Электрон китап форматлары

Яңа технологияләр барлыкка килү белән, бердәй формат ясау мәсьәләсе көн үзәгенә күчә. Электрификация керә башлаган елларда һәр фирма үзенең розеткасын эшләгән диләр. Шуның сыман, бүген дә электрон китап форматлары бик күп. Һәркем үзенекен булдырырга тырыша. Әлегә уртак фикергә килүче юк бугай, әмма pdf, epub, mobi форматларының өстенлеге беркадәр төсмерләнә.

Безнең сайттагы татарча электрон китап форматлары, нигездә, дүрт төрле: fb2, pdf-А6, epub, mobi

fb2 (FictionBook) Бу форматның иң зур өстенлеге – ул электрон китапларны бик күп башка форматларга онлайнда күчерү мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, fb2 форматын укырга җайланма эзләү ихтыяҗы юкка чыга. Үзендә беркадәр рәсемнәр урнаштырырга ярый. Әмма бизәлеш ягы бик әлләни түгел. Бу формат күп рәсемле китаплар эшләргә  уңайсыздыр. Ә текст өчен алыштыргысыз. CoolReader, AllReader, FBReader программаларында ачыла.

pdf — Abode Reader программасы ярдәмендә укыла, аны интернеттан бушлай йөкләтергә мөмкинлек бар. Махсус тыю куелмаган очракта, текстны принтердан кәгазьгә чыгарырга була. Бу форматта текст та, рәсемнәр дә ачык, яхшы сыйфатлы — аларны Macintosh, Windows, налодонникларда, махсус райдерларда укырга җайлы. Эзләгеч, закладка кую мөмкинлеге бар. Көнбатышта һәм Америкада электрон китапларның стандарт форматы буларак билгеле. Гадәти pdf-китаплар А4 форматында була һәм аларны бары тик компьютерда, яки зур экранлы планшетларда гына укырга җайлы. Безнең сайтта татарча электрон китап pdf-А6 форматы белән эшләнә.
pdf-А6 — А6 форматындагы pdf-китап. Электрон китап уку җайланмалары, кесә телефоннары өчен бик уңайлы.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

epub — халык-ара электрон басмалар Форумы вәкилләре тарафыннан эшләнгән электрон китап форматы. Бүгенге көндә ул бик киң таралган. Windows, Mac OS, Linux, iOS, Android платформаларында ачыла. Аны уку өчен CoolReader, AllReader, STDU Viewer, Sumatra PDF һ.б. программалар кулланыла.

mobi — Бу формат асылда контейнер ролен үти. Аның эчендә берничә төрле файл (текст, графика, һ.б.) булырга мөмкин. Mobi форматында рәсемнәр, таблицалар, аннотация, цитаталар, һ.б. урнаштыру һәм бизәү мөмкинлеге бар. Электрон китаплар ачык та, күчерүдән сакланган да булырга мөмкин. Барлык платформаларда да ачыла. Китап укыр өчен Mobipocket Reader Desktop, Amazon Kindle, BookDesigner, Calibre, Cool Reader, Geometer Plus FBReader, MBP reader һ.б. программалар кулланыла.

Шулай ук «электрон китап» исеме белән йөрүче бүтән форматлар:

txt — гадәти текст. Бернинди бизәлеше, уңайлыгы юк. Әмма теләсә кайсы программада ачыла, хәтта кытай телефоннарында да укырга ярый.

Microsoft Word (doc) — гадәти word форматындагы электрон китап.

Microsoft Reader —Windows һәм бик күп наладонник платформаларында укырга мөмкин. ClearType (Төгәл шрифт) технологиясы нигезендә эшләнгән, икенче төрле әйтсәк, экрандагы хәрефләр кәгазь китаптагы шикелле үк ачык күренә. Закладка кую, эзләгеч, шрифтларны үзгәртү, текста билгеләр ясау мөмкинлеге бар. Принтердан кәгазьгә чыгарып булмый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Palm —Palm операцион системасында уку өчен. Windows һәм Macintosh платформаларында ачыла. Принтердан чыгарып булмый, эзләгече бар, шрифтларны үзгәртергә мөмкин.

Gemstar —Gemstar eBook RCA REB 1100 яки the Rocket eBooks җайланмаларында уку өчен. Бу җайланмалар китап укучы өчен махсус эшләнгән һәм зурлыклары да, авырлыклары да кәгазь китап рәвешендә.
Закладкалар кую, билгеләр ясау, сүзләр астына сызу мөмкинлеге бар. Шрифтларны һәм фонны үзең теләгәнчә үзгәртеп була. Сүзлекләр урнаштырырга мөмкин. Rocket eBook reader программасы булганда, бу форматтагы китапларны компьютерда да укып була.

hiebook —mp3-плеерда эшли. Берьюлы музыка тыңларга һәм китап укырга җайланган. Органайзеры көйләнгән, рәсем төшерергә, текстлар урнаштырырга уңайлы. Кәгазьгә чыгарып булмый..

html — сайтлардагы бит рәвешендә. Бөтен җайланмаларда да диярлек ачыла. Навигация — гадәти интернет-битләрдәге кебек. Принтердан чыгару мөмкинлеге бар.

Instant eBook —Windows платформасында эшли. Эчтәлек, шрифтларны җайлау, закладка кую, һ.б.

exe — Windows платформасындагы теләсә кайсы компьютерда үзеннән-үзе ачыла торган программа. Exe-форматта рәсемнәр урнаштыру, матур бизәлеш, уңайлы навигация, хәтта тавыш белән уку мөмкинлеге тудырылган. Махсус тыю булмаса, принтердан чыгарырга да, текстны күчереп алырга да була. Бу формат эшләү өчен катлаулырак һәм кыйбатрак, әмма компьютердан укучыларга иң уңайлылардан санала.

DjVu — график файл. Авырлыгы зур түгел, сканердан үткән китапларны саклау җәһәтеннән кулай. DjVu форматын фотога төшерелгән китап бите белән тиңләргә мөмкиндер.