Иҗат. Яңа китаплар, яңа әсәрләр

Татарча хикәяләр укырга телисезме? Бу бүлектә сез җаныгыз теләгән темага хикәяләр таба алачаксыз. Мәхәббәт турында да, тормыштагы аяусыз яки, күз яшьләре чыгарырдай кызганыч вакыйгалар турында да. Зурлар өчен хикәяләр дә, балалар өчен язылган әсәрләр дә. Гомумән, монда нигездә проза әсәрләре: язучының төрле темаларга иҗат ителгән иң яхшы һәм иң яңа хикәяләре урын алачак. Ә темалар чынлап та күп төрле: сугыш турында да, репрессия еллары хакында да, совет чорын тасвирлаганнары да, туксанынчы еллар давылына кагылганнары да, бүгенге чорны чагылдырганнары да бар. Барсы да тормыштан алынган, күбесен булган хәлләр дип әйтергә дә мөмкин. Хикәяләрнең берсе дә сезне битараф калдырмас. Шулай ук жанрлары да төрлечә: мәхәббәт турында хикәяләр белән бергә монда фантастик, мистик, детектив хикәяләр дә очрар, татарча триллер, яки татарча һоррор дип әйтерлек куркыныч хикәяләр дә булгалар. Татарча триллер, яки хоррор, татарча мистика, һ.б. кебек сүзләр безнең өчен ятрак кебек, әмма укый башлагач, сез аларның үзебезнең чынбарлыкны чагылдыручы тормышчан хикәяләр, тормыштан алынган вакыйгалар икәнен аңларсыз.

Бу бүлектә шулай ук повестьлар да, романнардан өзекләр дә бар. Алары да төрле жанрда, төрле темаларга язылган. Мәхәббәт турында да, сугыш турында да, бүгенге коточкыч хәлләр, тетрәндергеч вакыйгалар хакында да. Хикәяләр шикелле үк, повестьлар да төрле жанрда. Үзегез яратканын сайлый аласыз. Әсәрләрдән өзекләр авторның күләмле әсәрләре белән сез якыннанрак танышсын өчен. Башта укып карагыз, әгәр ошатсагыз, тулы вариантларын китап кибетеннән сатып алырга мөмкин. Бәяләре арзан, кыйммәтләре зур. )) Китапларның барсы да электрон форматта, мизгел эчендә сезгә килеп җитә, бөтен җайланмаларда да укыла. Төрле сайтлардан эзләнеп, реклама карый-карый интеккәнче, уңайлы форматта эшләнгән электрон китап уку күпкә отышлырак. Китап кибете — монда.
Язучының һәр күләмле яңа әсәреннән өзекләр, шушында куелып барачак, кайберләре тулы килеш тә басылачак. Татарча хикэялэр укырга теләүчеләр өчен махсус рәвештә, ким дигәндә аена бер-ике тапкыр яңа хикәяләр чыгып барачак. Ә сез укыгыз, фикерләрегезне калдырыгыз, таныш-белешләрегезгә тәкъдим итегез.

Яңа китаплар

Яңа әсәрләр - татарча хикәяләр

Эш өстәлендә