Көз турында шигырьләр – балалар өчен. Көз табигатькә үзенә генә хас төс һәм тыныч моң алып килә. Яфракларның саргаюы, салкын җилләр, яңгырлы көннәр, өлгергән җимешләр һәм уңыш җыю вакыты бу ел фасылының төп билгеләре булып тора. Балалар өчен көз — мәктәпкә кайту, яңа уку елы башлану, дуслар белән очрашу һәм кызыклы ачышлар чоры да. Көз турында шигырьләрдә табигатьнең үзгәреше төрле образлар аша бирелә: агачлар алтын күлмәк кия, болытлар күк йөзендә йөзә, кошлар ерак юлга кузгала. Бу әсәрләр баланы күзәтүчән булырга, һава торышына һәм әйләнә-тирәдәге төсләргә игътибар итәргә өйрәтә. Әлеге биттә балалар өчен татарча көз шигырьләре урнаштырылды. Аларны көзге бәйрәмнәрдә, дәресләрдә һәм гаиләдә бергәләп укырга мөмкин.Көз табигатькә үзенә генә хас төс һәм тыныч моң алып килә. Яфракларның саргаюы, салкын җилләр, яңгырлы көннәр, өлгергән җимешләр һәм уңыш җыю вакыты бу ел фасылының төп билгеләре булып тора. Балалар өчен көз — мәктәпкә кайту, яңа уку елы башлану, дуслар белән очрашу һәм кызыклы ачышлар чоры да. Көз турында шигырьләрдә табигатьнең үзгәреше төрле образлар аша бирелә: агачлар алтын күлмәк кия, болытлар күк йөзендә йөзә, кошлар ерак юлга кузгала. Бу әсәрләр баланы күзәтүчән булырга, һава торышына һәм әйләнә-тирәдәге төсләргә игътибар итәргә өйрәтә. Әлеге биттә балалар өчен татарча көз шигырьләре урнаштырылды. Аларны көзге бәйрәмнәрдә, дәресләрдә һәм гаиләдә бергәләп укырга мөмкин.
Габдулла Тукай. Көз
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Сәгыйть Сүнчәләй. Күңелсез көз
Көннәр суынды,
Яфраклар сулды.
Көз җиттеме әллә –
Кошлар юк булды.
Кыйблага таба
Торналар оча.
Тауларны кара –
Болытлар коча.
Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез, гөлсез?
Муса Җәлил. Көз җитте
Киң болыннарда,
Урман-кырларда
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
Уйсу җирләрдә,
Елга-күлләрдә
Көзге салкыннан
Сулар туңдылар.
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып,
Кошлар да китте.
Кошлар шикелле,
Бергә гөр килеп,
Мәктәптә укыр
Вакытлар җитте.
Бари Рәхмәт. Кошлар киткәндә
– Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
– Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.
Фәнис Яруллин. Көзге табын
Көзге табын – бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң – эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
Ә җимеше, җимеше,
Ачысы бар, төчесе!
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.
Резеда Вәлиева. Көз
Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән .
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмыни,
Шундый татлы булганнар.
Әй ямьле дә урманда
Кояш карап торганда.
Тиен уйный сикереп,
Гөмбә утыра көлеп.
Очыргычлар ясадык без,
Китереп бар шартына.
Һәм очырдык зәңгәр күкк ә
Киек казлар артыннан.
Гәрәй Рәхим. Көз йөри
Каурыйларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп, шаулап,
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Безне җылы мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йөри.
Илсөяр Иксанова. Көзге сагыш
Тып-тын гына урманнарда
Яфрак-яфрак сагыш ява.
Көзге яфрак — минем сагыш,
Минем җаным сагышлана.
Тамчы-тамчы сагыш яше
Күздән түгел, җаннан тама.
Тамчы-тамчы энҗе сагыш.
Минем күңел сагышлана.
Көзге урманнарга кушылып,
Минем җаным сагышлана.
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә
Сагышларым дөрләп яна…
Ләбиб Лерон. Яфрак бәйрәме
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
|
Кызыклы шигырьләр монда да бар: |
|
Әни турында шигырьләр — балаларга, татарча |
Теглар: көз турында шигырьләр балалар өчен, көз турында шигырьләр балаларга
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!
