Магик реализм жанрындагы татарча китаплар - электрон вариантта
Татар әдәбиятында магик реализм жанрына караган ике генә әсәр бар. Һәм шул әсәрләрнең икесе дә сезнең алдыгызда — «Сары йортлар сере» һәм «Акбабайның туган көне» Татар әдәбияты сезнең күз алдында яңара, анда яңа жанрлар, юнәлешләр, иҗат методлары барлыкка килә. Шуның шаһиты булырга телисезме? Китаплар — алдыгызда. Алыгыз, укыгыз, фикерләрегезне калдырыгыз!
Отображение единственного товара
Бу терминны беренче тапкыр, 1931 елда, француз тәнкыйтьчесе Эдмон Жалу тәкъдим итә: «Магик реализмның роле чынбарлыкның гадәттән тыш якларын, көндәлек тормышны шигъри, сюрреалистик һәм хәтта символик кабул итә алу мөмкинлеге биргән фантастик элементларны табудан гыйбарәт.» Куба язучысы Алехо Карпентьер үзенең «Җир патшалыгы» әсәре турында сөйләгәндә шушы ук терминны «lo real maravilloso» («могҗизави чынбарлык») дигән сүз белән белдерә.
Магик реализм жанрын дөньяга танытуда Хорхе Луис Борхес, Габриэль Гарсия Маркес, Хулио Кортасар, Мигель Анхель Астуриас, Мариу ди Андради, Жуан Убалду Рибейру кебек язучыларның тәэсире зур. Нәкъ шуларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә магик реализм Европада танылу таба һәм кыска вакыт эчендә шау-шу тудырып, иң популяр жанрларның берсенә әйләнә. Ә Габриэль Гарсия Маркес магик реализм әсәре булган «Ялгызлык» романы өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Магик реализм — татар әдәбиятында яңа күренеш. Әдәбият галимнәре бу жанр турында сөйләгәндә күп кенә исемнәрне атап китә. Әйе, кайбер татар язучыларының әсәрләрендә магик реализм элементлары чагылып кала, тик бу, нигездә, сурәтләү алымы буларак кына файдаланыла. Татар әдәбиятында магик реализмны жанр, иҗат методы дәрәҗәсенә күтәргән беренче әсәрләр — «Сары йортлар сере» (1997) һәм «Акбабайның туган көне»(2003) повестьлары. Бу әсәрләрдә чынбарлык белән хыял аерылгысыз дәрәҗәдә үрелеп бирелгән: хәтта урыны белән кайсы — хыял, ә кайсы чынбарлык икәнен дә аерып алу читенләшә…
Магический реализм — это уникальный литературный жанр, в котором чудесные и сверхъестественные элементы органично вписываются в реальный мир. Этот стиль, ставший одним из самых значимых направлений в мировой литературе, нарушает привычные границы между фантазией и действительностью, создавая впечатляющее пространство для новых идей и сюжетных поворотов. В работах авторов, пишущих в этом жанре, реальная жизнь сосуществует с элементами волшебства, что позволяет читателям увидеть привычный мир под совершенно новым углом. В разделе нашего книжного магазина, посвященном магическому реализму, представлены потрясающие произведения татарской литературы.