Иң кызыклы китаплар
Урта гасырлар азагында китап кешенең укымышлылыгын гына түгел, ә социаль статусын да билгеләгән. Аның һәр данәсен кулдан эшләгәннәр, сәнгать әсәренә тиң күргәннәр. Әгәр бу китап беркадәр үзенчәлекле дә булса, аның инде бәясе әйтеп бетергесез дип исәпләнгән. Менә шундый борынгы китапларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез. Болар эчтәлеге белән түгел, ә кыяфәте белән шак каттыра.
Йөрәк рәвешендәге җыр дәфтәре. Урта гасырлар ахырында йөрәк рәвешендәге китаплар бик үтемле булган. Мондый җыентыкларда, гадәттә, мәхәббәт турындагы әсәрләр, җырлар, шигырьләр дөнья күргән.
Ротундус Кодексы. Бу кечкенә шедевр 1480 елда, латин һәм француз телендә дөнья күргән. Бу түгәрәк китапның диаметры нибары 9 см, төпләнмә озынлыгы — 3 см. 266 битнең һәрберсендә билгесез автор 30 баш хәрефне үзенчәлекле рәвештә ясаган. Бу шедевр Хильдесхайм дип аталган немец шәһәре китапханәсендә саклана.
Билбау китабы. Бу китапны билбауда йөрткәннәр. Тире кисәге китапның дәвамы булып исәпләнгән. Баштүбән асылынып торганга күрә бу китапны билбаудан ычкындырмыйча гына да укырга мөмкин булган. 15-16 гасырларда мондый китаплар Германиядә бик популяр булган.
Дозадо «dos-a-dos». Бу исем аңа гадәти булмаган төпләнмә өчен береккән. Мондый ике яклы китапларны 16-17 гасырларда дини язмалар өчен кулланганнар.
Бу китапны алты төрле ысул белән укырга мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, монда алты китап бергә тупланган. Бу искиткеч нәрсәне 16 гасырда Германиядә эшләгәннәр. Динни язмалардан тора. Мартин Лютерның «Кечкенә катехизис»ы да шунда кергән. Хәзер бу шедевр Швециядә саклана.
Аяклы китап. 17 гасырда китапларның авырлыгы хәзергеләр ише генә булмаган һәм аны кулга алып уку өчен ярысы ук көч таләп ителгән. Ә балалар аны ничек укырга тиеш? Монда инде нәкъ менә «аяклы китап» ярдәмгә килгән.