Әтиләр турында шигырьләр

Әтиләр турында балалар өчен шигырьләр. Әти — гаиләдәге иң ышанычлы, көчле һәм кадерле кешеләрнең берсе. Ул балаларын яклый, аларга киңәш бирә, хезмәте һәм тырышлыгы белән үрнәк күрсәтә. Әтиләр турында шигырьләр балаларга әтисенә булган мәхәббәтен, рәхмәтен һәм хөрмәтен матур сүзләр аша белдерергә ярдәм итә.
Бу шигырьләрдә әти белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, бергә үткәргән вакытлар, уртак эшләр һәм күңелле мизгелләр сурәтләнә. Аларны Әтиләр көнендә, туган көндә, гаилә бәйрәмнәрендә яки мәктәп чараларында сөйләргә мөмкин. Кыска һәм җиңел ятлана торган әсәрләр кечкенә балалар өчен дә уңайлы.
Әлеге җыентыкта әтиләр турында балалар өчен шигырьләр тупланды. Алар һәр әти кешегә шатлык, горурлык һәм җылы хисләр бүләк итәчәк.

ӘТИЛӘР ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР

«Әтиле булу кирәк»

«Әти» дигән тәмле сүзне
Туктаусыз әйтер өчен,
Йөрәкләрнең, беләкләрнең
Арттыру өчен көчен
Әтиле булу кирәк!

Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу — терәк.
Әтиле малай-кызларның

Һәрвакыт көчле беләк!
Һәрвакыт көчле беләк,
Әтиле булу — бүләк.
Дус-ишләрең арасында

Бу — мин! — дип, тибә йөрәк!
Бу — мин! — дип, тибә йөрәк,
Бездә Һаман бер теләк:
Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу кирәк!
Эльмира Шәрифуллина
***
“Ә мин дөрес егылам!”

Һәркөн уйнарга чыкканда,
Әти бирә киңәшен.
– Улым, җылы киенеп йөр,
Берүк салкын тимәсен…

Ә мин аның киңәшләрен
Үтәмичә калмыймын.
Өлкәннәр дөрес әйтә бит,
Мин аларны аңлыймын.

Ә беркөнне әти миңа:
-Егыла күрмә, улым, – ди.
– Син бит гармун да уйныйсың,
Сакла бигрәк кулың, – ди.

Мин аны да истә тотам,
Кирәк сакчыл булырга.
Шуңа әти дөрес итеп
Өйрәтте егылырга.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов

***
“Әти бәйрәме көнне»

Әти бәйрәме көнне
Без пешердек пилмән.
«Шундый тәмле булган —
Бөтен җире килгән.”
(Бусын әти әйтте.)

«Челтәр-челтәр читләгән — «
Камыры тишелмәгән,
Пилмән пешерүченең
Көче бушка китмәгән”.
(Бусын әби әйтте.)

«Кызым да бит булышты:
Борычлашты, тозлашты,
Сарымсагын, суганын
Кирәк кадәр салышты”.
(Бусын әни әйтте.)

«Әнием камыр җәйде,
Итен турап чыгарды,
Әнием тырышмаса,
Шулай матур чыгармы?”
(Бусын мин әйттем.)
Бикә Рәхимова

****
“Әти кайтыр эштән»
Һәммәсе дә әзер:
Чәй кайнаган күптән,
Мичтә бәлеш пешкән.
Тик әтинең кайтып
Җитәсе бар эштән.

Тынлык. Сәгать кенә
Тек-тек килә өйдә.
Барыбыз да көтә:
Әни, мин, кечкенә
Миләүшә бишектә.

Кайтып керер әти,
Әниемне үбәр,
Мине күккә чөяр.
Бишегеннән алып,
Миләүшәне сөяр.

Идән юганымны,
Су китергәнемне
Әни аңа сөйләр.
И сөенер әти,
Улым уңган, дияр!

Сагынып, зарыгып
Барыбыздан битәр
Әтине мин көтәм:
Ул кайтудан да зур
Шатлык бармы икән,
Бу дөньяда бүтән?..
Ямаш Игәнәй

****
“Шауламагыз, әти йоклый»
Без инде күптән уяндык,
Тышта кояш яп-якты.
Төнге сменадан кайтып,
Әти йокларга ятты.

Безгә әйтте шауламаска,
Дөбер-шатыр килмәскә.
Киләбезме соң, килмибез —
Шуны гына белмәскә!

Йөрибез әкерен генә,
Аяк очына басып.
Сөйләшсәк тә сөйләшәбез
Үзара пышылдашып.

— Тсс, Фәсхетдин, сызгырынма!
— Искәндәр, куй чүкечне!
-Тәнзилә, дим, саграк кылан,
Шалтыратма чүмечне!

— Әти йоклый, шауламагыз!
Сиңа әйтәм, Сәгадәт!
— Сөгъдәне ник елатасың,
Гайнулла, бу ни гадәт?

— Фирая, җитте сиңа да,
Шудырма урындыкны!
… Илһамия, сикерергә
Урамда урын юкмы?

Шыпырт кына чыгып әти
Қарап торган ишектән.
Шул хәтле ду килүгә соң
Ишеткәндер, ишеткән…

Бер-беребезне тыя-тыя
Шундый кызып киткәнбез —
«Қычкырма!» да «Шаулама!» дип,
Шаулашабыз икән без…
Шәүкәт Галиев

«Әти белән бергәләп»

Әниләрнең бәйрәмендә
Безнең өйдә бер гадәт:
Чәй табыны әзерлибез
Әти белән бергәләп.

Ашыгып, чәкчәк ясыйбыз,
Пешеп килә бавырсак.
Я, кайсына өлгерергә,
Бигрәкләр дә авыр чак.

Өйдәгеләр уянганда
Әзер инде һәммәсе,
Әти әйтә: — Булганы шул,
Ни диярсең, әнкәсе?

Әнием бер безгә карый,
Бер безнең сыйга карый:
— Бу кадәрле нигъмәтләрдән
Өстәл сынмаса ярый.

Әй, мактыйлар безнең сыйны:
— И тәмле соң, уңган соң!
Әти белән мин пешергәч,
Нигә тәмле булмасын!
Газиз Нәбиуллин

****
«Мин кем малае?»

Мин — әтиемнең малае,
Ике кулымда һөнәр.
Балтасы да, пычкысы да
Минем кулыма күнәр.
Мин — әниемнең малае,
Оялчан да, юаш та,
Минем өчен савыт-саба
Юылып куйсын башта.
Мин — дәү әнием малае,
Камыр басарга ярыйм.
Кич белән көтү каршылыйм,
Көндез бәбиләр карыйм.
Мин — дәү әтием малае,
Акыллы да, тыйнак та.
Сүзләрем сибелеп ятмый, —
Тырыш та мин, җыйнак та…
Нык тамырлы нәселемнең
Бик күп уңай яклары!.. –
Миндә яши милләтемнең
Иң асыл сыйфатлары!
Ленар Шәех

****
«Әти йорт төзи»

Минем әти — йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда.
Балкып торалар утлар.
Минем әти — кирпеч түши
Нык итеп, тыгыз итеп —
Матурлап, сырлап, шомартып,
Турылап, тигез итеп.
Югарыда көчле кран
Әйләнеп, йөреп тора.
Шушы машина әтигә
Кирпечләр биреп тора.
Көн саен йорт үсә бара,
Биеккә күтәрелә.
Әтием дә күтәрелә
Шушы йорт белән бергә.
Хәзер инде ул йортны мин
Тәрәзәдән дә күрәм.
Хәтта аның рәсемен дә
Дәфтәремә төшерәм.
Әхмәт Ерикәй

«Бер шигырь»

Без әти белән икәү
Охшаганбыз төс белән,
Борыныбыз да кәкре,
Авызыбыз да кечкенә.
Әти мине ярата,
Бик кадерләп үстерә.
Мин йөткерсәм, йөткерә,
Мин төчкерсәм, төчкерә.

Әти миңа охшаган,
Мин әтигә охшаган.
Әти миңа ышана,
Мин әтигә ышанам.
«Алма алмагачыннан
Ерак төшми» диләр бит,
«Алтын була кечкенә,
Артык үсми» диләр бит.
Муса Җәлил

Кызыклы шигырьләр монда да бар:

Туган тел турында шигырьләр

Әни турында шигырьләр — балаларга, татарча

Көз турында шигырьләр

Марат Кәбиров – балалар өчен шигырьләр

Балалар өчен татарча шигырьләр

(Барлыгы 5 карау, бүген - 5 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×