Мәхәббәттән җырлар кала — түләүсез укып була


«Мәхәббәттән җырлар кала» Марат Кәбировны беренче күләмле әсәре. Ул беренче тапкыр 1994 елда Башкортостандагы татар журналы «Тулпар»да басылып чыгу белән укучылар күңелен яулый. Аннан соң Яр Чаллының «Мәйдан» журналында, авторның интернеттагы шәхси сайтында дөнья күрә. Интернеттан аны принтер аша чыгарып укыйлар, кулдан кулга йөртәләр.

Әсәргә җитди тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре дә игътибар итә. Алар повестьне романтик рухта язылган заманча әсәр дип бәяли. («Олы мәхәббәт һәм җәмгыятьнең кешегә дошманлыгы тарихлары кушылып, романтик реализм агымындагы әсәр туа.») Филология фәннәре Дания Заһидуллина повесть турында болай дип яза:
«Тормыштагы, кешеләр күңелендәге матурлыкны сурәтләү сокландыргыч, ул вакыт–вакыт күздән яшь чыгарыр ноктага җиткән сентиментальлек белән кушылып китә. Традицион шәркый әдәбияттагыча матур, изге, корбанчыл мәхәббәт романтик сюжет катламында гына түгел, детальләрдә дә ассызыклана. Егетнең исеме Таһир булу – аллюзия алымы моңа искәрмә ясый. Урыны–урыны белән Гөлзилә күңелендәге уй–хисләрне «аң агышы» алымы ярдәмендә сурәтләү психологизмны тирәнәйтә. Чын мәгънәсендә матур мәхәббәт тарихында сөйгәнең өчен батырлыклар эшләү дә, ниндидер хыялларны тормышка ашырудан баш тарту да, үлемгә бару да урын алган. Иң әһәмиятлесе шул: реалистик катлам ярдәмендә алар барысы да укучыны ышандыра!»

Мәхәббәттән җырлар кала - бушлай

Язылуына утыз ел вакыт үткәч тә әсәр актуальлеген һәм популярлыгын югалтмый. Интернет-кибетләрдә ул авторның иң күп сатылган электрон китабы. Укучылар даими рәвештә фикерләрен дә белдереп тора. Түбәндәге юллар Вконтакте челтәреннән:
Ләйлә: (2 янв 2016 в 19:09)
«Мәхәббәттән җырлар кала» повестен укып чыктым. Шәп язылган. Азагында Таһир протезга басып, Гөлзилә белән кавышса нинди бәхетле булыр иде дә бит… Күргән михнәтләре, каршы тора алуы, сафлыгын саклап калырга көч табуы өчен Ходай Гөлзиләгә бәхет бирергә тиештер бит инде…
Гөлнара: (22 мар 2016 в 20:52)
Рәхмәтем Сезгә)) Искиткеч нәфислек белән язылган мәхәббәт тарихы. Минем күз яш*ләрем якын инде — елап укылды… Гөлзилә көчле рухлы булып кала белүе белән мине нык җәлеп итте дә. Чынлап та — чын сөю булганда — берсен дә күрәсе дә, коелып та төшәсе килми… Күңел сафлыгын + мәхәббәтенә тугрылыкны еллар аша да алып чыгалган…кыз хакында — күркәм әсәр…

Без бер-икесен генә китерәбез. Ә сез ул фикерләрне күпләп таба аласыз. Бу әсәр мәктәпләрдә өйрәнелә. Татар әдәбиятына кагылышлы бик күп дәресләр шушы повестька багышлана. Дәрес үткәрү үрнәкләре дә интернет киңлекләрендә бихисап. Шуңа күрә, бу хакта артыгын сөйләп тору кирәкмидер.

«Мәхәббәттән җырлар кала» повестенә бүген дә игътибар кимеми. Тик шулай да автор аны Вконтакте челтәрендәге MaratKabirov.com төркемендә бушлай куярга булган. Сез менә шушы адрес буенча күчеп, әсәрне тулысынча укый аласыз. https://vk.com/maratkabir
Бүгенге көндә бу повестьне MaratKabirov.com төркемендә 14 меңләп кеше укыган. Әлеге төркемдә теркәлеп куярга онытмагыз, чөнки киләчәктә монда авторның башка әсәрләре дә дөнья күрәчәк.