Татарча электрон китаплар

Татарча электрон китаплар һәм китап уку программалары

Электрон китап — ул компьютерда, телефонда, ридерларда һ.б. китап уку җайланмаларында укырга яраклаштырып эшләнгән махсус файл. Аны кулда күтәреп йөртеп тә, гадәти почта аша җибәреп тә булмый. Электрон китапханәләрдә, яки китап кибетләрендә сатып алсагыз, ул сезнең электрон почтага килеп төшә, һәм шәхси акаунтыгыздан йөкләү өчен сылтанма пәйда була. Электрон китапларны дөньяның бер почмагыннан икенче почмагына мизгел эчендә күчереп була.

Татарча электрон китаплар элек нигездә компьютерда гына укылырга мөмкин иде. Аннан соң rider дип аталган китап уку җайланмалары, планшетлар барлыкка килде. Кесә телефоннарының мөмкинлеге киңәйде, ахыр чиктә алар электрон китаплар уку җайланмаларына булган мохтаҗлыкны бөтенләй юкка чыгарды.
Электрон китаплар турында сүз чыкса, кичекмәстән аның форматларын сайлауга килеп төртеләсең. Бу өлкәдә бихәбәр булган кеше беркадәр аптырап кала — ә нинди форматлар була соң? Бу хакта без менә монда язган идек инде. Анда бөтен төр форматлар турында да бар. Әлегә үзебезнең сайтта кулланылган форматларга гына тукталабыз:

Форматлар

PDF — Көнбатышта һәм Америкада электрон китапларның стандарт форматы буларак билгеле. Бу форматта текст та, рәсемнәр дә ачык һәм сыйфатлы — аларны Macintosh, Windows, налодонникларда, махсус райдерларда укырга була. Эзләгеч, закладка кую мөмкинлеге бар. Махсус тыю куелмаган очракта, текстны принтердан кәгазьгә чыгарырга була.
EPUB — халык-ара электрон басмалар Форумы вәкилләре тарафыннан эшләнгән электрон китаплар форматы. Бүгенге көндә ул бик киң таралган. Windows, Mac OS, Linux, iOS, Android платформаларында ачыла.Barnes & Noble, Sony, Pocketbook, Kindle, Onyx, Wexler һ.б. җайланмаларда кулланыла.
FB2 — Россиядә эшләнгән һәм иң киң таралган электрон китаплар форматы. Уңайлы. Контент тиешенчә җайлап урнаштырылган, бүлекләре бар, рәсемнәре, китап тышлыгы һ.б. Иң мөһиме эчтәлеге бар, шул эчтәлек буенча китапның тиешле бүлекләренә күчәргә мөмкин.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

MOBI — бу элек Amazon Kindle өчен генә кулланыла торган формат иде. Хәзер башка җайланмаларда да укыла. Амазонның яңартылган форматы — KF8 (Kindle Format 8)mobi нигезендә эшләнгән.

Кайсы формат яхшырак?

Барсы да сезнең нинди җайланмада (планшетта, яки телефонда) укырга җыенуыгыздан тора.

Айфон һәм айпадлар өчен иң уңайлы программаiBooks — иң кулай формат — epub. iBooks программасы Apple белгечләре тарафыннан iOS системасы өчен махсус эшләнгән. Ул EPUB һәм PDF форматларын ача ала. Ләкин айфонда башка форматларны да укырга мөмкин. Моның өчен махсус программа урнаштырырга кирәк. Андый программалар бихисап, һәр форматның үз программасы бар дисәң дә була. Шулай да иң отышлысы — TotalReader.

TotalReader бик популяр булган бөтен форматтагы электрон китапларны да ача ала, телефонда булган файллардан китапханә оештыра. Менә моннан йөкләргә мөмкин — https://itunes.apple.com/ru/app/id832489932
Шулай итеп, iOS системасы өчен иң кулай программалар — iBooks һәм TotalReader. iBooks — ePub, PDF форматлары, ә TotalReader — FB2, DjVu, PDF, ePub, MOBI, DOC, TXT һәм тагын әллә күпме форматлар белән эшли.
Электрон китаплар уку өчен башка программалар белән кызыксынсагыз, аларны менә бу сылтанма буенча табарга мөмкин — https://itunes.apple.com/ru/developer/ltd-develsoftware/id717594986?mt=8

Андроид системасы өчен бушлай тәкъдим ителә торган ике программа — AlReader һәм Cool Reader. Болар да DjVu, PDF-тан башка барлык форматларны да ача — epub, fb2, mobi, chm, cbr, cbz, umd, txt, html. Тавыш белән уку мөмкинлеге дә бар.
Алда телгә алынган программаларның барсы да — бушлай. Түләүсезләренең бер начар ягы бар — аларда реклама шыплап тутырылган була. Боларда андый нәрсә юк, бүленмичә генә рәхәтләнеп укырга мөмкин. Программаларны түбәндәге сылтанмалар буенча алып була:
AlReader — https://play.google.com/store/apps/details?id=com.neverland.alreader&hl=ru
Cool Reader — https://play.google.com/store/apps/details?id=org.coolreader.newui

Windows өчен китап уку программалары тагы да күбрәк. Мин аларның барсын да түгел, ә иң уңайлыларын гына барлап чыгам. PDF форматы белән эшләү өчен гадәти Adobe Reader бар. Ләкин мин PDFMaster дигәнен кулланам — җиңелрәк, уңайлырак. PDFMaster шулай ук DJVU, CHM, EPUB һәм FB2 форматларын да ача. Бушлай йөкләү өчен сылтанма — https://pdfmaster.ru/

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Калган популяр форматлар өчен — Icecream Ebook Reader. Моның түләүле һәм түләүсез вариантлары бар. Түләүсезе бөтен форматларны да диярлек ача, түләүлесендә китапка үзгәрешләр кертү мөмкинлеге дә бар. Программаны моннан алырга мөмкин — https://icecreamapps.com/ru/Ebook-Reader/

Безнең сайттагы татарча электрон китаплар барлык программаларда да бердәй уңышлы ачыла һәм җиңел укыла.