Кайту
Аларның гаиләсенә совет власте дә тынгылык бирми. Әтисен «халык дошманы» дип төрмәгә алып китәләр, бераздан әнисен дә кулга алалар һәм кызны детприемникка алып китәләр. Тик Тәнзилә качып китә һәм эзәрлекләүдән куркып яшәргә мәҗбүр була. Сугыш башлануын ул әлеге хәлдән котылу мөмкинлеге дип кабул итә.
Ләкин…
Бер мәлне авылга немецлар килеп тула. Алар бөтен халыкны тезеп бастыралар да йөгерергә кушалар. Немецлар кул чабып көлеп, дәртләндереп торалар, һавага атып салют бирүчеләре дә бар. Ә инде икенчегә әйләнүгә, этләрне һөсләтәләр. Овчаркалар халыкны таларга тотына, кешеләр сакланырга тырыша. Тик бу мөмкин түгел. Тәнзиләнең әнисен дә этләр талап өзгәләп ташлый…
Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш балаларга каршы.
Алыгыз, укыгыз, фикерләрегезне калдырыгыз!
Рәсимә –
Ике ут арасында калган кечкенә Тәнзиләнең язмышы бик үткен, тетрәндергеч итеп язылган. Укыганда арка үзәкләренә салкын йөгерде. Искиткеч әсәр!Укып бетергәннән соң да ерылып булмый. Дәвамы юкмы?
Рәсимә –
Бу китапның дәвамы булачакмы? Аерыласы килми бит
Layla –
И бала…..мондый әсәрдән соң йөрәктә нәфрәт туа. Шул заманга, системага. Ничек гаеплене гаепсездән аермый дошман ясаганнар бит
Фидалия –
Искиткеч эсэр! Йорэкне айкады, тын алмыйча укыйм.Кино караган кебек кадрлар куз алдыннан утте. Бу эсэр буенча кино тошерергэ кирэк. Рэхмэт авторга!
Зөһрә –
Тетрәндерерлек вәхшилек, сүзләр белән аңлатырлык түгел күз алдыма китереп укыйм рәхмәт авторга шул тиклем бөтен нечкәлекләренә кадәр тәсфтирлап яза, иҗади унышлар сезгә!