Җир турында җыр

 

Чираттагы пациент чыгып китүгә үк ишекне тукылдаттылар, бераздан ул чүт кенә ачылды да алтмыш яшьләр тирәсендәге ханымның түгәрәк йөзе күренде:
— Саумысыз, кызлар! Мөмкинме икән?
— Үтегез, — Ак халатлы кыз анализ алу өчен яңа пробиркалар әзерләде, — Әйдәгез!
Уртача буйлы түгәрәк гәүдәле ханым бүлмәгә узып үз артыннан керүчене тарткалады:
— Әйдә, Фатыйх. Үт, әнә өстәл артына утыр…
Фатыйх, чәчләре көл төсенә кергән уртачадан калкурак буйлы, ябык гәүдәле алтмышларны узган ир баш кагып кына исәнләште дә бүлмәгә күз йөгертеп алды, аннан соң хатыны күрсәткән урынга утырды.
— Җиңеңне сызган, — дип хатыны аның күлмәк төймәсен ычкындырды, — Тамырдан алалар.
— Туктале, Фатыйма, ашыктырма әле…
Фатыйх күлмәк җиңен сызганып кулын өстәл өстендәге махсус җайланмага куюга ак халатлы кыз беләгенең терсәктән югары өлешен җилем тасма белән кысты да, нык булмадымы дигәндәй, картка караш ташлап алды. Тегесе берни дә сиздермәгәч, энә кертәсе җирне спиртлы мамык белән эшкәртте. Спирт исе чыгуга, Фатыйх учларын ачып-йомып алды:
— Эх, шундый матур кыз эшләгәнен белсәм, яшьрәк чакта килгән булыр идем, — диде ул стена буендагы кушеткада утырган хатынына күз кысып, — Хәзер безнең кан бозылып беткәндер инде.
Ак халатлы кыз елмаеп, шприц энәсен тамырга юнәлтте дә, кан суыртты. Шприц эчендә каракучкыл-кызгылт сыекча пәйда булды. Әллә каны чынлап та каралган, әллә бүлмәдәге яшькелт-зәңгәрсу яктылык кына шулай күрсәтә. Әнә ич, кызның ак халаты да чалт ак булып күренми. Кан кирәкле микъдарга җиткәч, ак халатлы кыз энәне тартып алды да спиртлы мамыкны пациентка тоттырды.
— Менә абый, ике-өч көннән билгеле була инде, — дип елмайды ул һәм стена буенда утырган Фатыймага эндәште, — Апа, сез дәме?
Фатыйма урыныннан кузгалды:
— Юк, балам, мин абыең белән. Бала-чага кебек бит ул, кулыннан җитәкләп йөртмәсәң, үзе больницага бара белми.
Ак халатлы кыз елмаеп куйды:
— Минем әти дә шулай.
— Әйтмә дә генә… — Фатыйма иренең икенче терсәгеннән алып ишеккә юнәлде, — Әйдә, бераз утырып торырга кирәк. Беләгеңне кысыбрак тот…
— Бүтән җиргә кермибездер бит инде? — диде Фатыйх, — Булгандыр…
— Юк әле, юк… — Ишек төбенә җиткәч Фатыйма ак халатлы кызга борылды, — Рәхмәт, балам. Исән-сау эшләгез.
— Сау булыгыз, — дип елмайды кыз да, — Нәтиҗәләрен врачыгызга кертерләр.
— Онкологкамы?
— Әйе. Начар булса, хәбәр итәрләр.
Ишек төбендә кайнашкан халыкны ерып аулаграк урынга чыккач, Фатыйма бер утыргыч янына тукталды.
— Бераз ял ит, кан биргәч утырып торырга кушалар ул.
Ирнең күзләрендә елмаю чагылып китте, ул нидер әйтмәкче булды да дәшми калды, хатыны күрсәткән урынга утырды.
— Бу бүлмәгә сез азаккымы? — дип сорады бер ир, утыргыч янындагы ишеккә күрсәтеп, — Мин сезнең арттан…
— Юк, үскәнем, без анда түгел… — дип бүлдерде аны Фатыйма һәм Фатыйхка борылды, — Карале, мин дә чиратымны яңартып килим әле. Син утырып тор бераз.
Һәм якындагы ишек төбендә өелешкән төркем арасыннан кайдадыр китеп югалды. Кызык икән бу хастаханә дигән нәрсә. Ак халатлылар бүлмәдән бүлмәгә чабышып йөри, ишек төбе саен диярлек эреле-ваклы төркем чират тора… Нәрсәләрдер сөйләшәләр… Беркадәр күзәткәннән соң, бу бертөрле күренеш Фатыйхны туйдыра башлады. Ичмасам, карап күз сөенерлек кеше дә юк, гел карт-коры диярлек. Ул карычыгы киткән якка борылды, тик танышка охшаган кеше күренмәде.
Ул арада икенче яктагы төркемдә тавыш купты. Фатыйх шул якка борылды. Бер егет чиратсыз керергә уйлаган, ахры. Ә ике әби аңа каршы төшә:
— Чиратка бас. Кертмим, — ди ишеккә аркылы баскан бер юаны, — Без барыбыз да чират торабыз.
— Мин сорап кына чыгам, — дип аклана егет.
Карчыкларның икенчесе көлә:
— Әһә-һә… ул сорап кына чыга! Бик беләсең килсә, бар кеше дә сорарга чират тора монда. Беркем дә җавап бирергә түгел. Җавап бирүчеләр — прокуратура чиратында.
— Миңа керергә кирәк. Эшкә соңлыйм.
— Чиратың җиткәч, керерсең.
— Мин бер тапкыр кереп чыктым инде, — Егет үзенчә аңлатырга тырыша, тик аны ишетүче юк, — Хәзер язуларны калдырам да, кайчан килергә икәнен сорыйм…
— Оһо, ул инде икенчегә керергә итә! — ди теге карчыкларның ишеккә аркылы басканы, — Ә халык әле беренче тапкырга да кермәгән!
Бу тамашаның ахырын күрергә насип булмады, Фатыйма килеп җитте.
— Әйдә, бабай, кузгал. Чират җитә.
Фатыйх теге тамаша ягына тагын бер күз ташлап алды да хатынына иярде. Ишекләр төбенә өелгән халыкны ерып иркенрәк урынга чыкканчы сүзсез атладылар. Бераздан Фатыйма телгә килде:
— Син бүген кайтырга уйлама әле, соңга калына бит. Кичкә табан гына барып җитәбез, каршы алып торган кеше юк. Йорты да…
Фатыйх атлаган җиреннән туктап елмая биреп хатынына текәлде:
— Тагын иртәгә кайтабыз мыни?
Фатыйма аның тавышындагы шаяру авазларын аңламады:
— Шулай итәрбез. — диде ул бик җитди кыяфәт белән, — Анализларыңны белеп китсәк тагы да яхшырак булыр иде…
Анализлар!.. Аларны әле тиз генә әзер булмый диде ич. Хәзер аларны да көтеп ятсаң, бөтенләй кайта алмыйсың. Берни уйламый гына чыгып китәргә кирәк икән. Югыйсә, мәңге ычкынып булмый.
— Карчы-ык… — Фатыйх шаянрак булырга тырышса да, тавышындагы үртәлү хисләре сизелмичә калмады, — Унбиш ел җыенабыз бит инде…
Ир тавышын кирәгеннән артыграк күтәрүен сизеп, тирә-ягына караш ташлады да уңайсызланып китте. Ниндидер ишек төбенә чират торучылар төркеме аша узып баралар икән. Олы башың белән кеше арасында чәүчәләкләнеп йөрү килешә торган гамәл түгел. Ярый әле хатыны сүзне озынга җибәрмәде:
— Ярый, ярый… — диде ул иренә берсүзсез буйсынучан хатыннар тавышы белән һәм ишек төбенә килеп басты, — Менә безнең кабинет, шушында керәбез…
— Сез икәү идегез мени? — дип канәгатьсезләнде чират көтүчеләрнең берсе, — Әйтмәгән идегез бит…
Фатыйма аңа карап елмайды һәм шул елмаюы белән тегенең кыяфәтендәге бөтен канәгатьсезлек карасын җуеп ташлады:
— Юк, бабай гына керә. Мин озатып йөрүче.
Шул арада кайдандыр бер картның көр тавышы ишетелде:
— Ирләрне озатып йөререгә кирәк, — дип кеткелдәде ул, — Ялгыз гына җибәрергә ярамый. Врачлары бигрәк чибәр бит.
— И, шушы ир-атны, — диде янында торган карчык, — Үз аякларында үзләре басып торалмыйлар, ә телләре…
Ул арада врач кабинеты ачылып китте һәм Фатыйма ирен ишеккә тарткалады:
— Әйдә, бабай, синең чират.

2
* * *
Фатыймаларның фатиры зур иде. Ике генә бүлмәле булса да соңгы проектлар буенча иркен итеп салынган. Фатыйма өчен иң мөһиме — кухнясы иркен, кунаклар килсә дә, нәрсәдер пешеренәм дисәң дә рәхәтләнеп, колач җәеп йөрмәле. Әле төпчек уллары килгән иде, хатын «һә» дигәнче пешереп, яңа гына табадан төшергән коймакларны Илгизгә табанрак шудырды.
— Аша әле син, Илгиз, эштән генә килүең ич, ачыккансыңдыр, — Ул ванна ягына күз ташлап алды да тавышын акырынайтты, — Күз алдында ябыга бит әтиең, как сөяккә калып бара, бер-бер хәл булмагае дип куркам.
Илгиз әнисенең кыланышыннан елмаерга иткән иде дә сүзнең башка юнәлешкә күчүеннән җитдиләнде:
— Нәтиҗәсе кайчан билгеле була диделәр?
Фатыйма табынга ризыклар тезә-тезә тагын ваннага карап алды.
— Хәбәр итәрбез, диделәр. Бигрәк үз-үзен карамый бит… — Ул тагын нидер әйтмәкче иде, Илгизнең ишарәсен күреп, сүзне икенчегә борырга ашыкты, — Аша әле син… Менә монысын да иртән генә пешергән идем.
Кулын уа-уа юыну бүлмәсеннән Фатыйх чыкты. Ул малаена карап күз кысты да ясалма шелтә белән хатынына карады:
— Эч пошырып утырмагыз әле. Табын артында да чир сөйләп апетитны бетергәч, канишны ябыгасың.
Фатыйма әллә аның шаяртуын аңламады, әллә борчылуы хәттин ашкан иде, шелтәләми түзә алмады:
— Алай түгел, Фатыйх. Вакытында күренергә, тикшеренергә кирәк. Әллә нәрсә булып ятмасын…
Ир аның иңеннән кагып куйды:
— Хәл әле Җир шарын күтәрерлек, карчык. Арурак таяну ноктасы булса… — ул өстәл артына утырды да улына төбәлде, — Илгиз, син кайда китәбез дигән идең?
Илгиз бер мизгелгә уңайсызланып калды. Әнисенең сүзләреннән соң гозерен әйтү урынсыз кебек тоелды бугай. Тик дәшми дә булмый иде. Ул сизелер-сизелмәс кенә тамак кырып алды да тәвәккәлләде:
— Айгөл белән Төркиягә барып кайтабыз, дигән идек. — Утызлар тирәсендәге ныктым ир булса да ул бу мизгелдә гөнаһ өстендә тотылган малайны хәтерләтә иде, — Берничә генә көнгә…
— Балаларны без карап торсак, диген…
Тавышы кырыс чыкса да әтисенең күзләре балкый иде. Илгизнең йөзенә дә сизелер-сизелмәс кенә елмаю кунды. Гаепле елмаю.
— Инәгездән башка тора аласызмы инде сез, юкмы? — дип шелтәләде Фатыйх, — Фатыйма, миңа кофе яса әле.
— Вакытсызрак була бугай шул, — дип төзәтергә ашыкты Илгиз, — Без соңрак та бара алабыздыр. Айгөлгә әйтермен.
Фатыйма бик йомшак тавыш белән әйтеп куйды:
— Без соңрак кайтсак та була инде…
Фатыйх бер мәлгә тынып калды. Аннан соң алдындагы чынаяктан уртлап куйды да берчә улына, берчә хатынына карап алды.
— Юк, улым, сез барыгыз. Әниегез беразга монда калып торыр. Авылга мин үзем генә кайтып килермен.
Фатыйма елп итеп иренә борылды:
— Аз гына сабыр итсәң булмыймы? — диде ул авыруның хәлен белешкән тавыш белән, — Анализларыңны да белер идек. Аннан соң… Ялгызыңны гына җибәрәсем дә килми бит әле…
Фатыйх ихлас кеткелдәп алды:
— Хатын-кыз менә шулай була, улым, әле бер төрле сөйли, әле икенче төрле… Шуңа күрә, ир-атның сүзе бер булырга тиеш. Син дә Төркия дип әйткәнсең икән — бар. Мин бүген үк китәрмен дә ихатаны булса да чабып кайтырмын дигән идем.
— Әллә нәрсә дип ашкынасың шунда, — дип үпкәләде Фатыйма, — Берничә көнгә сабыр итсәң булмый торгандыр.
Фатыйх елмайды:
— Борчылма, карчык. Бер ният иткәч, кайтып килим инде. Анда ниләр булып ятканын да белгән кеше юк бит әле. Әллә исән әткәйләрнең йорты, әллә…
— Урлап алып китәрләр дисеңме әллә?!. — дип елмайды Фатыйма, — Алайса, берәр сәгать кенә булса да көт инде. Ашарыңа әзерләп, киемнәреңне төреп бирим.
Фатыйх улына карап күз кысты да кеткелдәп көлеп җибәрде:
— Ярый, карчык, синеңчә булсын инде. Иртәгә таң белән кузгалырмын. Юлы да якын түгел, бераз соңга да калынды.
Фатыйма да елмайды:
— Бәлки, аз гына кичектерерсең дә бергәләп кайтырбыз?
Фатыйх аңа елмаеп текәлде дә:
— Иртәгә, — диде.

3
* * *
Бу йортның бүрәнәләре кайсыдыр ягы белән йөзъяшәр әбиләрнең маңгай сырын хәтерләтә иде. Шундый ук тигезсез, нәзек һәм таушалган. Йөзлекләре кыйшаеп керделе-чыктылы булып беткәнлектән, тәрәзәләре дә сукырайган күзләр сыман нурсызланып калган, хәтта эчке якта чәчәк атып утырган гөлләр дә ямь булып түгел, ә зәгыйфлекнең бер төре булып күренә. Адәм балаларына юкка гына матур картлык теләмиләрдер инде. Матур картлыктан соң, гадәттә, я үлем, я ямьсез картлык килә. Йортлар да шул чамарак була икән. Ә бу өйнең матур картлыгы узганга да бер кеше гомере вакыт үткәндер шикелле иде. Урам як коймалары да, көчлерәк җил килеп чыкса, шуңа ияреп теге дөньяга китәргә җыенган шикелле авышып тора. Тик аларны моннан берничә ел элек эшләнгән тимер капка гына җибәрмидер сыман. Аның каравы, яшелчә бакчасы тимер баганалы койма белән әйләндерелгән, бакча эчендә чагыштырмача яңа мунча кукыраеп утыра. Шул яктан искән талгын җил җиңелчә генә итеп төтен һәм янган тирес исен алып килә.
Мунча эченнән бер табак күтәреп утыз яшьләр тирәсендәге ханым чыкты да мунча белән иске мал абзары арасына сузылган бауга керләрен элергә тотынды. Ул кабалана иде бугай, ыштан бөрмәсенә кыстырылган күлмәк итәкләрен дә төшереп тормады, хәер берничә җәймә элүгә үк, ул күршеләренә дә, урамнан үтүчеләргә дә күренмәс булды. Махсус каравыллап торучы гына булмаса, кечкенә гәүдәле кешене болай да беркем дә күрмәс иде инде. Җитез, зәһәрең, кер бавы тиз арада тула барды. Бер аздан хатынның тавышы ишетелде:
— Ти-ти-ти!..
Тиздән ул үзе дә күренде. Каракучкыл чәчләрен яшереп, яулыгын чөеп бәйләгән, өстенә зәңгәрсу футболка, чәкәнен каплар-капламас кара трико кигән, кулында тугым тулы чиләк. «Ти-ти-ти!» — дип чакыра-чакыра ишегалдына чыкты да үзен төреп алган бер ихата тавыкларны куа-куа абзар алдындагы чәркәләргә җим салды. Тегеләре кыткылдашып җимгә ташланды. Хатын тиз генә койма буендагы шлангыны алып, трактор арбасын ярып ясалган улакка су агызды һәм бакчага кереп күздән югалды.
Ул арада урам капкасыннан какча гына гәүдәле уртача буйлы бер ир килеп керде. Өстенә кигән көрән күлмәге дә, төсен җуйган чалбары да үзенә зур булып җилфердәп торган шикелле иде. Берничә адым атлагач, эшнең киемдә түгеллеге ачыкланды. Утыз биш яшьләр тирәсендәге бу ир үзе җилферди иде бугай. Ул күдериген артка әйләндереп кигән ак кипкесен төзәткәндәй итте дә тирә-якка күз йөгертеп алды.
— Нәфисә!
Нәфисә бакчадан чыгып килә иде. Ул иргә чирканып карап алды да аны инкарь итеп капка ягына ашыкты.
— Ки-тә-сез-дәмени, ак-кошлар… — дип сузды ир көр күңелләнеп, — Китәсез…
Кинәт хатын тукталып калды:
— Эшкә ашыгам, Динар. Әйдә, запараең белән тиз генә илтеп куй әле.
Ир шуны гына көтеп торгандай, шат җавап кайтарды:
— Запарай юк, җаным.
— Ансын да сатып эчтең мени?!. — диде Нәфисә хәлсез бер ачу белән, — Булдыргансың икән.
Тик ирнең исе китмәде.
— Иномаркага алыштырдым, — диде ул сабыйларча шатлык бөркетеп. Һәм елмайды.
Хатын аңа сәерсенеп карады. Баштанаяк күз йөгертеп чыкты. Үртәлүен ничектер басарга теләгәндәй баш чайкап куйды:
— Нинди иномарка?!. Динар?!.
Соңгы сүзе үкенүле дә, әрнүле дә ишетелде. Ялвару, хәтта җан авазы булып. «Түзәрмен түзәрмен дә сабырлыгым бер сынар бит, ник син шуны аңлый алмыйсың, ник адәмчә яшәргә теләмисең син?!» — дигән шикеллерәк. Тик ире моны бар дип тә белмәде, һаман шул сабыйларча серлелек белән:
— Чыгып кара! — дип елмайды.
Ихлас иде шундый Динар. Аның бөтен кыяфәте чынлап та запараен затлы иномаркага алыштырган кешенеке кебек. Кинәт шундый мөмкинлек килеп эләккән дә ир аннан файдаланып калган, хәзер ул канәгать, куанып бетә алмый. Иренә карап хатын да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды һәм капка алдына атлады.
— Әстагыфирулла тәүбә! Шушы мени иномаркаң?!. — дип сөрәнләде ул ни еларга, ни көләргә белмичә бертын катып торганнан соң, — Шундый булса да булыр икән кеше… Һуһ!..
Капка төбендә аз да түгел, күп тә түгел җигүле зебра тора иде. Зебра! Кайдан табыла диген син шушы ахмакка шундый сирәк нәрсә. Эчкән кешенең аның җитмәгән җире була мени?!.
— Ярый, әйдә, илтеп куй мине. Соңга калам.
— Әйдә, җаным!
Ул арада капка төбенә әрҗәле матайга атланган Азамат килеп туктады.
— Динар абый, җиңгәчәй, хәлләрегез ничек? — дип сөрәнләде ул.
— Менә бу иномарка кебек, — диде хатын, — Тик карасы күбрәк.
— Иномарка?!. Ха-ха… Каян таптың моны, Динар абый?
Ир нәрсәдер әйтергә уйлаган иде бугай, тик хатыны өлгеррәк булып чыкты:
— Абыеңның тапмаган нәрсәсе юк аның. Шешә рәвешендә булса, йолдызларның да бөтенесен чүпләп бетерер. Үзең нишләп йөрисең, җәйләү ягына түгелме?
— Шул якка, җиңгәчәй. Әллә син дә? Утыр әйдә.
Нәфисә бик ажгырып нидер әйтергә теләгәндәй ире янына килде дә кулын гына селтәргә мәҗбүр булды — ничә ел әйтә ич инде, барыбер, файдасы тимәс, сүз әрәм итүнең фәтвәсе юк. Һәм ул матай әрҗәсенә менеп утырды.
— Киттек!
Динар берчә хатыны киткән юлга, берчә җигүле зебрасына карап елмаеп басып калды. Яхшы инде аның иномаркасы! Арбасы да яңа булгач, әллә ничек затлы булып күренә. Ярый әле быел яз арбага чәчкеч тәгәрмәчләре утыртты. Болай бигрәк шәп! Затлы! Берәр җирдән ак буяу табып тәгәрмәчләрне дә зебра рәвешендә буяп җибәргәндә…
Шулай хыялга бирелеп торганда көр тавыш ишетелде:
— Менә, алып киттеләрме хатыныңны!..
Урам буйлап Шакир карт узып бара икән. Костюм-галстуктан, башына эшләпә кигән. Гәүдәсе төп-төз, адымнары ныклы. Яше ару гына булса да бирешми бу карт.
— Нихәл, Шакир абзый!
Ул Динарга борылып та карамады, сәламен дә җавапсыз калдырды. Бары тик үзалдына сөйләнгәндәй, әмма күкрәк тавышы белән дәвам итте:
— Алып киттеләрме хатыныңны?! Менә! Эчеп йөрсәң алып китәләр ул. Өмет юк хәзерге яшьләрдә, бөтен нәрсәне эләктерергә генә торалар. Башкалар турында уйлаучы юк, барсының да тик үзенә генә булсын…
Динар нәрсәдер әйтмәкче булды да елмаеп кына куйды. Ни дип әйтәсең инде өлкән кешегә?!. Бәлки, колагы да бик ишетеп бетермидер әле. Хәзер урам яңгыратып кычкырасың мыни…
Шакир шул рәвешле сөйләнә-сөйләнә узып китте. Ир аның артыннан бераз карап торды да иңнәрен сикертеп куйды. Бераздан капкасын ачып җибәрде дә зебрага эндәште:
— Әйдә, малкай!
Зебра кыенсынган кеше шикелле бераз икеләнеп торды да ихатага узды. Ул арада Динар йөгәнне кулына алып, аны абзар читендәге улак янына китерде. Яңагыннан сыйпап иркәләде дә авызлыгын ычкындырды, бакчадагы мичкәдән тутырып алдына су китереп куйды һәм арбадагы яңа чабылган яшь печәнне улакка бушата башлады. Иномарка булса да гади аттан артык аермасы юк икән моның, авыл тормышына да өйрәнүе җиткән, әнә бит, су эчүләренә кадәр үзебезчә. Дөнья шулай өйрәтә ул, шуның өчен махсус тугандай иттерә. Печәнне бушатып бетергәч, кош-корт тузгытып ташламасын дип өстен каплап куйды да зебрага тагын су утыртты. Эчсен, әйдә, ашыгып чабасы да, йөк тартасы да юк әле.
Динар йортның болдырына килде дә ишеккә үрелдем генә дигәндә туктап калды. Нишлисең инде анда кереп? Нәфисә дә эшкә китте. Бертын өйгә карап торды. Көрсенеп куйды. Арбага менеп утырды да дилбегәне тартты:
— Әйдә, малкай, урап килик әле.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

4
* * *
Башына ак кипке, өстенә төсе җуела башлаган футболка, тезе ертык спорт чалбары киеп урам буйлап атлаган Филүскә утыз яшьләр чамасы булса да күкшелләнеп торган күз төпләрендәге капчыклар, йөзендәге җыерчыклар аны өлкәнрәк итеп күрсәтә. Адымнары хәлсез… Бу ниндидер максат белән чыккан кеше атлавы түгел, ә аптырап кына әле бер, әле икенче аякны анда, монда күчерү инде. Өендә торырга теләге юк кешенең, ә кайдадыр барырга сәбәбе юк. Филүс шул рәвешле ике юклык арасында адашып йөри иде.
Әнә шулай сөйрәлеп килгән җиреннән ул җиргә сеңгән кечкенә ташландык йорт янында туктап калды да адымнарын тизләтә төшеп койма буена килде. Такталарын, җепсәләрен тоткалап карады. Бу өйдә күптән инде кеше яшәми бугай. Кемнәр соң әле ул? Карт белән кортка шунда ниндидер. Зәки абзый, әйе Зәки… Ә карчыгы… Анысын хәтерләми… Малайлары да бар иде бугай, кайткалап та йөрделәр затлы машина белән. Менә исемнәре генә искә төшми. Төкер лә! Моңа кадәр кайтмадылар, моннан соң да кайтмаячаклар. Ә коймалары, җепсәләре ничава гына. Баганалары да әйбәт утын булыр иде. Кулга аракы кергәндә ташып куярга кирәк әле. Быел да үз коймаңны ягып кыш узгарып булмый бит инде. Филүс урам уртасына чыккач та йорттан күзләрен алалмыйча озак кына карап торды. Тулысы белән сүтеп яксаң да әйбәт моны. Ихатасы чытырман шул, атлап керерлек тә түгел. Капка алды да…
Авылларның гөрләп торган чаклары бар иде шул. Басу-кырларда техника шаулый, урамда балалар чыр-чу килә, ишегалларыннан кешеләрнең мал куган, кош-корт чакырган тавышлары ишетелеп тора… Гөл-чәчәкләр бакчасы кебек иде ул. Гөлләр булган җирдә дә бит тормышның кайнавын тоясың, бал кортлары чәчәкләргә куна, кайдандыр чикерткәләр җыры, башка төрле кечкенә җан ияләренең авазлары ишетелә һич югында черкиләр булса да берәр тәмле кеше килеп чыкмас микән дип, без-без килеп йөри. Берни күрмәсәң дә тормыш шавын, яшәү барлыгын сизәсең… Әнә шул бакча кебек нурга һәм моңга тулышып торган авылны да бер мәлне кырау сукты… Замананың аяусыз салкынлыгы чәчәкләрне җирдә аунатты, гөлләрнең тамырын корытты. Бал кортлары сыман гөж килеп эшләгән халык та анасын җуйган күч кебек төрле якка таралып һушсызланып калды. Һәм менә… Урам буйлап тезелгән ярым җимерек йортлар… Аларның күбесендә карт-корылар соңгы сәгатьләре килгәнне көтеп көн күрә, буш торганнары да җитәрлек — ишегалларын үлән баскан, тәрәзәләренә такта сугылган…
Урам уртасында уйларына бирелеп торган Филүснең артында да иске йортлар. Тик анда кешеләр яшәгәнлеге сизелеп тора — капка аллары чабылган, коймалары чагыштырмача нык. Хәтта капкалары да шыгырдап ачылмый икән. Шул капкаларның берсеннән илле яшьләр тирәсендәге ике ханым чыкты. Икесе дә тулы гәүдәле, бер-берсенә тамчы судай охшаш, тик берсенең кулында сәнәк, икенчесенекендә тырма булу гына аерып тора. Урам уртасында оеп торучыны күргәч, болар елмаешып алдылар да бер-берсенә ым кагып, икесе ике яклап шым гына Филүснең артына килеп бастылар. Берсе ипләп кенә ирнең иңенә кагылды:
— Сәлам, Филүс! Нәрсә карап торасың?
Ир сискәнеп китте, тик сер бирмәскә тырышты:
— Сәлам бирдек, Әминә апа, — дип ханымга борылды, тик шундук артында шомлы тавыш ишетелде:
— Әминә түгел ул, ә Мәдинә.
Бу юлы Филүс аз гына күккә талпынып куйды, арка үзәге буйлап салкын йөгерде, бала җоннары кабарып чыкты. Шулай да үзен кулга алырга тырышып, читкәрәк атлады да әле берсенә, әле икенчесенә карап:
— Сезне аерып алырлык түгел.
Мәдинә шуны гына көткәндәй шаркылдап көлеп җибәрде:
— Әллә алыр идең, Филүс?
Ир тирән көрсенеп куйды:
— Алыр идем дә ул, баручы юк.
Әминә аңа текәлде:
— Эчмә. Эчмәсәң, чират торырлар.
Ир акланырга ашыкты:
— Эчмим, Әминә апа. Бүтән авызга да капмыйм.
Хатыннарның икесе дә көлемсерәп аңа текәлделәр.
— Иске авыздан яңа сүз! — дип башлады берсе, икенчесе дәвам итте, — Ходайның амин дигән чагына туры килсен иде дә бит. Югыйсә, якын-тирәдә тавык чалырлык та кеше калмады.
Филүс дәшмәде. Хатыннар сөйләнә-сөйләнә ихаталарына кереп китте. Нәрсә дип әйтәсең инде? Кеше белән сөйләшерлек рәте дә юк. Йөз грамм сорарлык кына хәл бар да ул, тик болардан ничек теләнәсең? Гарьлек чүт кенә. Ичмасам, берәрсе дә үт… Үтә! Шунда Филүс урам буйлап килүче җигүле атны күреп калды. Ат ди сиңа мә! Зебра! Шайтан алгыры! Әллә белогорячка инде…
Филүснең тәне эсселе-суыклы булып китте. Өенә торып чабарга теләде, тик аякларын җирдән күтәрер хәл тапмады. Кычкырырга дип авызын ачуга, зебра аның янына ук килеп туктады.
— Һо, моның да хәле бер чама! Әллә күченергә уйлыйсың?
Зебра арбасындагы Динарны күргәч, аның дәртле тавышын ишеткәч кенә бераз һушына килде. Сиздермәскә кирәк курыкканлыкны. Филүс исе китмәгән кыяфәт чыгарырга тырышып җавап кайтарды:
— Менә… аруырак җире булса, әллә утынга тураргамы дим.
— Урман кыйбат инде, урлап киссәң — штрафы зур… — Динар йортны күздән кичерде дә баш кагып куйды, — Соң, моның хуҗасы бардыр бит?
— Юк. Әллә ничә ел беркемнең дә аяк басканы юк.
Динар сызгырып җибәрде. Моны үзенчә аңлап зебра алга омтылып куйды, тик хуҗасы дилбегәне нык тотты.
— Сабыр ит, малкай! — Динар малайларча горурлык белән Филүскә төбәлде, — Ничек, шәпме минем яңа техника?
Шәп менә сиңа! Чүт кенә котны алмый калды. Махмырдан болай да җир дулкынланган кебек тоела ул. Болай да баш эшләп җитми. Хәер, эшләп җитмәгән урыннар бер баш кына да түгел бугай. Әнә ич, игезәкләрне дә бая икәү булып күренә икән дип коты калмады. Алар күздән югалуга — зебра! Зебра! Юкка чыгып барган авыл урамында! Тик сер бирергә ярамый:
— О, мин күрми дә торам! — дигән булды ул һәм Динарның кәефе күтәрелүен күреп дәвам итте, — Юарга кирәк инде. Юктыр?
«Юктыр?» дию ул сорау түгел. Бу «тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка» дип ук аткан кебек нәрсә. Булса — яхшы, булмаса — әлләни түгел. Кыяфәтенә караганда, Динарда булган. Беркадәр элегрәк.
— Ә кәк же!
Динар горур елмаеп, арба түрендәге печән арасыннан бер шешә тартып чыгарды. Менә бу күренеш — теге «юктыр?»ның файдасы. Дәшми торсаң, узып та китәргә мөмкин иде. Ә хәзер менә… Кояш нурларының шешәдә чагылуын күрүгә, Филүс үзе дә нурга әйләнеп балкып китте. Тормыш ак аракы кебек якты. Аның хәтта башы да яхшырак эшли башлагандай булды. Хәтта теле дә майланган күчәр шикелле шыгырдамый гына әйләнде:
— Оһо! Танау кычытса, күчтәнәчкә диләр бит… Минем баш авыртса гел эчүгә була…
Мондый озын җөмләне ул махмырдан түгел, ә шыр аек чагында да әйтә алмас иде. Берәр тылсымы бардыр ахры ул шешәнең. Җен дә шуның эчендә яши диләр бит. Юкка гына түгелдер, юкка булса әкият итеп сөйләмәсләр иде.

5
* * *
Филүс белән Динар китеп озак та узмады теге йорт янына «джип» килеп туктады. Каршыдагы ишегалдын тазартып йөргән игезәкләр әллә безгә килделәр микән дигәндәй, икесе бер булып капкага омтылганнар иде дә машинадан төшкән Хаким белән ниндидер ирнең Фатыйх абыйлар ишегалдына оңгайлавын күргәч, туктап калдылар.
— Әллә Фатыйх абый кайтканмы дип торам… — диде Әминә.
— Юк, ул түгел. Бу адәм яшьрәк күренә.
— Район үзәгеннән килгәнгә охшап тора, — Әминә бер Мәдинәгә, бер урам ягына карап алды да эшенә тотынды. — Нишләп йөриләр икән?
Мәдинә иңнәрен генә җыерып куйды.
Авыл хакимияте башлыгы Хакимгә ияреп килгән илле яшьләр тирәсендәге ыспай киемле ир кайсыдыр ягы белән чынлап та район үзәгеннән килүче түрәләрнең берсен хәтерләтә иде. Аның хәрәкәтләрендә дә, үз-үзен тотышында да ниндидер иркенлек бар. Кем булса да гади авыл кешесе түгел инде бу, тамыры нык, кесәсе калын адәм, үз-үзенә ышанычы көчле. Ул ишегалдына кереп тормыйча гына капканың әле бу, әле теге очына барып биләмәне карады да тирә-юнгә күз салгалап уйланып торды.
— Бик яхшы милек. Тегеләрен карап чыгарбыз да шушыңа тукталырмын, мөгаен, — диде ул бераздан, — Буш утыра инде бу?
Моңа кадәр дәшми генә аны күзәткән Хаким шундук телгә килде:
— Балалары бар аның, тик күптән кайтканнары юк. Йортны да үз исемнәренә рәсмиләштермәделәр. Хәзер ул хакимият карамагында.
Теге ир баш кагып алды да:
— Алай булса, кайтып керүләре дә бар бит әле, — дип Хакимгә төбәлде. Хакимият башлыгының артык исе китмәде, серле елмайды гына:
— Борчылма син, Әнвәр әфәнде, — диде ул «Әнвәр әфәнде» сүзенә ныграк басым ясап, — Ансын без хәл итәрбез. Тик бераз…
Әнвәр Хакимнең янына ук килеп басты да иңеннән дусларча кагып куйды:
— Акча проблема түгел. Йорт ул кешенең тамыры бит инде, яхшы җирдә булырга тиеш.
Һәм машинасына табан атлады. Хаким аңа иярде. Юл читендә торган «джип» янына җиткәч, Әнвәр тагын бер тапкыр йорт ягына күз салды да канәгать елмаеп баш какты:
— Яхшы.
Хаким дә «Яхшы» — дип кабатлады һәм Әнвәрнең руль артына утыруын күреп пассажир ягындагы ишекне ачты:
— Нәрсә, башка милекләрне карап торабызмы, әллә шушында тукталабызмы?
Шул сүзләр белән ул машинага кереп утырды да ишекне япты. Бераздан Әнвәр кузгалып, урам буйлап китте.
* * *
Олы юлга чыгу белән Фатыйхның күңелен ниндидер рәхәт җиңеллек, яшьлек ашкынуына тартым сәер хис биләп алды. Ниһаять! Ниһаять, ул туган авылына кайта!
Озак еллар буена кайтмый торса да авыллары артык ерак түгел. Өч йөз чакырым чамасы гына. Ләкин Фатыйх күп гомерен Себер якларында уздырды, Казанга кайтып урнашуына әле берничә ел гына. Башта балаларын шушында кайтардылар, укырга керттеләр, фатир юнәттеләр. Алар төпләнгәч, үзләренә дә хаклы ялга чыгарга вакыт җитте. Пенсионер башың белән Себердә ятып була мыни. Анда китүләре дә рәхәтлектән түгел, ә адәм арасында ким-хур яшәмик, аякта нык торырлык булсын диюдән генә. Фатыйх эшен гади нефтьчедән башласа да үзе тырыш булдымы, җае яхшы туры килдеме, тиз күтәрелде. Хәер, икесе дә бардыр. Тик зур урындамын дип берәүне дә түбәнсетмәде, якташларының барсы да диярлек Себергә килгән мәлләрендә аңа сыенды. Фатыйх кире какмады — хәзер ничектер, ә ул чорларда Себергә андый-мондый кешеләр килми иде.
Авылдан чыгып китүченең барсында да охшаш язмыш инде: баштарак кеше арасында ким булмыйм дип тырыша, аннан соң балаларын аякка бастырырга омтыла. Ә еллар узып тора. Ыгы-зыгы, вак-төяк мәшәкатьләр белән гомернең ничек үткәнен дә сизми каласың.
Әти-әниләре исән чакта ким дигәндә дә елына берешәр тапкыр урап әйләнәләр иде әле. Ә аларны мәңгелеккә озатканнан соң, кайтулар сирәкләнде, ахырда бөтенләй тукталды. Зарыгып көтеп торучың булмагач, күңел дә бик ашкынмый шул. Тик олыгая-олыгая, барыбер, туган җирнең тарту көчен сизә башлыйсың икән. Җирнең тарту көче туган якта көчле.
Соңгы вакытта, сәламәтлеге начарая башлагач, туган якны күрү тойгысы тагы да ныграк үткенләнде. Зарланып йөрмәсә дә ул үзенең бераз үзгәрүен чамалый иде. Әледән-әле бөтен тәнен әрнү, сызлану ала, бер сәбәпсезгә хәле бетә. Моны баштарак картлык килү шушы була икән дибрәк кабул итсә дә яшьтәшләренең артык бирешмәвен күреп, уйга калган чаклары да булды. Әмма хастаханә юлын таптарга ашыкмады. Ул моны белми дә, яратмый да. Үз аягыңда килеш врачка бару чир эзләп йөрү кебек тоела. Бары тик күзгә күренеп ябыга башлагач кына хатынының көн саен бер үк сүзне тукуына чыдамлыгы калмагач, ризалашты. Анализларының бигүк яхшы булмаячагын, ниндидер чир табачакларын ул сизенә иде. Бүген үк алып китә торган нәрсә булмасын да, кеше күзенә карап озак тилмереп ятарга язмасын. Калганына түзәргә мөмкин. Берәү дә мәңгелек түгел.
Бәлки, чир-чорлар да кешегә үзенең мәңгелек түгеллеген төшендерү өчен биреләдер. «Абзый, син бик иркенәеп китмә әле, эшләреңне вакытында тәмамла, күрәселәреңне күр, кадерлиселәреңне кадерләп кал. Югыйсә, соңга калуың бар. Син монда вакытлыча гына,»- диюдер. Менә бит, аның авылга кайтуын да шул зәхмәт тизләтеп җибәрде. «Әле рәтең булганда кайтып күр, югыйсә, үкенерсең…» — дигәнрәк уйны ешайтты да юлга кузгалдырды.
Фатыйх үзенең тизлекне чамадан тышрак арттырып җибәрүен чамалап, газ педален бушайта төште. Штрафы да хәтсез генә, аннан бигрәк, картайган көнеңдә кемнеңдер бәхетсезлегенә сәбәпче булуың да бар. Сагындым дип кенә алай ук ашкынырга ярамый. Олы кеше ул, гомумән, әкерен йөрергә тиеш. Үзенең бу уйларыннан Фатыйх елмаеп куйды. Ни өчендер хәзер аның елмаясы килеп кенә тора.
Сагыну, ашкыну тойгысы, күрешү өмете җанга ләззәт бирсә дә бераз гына курку, шөһбәләнү хисе дә бар иде. Анда инде барсы да үзгәргәндер. Таныш-белешләренең күбесе: «Авыл кешесе хәзер мул тормышта яши,»- дибрәк сөйли бит. Кешеләр бер-берсенә бик йөрешми, капкаларын бикле тоталар, дип зарланучылар да бар. Фатыйхның авылдашлары хәзер череп баеп беткәндер. Зур-зур сарайлар төзеп куйсалар да капка бикләп утыруларына бер дә ышанасы килмәде. Аның авылдашлары бердәм, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәүче кешеләр иде. Хәер, бик ышанып та булмый. Заман белән бергә адәм балалары да үзгәреп тора ич.
Үзенең күңелсез уйларга юнәлүен чамалап, Фатыйх музыка кабызды. Аннан җыр ургылды:
Күпме карасам да карап туймыйм,
Идел буе каеннарына…
Кушылып җырлау дәрте юк түгел иде, тик кыймады, Илһамның моңын пычратыр шикелле тоелды. Әнә бит ничек итеп җиңел генә, күбәләкнең канат кагышыдай итеп кенә кагыла ул күңел кылларына. Тыңлап торганда, бу Илһам түгелдер, илһамланып үз җаның җырлыйдыр сыман була. Шушы инде безнең татар моңы…

6
* * *
Талдан үреп ясалган иске сыерчык оясы шикеллерәк борыңгы йортның чалшаеп беткән капкасы төбендә Филүс белән Динар ухылдап утыра иде. Сөйләшмиләр. Башлары түбән иелгән. Ара тирә күтәрелеп урамның әле бер, әле икенче ягына каранып алалар да тирән көрсенеп куялар. Бераздан Филүс торып арлы-бирле йөренә башлады. Динар аңа бертын текәлеп торды да башын чайкады. Дәшмәде. Филүс аның ни әйтергә теләгәнен болай да аңлады бугай, күз алдында буталудан туктап капка алдындагы үләнгә сузылып ятты. Көн эссе иде. Ул күләгә эзләп капка алдынарак тәгәрәде. Динар, өстеңә авып төшмәсен дигәндәй шикләнеп, капкага карап алды. Беркадәр яткач, Филүс телгә килде:
— Ә син беләсеңме… Бер акыллы кеше әйткән… Әгәр таяну ноктасы бирсәгез, Җир шарын күтәрәм дигән. Җир шарын! Аңлыйсыңмы? — Ул башын көч-хәлгә калкытып, Динарга караш ташлады, тегесе дәшмәгәч дәвам итте, — Ә без синең белән бер рүмкә дә күтәрә алмый утырабыз… Чөнки безнең таяну ноктасы юк.
Динар башын күтәрде, шикле карашын иптәшенә төбәде. Аннан чыраена елмаю сыман нәрсә кунды:
— Син берүк акылыңны җуя күрмә, Айрат кайта хәзер. Шуңа хәтле берни уйламый тор. Уйлау — зарарлы.
Аның тавышында дусларча хәстәрлек, юатырга тырышу, тагын әллә нинди ягымлы тойгылар чагылып киткәндәй тоелды. Филүс көч-хәл белән торып утырды да аңа рәхмәтле карашын төбәде. Тик Динар кабат башын игән иде инде. Филүс бертын үзенең йортына карап тын торды һәм телен шартлатып куйды:
— Минем өйне күрәсеңме?
Динар бик вакытлы шөгыль тапкандай урыныннан торып йортны өйрәнергә тотынды. Тал чыбыгы кадәр нечкәргән бүрәнәләрнең һәркайсы диярлек әлләничә урыннан казык белән терәтеп куелган, тәрәзәләре мәңгелек сәрхүшнең менә-менә атылып чыгарга торган күзләрен хәтерләтә, түбәсе кыйшайган, чәнти бармак җиле тисә дә җимерелеп төшәр кебек. Динар йортка карап авыр сулады, тик шундук иренендә елмаюга тартым нәрсә хасил булды:
— Моның таяну ноктасы бар.
— Көлмә-ә… — дип көрсенде Филүс яшерен бер үпкәләү катыш, — Бөтен нәрсә җимерелеп бара… Койма да юк…
Динар иңнәрен генә сикертте. Бераздан ындыр артындагы урманлыкка ишарәләде.
— Әнә ич, артында гына урман.
Филүс ул күрсәткән якка карап алды да көрсенеп куйды:
— Койма түгел бит ул.
Динар аптыраулы күзләрен аңа төбәп торды да көлеп җибәрде:
— Сиңа койма булып үсүе кирәк мени?
Динарның үз сүзе үзенә бик кызык кебек тоелса да иптәшенең кәефен күтәрә алмады. Филүснең кыяфәте бик мескен иде. Махмырдан кеше болай да шәпле ат кебек биеп тормый инде, тик Филүсне бөгүче көч хәмер кытлыгы гына түгел иде бугай. Нәкъ менә шушы мизгелдә ул дөньяның иң бичара бер җан иясе шикелле тоелды. Чыраен сытып үз өенә бертын карап торды да кисәк кенә башын чайкап куйды, йодрыгы белән һаваны телде. Тик дәшмәде, бугазыннан ниндидер әрнү авазы гына сыгылып чыкты. Динар бая ерыла башлаган авызын тиз генә җыеп, аңа текәлде. Алла сакласын, баядан бирле әлләнинди сәер сүзләр сөйли, махмырдан түбәсе китмәсен. Үзе дә сизмәстән, ярдәм эзләгәндәй, урам буена карангалап алды. Ул арада Филүс тагын адәм кыяфәтенә керде. Әллә баягы кисәк селкенүе ярдәм итте, теге мескен кыяфәтнең бер өлеше коелып төшкәндәй тоелды. Динар хәтта җиргә карап куйды, теге мескенлек шунда чәчелеп ятадыр кебек иде.
— Карале, малай… Әллә берәр якка чыгып китәбезме, ә?
Мескенлек юк. Филүснең тавышында әрнү катыш ярсу бар. Чарасызлык. Һәм… үзе белән ияртеп алып китәргә сәләтле тагын әллә нинди көч. Тик Динар аңа иярергә ашыкмады:
— Миңа җитте. Китмим беркая да. Шушында үләм.
Хәзер Филүс аңа сәерсенеп карады. Үз колакларына үзе ышанмаган кеше сурәте ясарга кирәк булса, Филүс шуның нәкъ бер үрнәге иде.
— Ну, син бит яхшы машинада кайттың, — диде ул, — Өй салам дип йөрдең…
Иптәше чыраен сытып кул селтәде:
— Искә төшермә әле… — Һәм урамның аргы очына күз ташлады да тавышында бөтен газаптан котылган кеше рәхәтлеге чагылып китте, — Әнә, килә…
Бу сүз бөтен проблеманы, зарларны һәм киләчәккә булган планнарны икенче планга күчерде. Ирләрнең икесе дә урыннарыннан торып, могҗиза күренгән якка бер-ике адым атлап куйдылар. Ә урам очында чынлап та тылсым — җиңелчә генә юртып җигүле зебра килә иде. Моны күрүгә икесенең дә иреннәренә ихлас елмаю кунды, күзләрендә очкын пәйда булды. Ә зебра капкага җитәрәк бераз акырынайды, бу бик озак тоелды, шуңадырмы иреннәрдәге елмаю бер арада дерт-мерт итеп куйды. Ниһаять, ул капка алдына килеп туктады. Ниһаять, яштиләре Айратның елмаюлы йөзе күренде.
— Ничек? — диде Динар.
Айрат шуны гына көткәндәй татылдый башлады:
— Яхшы! Үзе йөри! Вәт, малай, иномарка дисәң дә иномарка! Безнең алашалар түгел инде
Динар аның үзе йөрүен болай да белә. Авыл арасында ничава, менә йөк тартырга гына маһирлыгы бик юк. Һәм әлеге соравы бөтенләй дә зебра турында түгел иде. Шуңа ул ачыклык кертергә мәҗбүр булды:
— Алдыңмы, дим?
Айрат дилбегәне капка баганасына урады да арбадагы салам төбенә үрелде һәм елмаеп егетләргә бакты:
— Ә кәк же!..

7
* * *
«Джип» олы юлдан борылып авылга керде дә ялан ягыннан узып зыярат алдына килеп туктады. Аннан Фатыйх чыкты, арткы ишеген ачып бер колач чәчәкләр күтәреп зыярат эченә узды.
Капкадан кергәч Фатыйх кайда атларга белмичәрәк торды. Чамалый инде ул әти-әнисенең каберләре кайда икәнен. Тик менә кинәт кенә туп-туры барып чыгарлык түгел икән.
Каберләр күбәйгән… Авыл бераз кечерәйгән, зыярат зурайган. Аның коймасын да беркадәр яланга чыгарыбрак тотып куйганнар. Хәтсездән бугай. Күкшелләнеп торган баганаларга караганда, ким дигәндә, биш-ун ел элек…
Ирнең күңелен ниндидер моңсулык биләп алды. Ничәмә-ничә еллар буена авылыңа кайтмый яшә инде шулай. Югыйсә, әлләни ерак җир дә түгел бит, тәвәккәлләп чыгып китсәң, көнендә урап кайтырга мөмкин. Вакыт җитмәгән, имеш, кешегә… Эшем иясе булгач, әткәң-әнкәң каберенә барырга кайдан вакыт тапмак кирәк.
Ул тирә-ягына каранып куйды. Кеше-фәлән күренми. Шулай булуы яхшы да. Картайган көнеңдә генә авылыңа кайтып, әткәң-әнкәң каберен дә табалмыйча аңгыраеп торуыңны күрсәләр… Хәер… Кеше генә дигән мени… Бер адәм булмаса да Фатыйх кыенсына, үзенең ничә еллар буена туган туфрагына аяк басмый яши алуы өчен гарьләнә, үкенә иде. Һәм ул күңеленең йомшара баруын тоеп, эчкә атлады. Сулгарак кереп, әнә теге яктарак булырга тиеш…
Каберләр караулы торган. Ул кайтмады дип зыяратны ташландык хәлгә калдырмаганнар, үләннәре чабылган, вак-төяк куаклары киселгән. Авылдашларга рәхмәт. Фатыйх әти-әнисе каберләрен тиз тапты. Алар янәшә иде. Кулындагы чәчәкләрне салды да ике кабер арасына басып тын калды.
Чикерткәләр һәм бүтән бөҗәкләр гөжләвен искә алмаганда, тирә-якта искиткеч тынлык иде. Шәһәр шавына күнеккән колагы моны шундук тойды. Тынлык. Әллә нинди хатирәләр искә төшәр, әти-әнисенең тиргәү авазлары ишетелер, күңеленә кыен булыр сыманрак тоелса да алай булмады. Хәтта зыяратка узгач йомшара төшкән күңеле дә тынычланып калды. Үкенүләре дә басылгандай булды. Юк, беркем гаепләми, беркем рәнҗеми… Тирә-якта бары тик тынлык кына. Ягымлы тынлык. Әти-әнисе исән вакытларда авылга кайткач, шау-гөр килеп исәнләшәләр, хәл-әхвәлләрне сөйләшәләр дә беркадәр вакытка тынып калалар иде. Сорар сораулар да, әйтер сүзләр дә беткән шикелле була. Бер-береңә булган якты хисләр, ягымлы тойгылар гына бетмәгән, алар ургыла — тавышсыз-нисез дә аларның барлыгы сизелеп тора. Сагыну бар, ярату бар, бер-берең өчен җан ату бар. Әнә шундый тынлык иде монда да. Бары тик әти-әнисе генә бу дөньяда түгел, алар мәңгелеккә тынып калганнар. Ә яратулары, якты хисләре һаман җир өстендә.
Шушы тынлыкка оеп, ата-баба туфрагыннан калыккан өнсез назга иркәләнеп торганда, якында гына куаклар шыбырдаганы ишетелде. Фатыйх моның ни икәнен дә абайлап өлгермәде, күкрәк тирәненнән чыккан гайрәтле тавыш яңгырады:
— Саумысыз. Сез кем буласыз?
Фатыйх сискәнеп китте. Әлеге тавыш куаклар шыбырдаган якта түгел, ә аның артында иде. Ул дулкынлануын һәм уңайсызлануын яшерергә тырышып шунда борылды. Каршыда торган адәм таныш кебек тоелмады. Ул елмайгандай итте:
— Гафу итегез, ә сез…
Теге шуны гына көткәндәй ярып салды:
— Мин авыл хакимияте башлыгы, Хаким. Ә сез?
Тавышы кинәт ишетелгәнгә генә көр яңгыраганмы соң, әле ул кадәр үк гайрәтле булып тоелмады. Фатыйх аңа тагын бер күз йөгертеп алды да кулын сузды:
— Фатыйх. Зәки малае. Менә…
Хаким аның күрешергә сузган кулын игътибарсыз калдырды.
— Яхшы, Фатыйх әфәнде. Әгәр хакимияткә сорауларыгыз булса, мин үз кабинетымда. Сезгә комачауламыйм. Сау булыгыз, — дип ул бик эшлекле кыяфәт белән читкә атлады, тик шундук нәрсәдер исенә төште, — Тукта!.. Зәки малае?
— Әйе. Зәки малае. Ә нәрсә?
Хаким беркадәр икеләнеп торды да:
— Юк-юк… — дип елмайды, — Сез китәсездер бит? Бөтенләйгә кайтмагансыздыр?
— Юк, бөтенләйгә түгел… Хәер… Белмим әле… — Көтелмәгән сорауга башкача ул берничек тә җавап бирә алмады. Хәер, ни әйтүе мөһим дә булмады бугай. Хакимият башлыгы баш кына кагып куйды да кабат эшлекле кыяфәткә керде һәм үз юлын дәвам итте. Фатыйх аның артыннан бераз карап торды. Авыл хакимияте башлыгы… Зыярат капкасы төбендә торган УАЗ-ик шуныкыдыр ахры. Монда килгәләп йөрүе начар түгел җитәкче кешенең, каберләрнең тәртиптә тотылуы да шуның аркасындадыр мөгаен. Ничава гына кешегә охшаган үзе болай. Бәлки, якыннанрак танышырга да кирәктер. Үзе дә әйтте ич, эшегез төшсә керегез диде.
Фатыйх кабат әти-әнисенең каберенә борылды һәм дертләп китте. Коймалар артында җитмеш яшьләр тирәсендәге карт басып тора иде. Башында совет чоры түрәләре киеп йөри торган эшләпә, өстендә эссе көндә беркем кими торган костюм, галтук. Бу адәм бүгенге чор кешесе түгелдер, ә кабердән чыккан өрәктер кебек тоелды. Бер мизгелгә. Ә икенче мизгелдә аның кайсыдыр кабер төбеннән саркылгандай тавышы яңгырады:
— Кайта-алар… Авылны санга сукмыйча качып китәләр дә рәтләре беткәч, барсы да кире кайта. Әти-әниләрен, туган нигезләрен искә төшерәләр. Кайтып тормасагыз да булыр иде. Әти-әниләрегез кабердә, авыл да аягын сузып бара. Үзегезне дә беркем хәтерләми. Сез оныткач, без дә онытабыз…
Шакир башта дертләп китсә дә теге сөйли башлагач, аның парторг Шакир абзый икәнен таныды да елмая биреп кенә тыңлап торды. Ул сүзен бетергәч кенә:
— Онытканым да юк. Бары тик…
— Вакытында!.. — дип бүлдерде аны Шакир абзый, әмма сүзен берничек тә дәвам итмәде. Беркадәр көткәч, Фатыйх сорарга мәҗбүр булды:
— Нәрсә?
Шакир аңа ачулы караш ташлады:
— Вакытында кайтырга кирәк иде. Ә хәзер… Үткәннәрдән калган өрәк сыман… Ни бездән, ни үзегездән файда юк.
Картның сүзләре камчы сыман тоелды. Ул күңелнең кайсыдыр җиренә тиде, бик әрнетте. Тик Шакир беркадәр хаклы да сыман тоелды. Шуңа Фатыйх аңа рәнҗемәде.
— Файда эзләп йөрмим. Хәзер безгә җан тынычлыгы кирәк, — диде ул ягымлырак булырга тырышып, — Күңел тынычлыгы…
Шакир карт шундук элеп алды:
— Күңел тынычлыгы?!. Ха-ха-ха…
Карт аның күзләренә карап мыскыллы көлде дә агачлар арасына кереп югалды. Әле беркадәр мизгелдән соң да аның «ха-ха-ха» дигән тавышы ишетелеп торды.
— Ха-ха-ха… — дип кабатлады Фатыйх үзалдына аны үчекләргә теләгәндәй, — Күңел тынычлыгы…
Зыяраттан китеп авыл урамнарын буйлаганда да Шакир картның бу сүзе колагыннан китмәде. Бу инде элекке кебек шау-гөр килеп торган авыл түгел. Тормыш туктап калган. Йорт аша диярлек — ихатасын чүп баскан буш милекләр, кеше яшәгән йортлар да моннан фәләнешәр ел элек төзелгән, яңалары бармак белән генә санарлык. Өйләр шулай булгач, абзар-кураларны инде әйтеп тә торасы түгел. Үскән чагыңда кайнап торган авылың шушы хәлгә төшкәч, нинди күңел тынычлыгы булырга мөмкин инде?!. Шакир карт хаклы.
Үз йортлары янына килеп туктагач та машинадан төшәргә кыймыйча бераз утырды Фатыйх. Өй иске, кечкенә, күптән буяу заты күрмәгән. Үз заманында торып калган, бу чорга килеп җитәлмәгән кебек тоела. Коймаларының буявы коелып, соры төскә кергән, ишегалдын капка баганасы тиңелтен чүп үләне баскан…
Фатыйхка кинәт һава җитмәгәндәй тоелды һәм ул күлмәгенең өске сәдәфен ычкындырды, ишекне ачты… Юк, болай гына булмый инде, төшәргә кирәк…
Урамга чыккач та якын килергә базмыйча йортына озак кына карап торды. Ул гаепле. Ата йортының шушы хәлгә төшүенә. Авылның шулай череп таркалуына да беренче мөмкинлектән үк төяген ташлап качкан, ә аннан соң ничә еллар буена әйләнеп тә карамаган үзе кебек егет-кызлар гаепле иде. Әрнү ачысы җанын телеп үтте.
«Әлегә соң түгел… — дип уйлады ул, — Бераз көч тә, гомер дә бар. Нәрсәдер эшләргә кирәк… Каберләренә чәчәк салу белән мени, нигезләрен шушы хәлгә җиткергәч…» Өйгә керәсе, сабый бала булып әнисенең тезенә башын салып үксеп-үксеп елыйсы килде. Тик беркем дә юк иде инде. Җил генә исеп куйды. Ул шулкадәр салкын, җилекләргә үтәрлек булып тоелды.

8
* * *
Фатыйх үзләренең йортына карап торганда якындагы ихаталарның берсеннән исерекләр җырлаган тавыш ишетелде. Берәү башлап җибәрде дә калганнар кушылды. Акырын гына башланды да ул җыр очу юлыннан һавага күтәрелүче самолет тизлеге белән көчәеп бөтен тирә-якны ялмап алды:
Кара ла гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә.
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк донъя көтәргә.
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш усак,
Ай, аерылмаек, дус булсак.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Җырлаучыларның тавышы ямьсез түгел иде. Әллә Фатыйхка гына шулай тоелдымы? Алар да яшь чакта кичләрен авыл урамы буйлап шулай җырлап йөриләр иде. Төрле бәйрәмнәрдә, туйларда, сабантуйлар вакытында, сугым чорында да урам буйлап җырлап узучылар күп була торган иде. Чын артистлар җыры түгел инде ул, әмма әллә нинди җанга ятышлылыгы бар. Әле бернинди дә бәйрәм түгел. Җырлаучыларның бераз кырын салуы да тавышларыннан ук тоелып тора. Шулай да үз телендә, урамда, көпә-көндез ишетелгән җыр Фатыйх өчен тансык иде. Ул үткәннәре белән очрашуны көткәндәй күзләрен җыр ишетелгән якка төбәде.
Бераздан җырлы йортның капкасы ачылып китте һәм җигүле зебра килеп чыкты. Аның арбасындагы өч ирнең кәефләре күтәренке иде, урамга чыккач тавышлары тагы да көрәебрәк киткәндәй тоелды:
Кара ла гына елан, ай туз башлы
Йөридер лә камыш буенча.
Кара урманга кергән чакта
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.

Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча.
Кара урманга кергән чакта
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.

Тиздән алар Фатыйх янына килеп туктадылар. Җыр өзелде, арбадагы кешеләр арасыннан иң калку буйлысы әллә кайдан сәлам бирде:
— Һо барыга! — диде Айрат арбадан шуып төшеп, — Сәлам абзый!
Фатыйх елмайды. Әлеге егетләр таныш булмаса да йөз чалымнарын әти-әниләренә охшатып чамаларга мөмкин иде, шуңа алар ничектер үз булып тоелды.
— Саулармысыз. Нишләп йөрисез болай?
Уртача буйлы, ябык гәүдәле Филүс арбадан төшкәч чалыш-молыш атлап Фатыйх янына ук килеп басты:
— Таяну… Таяну ноктасы… Эзлибез… Бу тормышны күтәрер өчен… Таяну ноктасы кирәк…
Тик кайдандыр көчле җил килеп чыктымы, Филүс чайкалып тигезлеген югалтты да егылмас өчен бугай каршысында торган Фатыйхның иңенә асылынды. Фатыйх аның аркасыннан кагып алды, турайтыбрак бастырырга омтылды:
— Син таяну түгел, асылыну ноктасы эзлисең бугай. Әйдә әле…
Ул арада Айрат иптәшен җиңел генә күтәреп алып, арбага утыртып куйды һәм бик эшлекле кыяфәттә Фатыйхка борылды:
— Юктыр, барыга?
Фатыйх исерекләрне дә, үзен ниндидер сүз белән атауларын да яратмый иде, әмма боларның кыланышын бераз көлемсерәп кабул итте:
— Ә ник «барыга»?
Айрат арбада утырганда да чайкалып торган Филүсне төзәйтебрәк куйды да тагын Фатыйх каршысына килеп басты:
— Ну, абзый, хет шартла, тик мондый машинаны колхозда эшләп алып булмый бит инде. Димәк, барыга. Ха-ха-ха…
Филүс арба читенәрәк шуышкан җиреннән егылып китте дә торып утырырга теләп дүрт аякланды. Динар «шулай гына тор» дигән ишарә ясап аның иңеннән какты. Тик Филүснең әйтер сүзе бар иде, ул дүртаяклап арба читенә килде дә ипләп кенә аякларын асылындырып утырды һәм Фатыйхка төбәлде:
— Нәрсә, карап торасың ул өйгә? — диде ул беркадәр усалланып, тик шундук йомшарып тәкъдим ясады, — Алырга уйлыйсыңмы әллә?
— Сатабыз. Бер ярты, — дип елмайды Динар.
Фатыйх моңа кадәр тавыш-тын чыгармый утырган егеткә караш ташлады:
— Бу — безнең йорт.
Бу сүзне ишетүгә Филүс кычкырып көлеп җибәрде:
— Үзе барыга, ә үзенең йорты минеке кебек. Ха-ха-ха…
Тик көлүеннән кинәт туктап калды да арбадан шуып төште һәм бик танырга тырышып Фатыйхка карады:
— Зәки абый?.. — диде ул үзалдына сөйләнгәндәй, — Зәки абыйны күптән… Әйе, мин дә бардым анда… Ә син?..
Филүснең озак итеп сөйләшеп утырырга да исәбе бар иде бугай, тик дилбегә тотып утырган Динар Айратка ым кагып сәгатенә күрсәтте. Айрат баш какты да Филүскә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, тагын арбага күтәреп салды һәм ике кулын күкрәгенә куеп Фатыйхка баш иде дә арбага менеп утырды. Динар дилбегәне тартты.
— Но-о, иномарка! Песню запевай! — дигәне ишетелде Филүснең.
Бераздан арбадагылар тагын җыр башлады. Фатыйх елмая биреп алар артыннан карап калды. Башын чайкап куйды. Күңеле җырга сусаган булса да ат кебек ирләрнең көпә-көндез исереп, бер сәбәпсезгә җырлап йөрүләре сәеррәк тоелды. Бәлки, сәбәбе бардыр инде аның, Фатыйх кына аңлап бетермидер.
Барыбер элек болай түгел иде… Салып алган кеше булган очракта да ул кеше күзенә күренмәскә тырыша, я ындыр артлап кына җәяүли, я берәр транспорт таба. Анда да шауламый, арт ягыннан тын алып тавыш-тынсыз гына кайта. Үз-үзен тота алмаса, янында озатучы кеше була. Ә болай итеп урам буйлап шаулап йөрү… Алла сакласын… Ул чорда авыл урамы буйлап тәмәке тартып бару да гаеп санала иде…
Шулай уйга бирелеп торган арада кулына зур авыр чемодан тоткан яшь кыз якындагы тыкырыктан чыкты да туп-туры Фатыйх янына килеп басты:
— Абый, сез район үзәгенә барасызмы? Мине дә алыгыз әле.
Фатыйх сискәнеп китте. Шайтан алгыры!.. Авылга кайтып керүенә сәгать тә узмады, аны инде әллә ничә тапкыр дерләп куярга мәҗбүр итәләр…
Хисләрен елмаюга төрергә тырышып кызга борылды. Унтугыз-егерме яшьләр тирәсендә булырга тиеш. Чибәр. Ә менә кемнәр нәселе икәнен төгәл генә билгеләрлек түгел. Җавапсыз торуының озаккарак китүен чамалап Фатыйх:
— Барам, — диде, — Ләкин… Менә бу йортны гына карап чыгыйм инде.
Кыз балкып китте:
— Яхшы, абый. Мин көтәм. Минсез китмәгез, яме…
Тик шундук диярлек кайдандыр пәйда булган әрҗәле мотоцикл сызгыртып килеп туктады. Мотоциклдан төшкән егетнең күзенә ак-кара күренми иде бугай, ул кыз алдына килеп басты:
— Гүзәл, дим. Китмә җаным!
Бу кадәр кайнар тавыш, хисләрнең шундый ургылуы вулканнарны туктатырга сәләтле сыман иде. Тик кызның артык исе китмәде. Дөресрәге… Кыз шундый ук кайнарлык белән каршы төште:
— Китәм. Мине яратсаң, син дә китәсең. Шушы авылда череп ятасы эшем юк.
Егет аны ишетмәде:
— Китмә. Матур итеп тормыш корып җибәрербез, үз дөньябыз булыр…
Гүзәл чиксез гаҗәпләнгән кыяфәт белән аңа текәлде:
— Азамат, акылыңа кил, — диде ул, сабыйны үгетләгәндәй — Нинди дөнья?! Шушы авылдамы?!.
Кыз кулларын җәеп берсеннән берсе искерәк йортларга күрсәтте. Азамат шундук диярлек аның хәрәкәтен кабатлады:
— Әйе, җаным. Шушы авылда!..
Бер-берсен яратып йөргән егет белән кыз. Аларның көпә-көндез, урам уртасында шулай тарткалашулары Фатыйхка сәер күренде. Кыз иске йортлардан торган таркалып баручы авылда яшәргә теләмичә, шәһәргә китәргә җыенган. Ә егетнең җибәрәсе килми. Гади генә низаг инде, бер карасаң… Ә икенче яктан… Гәзитләрдә хәзер: «Авылда кызлар юк, буйдак егетләр күбәя» дип язалар. Бу чынлап та проблемага әйләнеп бара икән. Әйләнер дә инде… Кеше бит, нигездә, гаиләсе өчен яши. Ә өйләнмичә ялгыз яшәүченең тормыш максаты булмый, булса да ул беркадәр тоныкланып кала, әйдәүче көчкә әверелә алмый. Әнә теге бер олау булып җырлап йөрүче ирләрнең дә гаиләләре юктыр әле…
Тик аңа озак итеп уйланып торырга ирек бирмәделәр. Кызның чырылдаган тавышы бүлде. Фатыйх нидер абайлап өлгергәнче, Азамат кинәт Гүзәлне чемоданы белән бергә күтәреп коляскага салды да мотоцикл кинәт кузгалып китте. Урамда сизелер-сизелмәс тузан һәм кызның чырылдаганы гына асылынып калды.
— Маладис! — дип елмайды Фатыйх, — Бу егеттә өмет бар.
Ярый, капка алдында озак торылды. Ихатага керергә кирәк. Фатыйх тагын ишегалдын баскан чүпкә күз салды да башын чайкап куйды һәм капкага атлады. Кинәт якында гына ачы итеп кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Ир артына борылды. Чырылдаган тавыш каршыдагы йортның ихатасыннан ишетелә иде.