереп чыгарачак аларны.
— Бәлки, яхшыга юраргадыр, ә… Совет властенең дә рәхәт күрсәткән җире юк бит…
— Юктыр ла, гайбәт кенәдер. Германия белән безнекеләр килешү төзегән ди бит. Тату яшәргә дип.
Яңа хәбәр телдән-телгә күчеп йөрсә дә аның хаклыгына күпләр ышанып җитмәде. Моңа кадәр дә чик буйларында кораллы бәрелешләр турында сөйләгәннәре бар иде. Аларның берсе дә дөрес булып чыкмады, һәрхәлдә, рәсми мәгълумәтләр моны кире какты. Тик бу юлы сугыш чыгу турындагы хәбәр дөрес иде. Төш җитүгә үк «Радиодан сугыш турында сөйләячәкләр икән,» — дигән сүзләр таралды. Ашыгыч эше булмаганнар алдан ук радио тәлинкәсе урнашкан багана төбенә барып җайлы урын алып куйды. Эше булганнар артык еракка китмәскә тырышып, радиога колак сала-сала хәрәкәт иттеләр.
Бераздан чит ил эшләре буенча халык комиссары Молотовның тавышы ишетелде. Аның «Граждане и гражданки Советского Союза!» — дигән сүзе бөтен авыл халкын мизгел эчендә шушы багана төбенә җыйды. Күпләр эшләп йөргән җирләреннән, сәнәк-тырмаларын да куярга онытып, килеп басты.
Качкы борынгы татар авылы булса да революциядән соң кемнәрне Себергә сөреп, кемнәрне атып үтереп халыкны сирәкләделәр дә төрле җирләрдән төрле милләт вәкилләре күченеп килде. Кешеләр элеке шикелле үк аралашып бармаса да ачыктан-ачык дошманлашучылар да юк, үзара сыешып яшиләр. Хәзер ул татарныкы булудан туктап күпмилләтле Совет кешеләре яши торган гадәти авыл иде.
Әнисе белән Тәнзилә дә авыл читендәге аланда печән әйләндереп йөриләр иде. Тавыш ишетелү белән алар да, башкалар кебек үк, йөгерә-йөгерә багана төбенә килделәр. Молотовның беренче сүзе үк кызык тоелды. «Гражданки» димәде ул, ничектер сәер итеп «граждынки» дип әйтте. Бу Тәнзиләгә генә сәер тоелмаган икән. Баган төбенә җитүгә аны ахирәте Наташа куып җитте:
— Эй, граждынкы, куда торопишься, — дип көлде ул Тәнзиләнең терсәгеннән алып.
Икесе дә челтерәтеп көлеп җибәрделәр. Ләкин Тәнзиләнең әнисе шундук шелтәләргә ашыкты:
— Җыегыз авызыгызны! — диде ул кызын Наташадан читкәрәк алып китеп, — Уен түгел бу. Сугыш чыккан.
Тәнзилә бүтән көлмәскә, эчендә кайнаган шатлык хисләрен күрсәтмәскә тырышты. Тик барыбер талпынып-талпынып куйды, радиодан ишетелгән сүзләрнең җитдилеген аңлаган саен иңнәренә канат үскәндәй тоелды.
— Эта война навязана нам не германским народом, не германскими рабочими, крестьянами и интеллигенцией, страдания которых мы хорошо понимаем, а кликой кровожадных фашистских правителей Германии, поработивших французов, чехов, поляков, сербов, Норвегию, Бельгию, Данию, Голландию, Грецию и другие народы, — дип дәвам итте Молотов.
«Кровожадный…» — дип иреннәрен кыйшайтты Тәнзилә моны ишеткәч. Әби-бабаларын кулаклыкта гаепләп Себергә сөргән, әтисен «халык дошманы» дип алып киткән, әнисен әледән-әле кәнсәләргә чакыртып сорау алган Совет власте. Менә кайда ул «кровожадные правители»! Ничә еллар буена үз халкын мәсхәрәләп, төрмәгә ябып, атып үтереп яшәгән хакимият. Үз гражданнарының каны, күз яше, җан әрнүләре белән тукланучы гарип җәмгыять. Менә кайда ул иң зур канэчкеч!
Кешеләр күзләрен тәлинкәгә төбәп, тын да алмыйча тыңлыйлар иде. Ә Молотов сөйли:
— Правительство Советского Союза выражает твёрдую уверенность в том, что всё население нашей страны, все рабочие, крестьяне, интеллигенция, мужчины и женщины отнесутся с должным сознанием к своим обязанностям, к своему труду. Весь наш народ теперь должен быть сплочён и един, как никогда. Каждый из нас должен требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности, достойной настоящего советского патриота, чтобы обеспечить все нужды Красной Армии, флота и авиации, чтобы обеспечить победу над врагом.
Тәнзиләнең колагы үзенең җанына тигән сүзләрне генә эләктерә иде бугай. «…требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности…» Димәк, кешеләрнең иреген чикләүче чылбырлар тагы да ныграк кыскарачак. Сугышны сәбәп итеп, изүне көчәйтәчәкләр. Мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшләргә мәҗбүр итәчәкләр. Менә нәрсә турында сөйли иде чит ил эшләре буенча халык комиссары.
— Правительство призывает вас, граждане и гражданки Советского Союза, ещё теснее сплотить свои ряды вокруг нашей славной большевистской партии, вокруг нашего Советского правительства, вокруг нашего великого вождя товарища Сталина.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Бу сүзләрдән соң халык арасында чыш-пыш китте:
— Ә иптәш Сталин үзе кайда икән?
— Ник ул чыгыш ясамый икән?
Кемдер мондый сорауларга чик куйды:
— Сугыш чыккан бит. Эше күптер.
Ул арада Молотовның бераз калтыраныбрак чыккан тавышы катты, дәртлерәк, ышанычлырак булып яңгырады:
— Наше дело правое. Враг будет разбит. Победа будет за нами!
Бу сүзләр сүз генә түгел, хәтта хыял, яки максат та түгел, ә чынбарлык, инде ирешелгән уңыш булып ишетелде. Безнең юлыбыз хак. Дошманны эһ тә итми себереп түгәбез. Җиңү безнең кулда. Ничә дистә еллар буена үз дәүләтенең зурлыгына, көчлелегенә инанып яшәгән кешеләргә шушы җитә калды. Алар инде Берлинны яулаган батырлар шикелле кул чабарга тотындылар. Тәнзилә дә кул чапты. Сүзләрнең тәэсире көчле иде.
Молотов чыгышыннан соң, колохоз рәисе сүз алды. Тәнзилә аның сүзләрен тыңлап тормады, Наташа янына китте. Сугыш чыгу шатлыгын кем беләндер уртаклашасы килә иде. Наташаның да куанычы эченә сыймый иде бугай, ул Тәнзиләне җитәкләп алды да:
— Әйдә, Катя янына, — дип ары атлады. Аннан өчәүләшеп Ольганы эзләп киттеләр.
Шул рәвешле ахирәтләр җыелышып елга буена төштеләр. Авыл уртасыннан аккан сай гына елганың исеме булмаса да ярында таллар үсә, яшь-җилкенчәккә җыелышырга ямьле дә, җайлы да урын иде. Елга буйлап барып, кәнсәләр буендагы кешеләрдән ераклашкач, дүртесе бер булып кычкырып җибәрде:
— Урра! Урра! Урра!
Бераздан алар бер-берсенең кулыннан алып сикерешә-сикерешә кычкырырга тотындылар:
— Урра!
Шулай сикерешеп беренче парны чыгаргач, үләнгә тәгәрәп яттылар да көлешергә тотындылар. Хәлләре беткәнче көлгәч, җиргә ятып тынып калдылар. Бераздан тынлыкны Наташа бозды:
— Мин сугышка китәм! — диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән, — Ахирәтләр, кем минем белән?
— Бераз көтәргә кирәк, — диде Ольга, — Кайда сугышулары да билгесез бит әле.
— Юк, көтмибез! — Наташа катгый иде, — Югыйсә, соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни.
— Кайчан китәргә җыенасың соң? — дип елмайды Ольга, — Хет бер-ике көн әзерләнергә кирәк бит.
— Нәрсәсен әзерләнеп торасың? — Наташа яткан җиреннән сикереп торды, — Юллык ашарга алабыз да вәссәлам. Анда баргач, солдат киеме дә, мылтык та бирәләр. Бездән бары тик батырлык кына сорала. Ризасызмы? Иртәгәгә?
— Риза, — Катя да торып утырды.
— Иртәгә түгел, берсекөнгә, — диде Ольга.
— Ярый, — дип килеште Наташа, — Ә син Тәнзилә?
Тәнзилә иңнәрен генә сикертеп куйды:
— Мин бармыйм. Үзегез генә җиңеп кайтыгыз.
— Ник? — Наташаның күзләре маңгаена менде, — Ник бармыйсың?
— Мин бит кечкенә, — Тәнзиләнең күзләрендә очкыннар уйнаклап алды, — Барыбер файдам тимәячәк.
— Танкист булырсың, — диде Наташа шуны гына көтеп торгандай, — Яки разведчик.
— Разведчик! Разведчик! — Катя хәтта кулларын чәбәкләп алды, — Кечкенә булгач, сине беркем дә күрмәячәк.
— Атсалар да тидерә алмаячаклар, — дип өстәде Ольга, — Сиңа тидерү өчен ашыкмыйча озак итеп төзәргә кирәк.
— Барыбер бармыйм, — диде Тәнзилә, — Сугышасым килми минем.
— Барырга кирәк, — дип кистерде Наташа, — Батырлык эшләргә мондый мөмкинлек бүтән әллә була әллә юк. Булганын кулдан ычкындырырга ярамый. Иртәгәгә кадәр уйла әле син, Тәнзилә.
Сугыш турындагы сүз шуның белән тәмамланды да басудагы эшләр турында сөйләшүгә күчтеләр. Ул арада кәнсәләр алдындагы халык таралыша башлады.
— Халык тарала, — диде Катя, — Безгә дә барырга вакыт. Юкса кирәкне бирәчәкләр.
— Киттек! — Ольга йөгерергә тотынды, — Әйдә, кем беренче?
— Мин! — Наташа кинәт кенә тизләнде дә Ольганы узып китте.
Кызлар шулай узыша-узыша кәнсәләргә йөгерделәр. Бу аларның үзара шаярышуы гына түгел иде. Эшкә бер минут та соңларга ярамый. Бригадир, яки рәис сизеп калса, трудиннән колак кактым дигән сүз. Азга гына соңарсаң да көн озыны бушка эшләячәксең. Хәтта алар үзләре күрмәсә дә әләкләүчелер табылып тора. Аннан кәнсәләргә чакыртып сорау алалар: «Кайда йөрдең? Нишләп эш урынында түгел идең?» Мондый сорауларга бик исе китми торган усал хатыннар да бар. Наташаның әнисе, әнә, чәчрәп чыгып талаша, барыбер үзенекен итә. Район үзәгендә ниндидер туганы зур урында утыра, диләр. Шуңа сүзе үтә. Ә Тәнзиләнең әнисе алай итәлми, үзе дә юаш, ире дә «тегендә» җибәрелгән. Тәнзилә үзе дә, аның ахирәтләре дә олы кешеләр белән талашып, үз дигәненә ирешә алырлык кешеләр түгел. Шуңа йөгерергә, бер минут та соңламаска туры килә.
— Кайда йөрисең инде, тагын бушка эшлисең килә мени? — дип каршылады аны әнисе, — Әйдә, тизрәк. Безнекеләр, әнә, эшкә дә тотынган инде.
Тәнзилә дәшми-тынмый гына әнисенә иярде. Аның эшлисе түгел, ә ашыйсы килә иде. Тик нишлисең… Кичкә кадәр түзәргә кирәк инде. Үч иткәндәй, көне дә озын әле аның.
2
Авыл белән идарә итүче өч кеше бар. Колхоз рәисе, читауат һәм бригадир. Читауат ул кергән-чыккан акчаларны чутлап кәнсәләрдә утыра. Рәис эрерәк мәсьәләләр буенча эшли һәм кешеләр арасында бик еш булмый. Халык белән иңгә-иң эшләүче кеше — бригадир. Качкының бригадиры — Барый Васил улы Борханов, Герман сугышында аягын имгәтеп кайткан илле яшьләр тирәсендәге ир. Халык аны үз артында Барбос дип йөртә. Ул таң тишеге белән авылның бер очында пәйда була да капка саен туктап сүгенергә тотына:
— Эт ялкаулары! Кояш әллә кайчан калыкты бит инде, ә сез әле иртәнге ашны да ашамагансыз. Нәрсә, коммунизм килгәнен көтеп ятасыз мени, аңгыра сарыклар? Үзе генә килми ул, аны яулап алалар. Җыен беткән баш. Нигә кичә башлаган эшегезне бетереп кайтмадыгыз? Атаң башы дип кайтып киттегез мени кояш та батмас борын? Бүген төшкә кадәр эшләп бетерегез. Үзем барып тикшерәм. Төшкә кадәр бетмәсә, начар эшләнгән булса, труддин дә юк сезгә, икмәк тә юк. Эшләмисез икән, ашамыйсыз. Ятыгыз, әнә, кәҗә тәкәгезнең фәлән нәрсәсен суырып. Аңладыгызмы? Бүген дә кичәге эшегезгә чыгасыз. Ярты сәгатьтән шунда булмыйсыз икән, кичәге труддинегезне сызып ташлыйм, анагызны сатыйм нәрсәләр.
Шуннан ул икенче йортка күчә. Кереп ишекләрен дөбердәтә, үзе кычкыра:
— Нәрсә, көпә-көндез ишек элеп утырасыз? Төрмәдәге кебек. Төрмәне сагынсагыз, хәзер чакыртам кирәкле кешеләрен. Фәлән нәрсәгездән сөйрәп алып китәрләр. Ачыгыз ишегегезне! Кем бара бүген сезнең өчен колхоз эшенә? Кара син аны, киенмәгәннәр дә бит алар, ялкау тәреләр. Дөньяның бөтен ялкауларын җыеп, урман эчендәге Үләт базына илтеп ташлыйсы гына калды хәзер. Эшкә чыга беләсезме сез, эт җаннар? Или сезнең өчен аксак аягым белән мин селкенеп йөримме? Тиз генә басуга менегез. Чүп утарга кирәк. Чүпнең иң уңган җирен сезнең өчен калдырдым, тәмуг кисәүләре. Бүген кичкә эшләп чыксагыз икеләтә труддин язам, булдыра алмасагыз — дүртләтә кисәм. Күтегезне кулыгызга тотыгыз да тиз генә басуга элдертегез. Бер аягыгыз монда, икенчесе тегендә булсын.
Хуҗаларны шулай аякка бастырып, эш кушкач, чираттагы йортка күчә. Авызындагын эт җыярлык түгел инде аның. Тик беркем дә каршы төшми, аркылы сүз әйтми. Аның сүзләрен тыңлый-тыңлый җыеналар да эшкә чыгып китәләр. Чөнки Барбос кабәхать телле булса да яхшы күңелле кеше. Үз эшчеләрен колхоз рәисеннән дә, районнан килгән түрәләрдән дә рәнҗеттермәскә тырыша. Гаебе булганнарны да яклап калырга җай эзли.
Бер мәлне үрге оч Зәйнәп апа бер уч бодай урлап тотылгач та шушы Барбос төрмәдән алып калды.
— Гаебе юк аның. Мин алырга рөхсәт иттем, — диде ул районнан килгән түрәгә, — Әнкәсе үлем хәлендә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы бар. Ачыгалар. Күрәләтә үтерергә мени аларны? Мин дөрес эшләвемә шикләнмим. Икенче көнне Зәйнәп планын икеләтә арттырып үтәде.
— Дәүләт милкен үз белдегегез белән таратырга сезнең хакыгыз юк, — дип каршы төште район түрәсе, — Сезгә андый хокук бирелмәгән.
Барбосның моңа исе дә китмәде:
— Бу дәүләт милке түгел, — диде ул корыч тавыш белән, — Бу аның труддингә бирелә торган икмәге хисабына.
Авыл халкының Барбос яклы икәнен сизенгән район түрәсе сүз озайтып тормады, юл куярга булды. Шул хакта сүзен әйткәч, халык та аны алкышлады. Ә Барбос ул труддин икмәге хисабына дип болай гына әйтә инде, алып калмый, аның ише нәрсәләр белән вакланып тормый. Шуңа авыл халкы аны санга суга, нинди начар сүзләр белән генә сүксә дә карышмый, ул әйткәнне тыңлый. Район түрәләре дә артык бәйләнеп бармый, чөнки колхозның күрсәткечләре яхшы.
Ә Барбос көн саен кояш чыгыр чыкмастан авыл очында пәйда була. Һәм авыл халкын уятып эшкә җибәрә. Аннан соң үзе дә басу-кырларга, көтүлекләргә барып эшчеләренең хәл-әхвәлен белешә, проблемалары булса хәл итә, тәртип бозсалар эт итеп сүгеп китә.
Ләкин сугыш башланганның икенче көнендә Барбос таң тишеге белән күренмәде, авыл көтүе киткәч кенә пәйда булды. Анда да өй ишеген кагып, аты-юлы белән сүгенеп гомер үткәрмәде. Бүген ул бик тәртипле һәм итәагтьле иде. Хәтта кешеләрдән беркадәр кыенсынган, үзен гаепле итеп сизгән кебек тә тоелды. Сак кына итеп ишекләрне какты да хуҗа чыккач:
— Исән-саулармысыз, туганнар! — дип күзләрен яшерде, — Сезнең өйдә арысландай ирләр бар бит инде. Бүген сәгать тугызга юл биштәрләрегезне әзерләп кәнсәләр янына җыелырга кирәк булыр. Хәрби комиссарияттан киләләр. Ашыгыч мобилизация игълан иткәннәр. Төшкә кадәр үк китәргә кирәк булачак.
Ул шулай өй беренчә йөреп аңлатып чыкты. Эш турында бернәрсә дә сөйләнмәде. Ирләре, балалары сугышка киткәндә хатын-кызлар, аналар басуда калмасын, дигәндер инде. Аның сүзләрен дә төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер моңсу гына баш какты, кемнәрдер сыгылып кына елап җибәрде, кемнәрдер башына суккандай исәңгерәп калды.
— Нишләп шулай тиз, сугыш кичә генә башланды бит? — диючеләр дә булды.
Барбос аларга хәлне сабыр гына аңлатырга тырышты:
— Фашистлар бик зур көч белән һөҗүм иткәннәр, аларны туктату өчен бик күп кеше кирәк. Ашыгыч рәвештә. Югыйсә, монда килеп җитүләре дә бар.
Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыгарга тотынды. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чагалар пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы — ирләрнең икегә бүленүе булды. Беришләре салмак кына атлап кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына китте. Кәнсәләр янында күп кешелек төркем хасил булды. Урманга ашыгучылар да шактый иде.
Тәнзилә үзен шушы ике төркем арасында калгандай хис итте. Ул кайда булырга да белми иде. Инде кичәдән бирле радиодан да, үзара сөйләшкәндә дә «Илне сакларга кирәк. Фашистларны куып чыгарабыз, җиребезне таптарга ирек бирмибез,» — дип сөйләнәләр. Ышаныч белән сөйлиләр. Үз-үзенә ышанып сөйләгән кеше һәрвакыт хаклы кебек булып тоела. Ышандыра. Тәнзилә дә аларга ышана башлады. Чынлап та илне баскынчыларга, чит халыкка бирмәскә кирәктер. Читтән килгән кеше ул синең җиреңнең кадерен белә мени? Качкы да элек татар авылы булган, үз йолалары, гореф-гадәтләре белән яшәгән. Революциядән соң төрле сәбәпләр табып төрле милләт кешеләрен китереп тутырганнар. Ә килмешәкләр авылның иң асыл гадәтләрен бар дип тә белми, үзләренчә кылана, үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша. Фашистлар килсә дә шулай булачактыр инде ул, үз тәртипләрен кертергә тырышачаклардыр. Шуңа күрә, үз җиреңне чит-ятлардан сакларга кирәктер.
Әмма урманга китүчеләрне дә гаепли алмый иде кыз. Совет властен яратмаучылар да җитәрлек иде авылда. Һәм аларны берничек тә гаепләп булмый иде. Тәнзилә инде күп нәрсәләрне белә, һәм кайбер кешеләрнең Совет властен ни өчен яратмавын да аңлый ала иде. Күпләрнең җитеш, тигез тормышын таркатып, дөньяларының астын-өскә китергән власть бит ул. Шул революция, гражданнар сугышы, кызыл террор, һәртөрле репрессияләр нәтиҗәсендә күп гаиләләр зур югалтулар кичергән, кайгы-газапка дучар булган. Күпләре бүген дә төрле кимсетүләр, кыерсытулар астында үз язмышы өчен дер калтырап яши. Шулай булгач, кемнең шул Совет власте өчен сугышып йөрисе килсен инде? Андыйлар, әлбәттә, урманга китә.
Дөресен генә әйткәндә, Тәнзилә үзе дә Совет власте урнаштырган тәртипләрне яратмый иде. Һәр почмактан «гаделлек, тигезлек, бәхетле тормыш» дип кычкырсалар да бу тормыш кешеләрне газаплау, кысада тотып эшләтү һәм мәсхәрәләү өчен генә төзелгәндер кебек иде. Унөч кенә яшендә булса да ул моны яхшы аңлый, чөнки бу чынбарлык аның йөрәге аша үткән коточкыч иде.
3
Сәгать тугыз тулуга авыл ирләренең фронтка китәргә риза булганнары кәнсәләр янына җыелып беткән иде инде. Хатын-кызлар да ияргән, кемнең хатыны, кәләше, әнисе, туганнары — барсы да җыелган. Барсы да шом катыш моңсулык белән сабыр булырга тырышып басып торалар. Ара-тирә кешегә сиздермәскә тырышып сыктаган хатын-кыз тавышлары да чалынып кала. Ирләрнең: «Елама, озакка түгел бит… Куып җибәрәбез дә кайтабыз…» — дип пышылдаганы ишетелә.
Кәнсәләр авыл читендәге зур йортта урнашкан иде. Зур булса да иске йорт инде бу, бүрәнәләре бөрешеп, какланып беткән, тәрәзә капкачлары — коба, түбә такталары күгәреп зәңгәрсу-яшкелт төскә кергән. Аны ниндидер кулак йорты булган дип сөйлиләр. Үзен Себергә сөргәннәр дә йортын кәнсәләр иткәннәр. Әллә кайчан инде, ул вакытта Тәнзиләнең теле дә ачылмаган булган. Бу йортның утарында силсәүит атлары. Берничәү генә алар, әмма яхшы атлар, уйнаклап торалар. Аларны түрәләр менеп, я тарантаска җигеп йөри. Басу-кырга чыгармыйлар, бүтән эшкә җәлеп итмиләр. Йортның артына терәлеп диярлек янгын каланчасы тора. Анда бераз гына менеп карасаң, кәнсәләр эчендәге кешеләрнең нәрсә эшләгәне аерма-ачык күренә, бары тик тавышлары гына ишетелми. Тавышсыз да кызык чаклар була. Кызганычы да…
Бераздан район үзәгеннән килгән ике полуторка кәнсәләр ишегалды янына туктады. Берсенең әрҗәсеннән өч хәрби төште. Кабинада килгән офицер җыелган халык белән баш кагып кына исәнләште дә кәнсәләр баскычындагы трибуна шикелле җиргә менеп басты. Колхоз рәисе белән бригадир аны көтәләр иде инде. Колхоз рәисе килүче белән күрешеп, нәрсәдер киңәшләшеп алды да сүз башлады:
— Хөрмәтле иптәшләр, кадерле авылдашлар! Барыгыз да белеп торасыз, илебез куркыныч астында. Мондый чакта безнең барыбыздан да корычтай тәртип, оешканлык, бердәмлек таләп ителә. Бөек җиңү хакына, туган илебез хакына үзебезне аямыйча көрәшү таләп ителә…
Шунда төркемдәгеләрдән бер хатын кычкырып елап җибәрде, икенче яктан тагын берәү кушылды. Колхоз рәисе бер мәлгә тынып торды да сүзне озакка сузмаска булды:
— Без дөньяда иң көчле дәүләт. Без җиңәчәкбез! Ә бүген безнең авылдашларыбыз шушы шанлы җиңү юлын узарга чакырыла. Еламагыз. Кайгырышмагыз. Бу данлыклы юл. Авырлык килгәндә үз ватаныңа терәк була алу һәр кеше өчен горурлык ул.
Аны сыек кул чабулар белән озаттылар да сүзне район үзәгеннән килгән офицер алды. Ул да илдәге хәлләр белән беркадәр таныштырып үтте. Юатты. Дәрт өстәргә тырышып берничә сүз әйтте. һәм эшнең асылына күчте.
— Бүген без сезнең авылдашларны шанлы юлга, ватаныбызны илбасарлардан чистартырга чакырабыз. Хәзер мин исем-фамилиялар атармымын, исеме чыккан ир-егетләр менә бу якка сафка тезелерсез.
Халык тынып калды. Хәтта бая күз яшьләрен тыялмаган хатыннарның да тавышы басылды. Офицер кулындагы кәгазьгә карап фамилияләр укый башлады.
— Аркадий Аверченко.
Биштәр аскан таза гәүдәле ир офицер күрсәткән урынга килеп басты.
— Георги Абазадзе
Битен сакал баскан ир дә теге урынга юнәлде.
— Әхмәтгәрәй Әминев
Әхмәтгәрәй, егерме биш яшьләр тирәсендәге ир, янында басып торган хатынын кочаклап үбеп алды, аннан соң дүрт яшьләр тирәсендәге кызын күтәреп сөйде. Инде китәргә омтылгач, кире борылып хатынының эчен сыпырып алды. Хатыны авырлы иде. Шуннан соң күрсәтелгән урынга барып басты. Офицер инде ул арада тагын бер фамилияне әйтеп өлгергән иде. Бу юлы эндәшүче дә, хәрәкәтләнүче дә күренмәде. Кешеләр бер-берсенә карап чыш-пыш килгән арада, офицер түш кесәсеннән ручка алып кәгазьгә ниндидер билге куйды да чираттагы фамилияне атады.
Шул рәвешле офицер бик күп фамилияләрне барлап чыкты. Ул инде хәзер тизрәк укый иде. Биштәрлеләр дә ияләшә төште, исеме чыгу белән ялт итеп урыннарына барып бастылар. Ул тезелергә кушкан урында кеше бик күп җыелды, биштәр күтәреп килүче ир-егетләрнең барсы да диярлек шунда күчеп бетте. Шулай да ул атаган кешеләрнең монда булмаганнары да хәтсез генә иде. Офицер берни дә әйтмәде, кәгазенә билге куеп кына барды.
Исемлекне әйтеп чыккач, офицер авыл түрәләре ягына борылды. Нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Исемлеккә төрттә-төртә киңәшләштеләр. Аннан соң офицер тагын халыкка эндәште.
— Исем-фамилиясе әйтелми калган ир-егетләр бармы?
— Бар, бар! -диештеләр ирләр кулларын күтәреп, — Монда.
Шундыйларның берсе янында торган хатын иренең авызын учы белән каплады да нәзек кенә тавыш белән:
— Юк, юк! — дип кычкырды.
Моны күргәч Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да ирененә кыска вакытлы елмаю кунды.
— Сез менә монда җыелыгыз, — диде офицер, читтәрәк торган хәрбиләргә ым кагып, — Хәзер сезнең исем-атны язып алырлар.
Хәрбиләрнең берсе исемлек төзергә кереште, калган икесе исеме чыккан ир-егетләрне читкәрәк алып китте. Алар халык төркеменнән берничә метрга аерылып, саф булып тезелеп бастылар.
— Солдатка китүчеләр белән хушлашу өчен унбиш… — Офицер сәгатенә карап алды да дәвам итте, — Юк… Ярты сәгать вакыт бирелә.
Моны ишетүгә хатын-кызлар солдатка китәчәк ирләр ягына ташланды. Җыелган халык саегып, сирәкләнеп калды. Бераздан исемлек төзүче хәрби дә эшен бетерде һәм биштәр күтәреп килүчеләрнең барсын да читтә торган сафка илтеп кушты.
Кай арададыр солдатлар янында Тәнзиләнең ахирәтләре пәйда булды. Аркаларына биштәр аскан Наташа, Ольга, Катя солдатка китүче ирләр янына килеп бастылар да горур кыяфәт белән тирә-яктагыларны күзәтергә тотындылар.
— Сез нишләп монда торасыз? — диде хәрби кеше аларны күреп калгач, — Барыгыз әле әнә тегендә.
— Юк, без сугышка китәбез! — дип чатнатып җавап бирде Наташа.
Хәрби көлемсерәп һәркайсына күз йөгертеп чыкты да:
— Бу юлы сезне алмыйбыз, — дип җитди җавап бирде, — Повестка килгәнен көтегез. Әлегә сез авылда кирәгрәк.
— Ә сугыш бетсә? — дип авызын бөрештерде Ольга, — Безнең җиңүче буласы килә.
— Әйе, — дип кушылды Катя, — Без үзебез барабыз сугышка. Сез безне машинага гына утыртыгыз.
— Юк, — хәрби көлеп җибәрүдән үзен көчкә тыеп тора иде бугай, — Сез кайтыгыз. Повестка көтегез. Ул тиздән килеп җитәр.
— Көтмибез! — дип кистерде Наташа, — Бүген китәбез. Сугыш беткәч, безгә повестка кирәкми.
Хәрби авыр сулап куйды да ары китте. Бераздан Наташаның әнисе кызларны күреп калды да йөгереп килеп Наташаның җилкәсеннән эләктереп алды:
— Син монда нишләп йөрисең?
— Сугышка китәбез.
Наташаның әнисе кызларга күз йөгертеп чыкты. Бер көлергә, бер тиргәргә итте. Ахыр чиктә үзен кулга алды бугай, тыныч әмма кире каккысыз катгый тавыш белән:
— Барыгыз, өйгә кайтыгыз, — диде.
Хушлашучыларны күзәтү җан өзгеч күренеш иде. Колхоз рәисе белән офицер «данлы юл, горурлык» дип дәртләндерергә тырышса да Левитан инде кичәдән бирле фронттагы хәлләр белән таныштырып тора һәм эшләрнең горурланырлык түгеллеген күпләр аңлый иде. Фашистлар коточкыч тизлек белән алга бара, кызыл армия чигенә, зур-зур шәһәрләрне дошман кулына калдыра. Мондый хәлләрдә данга да, горурлыкка да урын юк, монда бары тик үлем генә хакимлек итә.
Әнә тегендә бер ир чүгәләп ике баласын кысып кочаклаган да тынып калган. Ул сулыш та алмый шикелле. Бары тик күзләреннән аккан яшь кенә ике тасма булып яңакларына шуып төшкән. Янында басып торган хатыны да аларга карап тавыш-тынсыз гына сулкылдый. Рәссам булсаң, картина язарлык мизгел. Ирнең үлемгә китүен икесе дә аңлап тора ич. Бу тиклем дәһшәт булып килгән сугыштан исән кайта алуың үзе бер могҗиза сыман тоела. Ил бәхете хакына үзләрен корбан итәргә җыенган кешеләрнең соңгы хушлашуы. Тавыш-тынсыз, сүзсез бәхилләшү. Хәтта күз яшьләре дә юаш кына булып, язмышка буйсынып аккан сыман тоела…
Якында гына бер кыз сөйгәненең якасыннан тотып җилтерәтә, үзе күз яшьләренә буылып ялвара:
— Китмә!
Тәнзилә ул кызны белә. Ләйсәния ул. Медпунктта эшли, ә егете — Ревмир исемле. Клубта эшли иде. Әпә кино килгән чакларда, бала-чаганы кертмиләр, ә Тәнзиләне Ревмир уздырып җибәрә торган иде. Менә бүген ул да биштәр аскан… Соклана иде Тәнзилә аларга карап, шулкадәр матур парлар булыр икән, болар бит бер-берсе өчен генә яратылган, дип уйлый һәм үзенең сөйгән кешесен күз алдына китерергә тырышып карый, тик берни дә килеп чыкмый иде.
— Китми тор… Өч кенә көн калды бит…
— Кайткач, бәгърем, кайткач… — дип юатырга тырыша Ревмир.
— Өч кенә көн! — Ләйсәния, әйтерсең, аны ишетми, — Өч кенә. Минем хакка. Карынымдагы сабыең хакына… Китмә…
— Шулай кирәк, бәгърем.
Ләйсәния тагын ярсып Ревмирның якасына үрелә. Җилтерәтә.
— Илең генә түгел бит синең… — ди ул үртәлүнең чигенә җитеп, — Сөйгәнең дә бар бит. Мин дә бар. Карынымда балаң да бар… Хет бер тапкыр тыңла сүземне… Илең генә түгел бит…
Һәм ул сөйгәнен читкә этеп җибәрә дә офицер каршысына килеп баса:
— Иптәш офицер, зинһар өчен бүген алып китмәгез Ревмирымны. Өч көнгә генә калдырыгыз. Өч көннән безнең туй булырга тиеш иде. Кунаклар да чакырылган иде. Ә ул китә. Калдырыгыз өч көнгә генә, ә… Хатыны булып калыйм… Өч көнгә генә китми торсын… Аннан соң барыр… Беркая да качып китми ич ул… Иптәш офицер, сез мине ишетәсезме?
Офицер уңайсызлана. Күзләрен яшерергә тырыша. Тик үзен кулга ала.
— Ярамый.
— Ничек ярамасын? Өч кенә көн бит ул!
— Кайткач, туй ясарсыз, — дип дәртләндерергә тырыша офицер, — Кайткач…
— Иптәш офицер… — Ләйсәния ярсып хәрбинең изүеннән эләктерә дә куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый, егет инде аның янына килеп җиткән, кыз аның муенына асылына да сулкылдап еларга керешә, — Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт. Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен.
Һәм аның куеныннан кинәт арынып кесәләрен капшый башлый, беркадәр шулай мәшәләнгәч шакмаклап киселгән марля кисәге тартып чыгара.
— Менә! Бу сине саклап йөртәчәк. Кайткач улыңа имезлек ясап каптырырсың.
Марля кисәген үбә дә Ревмирның кулына тоттыра, егет аны шундук түш кесәсенә тыгып куя һәм сөйгәнен кочаклый:
— Кайтачакмын, Ләйсәния. Син көт… Сез көтегез…
Ләйсәния бераз тынычланып кала һәм кинәт килгән ярсу белән Ревмирның муеныннан кысып кочаклап ала да иреннәреннән үбә, үзе аңа сеңеп бетәргә теләгәндәй бөтен булмышы белән егетенә сарыла. Бер-берсенең тән җылысын, җан җылысын, мәхәббәтен сеңдереп бетерергә теләгәндәй шул халәттә катып калалар.
— Биш минут вакыт калды, — дип кычкырды хәрбиләрнең берсе, — Биш минуттан сафка тезеләбез.
Бу сүзләр хушлашучыларны тагы да җанландырып җибәрде. Алар әйтәсе сүзләрен әйтеп калырга, теләкләрен теләп бетерергә ашыктылар. Әмма мондый чакта вакыт бик тиз үтә. Һәм офицерның көр тавышы яңгырады:
— Тезелеп басарга!
Ир-егетләр тезелеп баскач, офицер аларны күз карашы белән генә санап чыкты да:
— Машиналарга! — дип боерды.
Сугышка китүчеләр машина арбасына менеп басты. Утырырлык чама юк, әле баскан килеш тә көч-хәл белән сыешып беткәннәр иде. Халык арасында елаган, кычкырышкан, теләк теләгән авазлар көчле шау булып яңгырап торды. Машиналар кузгалып киткәч, төркем беркадәр алар артыннан ияреп барды. Бераздан кычкырышу авазлары күмәк кешеләрнең берләшеп елавына әверелде.
Елау авазлары Тәнзилә өчен яңалык түгел иде. Ул аларны кечкенәдән ишетеп үскән. Кайда гына булсаң да кинәт бер почмактан кемнеңдер елаганы ишетелә. Иртә таңда да, көндезләрен дә, кара төннәрдә дә. Хатын-кызлар елый. Кемнеңдер баласы үлгән, кемнеңдер ирен алып киткәннәр, кемнеңдер тагын бүтән төрле кайгысы бар. Аларына күпмедер дәрәҗәдә күнегелә дә инде. Чөнки бу авылның күз яшьләреннән өзелеп торганы юк.
Ләкин мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, ул җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип күз яшьләрен түгәләрдер.
Кешеләрнең мондый халәтен күзәтү рәхәт түгел иде, Тәнзилә кәнсәләр яныннан китте дә елга яры буйлап атлады. Шактый ераклашса да елау авазлары һаман колагында чыңлый иде әле. Кинәт кыз урманга китүчеләрне исенә төшерде. Алар гына еламыйдыр бүген. Ләкин аларның еламавы бәхет түгел, ә бөтен халык елавына, бөтен илнең күз яшьләренә хыянәт итү кебек тоелды. Яхшы түгел инде, барыбер. Кыз, әлбәттә, аларны аңлый иде. Ул үзе дә шундыйрак язмыш кичергән, аларча фикер йөрткән һәм ниндидер үзгәрешләр көткән кеше иде. Сугышны шатланып каршылавы да батырлыклар кылып калу ниятеннән түгел, ә тормыш рәвешенең үзгәрүен өмет итүдән иде. Кем белә, яңа власть килсә, бәлки, әтисен дә азат итәрләр, әнисе дә гел күзәтү астында булмас…
Әлеге хисләренең хаклыгын дәлилләргә теләгәндәй, Тәнзиләнең уйлары үткәннәргә юлланды, фаҗига башланган көнгә кайттты. Тәнзилә өчен ул әтисен алып киткән мәлдән башланды.