Шигырьләр китабы чыга

Татарстанда беренче тапкыр Марат Кәбировның шигырьләр китабы басылып чыгачак. Аның инде корректурасы килде. Тышлыгының нинди булачагы әлегә билгесез.

Марат Кәбиров әдәбиятка шагыйрь буларак килеп керсә дә шигырь китапларын бик еш чыгармады. Соңгы җыентыгы «Өзәнгегә баскан чак» 2002 елда Уфада дөнья күргән. Шигырьләре сәхнәләрдән төшмәгәч, аның сүзләренә язылган җырларны бөтен данлыклы җырчылар җырлагач, бәлки, моңа ихтыяҗы да булмагандыр. Бәлки, шигырьләр урынына проза китаплары чыгаруны өстенрәк күргәндер. Шуңа күрә, аны Татарстанда шагыйрь булудан бигрәк, проза остасы буларак беләләр һәм бәялиләр.

 

Ниһаять, быел аның «Яралы моң» дип аталган шигырьләр җыентыгы әзерләнә. Ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак. Китапка шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланган, ул барлыгы 320 битне тәшкил итә. Тиражы 1000 данә дип күрсәтелгән. Әлегә шагыйрь шул китапның хаталарын төзәтү белән мәшгуль.

яралы моң - корректура

Марат Кәбиров шигырьләре

ГАРМУНЧЫ

Уйнат әле уйнат гармуныңны,
Моңсыз дөньяларга моң тулсын.
Йөрәкләрне уып, дөнья куып
Моңсыз калган чаклар онытылсын.

Уйнат әле уйнат гармуныңны,
Төймәләренең бас барын да.
Моңсызлыкка төшкән безнең гомер
Берни тормый гармун алдында.

Уйнат әле уйнат гармуныңны
Гармун моңы намус кебектер —
Ялган елмаюны онытып бер,
Еласаң да бәлки дөрестер.

Уйнат әле уйнат гармуныңны
Гомерләрдә мондый көн булмас.
Бүген без бергәбез, ә иртәгә
Кемнәребез булыр кем булмас.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

ПЕНСИОНЕР

Уңар әле бәлки иген дә,
Я балыклар үрчер иделдә,
Күп эшләдем инде бу илгә мин
Рәхәт чагым килер минем дә.

Бер карасаң йөзлек кебек тә ул
Бер карасаң, меңлек кебек тә.
Әй, йөзлек ни инде, я меңлек ни —
Бер баруда бетә кибеттә.

Бу дөньяның хәтта Путинын да,
Миңнехановын да мин сөям.
Тик яшәсен минем туган илем,
Тик яшәсен газиз пенсиям!

* * *
«Кит әле,» — дип каш җыерма, энем
Сүзләремне тыңлап бет әле…
Кайчак минем салкын верандадан
Ишетелә Тукай ютәле.

Минем дә бит Тукай кебек итеп,
Туңган тойгыларны кайнатып,
Бу дөньяны бер нурлыйсым килә,
Бер җырлыйсым килә кайвакыт.

Яшибез дә юкны бар итеп без
Елашабыз утны зар итеп…
Тел очында — әллә нинди хисләр,
Әйтеп кенә булмый бары тик.

Кыюлык та, йөрәк тә бар бездә
Теләк тә бар нидер әйтерлек.
Әйтелеп тә күңелләрдә урын
Табалмаган сүзләр — ятимлек.

Сине, энем, бик зур шагыйрь диләр…
Тик син дә бит — ятим сүз белән…
Мәхәббәтләр бүген йөрәк эзли,
Хисләр бүген күңел эзлиләр.

Дөньялары шундый булгач, энем,
Җаным да юк минем, җырым да.
Җырлыйм диеп яшәү — ерунда ул,
Җырлап булмый бурлар чорында.

Мин дә кебек, мин түгел дә кебек
Тукай ятимлеге күңелдә.
Асрамага җанны бирми генә
Яшәп була микән бу илдә?

* * *
Юк, сеңдерергә тырышма
Син миңа кемлегемне.
Үзем дә аңлап җитәлмим
Әле мин үз-үземне.

Нинди хәлаттә булсам да
Мин дөньяга җыр аттым…
Кемнәрнедер юаттым да,
Кемнәрнедер уяттым.

Шундый гомерем булганда —
Берүзем бер буразна.
И, ул буразна сезгә дә
Җитәр әле беразга.

Яшәдем инде дөньяда
Юк-бар утлар чарлап та.
Мин аз гына Маратчарак,
Бераз Тукайчарак та…

Тыймадым җан күбәләген,
Ут юлына очса да…
Мин аз гына Пушкинчарак,
Бераз Лермонтовча да.

Үзең дип кенә яшәсәң,
Имин дә ул дөньялар…
И, минем бит халкым да бар,
Аз гына илем дә бар.

Шуңа да төрле уйлардан
Уелган чакларым бар.
Җирнең артык җаны булып
Тоелган чакларым бар.

Кай тарафларга барсам да
Миндә тик бер киләчәк:
Әнкәй мине тудырганга
Үкенмичә үләчәк.

И, дөньялар матур ла ул…
И, аллга шөкер дә…
Син, барыбер, хәлләремне
Исләремә төшермә…

БӘХЕТ

Бәхетленең карашыннан
Якты нурлар бөркелә.
Һәркемгә дә килә бәхет
Бер килмәсә, бер килә.

Кемнәргәдер бик тиз килә,
Кемнәрнедер көттерә.
Бәхет артык ашыкмый шул,
Без ашыга дип кенә.

Килми дә кала кайвакыт
Иң-иң кирәк чагында.
Аның да үз вакыты шул,
Үз язмышы аның да.

Бәхет юк ул дөньяда дип,
Ашыкма үпкәләргә.
Син көткәндә килми калса,
Килер ул көтмәгәндә.

Үз бәхетең табар сине
Меңнәрнең арасыннан.
Һәм бер нур булып сибелер
Күзләрең карашыннан.

МӘХӘББӘТ УЛ…

Уч төбеңә салып китерсәң дә
Бар дөньяның аен-йолдызын
Эреп төшмәм синең алларыңда,
Мәхәббәттә минем үз юлым.

Син мәхәббәт көтмә йолдызлардан,
Ромашкалар өзеп юрама.
Мәхәббәт ул берәү генә була,
Кабатлана икән — югала.

Гашыйклардан башка беркем җирдә
Төшенәлмәс сөю серенә.
Мәхәббәт ул галәмнәрдән килә
Мәхәббәт ул — бердәнбер генә.

Мәхәббәт ул тик бүгенге халәт
Бәхеткә ул бүген илтәчәк…
Үткәннәре — үткән инде аның
Көткәннәре әле көтәчәк.

Син мәхәббәт көтмә йолдызлардан,
Төшләреңә карап юрама.
Мәхәббәт ул берәү генә була,
Кабатлана икән — югала.