«Елмаю» романы турында
Башкортстандагы татар прозаиклары соңгы елларда повесть жанрында аеруча актив эшлиләр. «Тулпар» журналының бер генә саны да киң күләмле әсәрләрдән башка чыкканы юк. Андый әсәрләрне ара-тирә «Кызыл таң» гәзите дә укучыларга тәкъдим иткәләп тора. Повестьлар, сирәгрәк булса да, «Китап» нәшриятында да дөнья күрә. Әдипләр арасында бу өлкәдә инде каләмнәре шомарган Марат Кәбиров һәм Кәрим Кара, әлегә кадәр матбугатта хикәяләре еш кына чыгып торган Закир Әкбәров, матбугат битләрендә соңгы елларда гына күренә башлаган Гөл Мирһади, Риф Иөзлекбай кебек авторлар да бар.
Азаккы бер-ике елда дөнья күргән повестьларны күздән кичергәндә, аларның тема ягыннан да, тормыш материалларын сайлау җәһәтеннән дә, чынбарлыкны сүрәтләү алымнары һәм стильләре белән дә шактый төрлеләнә баруын күрәбез. Әсәрләрнең күпчелегендә бүгенге тормышта, бигрәк тә-авыл җирендә барган катлаулы процесслар, иҗтимагый каршылыклы хәл-вакыйгалар сурәтләнә. Үзгәртеп кору процессларына бәйле шул каршылыклар эчендә торып калган төрле катлам, төрле профессияле, төрле яшьтәге кешеләрнең язмышын, хис-тойгыларын чагылдырырга омтылыш ясала. Әхлак проблемаларына игътибар арта бара.
Шул ук вакытта повестьлар сюжет кору, тормышчан конфликт сайлап, аны җанлы образлар ярдәмендә хәл итү һәм, гомумән, образ төзү осталыгы, тел-сүрәтләү чараларын куллана белү ягыннан бертигез түгелләр. Арада чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрелгәннәре дә, матур әдәбият әсәрләренә куела торган таләпләргә җавап биреп бетермәгәннәре дә бар.
Безнеңчә, соңгы бер-ике ел эчендә дөнья күргән повестьлар арасында иң уңышлысы —Марат Кәбировның «Елмаю» әсәредер. Язучының элегрәк басылган әсәрләрендәге кебек үк, биредә дә бик үк гадәти булмаган хәл-вакыйгалар, эчке дөньясы бер караудан ук ачылмаган персонажлар чагылыш тапкан. Геройларның үз-үзләрен тотышы да, яшәү рәвешләре дә көндәлек тормыштагыча гади генә түгел, дип әйтергә мөмкин. Автор үз геройларының хәрәкәт-фигыльләрен бер карауда ук үтәдән-үтә күренеп, аңлашылып торган гадәти каршылык тудыру максаты белән генә сүрәтләми, аларның һәрбер кыланышы, караш-уйлары, үзара мөнәсәбәтләре укучыны бүгенге тормыш-яшәеш турында, замандашларыбызның рухый дөньялары, эзләнүләре һәм шул юлдагы югалту табышлары турында тирәнтен фикер йөртергә, фәлсәфи гомумиләштерүләр ясауга этәрә.
Повестьны укып чыккач, беренче булып күңелдә шундый сорау туа: кешенең асылы нәрсәдә? Чын бәхет нинди була ул?
Без, гадәттә, бәхет хезмәттә һәм шул хезмәтнең нәтиҗәләрен күреп кинәнүдә, дип раслап яшәп килдек һәм яшибез. Бөек Тукаебызның «зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә» дигән шигырь юллары, хаклы рәвештә, безнең яшәү һәм тәрбия девизыбыз булды. Бөтен совет әдәбияты шуны раслады. М. Кәбиров, хезмәт нәтиҗәсендә табыла торган бәхетне инкарь итмәстән (әсәрдә турыдан-туры әйтелмәсә һәм күрсәтелмәсә дә, хезмәтнең байлык чыганагы һәм көнкүреш нигезе булуы тойдырыла), кешенең бәхетен шәхси, интим тормыш гармониясендә күрә.
Повесть нигезенә үзәк герой — инде кырык яшькә якынлашып килгән хатынның (әсәрдә аның исеме аталмаган) тормыш бөтенлеген, гармониясен ана булуда дип инанып, үзенең бала табу бәхетеннән мәхрүм булуына ачыну драмасы салынган. Монысы — сюжет киеренкелеген тәэмин иткән конфликтның өстәрәк, күзгә күренебрәк ятканы. Бу драма һәм шуның белән бәйле кичерешләр әлеге геройны уңай характер төсендә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Укучыда аңа карата теләктәшлек уянмый калмый. Әмма икенче күзлектән, тирәнрәк күз салсаң, драманың күзгә бәрелеп тормавына һәм аны җиңел генә аңлату да мөмкин түгеллегенә төшенәсең. Бусы — шәхеснең алсуга буялган хыял дөньясы белән һәртөрле көндәлек ыгы-зыгыларга чорналган гадәти соры чынбарлык арасында килеп туган каршылык. «…Кайчандыр мин чынлап та фәрештә идем. Иңнәремдә якты канат иде… Һәм гап-гади бер җир улы миңа гашыйк булды. Ул сокланып та, уфтанып та тормады бугай, ә гап-гади генә итеп яныма килде дә:
— Сезнең белән танышырга мөмкинме? — дип елмайды.
Мин моны көтмәгән идем. Мин ап-ак атта чабып килеп, аяк очларыма тезләнеп баш орыр әкият егете көткән идем…»
Ир белән бергә яши башлавы кызның өмет-хыялларына туры килмәсә дә, кыз әле башта үзен бәхетле тоя: «Мондый татлы мизгелләр мәңге сузылыр төсле иде». Ләкин чынбарлык, җир дөньясы аны «фәрештәләр тормышыннан» баш тартырга мәҗбүр итә. «…Ашарга пешер әле»,— диде ул бер көнне… Мин җир кызы түгел һәм мондый эшләргә бик сәләтем дә юк иде… «Кер юарга кирәк!» — диде ул бермәлне… Мин бу эшне белми идем әле…»
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Менә шулай, фәрештәләр генә яшәрдәй алсу күктән төшеп, гадәти җир дөньясында көн итүгә, ягъни рухый канәгатьсезлеккә ана була алмау фаҗигасе дә кушылып, героебызда, гомумән, тормышка, кешеләргә карата ялгыш караш формалаштыра. Аны бәхетле итү хәстәре белән генә яшәгән ире Хәйдәрне дә ул аңлап, дөрес бәһалый алмый. Бөтен игътибарын үз-үзенә, үз шәхесенә генә юнәлтеп гаилә корып яши башлаган елларында кисеп ташланган «фәрештә канатлары» янә дә үсәр дип өметләнә, яңа канат куяр дип ышанып, очраклы мәхәббәт уенына керешә. Чынында исә, аның бу хыялы ялган мөнәсәбәтләр хакыйкатенә бәрелеп, челпәрәмә килә.
М. Кәбиров үз геройларының асылын берьюлы гына ачып салмый, тышкы ялтыравык астында — пычрак җан, ә гади һәм бер ягы белән дә күзгә бәрелеп тормаган йөз-кыяфәт артында олы йөрәк, тиңсез эчке матурлык яшәвен аларның укучы күз алдында барган эш-хәрәкәтләрен сүрәтләү ярдәмендә дә, уй-кичерешләре аша да әсәрнең башыннан азагына кадәр эзмә-эзлекле күрсәтә бара. Повестьның үзәгендә торган геройга, аның өчен нинди генә яхшылыклар эшләмәсен, ире Хәйдәр, үтә гади һәм гадәти, бернәрсәсе белән дә гаҗәпләндермәстәй кеше булып күренә, ә автобус тукталышында очраклы рәвештә очрашкан ир исә чын рыцарь булып тоела. Аның белән мавыгып китеп, тиз арада җенси мөнәсәбәткә керүе аңа бәхетнең аръягына чыгу сыман тоела. (Кысырлыгын иреннән күреп, ничек тә булса бала анасы булу турында гына хыялланып яшәүче хатынның шушы ир белән үткәргән кичләрен авторның тәмләп-тәмләп, бөтен детальләре белән тәфсилләп сурәтләве, ихтимал, шуннан киләдер).
Тормышта һәрвакыт могҗизалар эзләү, яхшылык белән явызлык тыгыз үрелгән бүгенге чынбарлыктан ямь тапмау, үзен генә фәрештәдәй чибәргә санап, көндәлек яшәештәге матурлыкны, кешеләр күңелендәге гүзәллекне күрә белмәү героебызны соры бертөрлелектән югары күтәрелергә омтылдыра, әмма шул күтәрелү юлын ул җенси мөнәсәбәтләр дөньясыннан гына эзли.
Чын матурлык, чын бәхетне үзенчә аңлаган хатын тормыш хакыйкатен бик соңлап, олы югалтулар кичергәннән соң гына аңлый башлый. Көн саен, сәгать саен җанын ашый-ашый, ирен вакытсыз үлемгә китереп җиткергәч кенә хатын үзенең асылына төшенә: «…Хәйдәрдән күпме көлдем, күпме мыскылладым! Үз михнәтләрем өчен үч алам дип, аңа күпме газап ашатканымны үзем беләм дә, бер Алла белә. Нинди аяусыз җәллад булуымны уйласам, хәзер бала йоннарым кабарып чыга. Тыштан караганда, мин менәмен дигән акыллы, назлы, хәстәрлекле хатын-кыз, ә эчемдә күпме бозыклык яткан!..»
Шулай итеп, кешенең кешелек вазыйфасы, үзара мөнәсәбәтләр, яшәешнең асылы турындагы фәлсәфи караш-фикерләр геройның бар булмышы белән бәйле рәвештә яңгыратыла.
Повестьта хикәяләү үзәк геройның үз исеменнән алып барыла, гомумән, әсәр аның уй-фикерләр агышыннан, үз-үзен психологик анализлаудан гыйбарәт. Язучы үзе аның сөйләменә бәйләп, «аңасты фикерләве» дигән ысулны кабат-кабат куллана. (Персонажларның эчке дөньясын ачуда Австриянең галим-психологы Фрейд теориясенә нигезләнгән шушы алым Көнбатыш әдипләрнең әсәрләрендә еш файдаланыла).
Геройның үз-үзенә, эш-гамәлләренә, фикер агышына психологик анализ нәтиҗәсендә, аның бөтен рухый йөзе ачып салына, катлаулы психологик образ тудырыла, ул укучы алдына трагик шәхес булып килеп баса. Ә Хәйдәр исә, хатыны аңа карата әсәрнең буеннан-буена нинди генә иронияле, тискәре карашта тормасын, иң күркәм сыйфатларга ия шәхес булып, хатыны үзен бәхетле тоеп яшәсен өчен теләсә нинди корбаннарга барырга әзер кеше булып гәүдәләнә.
Кешенең кешелек вазыйфасы һәм бәһасы, үзара мөнәсәбәтләрнең эчкерсезлеге, яшәешнең асылы турында фәлсәфи караш-фикерләр, әнә шулай, геройларның булмышын бөтен катлаулыгында чагылдыру ярдәмендә яңгыратыла.
М. Кәбировның әүвәлрәк дөнья күргән повестьлары турында язган тәнкыйтьчеләр аның соңгы елларда шактый активлашкан постмодернизм методы белән эш итүен, образлар һәм картиналарның зур гомумиләштерүләргә, эчке мәгънәгә, кинаяләргә ия булуын билгелиләр. Әлеге яңа повесть та шул ук юнәлештә иҗат ителгән, анда көндәлек тормыш детальләре бик аз — алар геройларның характерын ачу, фәлсәфи фикерләрне раслау өчен кирәк микъдарда гына китерелә. Автор күпчелек әсәрләрдәгечә хәзерге заман чынбарлыгының төгәл күчермәсен бирү максатын куймый, һәм әсәр структурасында ул соралып та тормый… (тулы вариант — «Тулпар» журналы, 2008 ел, 2 сан)
Суфиян Сафуанов, Тулпар — 2008