Марат Кәбиров. Гомер - үсмерләр өчен повесть
татарча укырга
baner_gomer
Миллион - повесть
kicheru_yuk_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ул хатынын ярата иде

хыянәт турында хикәя

Әлбәттә, дөньяда бөтен нәрсәне дә гадиләштереп карарга мөмкин. Шул исәптән җенси мөнәсәбәтләрне дә. Әйтик, синең бичән көненә ничә ир белән кул биреп күрешә. Автобус-фәләндә аңа ничә ир-ат терәлеп килә? Моны бер кем дә санамый һәм аның кирәге дә юк. Женси мөнәсәбәт тә шул ук түгелме ни? Аермасы фәкать шунда гына: бу очракта терәлешү мәйданы күбрәк туры килә.

Ләкин ул гадиләштерү сәләтеннән мәхрүм иде. Ул кайчандыр өзелеп сөйгән хатынын азгынлыкта, хыянәттә гаепли һәм бар булмышы белән рәнҗеп әрни иде. Аның күңеле таныш-белешләренең сүзләреннән дә, күзләреннән дә кызгану һәм көлемсерәү чаткыларын эзли, таба һәм утка әйләнә иде. Кайберләренең кыланышыннан ук астыртын тантана аңкып тора. Мондый чакларда гарьләнүнең чигенә җитсә дә, көндәшенең якасына ябышудан үзен көч-хәлгә тыеп кала иде Гыйлман.

Тыштан караганда ул иң асыл ирләрнең берсе иде. Хезмәт урыны дәрәҗәле, акчасы мул, дөньясы җитеш. Яшь, чибәр хатыны бар. Ә чынында тормышы тоташ мәсхәрәгә әйләнгән, күңеле кара ялкынга уралган иде.
Хатыны белән элеккечә әйбәт, тавыш-гаугасыз яшәделәр. Үз уйлары хакында турыдан-туры әйтергә әйтергә кыймаса да кинаяләп кенә хисләрен белгертә килде: мин сине өзелеп яратам. Тик минеке генә булуынны телим. Хыянәт итсәң, кичерә алмаячакмын. Син минем бөтен шатлыгым, бөтен өметем…

Ул алдашмый иде. Ярата иде ул Гүзәлне, үлеп ярата иде. Хатынының: «Мин мәңгегә синеке, җаным. Унсигез яшьлек егетләргә дә алыштырачагым юк!» — дигән сүзләренең ялган икәнен сизенсә дә ышана иде Гыйлман. Күңеленнән генә Гүзәлнең чит-ятлар белән буталуыннан туктавын өмет итә, ышана, көтә иде. Шуңа күрә дә хатынына карата элеккедән дә ягымлырак, киң күңеллерәк булырга тырышты. Аның бер генә теләгенә дә каршы килмәде, кайда дисә шунда алып барды, нәрсәгә кызыкса шуны алып бирде. Гүзәл урынында иртәдән-кичкә кадәр тирен түгеп тә тапканы очын-очка ялгап яшәргә дә җитмәгән башка бер хатын булса, үзен оҗмахтагыдай хис итәр иде.

Әмма Гүзәл ире хезмәтен, аның назларын рәхәтләнеп татыды, мәңгегә хыянәтсез яратырга вәгъдәләр биреп хәләлен ышандырды да, яшертен генә үз эшен дәвам итте. Әлбәттә, Гыйлман бер нәрсәне дә үз күзе белән күрмәде, күршеләре, хатыны белән бер мәктәптә эшләгән танышлары ана барсын да җиткерә торды.
Укуын тәмамлагач берәр мәктәпкә эшкә кереп, хезмәт хакына яши башласа, дөньяның нәрсә икәнен аңлар иде дә Гүзәл. Әнә, коллегалары нинди «мул» тормышта җан асрый кием алса — ашарына, ашаса бүтәненә җиткерә алмыйлар.

Ә Гүзәл… Гыйлман аңа бер кайда да эшләмәскә дә киңәш иткән иде, хатыны каршы таште: «Мәктәпне яратам мин. Балалар белән буласым килә». Шулай дисә дә ни өчендер үзе бәби табарга бик ашыкмады. Өч ел яшиләр инде, Гүзәл һаман суза. Ә Гыйлман мәҗбүр итә алмый, ярата шул, чукынмышыңны.

Яратмаса егерме елга якын бергә яшәгән хатынының елын үткәргәнне дә көтми өйләнер иде мени. Таныш-белешләре арасында электән үк йөргәннәр икән, дигәнрәк сүзләр булды булуын. Әмма бу дөрес түгел иде. Гыйлман да ир кеше, матурларны күреп сокланды, күңеле кытыкланды. Тик эш шуннан артмады. Яшь чагында татырын татып калган, хәзер яше иллегә җиткәндә егет-җилән кебек чабулап йөрмәс бит инде. Аннан соң эше дә җаваплы, юк-бар гайбәткә урын калдырырга ярамый торган эш. Җитмәсә, үсеп буй җиткергән улы да бар. Ялгыз калган авыр көннәрендә малае зур таяныч булды. Әле армиядә. Тиздән кайтырга тиеш инде. Ул кайтса, әтисенең ничек яшәгәнен белсә… Алла сакласын…

***
Кайгыдан кара көеп йөргән вакытында очратты ул Гүзәлне. Зифа буе, иңнәренә ятып дулкынланып торган кара чәчләре, кыйгач кара кашлары астыннан ымсындыргыч бер нур сибеп баккан күзләре магниттай тартучы назлы иреннәре әсир итте. Үтә күренмәле кофтасы аша тиешле хәбәр булуга ук колачын җәеп җибәрердәй тоелган калку күкрәкләре һушын алды Гыйлманның. Таза, озын ботларының төзлегенә дә, атлаган саен качышлы уйнап ирештергәндәй әле бер, әле икенче якка назлы янтайган очаларына да игьтибарсыз калмады. Гыйлманның бөтен булмышын ут ялмады. Җитмәсә, Гүзәл дә аны үртәгәндәй гел янында бөтерелде, юктан да кызык табып челтерәтеп көлде, чая карашлар белән өтеп-өтеп алды.

Университетны тәмамлау алдында торган студентларның бер төркемен “отработка” үтәргә дип Гыйлман җитәкләгән оешмага җибәргәннәр иде. «Аларга нинди эш табам мин?»- дип Гыйлман башта каршы төшсә дә, университеттагы дусты ризалаштырды: «Эш беткәнмени синдә. Һич югы бүлмәләреңне юдыртырсың. Акча түлисе түгел бит». Шул студентлар арасында Гүзәлне очраткач, күңеленнән генә дустына рәхмәт укыды.
Башта үсмер егет кебек ничек сүз башларга, ничек якыннанрак танышырга белми иза чиксә дә, сүз үзеннән үзе ялганып китте. Кыз да әлләни көйләтеп-нитеп тормады, ресторанга чакыруына да шатланып ризалашты, соңрак саунага барырга да тартынмады. Гыйльман баш-аягы белән гашыйк иде, моңа хәтта яшь араларының ике дистәгә якын булуы да комачау итмәде. Киресенчә, яшь чикләре җуелды, Гыйлманга егет чакларында калган гайрәте яңадан кайтты. Яратышу мизгелләрен искә алганда Гүзәлнең сокланулы сулкылдауларын кабат-кабат барлап сөенде. Аның: «Егетләргә биргесез син, җаным. Егетләргә биргесез!..» дип ыңгырашып шыбырдаулары җанына гайрәт өстәде.

Бер елдан артык бәхет диңгезендә йөзде алар. Кырык бишен узып барган Гыйлман яшьлекнең төнне-көнне белми сөю-сөелүләрен кабат татыды. Гаилә тормышының бал ае дип атала торган иң тилерткеч мәле болар өчен бал елына әверелде. Аларның бәхете чиксез иде. Куышта ятып та галәм киңлекләрен иңли, оҗмах ләззәтләрен кичерә ала торган бәхетле җаннар иде болар.

Әлбәттә, тормыш мәшәкатьләре әкренләп үз эченә суыра торды. Гыйлманның да төнен генә кайтып иртә таңнан чыгып киткән чаклары да ешая барды. Эшендә башкатыргыч мәсьәләләр дә килеп чыккалады, вакыты-вакыты белән сәламәтлек тә үзен сиздереп алды. Тәүге мәлләрдә яшәү мәгънәсе булган мәхәббәт әкренләп игътибар үзәгеннән читләшә төште. Ләкин Гыйлман сөйгәнен элеккечә үк ярата, тормышын аннан башка күз алдына да китерә алмый иде. Назлану-иркәләшү мизгелләре сирәгәйсә дә хисләр элеккечә саф һәм кайнар иде.

Шуңа күрә дә күршеләренең: «Эш дип артык күп чапма, хатыныңны урламасыннар», — дигән сүзләрен шаяру дип белде. Сүз әкренләп конкрет исемнәргә күчә башлагач, безнең бәхетле яшәүгә көнләшәләр, араны бозарга тырышалар, дип тынычланды. Әмма мондый хәбәрләр ешайган саен күңелендә шик яралды, иң якын дусларының да шуңа ишарәләве бу шикне тагы да үстереп җибәрде. Хатынын иркә-наз белән күмәргә тырышса да аңа тәүге көннәрдәге ләззәтләрне бүләк итә алмады. Яшьлек дәртен өлкәнлек дәрманы тышаулады. Аның саен шиге зурайды, кешеләрнең үзенә сәер каравын тоя башлады.

Менә шундый тормышта яшәвенә хәзер елдан артып китте. Хатынының үзенә хыянәт итүен яңшы аңлый инде. Гүзәл белән йоклап чыккан ир-атларның барсын да таный. Танымаганнары тагын күпме икән әле?.. Мөгезле ир. Эшләр болай дәвам итса, башында мөгез куярга да урын калмаячак.

Әрнүләргә озак түзде Гыйлман, хатыны бер ипкә килер, иренең дә кичерешләрен аңлый башлар дип көтте. Өметләре челпәрәмә килгән саен сабырлыгы саега барды. Ләкин тавыш-гауга күтәрергә ашыкмады. Әйбәтләп кенә аңлашуның мөмкин түгеллеген дә хәзер анлый иде ул. Хатыны барсын инкарь итәчәк, тугрылыкта ант эчәчәк. Аерылу яки хатыны өстеннән йөрү турында уйлап та карамады. Ул хатынын ярата иде.

***
Тагын күпме түзәр, күпме өмет белән көтәр иде икән әле. Билгесез. Бәлки, гомеренең азагынача шулай дәвам итәр иде. Әмма көтелмәгән хәл вакыйгаларны кинәт кенә ашыктырып җибәрде. Эше буенча бер атнага Мәскәүгә барган иде ул. Юлы уңышлы булды, мәсьәләләрне өч көндә хәл итеп бетерде дә таң алдыннан ук кайтып та төште. Гүзәлен үлеп сагынган, үзен очрашкан мәлләрдәгеча гайрәтле итеп сизә иде. Кайнар теләге, тыелгысыз: тойгылары хәтта хатыны хакындагы әрнүле уйларны да оныттырды…

Әйдә, бер сюрприз булсын әле дип, машинасын йортка җитәр элек сундереп, хатынына алган бүләкләрен эләктерде дә өйгә атлады. Тавыш-тынсыз гына ишекләрне ачып, йокы бүлмәсенә күтәрелде. Сөйгәне йоклый торган киң диванга карау белән тез буыннары йомшарып китте. Ишек яңагына сөялеп катып калды. Гүзәл сюрпризны үзе әзерләгән иде инде. Ул җөнтәс күкрәкле бер адәм куенында анадан тума йоклый…

Күңелендә кайнашкан чиксез нәфрәт вулканы ярсып атылырга азер иде. Әмма Гыйлман үзен кулга алырга тырышты. Юк, изге уйдан түгел, шушы бер мизгелдә аның бөтен өмете бөтен ышанычы җимерелгән иде инде. Үзенең тормышын чиксез мәсхәрәгә әйләндергән бу хатынны кыйнау да, менә шулай йоклап яткан җирендә бәреп үтерү дә аз иде. Гыйлман аның интегүен, кылган гамәлләренә үкенеп үз-үзенә урын табалмыйча чәбәләнүен төләде. Көтмәгәндә акылының кайсыдыр бер почмагында ялтлап киткән фикер аны котырудан, еркычка әверелеп бу ике кабәхатьне ботарлап ташлаудан тыеп калды. Ул бүләкләрен алып, тавыш-тынсыз гына өеннән чыгып китте дә машинасына юнәлде.

Эш бүлмәсенә кергәч, суыткычтан алып бер стакан коньяк эчте. Аннан сон учлары белән башын тотып өстәлгә капланды. Озак утырды ул шулай.
Стенадагы алтынлы сәгать теле тугызны узып киткәч кенә телефонга үрелде:
— Алло! Венерология диспансерымы? — диде ул теге яктан трубканы күтәргәч, — Ә синме әле? Хәлләр әйбәт түгел. Сүзем бар. Син кирәксең. Хәзер барып җитәрмен.

Хатыны янына ул соң гына кайтты. Алдан шалтыраткан иде, шуңа Гүзәл табын әзерләп көткән, киемнең дә үзенә чакырып торырлыгын кигән. Елмаеп кына тора, очып кына йөри. Өзелеп сагынган да шатлыгы эченә сыймый дип уйларсың. Ишектән керү белән: “Ай, җаным, кайттыңмы! Саргаер чиккә җиттем бит!” — дип муенына сарылды да һаман ире кайту сөенеченнән балкый. Гыйлман да аны гадәтенчә күкрәгенә кысты, чәчләреннән сыйпады. Әмма элекечә ләззәт тапмады, киресенчә, болай кылану аңа авыр, бака тоту сыман чиркангыч иде. Мәскәүдән алып кайткан бүләкләрен бирде. Гүзәл ирен сагынудан, бүләкләр өчен куанудан урын тапмагандай кыланды. Назга сусаган хатын булып сырпаланды, йокы бүлмәсенә әйдәде. Гыйлман аның теләкләренә каршы килмәде. назлады, үпте… Тик хәзер инде ул үзен бака тотучы итеп түгел, ә тырнагына эләккән күсене шаяртучы мәче итеп тойды.

Тавыш-гаугасыз, тату гына бер атна чамасы яшәделәр. Гыйлман көтте. Тик бу юлы инде хатынына акыл утыруын түгел, ә башка нәрсәне… Хәер, Гүзәлгә өмете дә юк түгел иде аның: туктасын, бүтән бер тапкыр да хыянәт итмәсен. Һич югы шушы араларда тыелып торсын иде. Күңеле шуны теләде. Бу көтү ни өчендер озак, ифрат озак булып тоелды. телефон шалтыраган саен дертләп китте, тик я эш буенча, я бүтән нәрсә булып чыкты. Ә ул көткәне… юк… Кайчагында аңа телефон бөтенләй шалтырамасын, яки шалтырасын да: “Юк, булмады. Сез юкка борчылгансыз,” — дип әйтсеннәр сыман тоелды. Тик телефон шалтырады.
— Альберт бу. Эш эшләнде. Исәп-хисап кайчан?
— Бүген.
Бүген тагын бер кеше килергә тиеш иде әле. Тик ансы озак көттермәде. Өстәлгә зур конверт салып, үз конвертын алып чыгып китте.

Гыйлман аның артыннан бүлмә ишеген бикләде дә конверттагы фотоларны өстәлгә җәеп салды. Кинәт йөрәге «жу» итеп куйды. Хатынының хыянәт итүен, әлеге фотоларда шул мизгел төшерелгәнен белсә дә бу кадәредер үк дип башына да китермәгән иде ул. Шушы бәндәне яратуы, шушы иреннәрне үбүе өчен үзенә дә, хатынына да, моны төшергән фотографка да җен ачуы чыкты. Ләкин күңелдәге бу хисне астыртын тантана алыштырды. Үзе кылган гамәлнең дөреслегенә, бирелгән җәзаның хәләллегенә ышану да Гыйлманга тынычлык өсти иде.
***
Хатыны аны гадәттәгечә җылы-йомшак сүзләр белән каршы алды. Муенына сарылырга, назланырга тырышса да Гыйлман юл куймады. Гүзәл үпкәләгәндәй итеп иренә текәлде:
— Суындың әле син, җаным. Менә ничә көн инде, ичмасам, кочаклашкан да юк. Әллә сөяркәң бар инде.
Гыйлман уңайлы мәлдән файдаланып калырга ашыкты:
— Кемнең сөяркәсе бардыр әле, — диде ул ярым шаярып. Аның күңеле күтәренке иде. — Синең хакта ялган сүзләр ишеттерәләр бит әле.
— Көнләшәләрдер.
— Белмим, белмим…
Шуның өчен суындыңмы әле. — Гүзәл тагын иренә сарылырга омтылды — Сине генә өзелеп яратканымны беләсең бит инде. Эштән кайтуыңны да сагынып көтеп алам…
Тик Гыйлман аны коточкыч бер салкынлык белән читкә этәрде. Гүзәл хәтта сискәнеп куйды.
— Мин бит сина электән әйтә килдем, Гүзәл. Хыянәтеңне кичерә алмаячакмын, дидем. Ә син…
Гүзәл үпкәләгәндәй итте:
— Кемнәр котыртты сине, җаным? Мин бит…
— Альберт.
Гүзәл кинәт сагаеп калды:
— Нәрсә, Альберт?
— Шул бәндә белән… Син!
Хатыны бер мәлгә аптырап калды. Тик шундук үпкәчел шелтәләүгә күчте:
— Эх, син, җаным. Ничек телен бара? Җыен юк бар бәндәләрнең сүзенә карап хатыныңны кайтып рәнҗет инде алай булгач…
Гүзәл тавышын күтәрә башлаган иде, Гыйлман өнсез-нисез генә фотоларны аның алдына, салды. Хатын бер мәлгә югалып калды, әмма үзен тиз йөгәнләде.
— Аһ, менә нәрсә икән!.. — дип ул фотоларны кабат өстәлгә ыргытты. Менә ничек болгатырга телиләр икән безне! Соң бит хәзерге заманда акчаң булса теләсә-нинди рәсем ясап була. Гәзитләрне күргәнең юкмыни? Монтаж диләрме әле, коллажмы. Ә син шуңа ышангансың. Өзелеп сөйгән хатыныңа түгел, ә һәр адымыңнан көнләшеп торган дусларыңа, менә бу кәгазь кисәкләренә ышанасың! Яратмыйсың син мине, яратсаң, шулай мыскылламас идең…
Гүзәл дерелди-дерелди еларга кереште.
— Мин Мәскәүдән таң алдыннан кайткан идем. — диде Гыйлман тыныч кына, — Син анда да…
Гүзәл тагы дая ярсып еларга тотынды:
— Нахакка рәнҗетәсең мине. Үз мыскыллауларың үзеңә кайтсын. Мин синең белән яши алмыйм, аерылам мин синнән, аерылам…
Гыйлманның мыек астыннан елмаюы юкка чыкты, йөзе җитдиләнеп калды. Ул уйга чумды. Бәлки, әйтмәскәдер? Бәлки… Чынлап та, нигә әле бөтенесен дә кинәт җимереп ташларга? Юк… Әйтергә кирәк. Ниһаять, ул бер карарга килде.
— Нахакка рәнҗетсәм, гафу ит. Тик беләсеңме… Менә бу егет… — ул фотоларга ымлады, — Альберт… Ул спид белән чирли иде.
Гүзәл кинәт шып-шым калды. Гаҗәпләнү катыш шикле карашларын Гыйлманга төбәде. Йөзе ап-ак булды. Бер тын шулай катып торгач, кинәт ярсып, үкереп еларга тотынды. Иренә ташланырга теләгәндәй хәрәкәтләр ясады да буыннары тотмый егылып китте.

Гыйлман ишек алдына чыгып күтәрмәгә утырды. Күзләрен бер ноктага төбәп катып калды. Ул кайгырмады да, шатланмады да. Тормыш аның өчен мәгънәсен югалткан иде.

(с) Марат Кәбиров: Ул хатынын ярата иде — хыянәт турында хикәя

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика