Хэллоуин белән!

Хэллоуин татарның борынгыдан килгән изге бәйрәме түгел. Бу көн белән бөтен кешене дә котларга ярамыйдыр инде. Шулай да коточкыч (хоррор, мистика) жанрында да иҗат итүче буларак, бу көнне игътибарсыз калдырып булмый. Чөнки дөнья әдәбиятында ул иң популяр жанрларның берсе булып тора. Әлеге жанрларны яратучылар татарлар арасында да җитәрлек. Һәрхәлдә, минем «Китап«, «Убырлар уянган чак«, «Бердәнбер һәм кабатланмас«, «Күзләр» һ.б. әсәрләрнең күпләп таралуы шул хакта сөйли. Сез бу әсәрләрне менә бу биттә таба аласыз — https://maratkabirov.com/books/thrillers

Хэллоуинның нәрсә икәнлеген Википедия болай аңлата:

Хэллоуин (ингл. Halloween, All Hallows’ Eve) — Көнбатыш Аурупа илләрендә 31 октябре киченнән 1 ноябрьгә кадәр билгеләнгән бәйрәм. Гадәттә инглиз телле илләрдә үткәрелә, ләкин рәсми бәйрәм дип саналмый. Англосаксон телендә Halloween «Hālgena Ǣfen» [Һалгена Әфен] дип әйтелә, бу «Изге кич»не аңлата. XX гасыр ахырыннан башлап американлаштыру һәм глобальләшү йогынтысы астында бөтен илләргә тарала башлый.

Бәйрәм бай атрибутикасы белән таныла. Иң танылганы — «Джэк яктырткычы», ягъни өче бушатылып, анда шәм куелган кабак. Аның белән йортларны, бакчаларны бизиләр, төн башлангач шәмнәрне яндыралар. Маскарад кебек чаралар да еш уза.

Хэллоуин 31 октябрьдә бәйрәм ителә. Галимнәр фикеренчә, ул борынгы Кельт бәйрәме Самайннан килеп чыга. Үлгән кешеләрнең бу көнне җаннары җиргә кайта. Гадәттә Хэллоуинга каршы төндә кешеләр сихерчеләрнең, вампирларның, пиратларның, фейяларның һәм өрәкләрнең куркыныч яки көлкеле костюмнарын киеп йөриләр. Хэллоуинда балаларда иң популяр күңел ачу — татлы ризыклар сорап алу (trick-or-treating). Алар, округтагы өйләргә кереп, һәр ишеккә шакый-шакый: «Акча яки тормыш!» Гадәттә, кешеләр аларга тәм-томнар, җиләк-җимеш һәм конфетлар бирә, югыйсә, балалар алар белән усал мәзәк уйнарга мөмкин. Барлык изгеләр төненә тагын бер традицион эш — яктырткычлар ясау: кешеләр кабакның эченә шәм куялар. Хэллоуинның традицион символлары — очучан тычканнар, кара мәчеләр (Англиядә аклар), үрмәкүчләр, өрәкләр һәм яктырткычлар сурәтләре.

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D1%8D%D0%BB%D0%BB%D0%BE%D1%83%D0%B8%D0%BD



* * *
Бездә бу бәйрәмне бераз үзенчәләтеп, «Урман иясе көне» дип әйтүчеләр дә бар. Махсус өйрәнергә туры килмәде, әмма урман иясе белән бәйле икән, ул борын заманнарда татарда да булырга мөмкин. Теге яки бу сәбәпле онытылган йолалар, бәйрәмнәр күп бит инде безнең. Убырлы карчык, Шүрәле, Дию пәрие кебек образларыбыз да җитәрлек. Урман иясе, йорт иясе, абзар иясе — болар да халкыбызда элек мистик көчләргә ышану булганлыгы турында сөйли кебек.

Ничек кенә булмасын, мин үземнең коточкыч темасына язылган әсәрләремне яратып укучыларны Хэллоуин белән котлыйм. Нервы җепселләрен бераз земберләтеп алырга теләсәгез, шушы сайтның «Караңгы почмак» сәхифәсенә кереп чыга аласыз. Анда сезне коточкыч жанрына караган кечкенә хикәяләр көтә. Адресы — https://maratkabirov.com/horror

Куркырга ашыгыгыз!


Арзан бәягә ял ит!