Китап сезгә үзе килер

(Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин белән әңгәмә)
Татарстан китап нәршияты турындагы хәбәрләр соңгы арада әледән әле яңгырап тора. Бер карасаң, данлыклы Матбугат йортында китап кибете ачылу, икенче карасаң, интернетта “татар әдәбияты порталы”  булдыру, өченче карасаң… Хәер, санап торасы бар мени инде, Хәтта Путин кулында да ТКН чыгарган китап ич – Тукайның “Шүрәле”се. Шул ук вакытта: “Төбәкләрдә татар китаплары сата торган кибетләр юк. Татар китапларын кайдан алырга?” — дигәнрәк сораулар да ишетелгәләп куя. Мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән ТКН-ның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Татарстан китап нәшрияты елына күпме китап бастырып чыгара? Нинди жанрлар үтемле исәпләнә?
— Татарстан китап нәшриятында елына якынча ике йөздән артык китап басылып чыга. Бу үзе үк дәүләтнең әдәбиятыбызга булган мөнәсәбәтен чагылдыра. Дәүләт хисабына китаплар чыгару, тарату, авторларга гонорар түләү тәҗрибәсе бүген Татарстан, Башкортостан, Чувашстан, Якутия кебек берничә республикада гына сакланып калган. Нәшер ителгән китаплар арасында дәреслекләр дә, фәнни хезмәтләр дә, һәртөрле белешмәләр дә, матур әдәбият әсәрләре дә бар. Китапларның 60 процентын татар телендә, калганнарын башка, чит телләрдә чыгарабыз.
Ә иң үтемлесе — төрле яшьтәге балалар өчен китаплар. Бу бездә генә түгел, ә башка халыкларда да шулай. Һәр ата-ана үз баласының акыллы, тәрбияле булып үсүен, аның чын шәхескә әйләнүен тели. Шулай ук классик язучыларның әсәрләрен дә күп сорыйлар. Һәр басманың үз укучысы бар инде.

Ildar_sagdtshin-tkn_general_direktori
Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин

— Китапка караш бүген бер төрле генә түгел. Аңа рухият игезе итеп тә, товар итеп тә карау бар. Ә сезнеңчә, нәрсә ул китап?
— Әдәби әсәрләр, китаплар ярдәмендә тәрбияләнеп ничәмә-ничә буын үз асылын саклады, рухи нигезен ныгытты. Әдәби китаплар яшь буынны ана телендә камил сөйләшергә, фикерен матур һәм ачык итеп итеп җиткерә белергә, милли узаңны сакларга һәм ныгытырга, рухи кыйммәтләр тупларга булыша. Гомумән, камил шәхес формалаштыруны китаптан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Матур әдәбият, чыккан китапларның сыйфаты һәм саны телнең дә, халыкның да яшәешен аерма ачык күрсәтеп тора. Шуңа күрә, матур әдәбият һәм язучы хезмәте элек электән үк хөкүмәтнең дә, халыкның да игътибар үзәгендә. Әдәбият ул җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый барометры дисәк тә буладыр.

kitap_kibete
ТКН-ның китап кибете

— Китап сәүдәсе бик катлаулы, җитди чыгымнар таләп итә торган нәрсә. Нигездә ике-өч мең данәдә нәшер ителгән татар китаплары бүген үз-үзен аклыймы?
— Күп еллар дәвамында Татарстан китап нәшриятына социаль әһәмияткә ия әдәбият чыгару өчен Татарстан казнасыннан субсидия рәвешендә 50 млн сум бүленеп бирелә. Мәсәлән, 2016 елда 226 китап дөнья күрсә, шуларның 110-ы — дәүләт субсидиясе акчасына. Ул китапларның 85 проценты республика китапханәләренә һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә таратыла. Шул рәвешле, чыгымнарның аклану мәсьәләсе беркадәр хәл ителә. Аннан соң, Казанда өч кибетебез эшләп килә. Һәртөрле әдәби чараларда катнашып та китап сату оештырабыз. Китапларны халыкка җиткерүнең яңа юлларын табарга тырышабыз.
— СССР чорында хәтта авылларда да китап кибетләре була торган иде. Бүген татар китабын район үзәкләрендә сатып алу да мөмкин түгел.
— Элек китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче оешма аерым булган. Бүгенге чорда ул үзен аклар идеме икән, төгәл генә әйтү авыр. Безнең өчен бүген иң мөһиме — китаплар нәшер итү. Әгәр китап бар икән, аны алучы мотлак табылачак. Шулай да без башкаладан читтәрәк яшәүчеләрне игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Әйтеп үтүемчә, район китапханәләрендә безнең китапларны рәхәтләнеп алып укырга мөмкин. «Татмедиа» белән берлектә оештырылган «Китап бәйрәме» проекты нигезендә, республика районнарына чыгып әдәби очрашулар үткәрәбез. Бу эшкә язучылар да, дәреслек авторлары да бик теләп катнаша. Авторларның үзләре белән аралашкач, китап алучылар да күп була.
— Миннән: «Сезнең китапларыгызны кайдан алырга була?» — дип сораучылар бик күп. Күбесе чит республикалардан. Моңа, гадәттә,  берничек тә җавап бирә алмыйм. Һәм үземә бирелгән сорауны сезгә юллыйм: чит төбәкләрдә татар китапларын кайдан сатып алырга мөмкин?
— Чит төбәкләрдә яшәүчеләрнең ихтыяҗын күз уңында тотып без интернет-кибет булдырдык. Заманча технологияләр буенча эшләнгән бу кибеттә яңа чыккан һәр китап белән танышырга, сатып алырга мөмкин. Анда компьютердан да, кесә телефоныннан да керергә була. Шулай ук социаль челтәрләрдә үз төркемнәребез бар. Китап сөючеләр шул төркемнәрдә теркәлсә, татар әдәбияты яңалыкларыннан читтә калмаячак. Бу чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә, татарстанлылар өчен дә бик җайлы. Теләгән китабыңны кулга төшерү өчен хәтта өеңнән дә чыгып торасы түгел. Бары тик заказ гына бир — ул сиңа үзе киләчәк.
Бүген бу сайтка тәүлек әйләнәсенә ике-өч йөзләп кеше керә. Моңарчы тиешле дәрәҗәдә реклама җитешмәде, күп көчне сайтны булдыруга, камилләштерүгә юнәлттек. Хәзер ул дөньяның теләсә-кайсы онлайн китап кибете белән чагыштырырлык дәрәҗәдә. Киләчәктә сайтны таныту өлкәсендә дә беркадәр көч салсак, татар китапларын кайдан табарга дигән сорау тумас.
— «Татар әдәбияты үзәге» порталы турында әйтүегез инде. Анда бик уңайлы китапханә, электрон китап кибете дә бар бит әле…
— Китапханәгә дөньяның теләсә нинди почмагыннан ирекле рәвештә керергә мөмкин. Электрон китаплар компьютерда да, телефоннарда да, уку җайланмаларында да бик уңайлы ачыла. Бушлай китапларның саны әлегә меңгә дә тулмый, әмма якын арада без аны тулыландырырбыз. Монда әле балалар өчен интерактив китаплар да бар. Белем дәрәҗәсен арттыру, фәннәргә кызыксыну уяту җәһәтеннән бик отышлы булыр дип ышанабыз.
Ә инде электрон китап кибете узган елның җәендә эшли башлады. Бүгенгә кадәр анда 15 мең кулланучы кергән. Шуларның 15 меңе китап сатып алган. Электрон китапларның бәясе күпкә арзанрак һәм аны чит илләрдән дә сатып алырга була. Кәгазь китапка заказ биргәндә почта чыгымнары да ярыйсы ук кыйммәт була. Ә электрон китапның андый мәшәкате юк, шуңа күрә аның бәясе үзгәрми. Шул җәһәттән бик уңайлы.
— «Китап бәяләре кыйммәтләнде, кайберләре 380 сум тора» — дип зарланучылар да бар…
Тирә-якка күз салсагыз, акырынлап кына бөтен нәрсәләргә дә хак арта. Безнең очракта, кәгазьгә дә, типография буяуларына да, башкасына да. Ә җиһазлар, җайланмалар чит илдән кайтарылган. Аларны хезмәтләндерү өчен дә, төзәтү өчен дә доллар белән түләргә туры килә. Хәтта гади генә бензин һәм электр бәяләре дә бер урында тормый. Шулай булгач, бәяләрнең артуы безнең эшчәнлеккә дә йогынты ясый. Китап җитештерү бәясе күтәрелә. Шулай да мин татар китапларына хак чамасыз югары дип әйтә алмыйм. Шул ук Мәскәүдә чыккан каты тышлы китапларның уртача хакы күптән инде 600 сум тирәсендә йөри.  Без үзкыйммәтеннән бик күтәрмәскә тырышабыз.
— Татарчага тәрҗемәләр юк дигән сүзләрне дә соңгы арада еш ишетергә мөмкин. Пушкин шигырьләре белән дә татарча танышкан кеше буларак мин, әлбәттә, беләм аларның бар икәнен. Г. Маркесның “Ялгызлык” романы, Д. Лондон, Ж. Верн һ.б. әсәрләре. Дөнья классикасының искиткеч тәрҗемәләре бар бездә. Шуларны кабатлап чыгару, хәтердә яңарту теләге юкмы?
— Бу хакта күптән уйлыйбыз. Әйтик, шул ук “Белмәмеш” (“Незнайка”) тә “Гарри Поттер”дан ким укылмас иде. Ул чордагы чит ил, яки рус әдипләрен дә безнең зур язучыларыбыз, әдәбиятыбызның классиклары тәрҗемә иткән бит. Шулай ук заманында бик популяр булып та хәзер онытыла төшкән язучыларыбыз да бик күп икән. Бүгенге заман укучысы ул әсәрләр белән бөтенләй таныш түгел диярлек. Ә бит кайберләре шулкадәр актуаль, бүген язылган шикелле. Бу юнәлештә эшлисе эшләребез бихисап әле. Гомумән, киләчәккә хыяллар бик күп.
— Якты хыялларыгыз чынга ашсын дип әйтергә генә кала инде.

Әңгәмәдәш – Марат Кәбиров

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow