Язучылар ачкан дөнья

Бүгенге тормышта гадәтигә әйләнеп киткән күп нәрсәләр элек әле билгеле булмаган. Һәм аларның күбесе бары тик язучыларның хыялы нәтиҗәсендә генә барлыкка килгән. Башта, әлбәттә, әдәби әсәрләрдә — китап битләрендә. Һәм язучы хыялы уйлап тапкан кызыклы идеялар галимнәрне, фән эшлеклеләрен шушы юнәлештә фикер йөртүгә, эзләнүләргә этәргән. Сезнең игътибарга әнә шундый берничә фактны тәкъдим итәбез. Әлеге исемлекне тулыландырырга теләсәгез — безгә язып җибәрегез.

1. Наушник

65 ел элек иң танылган антиутопия — «Фаренгейт 451» романы дөнья күрә. Бу китапны укыган булсагыз, ерактан ишетелгән тавышны туп-туры баш миенә ирештерү өчен колак эченә тыгып куела торган кечкенә кабырчык турында хәтерлисездер. Узган гасырның илленче елларында бу фантастика булып тоелса, хәзер инде «наушник» дип аталган нәрсәне белмәгән кеше юк.

2. Атом бомбасы

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

«Атом бомбасы» дигән төшенчә беренче тапкыр Герберт Уэллесның «Азат ителгән дөнья» романында телгә алына. Ә утыз ел узганнан соң, атом бомбасының нәрсә икәнен бөтен дөнья белә.

3. Полициянең эш ысулы

Артур Конан Дойль хикәяләренең төп персонажы Шерлок Холмсны хәтерлисезме? Шушы хикәяләр популярлашып киткәннән соң гына Скотланд-Ярд полициясе җинаять урынын җентекләп тикшерергә өйрәнә: мондагы һәртөрле эзләргә, төшеп калган, яки югалган әйберләргә игътибар итә башлыйлар, хәтта тәмәке төпчекләрен дә тикшерергә гадәтләнәләр.

4. Су асты көймәсе

Борын-борын заманда җилкәнле көймәләрдә, яки пароходларда гына диңгезләр буйлап сәяхәт иткәннәр. Ә француз язучысы Жюль Верн үзенең эш бүлмәсендә диңгезләр буйлап йөрүнең яңа ысулы турында хыял иткән. Тулысынча металлдан ясалган «Наутилус» су асты көймәсе иң беренче тапкыр классикның «Су астында 20000 ел» дигән романында пәйда була.

5. Акча юу ысулы

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Юк нәрсәдә ничек акча эшләп була? Бүген бу хакта бөтен сәясәтче, бөтен чиновник белә. Ә бу идеяны беренчеләрдән булып урыс классигы николай Гоголь тәкъдим иткән. «Үле җаннар» әсәрендә ул бары тик документларда гына булган нәрсә белән алыш-биреш итү ысулын бөтен нечкәлегендә сурәтләп бирә.