Рәмис Латыйпов «Караңгы як» китабы турында

«Караңгы як» — татарда беренче куркыныч хикәяләр җыентыгы, татар хоррор китабы. Ул электрон вариантта 2026 елның мартында дөнья күргән иде. Сатып алучылар авторның башка китапларына караганда азрак булды. Әмма алган укучылардан уңай фикерләр килеп тора. Сез аларның кайберләре белән китап битендә таныша аласыз. Ә хәзергә татарның күренекле шәхесе язучы, журналист, блогер Рәмис Латыйпов рецензиясен тәкъдим итәбез.

***

Марат Кәбировның “Караңгы як” дигән китабын укыдым. Бу дөньяның якты һәм караңгы яклары турында уйлата торган китап. Беренче хоррор җыентыгы татар дөньясындагы. Галәмәт куркыныч хәлләр, коточкыч дип әйтәседер татарчаны. Марат Кәбиров шундый экспериментлар ярата инде – мистикалар, фантастика, антиутопияләр остасы.

Спойлер ясыйсым килми –укучыларга кызык булмас, фикерләремне генә әйтәм.

Хоррор гына түгел. Марат Кәбировтагыча, тирән фәлсәфә бар һәр куркыныч тарихта диярлек. Ике хикәя күңелгә уелып калды. Куркыныч вакыйгалар, әмма аларны укыгач, чын куркынычның бу хикәядәгесе түгел, тормыштагысы икәнен аңлыйсың. Без кая барабыз әле ул хәзер? Һәм кая барып чыгачакбыз? Татарда киләчәкне сурәтләгән әсәрләр бик аз, шуңа күрә тотабыз да шул Гаяз Исхакыйны гына искә төшерәбез. Марат Кәбировта киләчәкне фаразлау бар. Шул куркыныч киләчәкнең чалымнары бу тормышта бар икәнен күрәсең дә, кот алына. Менә аның героен иректән мәхрүм итәләр. Төрмәгә дә япмыйлар аны, ул өендә, әмма ул – ирегеннән мәхрүм ителгән. Урамга чыгып карый шул кеше – ул төрмәдә түгел, чыга ала, әмма ул ирекле дә түгел, һәм урамдагы кешеләр дә инде төрмәдә булмаса да, үзләрен төрмәдәге кебек тота. Алар үз ирекләрен үзләре мәхрүм иткән.

Марат Кәбиров замана казанышларын – Ясалма фәһемнәрне әйбәт өйрәнгән, шуңа ул безне ни көтәчәген чамалый бугай. Кеше үзен үзе коллыкка кертеп барган заманда яшибез түгелме, дип уйлыйсың. “Пычак” дигән әсәр бар, анысы җан кергән борынгы пычак турында. Уйдырма кебек, ә карыйбыз – инде Ясалма фәһем идарә итә торган кораллар кулланышка керде. Үткән заманда да кеше тынгылык тапмаган, шул заманнардан килгән Пычак бүген дә кешеләргә тынгылык бирми…

Кешелекне чистартырга, гадел җәмгыять төзергә дигән әллә никадәр омтылышлар булган тарихта. Шундый бер бөек идея белән халыкны артыннан ияртеп, гадел җәмгыять төзим дип халыкны иярткән кешеләрнең иң мәшһүре безнең илдә булган бит инде. Күпме кан коелган, күпме фаҗига… Бөек фантастларның әсәрләрендә дә гадел җәмгыять төзим, халыкка әйбәт булсын дип тырышып йөреп, чынлыкта тагын да начаррак нәтиҗәләргә китергән сюжетлар бар. Марат Кәбировның “Иҗатчы өчен тәмуг” – гаҗәп көтелмәгән сюжетлы шундый әсәр. Менә кисәк кенә бөтен кешеләрнең күңелләрендәге ачу, ярсу, нәфрәт бетеп китте ди… Ни булыр иде икән? Коммунизм, җәннәт булырга тиеш кебек, әмма булачакмы ул? Артур Конан Дойлның халыкны баетып бәхетле итәргә уйлаган герое Рафлз Һоу азактан үзенә кул сала, ә Марат Кәбировның халыкны миһербанлы итәм дип хыялланган Салихы бәхетле җәмгыятьтә бәхетсез булып яшәп кала.

Кайбер әсәрләр тормышта булган дип сөйләнелгән тарихлардан. Бер дивана турындагы әсәре бик ошады. Авылда йокларга яткач, тәрәзә шакып кызлармы, кемдер урамга чакыра егетне. Чыгасы бик килә, куркыта да. Чыгарга ярамаганы гына аңлашыла соңыннан… “Мондый хәлләр инде татар авылында була алмый” дигән фикерләр тудырырдай куркыныч җинаятьләр сурәтләгән хикәяләр дә бар. Җинаятьләрне тикшерү системасы белән бераз таныш кешеләр, билгеле, аларының да мөмкин икәнен әйтәчәк. Монда ул җинаятьләр көтелмәгән сюжет борылышлары белән җәлеп итә. Син инде беләсең – менә бу хатын ирен үтерергә җыена, үтерә дә бугай инде, әмма… азагы гел көтелмәгәнчә.

Төрле социаль катлауларны сурәтләү бар, менә шул ошады. Бер үк вакытта киная, тәнкыйть һәм мәхәббәт белән сурәтли ул иҗади интеллигенцияне — укыганда ул шәхесләр күз алдына килеп баса. Бөтен уңган-булганлыклары, ачы язмышлары, ирешкән уңышлары һәм мескенлекләре белән. Милләтнең ачы язмышын күрәсең шулар аркылы. Нигә безнең мәдәният, әдәбият өлкәсе шулкадәр мескен хәлдә дигән әрнү күңелне тырный… әсәр сюжетындагы хоррорга күңелдәге шунысы да өстәлә. Әйтәм бит, Марат Кәбиров ул фәлсәфә остасы. Аннары бу әсәрләрдә ил җитәкчеләре күзаллаулары да бар. Җәй уртасында халыкка пәлтә кияргә кушалар икән – бар да кия. Әллә кушкач өйләргә кереп бикләнмәдекме карантин булганда?

Менә шундый куркыныч та, уйландыргыч та, фәлсәфәи дә мәсьәләләр бу китапта. Укый аласыз Маратның сайтында. Сылтама монда.

Чыганак: https://vk.ru/wall-224988922_6323

Автор турында: Рәмис Латыйпов ― журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа» АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире (2016―2025). Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2023). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2024 елдан).
Аның хакында тулырак мәгълумәт — Википедиядә.
Иҗаты белән Литрестагы китаплары аша таныша аласыз.
Социаль челтәрдәге сәхифәсе — монда

Жавап язарга

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Охшаш язмалар