Миллион — үсмерләр өчен повесть

2024 елның 8 августында Марат Кәбировның «Миллион» дип аталган повесте сатуга чыгачак. Әсәр электрон китап рәвешендә epub, PDF-A6 форматларында тәкъдим ителә.

Нәкъ менә шушы көнне чыгуының төп сәбәбе гади генә: бу — Бөтендөнья песиләр көне (World Cat Day). Бу көнне назлы һәм үзаллы җан ияләренә төрлечә хөрмәт күрсәтәләр, тәм-томнар белән сыйлыйлар, «өйләр» ясап бирәләр, уенчыклар алалар. Кайбер илләрдә песиләр өчен махсус парклар, кибетләр, кафе, кунакханәләр, хәтта шифаханәләр (санаторийлар) да ачалар икән. «Миллион» китабы да песи баласы белән бәйле әсәр.

«Миллион» күңелгә үтеп керерлек һәм эчкерсез повесть. Илһам исемле унөч яшьлек үсмер кышкы салкын урамда туңып үлем чигенә җиткән мәчене табып өенә алып кайта. Әти-әнисе башта каршы килә, әмма малайлары нык торгач, үзләре дә аңа булышырга тотыналар. Песи баласының хәле бик авыр, аны өйдә генә аякка бастырып булмасын аңлап, район үзәгендәге ветеринар поликлиникага баралар. Бик күп дарулар алырга, түләүле хастаханәдә дәваларга туры килә. Чыгымнарның зурлыгын исәпкә алып, аңа «Миллион» дигән кушамат тагалар. Ә «Миллион» акырынлап кына савыга, ныгый һәм тора-бар гаиләнең тулы хокуклы бер әгъзасына, сөйкемле сөяккә әверелә.

Песи белән бергә Илһам үзе дә аягына ныграк басарга өйрәнә. Ул хәзер үзенең шушы җан иясе өчен җаваплылыгын тоя, үзаллы хәрәкәт итәргә өйрәнә, тирә-юньдәгеләргә кылган игелекнең никадәр тылсымга ия икәнен төшенә. Әти-әнисенең дә хәлен ныграк аңлый башлый, аралары тагы да якыная төшә. «Миллион» турында кайгырту шулай ук аңа иптәш малайлары белән мөнәсәбәтләрен җайларга һәм яраткан кызы Нафиса белән якынрак аралашырга, аңлашырга ярдәм итә. Әмма вакыйгаларның иң кискене, иң хәтәре алда әле. Менә шунда инде әсәр каһарманнарының чын йөзе ачыла.

«Миллион» — хайваннарны ярату, үзара мөнәсәбәтләр, рухи үсеш һәм гаилә кыйммәтләренең көче турында тирән мәгънәле әсәр. Автор нәни генә затның да тормышыбызга бик күп үзгәрешләр кертә алуын һәм безне яхшырак булырга өйрәтүен күрсәтә. Бу повесть якты, эмоциональ һәм укучыны тормыш кыйммәтләре турында тирән уйланырга мәҗбүр итә.




Арзан бәягә ял ит!