Иң яраткан шагыйрьләремнең берсе – Сергей Есенин. Чөнки анда моң бар. “Моң” сүзе татарныкы гына, аны бүтән телләргә тәрҗемә итеп булмый, диләр. Шулайдыр. Тик Есенин – рус шагыйре. Һәм анда моң бар.
Мин аның русныкы икәне турында да уйламаганмындыр ул чакларда. Ул миңа Такташ, Туфан. Атнабай, Наҗар, Мостайлар шикелле үк үзебезнең шагыйрь булып тоела иде. Тик барсына караганда да кискенрәк, сагышлырак, әһаңлерәк. Ул хәтта иң пычрак нәрсәләр турында да моңлы итеп яза белә. Мин кайчагында аның шигырьләрен үземнеке кебек күрә идем. Нәкъ менә мин әйтергә теләгән нәрсәләрне, нәкъ менә минем кебек итеп әйтә ала торган шагыйрь. Нәкъ менә минем шикелле. Тик чүт кенә бөек.
Беренче сискәнү аның “Возвращение на родину” дигән шигыреннән башланды бугай.
Без үсмер чакта бөтен җирдә Ленин һәйкәле, аның портретлары тора иде. Бөтен җирдә аның үлемсезлеген тәкърарлыйлар, мәңгелек зат икәнен кабатлыйлар. Ленинга табыналар иде. Һәм менә шундый дөньяда таушалып беткән бер китап битеннән шундыйрак юллар килеп чыга:
Конечно, мне и Ленин не икона,
Я знаю мир. Люблю мою семью.
Бу шигырь Ленинга каршы язылган әсәр түгел. Ләкин ул заманда “Ленин не икона” дию үзе үк аны алла дәрәҗәсенә күтәрергә маташкан хөкүмәткә бер шелтә булып ишетелә иде… бу шигырь әле дә актуаль, тик ул бүген аз гына бүтәнчәрәк, ул бүген үз ватанының кадерен белмәүчеләргә шелтә булып яңгырый. Һәм монда Ватан төшенчәсенең Хөкүмәт дигәннән ерак торуын да аңлыйсың. Бөтен шигырьләре дә шундый. Алар шигырь түгел, ә кешенең җан авазы, йөрәк тибеше кебек.
Шагыйрь шулай булырга тиештер дә инде. Ул бит рифмалар, строфалар ясаучы гына түгел. Ул – үз халкының йөрәк авазы, бүтәннәр уйлаган уйларны, кичергән тойгыларны бар галәмгә яңгыратучы. Моны без күреп тә торабыз инде. Һәртөрле трибуналардан, экраннардан, башка мөнбәрләрдән әллә нинди сүзләр, вәгъдәләр, шапырынулар яңгырарга һәм халык шуларга ышанып алданырга мөмкин. Чөнки мөнбәрләрдән яңгыраган сүзләр теге яки бу шәхеснең, яки төркемнең ихтыяҗларыннан чыгып әйтелә. Ә шагыйрь сүзе алай түгел. Шагыйрь ул сүз дә әйтми хәтта, ул үз заманының, үз чоры кешеләренең уй-кичерешләрен сүзләр белән әйтелүче моңга әйләндерә.
Андый шагыйрьләрнең һәр шигыре – тылсымлы бер дулкын, аларның һәр дәвердә, һәр мизгелдә тәэсир көче бар. Шагыйрь белән шигырь язучыларны нәкъ менә шушы нәрсә аера да.
Есенинның иҗатына күзәтү ясарга да тормышы турында сөйләргә дә җыенмыйм. Чын шагыйрь тормышы беркайчан да гади генә була алмый, чөнки ул үз чорының намусы, вөҗданы шикелле, ә намусны теләмичә дә, теләп тә пычраталар, хәтта юк дип уйларга омтылалар. Есенин да тәрбияле малай булып, бөтен этикет кагыйдәләрен саклап кына яшәмәгән. Халкы кайда, ул да шунда булган. Бер мәлне кайдандыр шундыйрак сүз ишетелде. Имеш, бер студент тәҗрибәле профессорга Сергей Есенин турында шундый сорау биргән: “Үз-үзенә кул салган скандалист һәм алкоголик шигырьләре миңа нәрсә бирә ала?”
Профессорның ни дип җаваплауы билгесез. Бәлки, телсез калгандыр һәм шуның өчен бу хәлне бар галәмгә яңгыратырга мәҗбүр булгандыр. Ләкин бу бер яктан гына якын килеп, төшенчәләрне алыштырырга маташу ысулы. Без барыбыз да адәм балалары, һәм һәркайсыбызның ким дигәндә ун-унбиш кимчелеген табып була. Мин берничә мисал китерәм, теләсәгез, калганын үзегез дәвам итегез: “Дүрт айлык чагыннан ук астына сия башлаган кешедән нәрсә көтәргә?”, “Түңгәккә дә абынып егылган кеше тауга менә аламы?”, “Унбиш яшеннән җенси мөнәсәбәткә кергән кыз хөрмәткә лаекмы?,” “Студенткасының ачык изүенә күз аткан профессорның балалар укытырга хакы бармы?” һ.б. Никадәр матур яңгырасалар да мондый сүзләрнең тормыш дөреслегенә бер катнашы да юк. Һәм без Есенинны да бөтен этикет кагыйдәләрен санга сугып, һәркем белән итагатьле аралашып, тыңлаучан ир булып яшәгәне өчен түгел, ә шагыйрь булганы өчен яратабыз.
Сез тәртипле шагыйрь табып карагыз!
Әгәр кемнедер таба аласыз икән, монда фәкать икенең бере генә: я ул шагыйрь түгел, я тәртибе сез уйлаганнан ерак.
Мин Сергей Есенинның бик күп шигырьләрен тәрҗемә иттем. Үзем өчен генә. Аның йөрәк тибешен аңлау, талантын үземә сеңдерү максатыннан. Үземнән беркайчан да канәгать кала алмадым. Һәм бу табигый дә. Есенинны татарчага тәрҗемә итеп булмый, чөнки дөньяда аннан да татарчарак яңгыраган бер шагыйрь дә юк. Чөнки анда МОҢ бар. Моң ул татар шагыйрьләренең дә барсында да күпереп тормый. ХәсәнТуфанда бар, Зөлфәттә… Тагын кемнәрнеңдер аерым шигырьләрендә. Ә Есенин моңнан гына тора. Шигырьләрен кабат укып карагыз, анда әллә нинди гениаль фикерләр дә, зур ачышлар да юк, анда бары тик табигый кичерешләр, шуларга үзенчә караш һәм МОҢ.
Тәрҗемә иттем дип кенә мин Сергей Есенинның йөрәк тибешен дә аңламадым, таланты да йокмады бугай. бәлки йоккандыр да, чөнки мине бер чорда “Башкортостан Есенины” дип тә йөрттеләр. Белмим, монсы шигырьләрем өчен булдымы икән, әллә үз-үземне тотышым өченме. Һәрхәлдә, бер мәлне мин шундыйрак күзәтү язарга мәҗбүр булдым:
“Марат! О, Башкорттостан Есенины!” –
Бу “Англетер” фойесында иде…
Чынлап булган хәл. Артыгы да, киме дә юк. Ул, әлбәттә, үзенең кайда икәнен уйлап та тормагандыр инде, мине күргәч күңелендә шундый уй тугандыр да канатландыргандыр. Һәм колачларын җәеп килгәндер. Бәлки, салпы ягыма салам кыстырырга да теләгәндер… Тик мин кул гына бирдем. “Англетер”да минем Есенин буласым килми иде. Бик яшь идем әле…
Тәрҗемәгә кайтыйк. Һәм аның шигырьләрен татарчага әйләндерүнең ахмаклык икәнен аңлагач, бөтен тәрҗемәләрне дә яндырдым. Бу рус әдәбияты өчен дә, татар әдәбияты өчен дә зур изгелек сыман тоелган иде, тик беркем дә аңлап рәхмәт әйтмәде. Үзем генә моңа бүген дә рәхмәтлемен. Чөнки мин бу язмаларны әдәби хезмәтнең бер төре дип уйлаудан һәм үземне тәрҗемәчелеккә бәйләп куюдан котылдым. Мин үземә ирек яулап алдым.
Монсын яшь каләмдәшләремә васият итеп әйтәм: ирекле язучы булу өчен үзеңнең кайбер язмаларыңны яндырырга кирәк. Теләсәгез, туры мәгънәдә дә аңлагыз.
Барлык тәрҗемәләрне дә яндырып бетермәгәнмен икән. Мин бит БДУ-дагы лекцияләрдә дә, Уфаның Фрунзе урамындагы “Погребок” пивбарында да, Язучылар берлегендәге күңелсез җыелышларда да, башка урыннарда да шуның белән мәшгуль идем.
Еллар узгач, минем үземне әйбәт шагыйрь итеп күрсәтергә тырышуым аклангач, шул урыннарда ташлап калдырылган кәгазьләрне үземә кайтарып бирә башладылар. Сергей Есенин шигырьләрен… Һәм ул тәрҗемәләрнең берничәсе исән калды. Бу вакытта мин инде татар дөньясындагы иң популяр язучыларның берсе исәбендә һәм үз-үземне кимсетүдән азат идем. Бәлки, шуңадыр, ул тәрҗемәләр бик үк хөрт булып тоелмады. Һәрхәлдә, мин аларда Есениндагы моңны саклый алганмын кебек тоелды. Сүзмә-сүз түгел инде ул шигырьләр… Тик алар “әгәр Есенин татар кешесе булса, менә шулайрак язар иде” дигән исәптән эшләнгән.
Менә шуларны сезгә тәкъдим итәм.
Исән булып, бу шигырьләрне укый һәм аңлый алса, Сергей Есенин миңа бер ярты куяр иде кебек тоела. Бәлки, мин куюны таләп итәр иде. Ничегрәк килеп чыгар иде икән? Сез ничек уйлыйсыз?
Ә без, барыбер, эчмәс идек бугай, чәй эчеп сөйләшеп кенә утырыр идек. Монсы точно фантастика инде…

Сергей Есенин шигырьләре
* * *
Оядагы – очканында, диләр.
Ахры, бу бик ялгыш түгелдер.
Еллар мине шагыйрь ясамаса,
Берәр карак булыр идемдер.
Нәзек кенә, кыска гына малай –
Борын күктә, күкрәк – кирелгән.
Урамнардан җимерек чырай белән
Кайтып керә идем мин өйгә.
Хәвефләнгән әниемә карап,
Кан төкереп сүзләр сөзәмен:
“Берни дә юк, мин абындым гына
Иртәгәсен бар да төзәлер.”
Хәзер еллар урладылар инде
Кайнап торган гүзәл ул көнне.
Давыллы һәм тилерткеч бер ләззәт
Җырларыма минем эркелде.
Алтын өемедәй шигырьләрнең
Һәр юлында җаным чагылды.
Алар, гүя, хәтерләтеп тора
Канга баткан малай чагымны.
Элекедәй кыю һәм горур мин,
Яңалыктан адымым балкыган.
Элек минем йөзгә тондырсалар,
Хәзер җаным канга саркыган.
Чит-ят төркем егыла-егыла көлә,
Әрнесәм дә мин дә түзәмен:
“Берни дә юк. Мин абындым гына,
Иртәгәсен бары да төзәлер.”
Февраль, 1995
Хулиган
Яңгыр юеш себеркесен селтәп,
Чүп-чарларны ала юлыннан.
Эй, төкер, җил яфракларың белән,
Синең кебек мин дә хулиган.
Яратам мин зәңгәр давылларның
Бу дөньяда уйнап туймавын.
Һәм аларның кипкән яфрак белән
Агачларның тезен буявын.
Әй, сез минем җирән тәпиләрем!
Җырларыма сезне сеңдердем.
Бөекләрнең аяк эзләрен дә
Зәңгәр теле ялый эңгернең.
Агач Рәсәй, син йөрәгем минем,
Йөрәгемдә туган бер җырым.
Җырларымның сары сагышларын
Чәчәкләрең белән туйдырдым.
Селкет тә төн, әйдә, ай-касәне,
Чайпалдыр бер сутын каенның.
Тамырларым җирдә булган өчен
Мин каеннар белән кайгырдым.
Чәчәкләргә нәфрәт сибә-сибә
Кара рухлар бии тауларда.
Мин үзем дә бер башкисәр идем.
Юл куймаслык идем аларга.
Шомыртларның кара күзе сыман
Ай-йолдызсыз калган бер төнне
Ерактагы зәңгәр далаларда
Чукмар тотып басып тор иде.
Күдрәләрем күптән сулган инде,
Насип булмас миңа ул төннәр.
Бар гомерем тойгылардан шашып
Җырлауларга хөкем ителгән.
Тик курыкма юләр җилем минем,
Теләгәнчә үт син юлыңнан.
Шагыйрь диләр лә ул. Җырымда да
Синең кебек мин дә хулиган.
1995
***
Нурга төренгән кырларым,
Күктә ак аем,
Хәсрәте бар кеше сыман
Карый моңаеп.
Ак каеннар елый-елый
Башларын игән.
Кем үлгән монда?
Әллә соң
Мин үзем микән?
1995
Шура сеңлемә
Бу дөньяда мин үткенче генә
Кул болгап кал, әйдә, кадерлем.
Көзге айның нуры шундый назлы,
Әйтерсең лә, күктә яз бүген.
Мин тәүге кат айдан җылы алам
Һәм тәүге кат янам салкында.
Яшимен мин хыялланып һаман
Кире кайтмас сөю хакында.
Шундый итте мине туган кырым,
Шундый итте зәңгәр каеннар.
Юлда югалтылган сафлыкларым,
Җанга якын булган кайгылар.
Шуңа күрә, мәңге яшерәлмәм
Шушы җиргә булган сөюне.
Аерылгысыз бер мәхәббәт белән
Яраттык без икәү бу җирне.
1989
***
Әрсезләргә шатлык бирелә
Әр белгәнгә һәрчак хөкем.
миңа берни кирәк түгел
Һәм кызганыч түгел беркем.
Мин үземне жәллим бераз,
Һәм этләрнең өйсезләрен.
Һәм кабакка илткән юлның
Бераз гына чик белмәвен.
Һәм сүгенәм миңа өргән
Зәхмәтләргә… Сезме? Сезме?
Бер яртыга ил сатканнар,
Әле мине тиргисезме…
Тонык кына күңел белән
Карап торам урамнарга.
Сагыш, әрнү катып калган
җаным аша урам ага.
Шул урамда һәрчак минем
Җанны нидер кычыттыра.
Нык бәхетле булып берәү
Балкып танау чокып тора.
Чокы, җаным танавыңны,
Бормаларын бөреп кер дә.
Шул бармагың белән берүк
Җырларыма керә күрмә.
????
Сергей Есенин турында өстәлмә мәгълумәт:
Википедия – Сергей Есенин
Сергей Есенин турында китаплар – монда
Язучы, күпсанлы китаплар авторы.
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

