Бердәнбер һәм кабатланмас
Бердәнбер һәм кабатланмас — яңа әдәбият укырга яратучылар өчен. Әлбәттә, монда мавыктыргыч вакыйгалар да, коточкыч күренешләр дә, мәхәббәт тә, җенси мөнәсәбәтләр дә, елатырлык яктылык та, җан өзәрлек әрнү дә бар. Әмма ул моңа кадәр укып күнегелгән татар әдәбияты кебек түгел. Ул сезгә ошарга да, ошамаска да мөмкин. Хәтта укып чыккач, аның ошадымы-юкмы икәнен төгәл генә билгели дә алмаска мөмкинсез.
Тик сез үкенмәячәксез, чөнки бу роман сезне күнегелгән фикер йөртү рәвешеннән аз гына читкә алып китәр, тормышка башка күз белән карарга мәҗбүр итәр.
Эльвира –
Марат абый, түбәндә язылачак сүзләрем күңелегездә аз гына ризасызлык тудырса да, моның өчен алдан ук гафу үтенәм. Бер кызып китеп, эмоцияләрем өермәсен авызлыклый алмасам, әллә ниләр язып тутырсам, дип әйтүем.
Ике атна чамасы элекме соң, сезнең китапны бүләк иттеләр. “Бердәнбер һәм кабатланмас” дип аталучы бу басма сезнең өчен тәүгеседерме, чираттагысымы, белмим. Оятыма күрә! Шуңа күрә монысын укып чыккач та, алгы-арткы битләреннән моңарчы чыккан китапларыгыз турында мәгълүмат эзләдем.Кызганыч ки, тапмадым. Киләчәктәге басмаларыгызда алар хакында да мәгълүмат бирсәгез яхшы реклама булыр иде. Чөнки шикләнмим: сезне бер тапкыр укыган кеше башка басмаларыгызны да табып укырга теләячәк.
…Китапны тәүге тапкыр кулыма алгач, исемен ошатмадым. “Бердәнбер һәм кабатланмас”… Ну нәрсә инде бу? Татар кешесе болай дип сөйләшми ич. Бу урысчадан турыдан-туры тәрҗемә булып яңгырады: “Единственный и неповторимый.” Эчтәлеге дә шул калькага кайтып калган бер нәмәрсәдер кебек тоелды. Дөрес, китапны укып чыккач, бу исемнең иң уңышлысы булуын аңлыйсың да бит… Бердәнбер һәм кабатланмас “фәрештә” турында искәртеп шундый исем куйгансыздыр, булса кирәк. Әмма минем өчен, бу татар халкының бөтен барлыгында бердәнбер һәм кабатланмас “очрак” өчен куелган исемдер кебек тоелды. Бүтән мондый хәл юктыр, бу бердәнбер очрактыр, шуңа ышанып үз күңелемне үзем җылытам. Чынлап, ни өчен шундый исем куйдыгыз соң?
Гадәттә, китапның беренче 3-4 бите үзенә алып кереп китмәсә, аны тотып кына ата идем. Ә кереп китә алсам, бер төндә “йотам”. Монысының 70 битен бик интегеп, 4-5 көнгә сузып укыдым. Анысы да хезмәттәшләрем укырга киңәш иткәнгә генә.
Бер-бер артлы өелгән кеше исемнәре, эзлексез вакыйгалар… “Операция Ы” фильмындагы мәгълүм персонаж кебек, иң астагы горшокны тартып алып, барысын берьюлы өстемә иштеммени! Шундый чагыштыру китергәнгә гафу итегез, мондый җитди әсәр өчен ул бөтенләй урынсыздыр… Урынсыз! Тик халәтем чыннан да шундый иде. Беренче бүлекне тулаем укып чыккач та, ахыр чиктә, барыбер иң башта үрелгән “горшокны” тотып басып калдым. Башымда нибары бер исем – Фатыйма гына.
Аның каравы, 70 биттән соң калганын бер төндә укып бетерергә туры килде. Әллә мин китапны йоттым, әллә ул мине – әле дә аңлый алмыйм. Иртәнге 5тә, соңгы битен япкач кына реаль дөньяга кайтып, сәгатькә карап котым алынды. Һәм… мин сезгә үпкәләдем. Бар йокымны урлаган өчен түгел, Искәндәрне үтергән өчен. Соңгы бомжлардай, җир асты юлында, кеше аягы астында үләргә тиеш түгел иде ул. Ятим үскән, туганнарны кавыштырган, бәхетсез анага ярдәм итеп торган кешенең тормышы шулай беткәч, без нинди гыйбрәт алырга тиеш соң? Аның Лолита (бусы да марҗа!) белән кавышуы да бу үлемне акламый. И вапчы, нишләп ул татар ирләренең барысы да марҗага чукынып бакканнар соң? Аңлы яшьләр дә бар ич әле. Ә-ә… Аңлылары Радик кебек эчә, чөнки мондый илдә аң белән генә яшәп булмыйдыр шул…
Китапта бик күп кабатланулы урыннар бар. Редактор Р.Заһидуллина үз эшенә җаваплы карамаган дигән фикер калды. Вакыйгалар эзлеклелеген торгызучы кабатлаулар турында әйтмим, алары кирәк. Башкалары да байтак. Әлбәттә, язучы кеше аларны күрми, үз әсәреңдәге андый моментларны эләктереп ала алмый, чөнки аның фантазиясе белән кәгазьгә төшерелгән сюжет бутала. Ә менә редактор күрә, төзәтә ала иде. Китапта бик еш кабатланган “катып калды” дигән төшенчә дә шул ук беренче 70 биттә 70 тапкыр кабатланып (арттырып әйттем!) җен ачуларын чыгарды. Бар геройлар да, нәрсә генә күрсәләр дә “катып кала”.
Диалогларны бирү формасы ошамады. Кайда русча, кайда татарча – аңлашылмый. Ситуацияне дөрес күзалларга ирек бирми. Әлбәттә, русчага күчергәндә, китапның өчтән бере шул телдә булыр иде. Нинди форма кулланырга кирәк булгандыр, әйтә алмыйм, язучы түгелмен… Буталуым хакында гына әйтәм.
Китапта үзем өчен бик күп яңа сүзләр ачтым. Хәтта карандаш белән сызып бардым әле. Чәмбәрләнгән, базна, чәүчәкләнүен, картай, япсартып, чәйнәнүе (бездә аны чәйнәлүе диләр), курчалап һ.б.
Китапта Илфак Шиһаповның телгә алынуы да елмайтты.
Марат абый бу китап сезне дә ачып сала. Сезнең амбицияләр, кичерешләр, хәтта иң көчле эроген зонагызга кадәр укучыга мәгълүм була. :))) Бу ихласлык, бәлки, яхшыдыр да, чөнки шәхсән үзем, сезне таный-таный, читтән торып үзегезгә гашыйк булдым. Мин сезгә чын-чынлап сокланам һәм, бүгеннән башлап, иң зур фанаткагыздыр, мөгаен. 1)Язу сәләтегезгә; 2) күңел тирәнлегенә; 3) фантазиягезгә; 4) тел байлыгыгызга; 5) тырышлыгыгызга; 6) ихтыяр көчегезгә һәм бу әсәр аркылы сездә күреп таныган һәр сыйфатка сокланам. Хәтта бик үк уңай булмаган сыйфатларыгызга да. Язучы булып җитешүегездә, бу китапның басылып чыгуында алар да зур роль уйнаган чөнки… Тагын күп яза алам, үзегезне күрсәм, һәрбер геройның җанын саклап калу өчен якагызга ябышып тартышыр идем, бәлки)). Ярый әле моннан гына язып калдым. :))) Китабыгыз, шуның белән бергә бүләк иткән кичерешләр, урланган бер төн йокым өчен рәхмәт сезгә, Марат абый!
Алисэ –
Язучыны исән калдырсагыз ярамый идеме? Бигрәк усал кеше икән сез, Марат абый. (
Әлфия –
Мин куркыныч китапларны өнәп бетермим, «хэппи-энд» булган хикәяләрне сайлыйм — бәлки бүтәннәренә күңел байлыгым җитеп бетмидер. Ләкин берничә ел элек Марат Кәбировның «Китап» әсәренә тап булгач, укырга булдым. Татарча ужастик, кызык ич. Ул миңа бик ошаган иде, хәтта ничек тәмамлануы да күңелгә ятты.
«Бердәнбер һәм кабатланмас» китабы шуннан соң алынып, үз чиратын озак кына көтте. Менә ул бөтенләй башка. Сәер тәэсир калдырды ул миндә. Гыйбрәтле дә үзе, куркынычрак та (бик каты курыкмадым үзе), детектив шикелле урыннары да бар (андыйлары бигрәк тә мавыктыра), тетрәндергеч һәм җирәнгеч урыннары да. Тик кабат укымас идем мин аны («Китап»таң аермалы буларак).
Әти-әни, туганлык кадере турында да ул, һәр гамәлнен җәзасы булуын да хәтерләтә. Бәлки шул гыйбрәт өчен язылгандыр да ул: әти-әниегезне, туганнарыгызны ташламагыз, онытмагыз. Ләкин мин аннан әти-әниләр өчен дә гыйбрәт чыгарыр идем. Бәлки, китаптагы әти белән әни дә балаларына артыграк басым ясагандыр. Уллары бит алардан да оялып кире кайтмаганнар. Бу алар гаепсез түгел дигән сүз түгел, әлбәттә.
Китапның барлык геройлары да кызгандыра. Әсәр үзе уйга калдыра. Ахыры аптырата бераз. Минем нәтиҗәләрем шул.