Китапханә тарихы. Кызыклы фактлар
Китапханә тарихы
Китапханәләр истәлекле ядкәрләрне, документлар коллекциясен тупларга омтылудан барлыкка килгән. Ә документларны туплау да, саклау да җиңел эш түгел. Алар гасырдан гасырга күчә алсын өчен тиешле шартлар тудыру кирәк, югыйсә, кәгазьләр саргаеп, язулары уңып бетәчәк. Кулланучыларга тиз арада табып бирү өчен дә махсус әзерлек таләп ителә. Шул рәвешле, китапханә барлыкка килү белән китапларны, тарихи комарткыларны саклау технологияләре дә үсеш алган.
Борыңгы заман китапханәләре
Борыңгы заманның беренче китапханәләре балчык шакмакчыкларга уеп язылган язулардан торган. Аларның иң беренчесе дип безнең эрага кадәр 2600 елда ясалган табличка исәпләнә. Мондый шакмакларның калынлыгы берничә сантиметр, алар рәвешләре белән дә зурлыклары белән дә аерыла. Мондый китапларны әзерләү өчен сыек кызыл балчыкны махсус формага салганнар да өстенә уеп язганнар да мичкә салып киптергәннәр. Мондый китапханәләрнең беренчесе Көнъяк-Көнбатыш Азиядә, Местопотамиядән (Хәзерге Ирак) алып Нил ярларына кадәр (Египет), безнең эрага кадәр 3000 еллар элек барлыкка килгән. Бу язмаларда сүз сәүдәгәрләр килешүе, мөлкәт исәп-хисабы хакында бара.
Борыңгы Египтның папирус китаплары да нигездә көнкүреш мәшәкатьләрен, сәүдә эшләрен һәм мөлкәт исәбен чагылдыра.
Соңрак хәлләр беркадәр үзгәрә төшә. Әйтик, безнең эрага кадәр 1900 (Ниппур) һәм 700 елларда (Ниневия) эшләнгән табылдыкларда инде административ документлардан тыш мифлар да, әдәби әсәрләр дә бар. Ашшурбанипал китапханәсе байлыгы булган утыз мең шакмакта дөнья яралу турындагы миф «Энума элиш» та, Гилгәмеш турында эпос та, ай фазаларын, йолдызлар хәрәкәтен чагылдыручы күрәзәлек китаплары да, сүзлекләр дә, хәтта медицина диагнозлары да бар.
Борыңгы кытай китапханәсе Чжоу император династиясе карамагында була. Ә китапларны саклаучы булып Лао-цзы атлы философ тора. Кайбер борыңгы кытай китапханәләрендә китап каталогларын хәтерләткән язмалар да табылган. Бу инде шул дәвердә үк китапханәче дигән һөнәр булганлыгы турында сөйли. Безнең эрага кадәр 213 елда император Цинь Шихуан үзенә ошамаган китапларның күп өлешен юкка чыгарырга боера, бары тик Хань династиясе тәхеткә килгәч кенә бу сәясәтне туктату мөмкинлеге туа. Ул чорда император китапханәләре өчкә җитә. Аңа кадәр Лю Синь беренче тапкыр китапларны классификацияләү үрнәге булдыра. Каталог җифәк төргәкләргә языла һәм җифәк капчыкларда саклана. Кәгазь эшкәртү, китап басу технологияләре барлыкка килгәч, китапханә тарихы бөтенләй башка юнәлеш алып зур үсеш кичерә.
Урта гасырда китапханәләр
Чезендагы Малатестиан китапханәсе — Европада гражданнар өчен беренче китапханә.
Антик дәвернең соңы чорында — Урта гасырлар башында Рим дәүләте түбән тәгәри башлый. Бу вакытларда анда 28 ачык китапханә исәпләнә. Империя ахыр чиктә икегә бүленә. 330 елда император Бөек Константин I башкаланы Византиумга күчерә (соңыннан ул Константинополь дип йөртелә башлый). Борыңгы заманнарда гөрләп торган Рим мәдәнияте христианлык йогынтысына бирелеп үзгәрешләр кичерә. Бу дәвердә китапханәләр дә дүр төргә бүленә: император китапханәсе, патриарх китапханәсе, монах китапханәсе, шәхси китапханә. Көнбатышта эллинистик мәдәниятне мәҗүсилеккә тиңлиләр, һәръяклап изәргә омтылалар: монда бары тик христиан китаплары гына үзәктә була. Шул рәвешле бик күп антик ядкәрләр юкка чыга. Ә Көнчыгышта бик күп антик хезмәтләр яңадан күчереп языла һәм монах китапханәләрендә саклана. Ул чорда монах китапханәләре Европаның мәдәни истәлекләрен саклауның төп урыны санала.
Европа Караңгы гасырлар чорына аяк баскач та Византия скрипторийлары грек-рим хезмәтләрен саклауны дәвам итә. Константинопольдәге император китапханәсе Борынгы гасырлар мирасын саклауда зур эш башкара. Константин I башлап җибәргән китапханә бары тик аның улы Константин II дәверендә генә төзелеп бетә, бик күп китаплар, кулъязмалар белән тулылана. Ә библиотека фонды өчен җаваплы итеп билгеләнгән Фемистий анда Платон, Аристотель, Демосфен, Изократ, Фукидид, Гомер и Зенон Элейский әсәрләрен дә кертә. Константин 2 үлгәч император булып калган Юлиан Отступник мәҗүси һәм христиан язмаларын туплый, соңрак Валент II грек, латин язу осталарын туплап борыңгы мирасны тергезә. V гасырда Константинополь китапханәсе 120 мең томга ия була, Европада иң бай библиотекалардан исәпләнә. 120 елда китапханәдә янгын чыга. Шулай да соңыннан китапларның барсын да кире тергезәләр. Константинополь китапханәсендә яңгыннар 726, 1204 , 1453 елларда кабатлана.
* * *
VI гасырда Урта дигез буендагы бөек китапханәләр Константинополь, яки Александрия китапханәләренә охшаш. Константинополь патриархаты китапханәсе IV гасырда Бөек Константин дәверендә төзелгән, дини китапханә буларак, берничә Бөтендөнья соборларының (Беренче Никей, Эфес, Халкидон)хезмәтләрен туплаган. Башта ул Патриарх резеденциясендә була, соңрак Thomaites Triclinus карамагына күчә. Беркадәр вакыт узгач, андагы китапларның күп өлешен яндыралар. Бу библиотека турында башка мәгълумәтләр юк.
Шул ук вакытта шәхси китапханәләр дә эшли. Аларның хуҗалары — күренекле дин әһелләре, руханилар, аристократлар. Араларында укытучылар да була. Вивариумда (хәзер Калабрия) иң бай китапханә хуҗаларының берсе — Бөек Теодорих дәверендәге дәүләт эшлеклесе Кассиодор икәне билгеле. Ул монахлар өчен кулъязмаларны ничек укырга, ничек сакларга, күчереп язарга өйрәтүче кулланма да язып калдыра. Ләкин китапханә безнең көннәргә кадәр килеп җитә алмаган.
* * *
Урта гасырларда иң алга киткәне монастырь китапханәләре була. Моның иң ачык мисалы — Монтекассино китапханәсе. Китаплар, манускриптлар бик кыйммәтле булганлыктан аларны шүрлекләргә чылбыр белән бәйләп куя торган булалар. Әмма аларны кулга бирү гадәте дә саклана: моның өчен китап укучы билгеле бер күләмдә милек, яки шул китапка бәрабәр икенче китап калдырырга тиеш.
Ислам китапханәсе
Беренче ислам китапханәләре халыкны хезмәтләндерү өчен төзелмәгән, әмма аларда бик күп китаплар, нигездә, Коръән тәфсирләре сакланган. Кулъязмалар туплауның башлангычында да хадисләрне бергә җыю омтылышы ята. Китапханәләр әүвәл мәчетләрдә барлыкка килә, аларда Коръән хәдисләре белән бер рәттән фәлсәфи, фәнни китаплар да саклана. Габбәсидләр хакимлеге чорында мөселман дөньясында фән зур үсеш ала: фән һәм мәгариф үзәкләре барлыкка килә. Ә аларның нигезе китапханәләр — һәртөрле энциклопедияләр, тәрҗемәләр, трактатлар, мөселман галимнәренең фәнни язмалары. Кулланышка кәгазь керү белән мөселман китапханәләре тагы да зуррак үсеш алып гомумкулланышка күчә. Элек хакимнәр белән мөселман элитасына гына рөхсәт ителгән китаплардан файдалану хокукына хәзер бөтен кеше дә ия була.
Гарәпләр һәм иранлылар VIII гасырда кытайлардан кәгазь ясау технологиясен отып ала, ә 794 елда Багдадта беренче кәгазь фабрикасы барлыкка килә. IX гасыр башында мөселман шәһәрләрендә дәр-әл-гыйлем дип аталган белем заллары эшли. Хәлиф әл-Мөтавәккил Алаллаһ зиннәтле җиһазландырылган уку залы Зәвият-Курра төзергә боера. Ширазда Әдһуд әл-Дәүлә тарафыннан төзелгән тагын бер китапханә була. Әл Мөкаддәси бу китапханә турында урман күлләре булган хозур урында… 360 бүлмәле… дип яза. Мондый китапханәләрдә бик күп тәрҗемәселәр, кулдан язу осталары эшли. Алар бөтен дөньяның әдәби, фәнни, тарихи хазинасын гарәп теленә күчерә. Шул исәптән, фарсы, грек, латин, санскриттан да.
XI гасырда Африканың гарәпләргә буйсынган өлешенә дә китапханәләр системасы үтеп керә башлый. Тимбукту китапханәсе аеруча зур уңыш казана. Шул чорның иң билгеле авторы Әхмәт Баба әл-Массуфи була. Ул кырыктан артык манускрипт яза. Тондиби янындагы сугыш нәтиҗәсендә китапханәнең зур өлеше юкка чыга, ә Әхмәт Баба, аның кебек гыйлем ияләре әсирлеккә эләгә. Шуңа да карамастан, әлеге китапханәнең 700 мең манускрипты безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
XIII гасырда монгол яулары гарәп дәүләтләрен пыран-заран китерә. Китапханәләр яндырыла, китаплар юк ителә. Шулай ук ислам эчендәге үзара низаглар да китапханәләрнең югалуына сәбәпче була. Шуңа да карамастан, Шингетти шәһәрендәге һәм Мешхед (Иран) Үзәк китапханәсе «Астан Кудс Разави» миллионнан артык томны саклап кала ала. Аларда антик әдәбият өлгеләре дә сакланган булып чыга. Бу Көнбатыш Европага антик әсәрләрне кабат ачарга ярдәм итә.
Яңарыш Чоры китапханәләре
Яңарыш чорында Европада китапханәләр эшчәнлегендә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Буржуазия формалаша, милләтләр оеша… Яңа уку йортлары ачыла, университетлар барлыкка килә… Бу чорда инде дини китапханәләр икенче планда кала, монастырь библиотекаларының күбесе шәһәрләр карамагына күчә, милли телдәге китаплар өстенлек ала башлый. Каталог төзү тәртибе, фонд туплау принциплары, хезмәтләндерү алымнары үзгәрә.
Шәһәр китапханәләре хәзер епископлар, монахлар, галимнәр, яки студентлар өчен генә түгел, ә диңгезчеләр, инженерлар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр өчен дә ачык була.
Яңарыш Чорына барсыннан да алдарак Италия килеп керә. ХIII гасыр ахырында Италия шәһәрләре Флоренция, Болонья, Падуя һ.б. гуманистик мәдәният үзәгенә әверелә. Гуманистлар тарафыннан китаплар, китапханәләр югары бәяләнә.
Мәгърифәтчелек дәвере
XVIII гасыр иҗтимагый-сәяси тарихка мәгърифәтчелек чоры буларак кереп калган. Мәгърифәтчелекнең төп идеологиясе төрле катлам кешеләренең табигый тигезлеге. Европада бу яңа тернәкләнеп килүче буржуазиянең феодолизмга каршы көрәше белән билгеләнә. Мәгърифәтчеләр карашынча, яңа җәмгыять төзүнең төп шарты белем, тәрбия белән бәйле.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Бу дәвердә китапханәгә караш та зур үзгәреш кичерә. Ул мәгърифәт үзәгенә әйләнә. Барлык кешеләргә дә ишеге ачыла. Монда инде дини китаплардан бигрәк, гыйлем таратучы китаплар, энциклопедияләр өстенлек итә. Китапханә үзе дә кешелекнең гыйлми хазинасын туплаган бер энциклопедия кебегрәк күзаллана. Бу китаплар фондын тулыландыруда да, каталоглар төзүдә дә, хезмәтләндерү тәртибен оештыруда да чагылыш таба.
Милли китапханә тарихы
Милли китапханә тамырлары төрле дәүләтләрнең монархлары оештырган король коллекцияләренә, император библиотекаларына барып тоташа. Король коллекциясе планын беренчеләрдән булып 1556 елны Джон Ли тәкъдим итә. Ул борынгы китапларны, манускриптларны һ. б. язмаларны зур бер китапханәдә сакларга тели. Әмма хуплаучы табылмый. 1694 елда сэр Ричард Бентли “Король китапханәсе төзү турында тәкъдим” бастырып чыгара да әлеге мәсьәләне кабат көн үзәгенә куя. Роберт Коттон, бай антиквар, кулъязмалардан, борыңгы китаплардан искиткеч зур коллекция туплап китапханә оештыра. Аның үлеменнән соң Коттонның оныгы бу китапханәне халык карамагына тапшыра. Шул рәвешле дөньяда беренче милли каитапханәгә нигез салына.
1753 елда Британ музее каршында беренче милли китапханә оеша. Бу музей чиркәүгә дә, монархка да карамый, мөмкин булган бөтен төр китапларны җыя, һәр кеше өчен ачык була. Әлеге китапханәгә нигез салучы — врач, галим-натуралист Ганс Слоан. Аның коллекциясендә 40 мең басма китап, 7 мең кулъязма, бик күп гравюралар, рәсемнәр була. Китапханәнең беренче уку заллары 1759 елның 15 январендә эшли башлый.
Татар милли китапханәсе
1830 елда Казан шәһәрендә иҗтимагый китапханә ачылачагы турында карар кабул ителә, ләкин милли китапханә ачылмый кала. 1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Иванович Второв, хезмәткә Питербургка күчеп китәр алдыннан, әтисе – туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китаплар һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.
1865 елның 10 (24) январендә милли китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, милли китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора
1905 елда китапханәдәге китаплардан файдалану тәртибе турында шәһәр думасы карар кабул итә. Николай I-нең махсус күрсәтмәсе нигезендә, каталог тикшерелеп торыла. Эчке эшләр министрлыгының «тыелган китаплар» исемлеге төзелә.
1917 елдан «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый.
Казанның җәмәгать китапханәсе баштагы чорда хәзерге Казан мэриясе бинасында урнаша, 1919 елдан үз бинасында (Кремль урамы, 33). Карл Маркс урамында филиалы бар.
1923 елдан исеме — «Үзәк шәһәр китапханәсе».
1920 елдан В.И. Ленин исемендәге милли китапханә дип йөртелә..
Татар-мөселман зыялылары милли мөселман китапханәсе ачу кирәклеге турында кайгырта. 1906 елның 2 гыйнварында тел галиме Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән мөселманнар өчен филиал — «Көтепханәи Исламия» — ачыла. Ул әүвәл Казандагы Печән базарындагы Кәримовлар йортында, аннары «Болгар» кунакханәсенең өченче катында урнаша. Китапханәдә 915 исемдә 1 277 данә китап исәптә тора. Бирегә, мөселман кануннары буенча, бары тик ир-атлар гына йөрергә хокуклы дип табыла. Даими йөрүчеләр — Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, Б. Урманче.
1913 елның 25 ноябреннән мөселман хатын-кызлары ял көннәрендә китапханәнең филиалына йөрергә рөхсәт алалар.
1919 елда «5 нче шәһәр китапханәсе» исемен ала.
1922 елдан «М. Вахитов исемендәге Үзәк шәрык китапханә». Биредә Мирхәйдәр Фәйзи эшли. Татар халкы арасында аң-белем тарату эшләре, төрле китап күргәзмәләре, әдәби-музыкаль кичәләр еш оештырыла.
1929 елда Үзәк шәһәр китапханәсе белән берләштерелә.
Казанда Беренче китапханәчеләр корылтае (1919, июль), Идел буе китапханәчеләренең 3 нче корылтае (1925) үткәрелә.
1965 елдан «Республика фәнни китапханәсе» дип атала.
1991 елда «Милли китапханә» исемен ала.
Бүген Татарстан милли китапханәсе ике дистәдән артык бүлек тәкъдим итә: «Укучыларга хезмәт күрсәтү», «Китап туплау», «Мәгълүмат-библиография», «Чит телләрдәге әдәбият», «Фәнни-методик», «Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар», «Автоматлаштыру-компьютерлаштыру», «Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге», «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге» (1992 елда ачыла) һ.б.
Татарстан республикасы милли китапханәсе
(Национальная библиотека Республики Татарстан)
Адресы: 420111, Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 33
Милли китапханә сайты:
Телефон: (843) 238-45-60 , (843) 292-80-54, (843) 292-68-26
Экскурсиягә язылу өчен: (843) 238-79-00
Эш тәртибе : Дүш-Пәнҗ 9:00-20:00
Шимб-Якш 9:00-18:00
Җомга — ял көне.
Айның соңгы чәршәмбесе — санитар көне.
Китапханә турында канатлы сүзләр
***
Яхшы китапханә галәмнең китапта чагылышы (Николай Рубакин)
***
Нәрсә укыганыңны әйт, кемлегеңне әйтермен. Китапханәсенә күз салу белән үк кешенең акылы, холкы турында төшенчә алырга була. (Луи Блан)
***
Китапханә — кешенең рухи хазинәләре саклана торган урын. (Готфрид Вильгельм Лейбниц)
***
Китапханәм кайда — илем шунда. (Герхард Герхардс)
***
Яхшы китаплар уку үз җаныбызда яшерелгән фикерләрне табарга ярдәм итә. (Ш. Пьермон)
***
Укы, һәм син очачаксың. (Пауло Коэльо)
* * *
Китапларны төрмәдәге кебек бикләп тотарга ярамый, алар китапханәдән хәтергә күчәргә тиеш. (Петрарка)
***
Галереяга алынган һәр картина, китапханәгә эләккән һәм яхшы китап, ничек кенә кечкенә булмасын, бөек вазыйфа башкара — илдәге байлыкның артуын тәэмин итә. (А.П.Чехов)
***
Китап ярдәмендә һәр кеше акыл патшалыгына керү мөмкинлегенә ия. (Смайлс)
***
Башта яхшы китапханәче табарга кирәк, аннан соң гына китапханә ачарга. (Ш. Ранганатан)
***
Китап -ялгызакларның дусты, ә китапханә — йортсызларның сыену урыны. (Стефан Витвицкий)
***
Югалмый торган бер генә хазина бар — зур китапханә. (Пьер Буаст)
Кызыклы фактлар
1. Иң борынгы китапханә
Иң борынгы китапханә — Египтта, Синай ярымутравында, урнашкан Изге Екатерина Монастырендәге китапханә. Ул VI гасыр урталарында төзелгән. Дини язмалар күплеге буенча Ватиканнан кала икенче урында тора. Бүген дә эшли, әмма иң җәмәгатьчелек өчен ябык: андагы язмалардан бары тик монахлар һәм чакырулы студентлар гына файдалана ала.
Франциянең милли китапханәсе — бүген дә гамәлдәге иң борынгы ачык китапханә булып исәпләнә. Эшчәнлеген 1368 елдан, Луврда, башлаган. Соңгы җиде гасырда бу китапханә берничә урынга күченгән.
2. Иң зур китапханә
Дөньядагы иң зур китапханә — Конгресс Китапханәсе. Анда 158 млн китап исәпләнә. Китап кишәләренең гомум озынлыгы 828 миль (1 миль = 1,6 км). Бу китапханәдә 36 млн басма китап, 3,5 млн кулдан ясалган китап, 13, 7 млн фотография, 5,5 млн нота язмасы, 69 млн кулъязма барлыгы билгеле.
3. Иң кечкенә китапханә
Иң кечкенә китапханә — Нью Йорк урамнарында барлыкка килә. Ачык сары төстәге мондый китапханәдә кырыклап китап һәм нибары бер генә кешелек урын бар. Мегаполисның шау-шуыннан ялыккан кеше шунда кереп утыра да тынычлыкта үзенә ошаган китапны укып, рәхәтләнеп ял итеп чыга.
4. Иң биек китапханә
Гиннесның рекордлар китабы билгеләвенчә, дөньядагы иң биек китапханә Шанхайдагы (Кытай) JW Marriott Hotelнең алтмышынчы катында, урамнан 230, 9 метр биектәрәк, урнашкан. 103 китап киштәсендә кытай һәм инглиз телендәге китаплар саклана. Мәйданы артык зур түгел — 57 кв.метр
5. Беренче китапханәче
Беренче китапханәче дип Эфестан Зенодотны саныйлар. Ул грек әдәбияты тәнкыйтьчесе, грамматика белгече, шулай ук Гомерны шәрехләүче буларак та билгеле. филлип Косскийның шәкерте Зенодот Александрия китапханәсенең беренче китапханәчесе булып урнаша.
6. Китапханәләрдәге классификация системасы Хань Империясе чорында уйлап табыла.
7. Беренче күчмә китапханә
Беренче күчмә китапханә 1857 елда Британиядә барлыкка килгән, диләр. Ул Камбириянең сигез авылы арасында йөреп торган. Сәүдәгәр һәм филантроп Джордж Мур аны авыл халкын яхшы әдәбият белән таныштыру максатында оештырган. Мондый китапханәләр исәбенә безнең мәгърифәтчеләр эшчәнлеген дә кертергә мөмкиндер. Алар аз гына соңрак кузгалсалар да киңрәк колач белән эшләгәннәр. Мифтахетдин Акмулла, мәсәлән, казах, татар, башкорт халыклары арасында китап йөрткән. Тик безнең тарих моны күчмә китапханә буларак теркәмәгән, шулай да «Акмулла арбасы» дигән сүз бүгенгәчә килеп җиткән.
8. Дөньяда иң еш урлана торган китаплар Библия һәм Гиннесның рекордлар китабы
9. Беренче йөзмә китапханә
Беренче йөзмә китапханә 1959 елда барлыкка килә. Бу «проектны» башта төрле корабларда оештыралар, ә соңрак махсус кораб төзиләр. Аның озынлыгы 24 метр. 1963 елда кулланышка кергән бу кораб бүген җәйге туристик круизлар өчен файдаланыла икән. Безнең чорда да йөзгеч китапханәләр гаире табигый хәл түгел. Яңарак кына Лос-Анджелесның Аваз-Парк күлендә шундый китапханә ачылуын хәбәр иттеләр. Монда һәртөрле иҗат әһелләренең хезмәтләре тупланган. Теләгән һәркем китапларны бушлай укый ала.