Көз турында җырлар

Көз — табигатьнең аерым матурлыкка ия булган фасылы. Бу чорда агач яфраклары сары, кызыл һәм алтын төсләргә керә, җилләр исә, яңгырлар ява, ә кырларда һәм бакчаларда уңыш җыела. Көз турында җырлар балаларга ел фасылындагы үзгәрешләрне җыр-моң аша танып белергә ярдәм итә. Алар кечкенә тыңлаучыларда табигатькә мәхәббәт, күзәтүчәнлек һәм матурлыкны күрә белү хисе тәрбияли.

Көзге җырларны балалар бакчасында, мәктәптә, бәйрәмнәрдә һәм гаилә кичәләрендә башкарырга мөмкин. Алар көзге иртәләр, уңыш бәйрәмнәре һәм төрле мәдәни чаралар өчен аеруча урынлы. Бу бүлектә көзнең төсләрен, муллыгын һәм үзенчәлекле кәефен чагылдырган матур җырлар тупланды. Аларны өйрәнү балаларга шатлык бүләк итә һәм иҗади сәләтләрен үстерә.

Көзге табын

Ф. Яруллин сүз. О, Усманов муз.

Көзге табын-бай табын
Кыяр карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
Көзге табын- бай табын
Кыяр карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.

Кушымта:
Алмалары, алмалары ал төсле,
Балкып туган, балкып туган таң төсле.
Капсаң эри, капсаң эри авызда
Һәр кисәге, һәр кисәге бал төсле.

Ә җимеше, җимеше,
Ачысы бар, төчесе.
Яңа пешкән күмәчтер Кайнар, кояш төслесе.
Ә җимеше, җимеше,
Ачысы бар, төчесе.
Яңа пешкән күмәчтер Кайнар, кояш төслесе.

Кушымта:
Әткәм кебек, әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек, әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт, көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик бәхетле, бик шат без.

Көз

Илһам Байтирәк көе
Бикә Рәхимова, Г.Гәрәева сүзәләре

Һәр ел саен көзләр килә,
Ашыкмый, кабаланмый.
Җылы кебек тоелса да,
Ул җәй кебек булалмый.

Кушымта:
Ә шулай да көз, көз инде.
Без аны яратабыз.
Алтын-сары матур көзне
Ел да көтеп алабыз.

Җәйнең кояшлы көннәре,
Әле көздә саклана,
Әбиләр чуагы җитсә,
Көз җәйгә ошап кала.

Кушымта:
Җәйдә үскән уңышларны,
Көздә җыеп алабыз
Көн артыннан көннәр үтә.
Кышка таба барабыз.
Кушымта.

Көз турында җыр – балаларга

Г.Гәрәева көе һәм сүзләре

– Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?

– Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар,
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.

– Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?

– Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.

– Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?

– Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.
Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.

Сары агачлар

Н.Яхина, Г.Гәрәева сүзләре
Н.Яхина көе.

Урманнарда бар агачлар,
Сап-сары күлмәк кигән.
Бу сары төс табигатьнең
Көзгә бүләге икән.

Кушымта:
Сары-сары сап-сары,
Агачның яфраклары,
Бигрәкләр дә матур икән,
Көзнең шушы чаклары,
Көзнең шушы чаклары.

Атлыйбыз көзге сукмактан,
Урманда көз сулышы.
Сапры яфраклар коела,
Җиргә төшә ярышып.

Кушымта: шул ук

Көзге җилләр

Марат Кәбиров шигыре,
Ризван Хәкимов көе

Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.

Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.

Көзге җилләр, көзге җилләр,
Ныграк исегез.
Газапларны, сагышларны
Алып китегез.
Көзге җилләр, ачы җилләр
Ныграк исегез.
Кайгыларны, сагышларны
Ерак итегез итегез.

Көзләрнең үз матурлыгы,
Үзенең назы.
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә тагы.

Көзге җилләр, көзге җилләр,
Ныграк исегез.
Газапларны, сагышларны
Алып китегез.

Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.

Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.

Көзге җилләр, көзге җилләр,
Ныграк исегез.
Газапларны, сагышларны
Алып китегез.

(Барлыгы 4 карау, бүген - 4 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×