Ничек сатып алырга?

Мондый сорауны элек еш бирә торганнар иде инде. Ул чакларда интернетта акча түләү системасы аңлаешсызрак, аның белән файдаланучылар да сирәк, шуңа сораулар бик күп була торган иде. Соңрак ул бераз җайлаша төште, банк картасы белән түләү мөмкинлеге ачылды, яңа сервислар барлыкка килде. Хәзер бөтенләй җайланды, ничек сатып алырга дигән сорау бирерлек тә түгел кебек. Ләкин башлап кына интернеттан китап сатып алырга булган һәр кеше өчен бу гамәл катлаулы сыман тоела һәм һәркем диярлек сорарга мәҗбүр була: китапларны ничек сатып алырга?

Хәзер моның бер катлаулыгы да юк. Барсы да гади генә. Ашыкмыйча, дулкынланмыйча гына китап сайларга кирәк. Берне алырга да, кәрзингә бишне, я унны салырга да була. Ләкин акча түләү системаларының таләбе бар: кәрзиндәге товар алтыдан артырга тиеш түгел. Сез берьюлы 1-5 китап сайлый аласыз. Бу әлегә бердәнбер чикләү. Ә хәзер барсын да җентекләп карап чыгарбыз…

Ничек китап сатып алырга?

Беренче эш итеп кибеткә керәбез. Анда китап сурәтенә басып шул әсәр битенә күчәбез, аннотациясен укып карыйбыз, шул рәвешле сайланып йөрибез. Китап кибете менә шулайрак күренәчәк.

 

китап кибете

 

Хәзер без сайланабыз. «Кичерү юк» әсәре, әйтик, игътибарны җәлеп итте, китап турында күбрәк мәгълумәт алырга теләп, шуның тышлыгына басабыз. Һәм без шушы китап битенә күчәбез.

 

китап бите

«Кичерү юк» китабы турындагы бит

 

Бу — рәсемгә сыйган өлеше генә. Астарак китап турында аннотация, укучылар фикере, коментарийлар. Кайберләренең демо вариантлары, видео язмалары, постерлары да була. Укый-карый аска ук төшеп китсәң дә китапны сатып алу өчен шушы өлешкә күтәрелергә кирәк.

Монда китапның бәясе, нинди форматларда икәне, чит телдә булса нинди телдә булуы,  ташлама мөмкинлеге, жанрлары күрсәтелгән. Сатып алырга дигән төймә дә шунда. Аның алдындагы шакмак эчендәге сан 1 булырга тиеш. Ике тапкыр баскан булсагыз да аны 1-гә төзәтегез. Сатып алу өчен шул төймәгә басарга кирәк. Төймәгә бастык.

 

китап сатып алырга

Кәрзин бите. Монда безнең әле бер генә китап. 1-5 позиция булырга мөмкин.

 

Монда сатып аласы товарларга төзәтмәләр кертәбез. Количество дигән шакмаклар эчендә һәрвакыт 1 саны булсын. Купоныгыз булса, «Код купона» дигән шакмак эченә шул купонны кертәсез. Барсын да төзәтеп бетергәч, «Обновить корзину» дигән төймәгә басып, төзәтмәләрне гамәлгә кертәбез. Һәм «Оформить заказ» дигән төймәгә басабыз.

 

 

Бу биттә иң мөһиме: Исем-атыгызны, электрон почтагызны һәм кызыл йолдызчык куелган барлык графаларны да (әлегә алар өчәү генә, әмма сәүдә шартлары үзгәрү белән күбрәк тә булырга мөмкин) дөрес итеп тутырыгыз. Исем-Фамилиягез түләү дөрес килсен өчен кирәк. Китап файлы һәм сату алу мәгълумәтләре сезнең емайлга, электрон адреска килә. Шуңа күрә боланың барсы да төгәл булырга тиеш. Менә шуларны төгәлләп бетергәч, «Оформить заказ» дигән төймәгә басасыз.

 

интернет-акча системалары

 

Монда акча түләү ысулларын сайлыйсыз. Банк картасы белән эшләргә теләсәгез «Банковская карта» дигәненә басасыз. Һәм сезгә мәгълумәтләр кертер өчен юллар чыга. Карта номерын урларлар дип куркып торасы түгел, бу бизнес акулалары миллиардлар белән эш йөртә торган ЮMoney системасында эшли.

 

банк картасы аша түләү

 

Банк картасы мәгълумәтләрен керткәч, заплатить дигән төймәгә басарга кирәк. Һәм аның күрсәтмәләре буенча хәрәкәт итеп, акча күчергәч, «Платеж прошел успешно» дигән биткә килеп чыгасыз. Китапны йөкләп алу өчен мәгълумәт тә шунда була. Һәм заказ биргәндә күрсәткән электрон почтагызга хат килеп төшә, анда түләүнең уңышлы узуы турында хәбәр һәм китапны күчереп алу өчен сылтанма була.

 

сберпай

 

Сбер Пай аша түләргә уйласагыз, менә шундый кюар-код пәйда була. Телефоныгыздагы Сбербанк приложениесы аша скан ясап, секунд эчендә бер мәшәкатьсез акча түли аласыз. Т-Пай системасы аша сатып алырга теләсәгез дә шулай җайлы була. Монда инде Тиньков банк приложениесы яхшырак.

Электрон китапны кайдан алырга?

Моның берничә ысулы бар. Ләкин иң җайлысы — акча уңышлы күчү турында хәбәр килү белән заказ биргәндә күрсәтелгән электрон почтагызны карау. Әгәр күрмисез икән, «спам» папкасын актарыгыз. Шунда булырга мөмкин.

Ул хат акча күчү белән берничә секунд эчендә автоматик рәвештә килә, беркайчан да килми калмый. Тапмыйсыз икән, я е- почта адресын дөрес язмагансыз, я ташландык электрон почта күрсәткәнсез, я игътибарыгыз җитми. Эзләргә кирәк. Гадәттә, мондый хәл булмый, акча түләү белән хат килә һәм электрон китапны күчереп алып уку мөмкинлеге ачыла.

Кибеттә сатып алган вакытта теркәлеп, аккаунтыгызны ачсагыз бу кабат сатып алу өчен дә, заказларыгызны күзәтеп бару өчен дә җайлы була. Ул очракта сайтның аскы сул ягындагы почмагында «Сезнең заказлар» сылтанмасына басып, сез үз заказларыгызны барлый аласыз. Сатып алган китапларыгызны да шунда ук күчереп алаласыз. Шушы бүлек аша барлык сәүдә эшләрен алып барырга мөмкин. Монда сезнең кәрзингә салынган, акча түләнмәгә, акча түләнгән һәм йөкләп алып укырга әзер китапларыгыз. Барсы да шушында — «Сезнең заказлар«

Ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан очракта заказ номерын күрсәтеп сайт администрациясенә хәбәр итегез. Әгәр чынлап та акча күчкән һәм ниндидер сәбәп белән сез китабыгызны кулга төшермәгәнсез икән, ул китап сезгә барыбер барып ирешәчәк.