Татарча антиутопия - заманча форматларда алып укырга
Татар әдәбиятында антиутопия жанрында язылган китаплар күп түгел. Алар нибары өчәү генә. Һәм шуның икесе белән сез шушы бүлектә таныша аласыз. Рәхим итегез: татарча антиутопия — Марат Кәбиров китаплары заманча электрон форматларда
Показаны все результаты (2)Сортировка: самые недавние
Дөнья әдәбиятында еш кулланылып укучылар арасында зур кызыксыну уятса да татарча антиутопия жанрына караган әсәрләр әлегә өчәү генә. Аның беренче үрнәген узган гасыр башында Гаяз Исхакый язса (Ике йөз елдан соң иңкыйраз, 1902), соңгы икесе — Марат Кәбировның ике меңенче елларда язылган «Сагындым. Кайт инде…» повесте һәм «Китап» романы.
Автор үзе шаяртканча, «татар тормышында йөз елга бер генә була торган әсәрләр» белән шушы бүлектә таныша аласыз. Китаплар кыйммәт түгел һәм алар — сезнеке.
Утопия — тормышны идеальләштереп күрү хыялыннан барлыкка килгән әсәр. (Моны Томас Мор кулланышка кертеп җибәргән.) Андый әсәрләрдә сүз гадел җәмгыять рәхәт тормыш, тик яхшы кешеләр турында бара.
Ә анти утопия — шуның киресе. Бу бүгенге җәмгыятькә тәнкыйть күзлегеннән карап, аның киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген күзаллаудан туган иҗат. Беренче антиутопия әсәре булып Т. Гоббсның «Левиафан»ы исәпләнә. Бу китап Англиядә 1651 елда ук дөнья күрсә дә, әлеге жанр тулысынча унтугызынчы гасыр башында гына формалаша.
Антиутопиянең төп сыйфаты — ирекле шәхесне авыр хәлгә куючы киләчәк җәмгыятен, сәяси һәм социаль барышны, кеше-ара мөнәсәбәтләрне сурәтләү. Гадәттә, вакыйгалар әсәрнең герое карашыннан тасвирлана һәм ул дөньяда үзең катнашкан кебек тәэсир калдыра. Бу жанрны шартлы рәвештә түбәндәге төрләргә бүлеп йөртәләр: сатирик антиутопия, сәяси, социаль, фәнни һ.б. Иң күренекле әсәрләр рәтенә Евгений Замятинны «Мы», Олдос Хакслиның «О дивный новый мир», Джордж Оруэллның «1984», Рэй Брэдбериның «Фаренгейт 451», Курт Воннегутның «Бойня номер пять, или Крестовый поход детей» романнарын кертергә була.
Татарча антиутопия, яки татар антиутопиясе, татар әдәбиятында антиутопия… Ничек әйтсәң дә телгә ятып бетмәгән сыман… Татар язучылары мондый жанрда бик иҗат итми. Болар — сирәк әсәрләр. Укып чыкканнан соң китап турында фикерләрегезне калдырсагыз, бу әлеге жанрның киләчәге өчен зур этәргеч булыр иде.
Лучшие книги антиутопии в современной татарской литературе. Окуньтесь вместе с автором в антиутопические миры, которые одновременно завораживают и пугают. От футуристических мегаполисов до безлюдных пустошей — эти книги нарисуют яркие и провокационные картины того, что может ждать нас впереди. Начните путешествие в царство тьмы и откройте для себя предостережения и прозрения, скрытые на страницах лучших антиутопических книг.
В магазине татарских книг эти романы татарской антиутопии доступны для всех желающих в цифровом формате. Электронную книгу вы получите сразу же после оплаты.