Төрле елларда язылган шигырьләр һәм поэмалар, җыр текстлары

Башка бик күп иҗатчылар шикелле үк, Марат Кәбиров та беренче адымнарын шигырьлэр язудан башлый һәм унсигезе тулганчы ук әйбәт шагыйрь дигән дан күтәрә. 1987-89 елларда Башкортостанда аның турында язмаган бер генә гәзит-журнал да калмый. 1988 елда һөнәрчелек училищесын тәмамлап Уфага килгәч, күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаев белән ныклап аралаша башлый, аның белән очрашуларда йөри, чыгышлар ясый. Шыгрым тулы заллар җыйган шагыйрь янында йөргәч, танылу да килә. Маратның иҗатына да, шәхес буларак формалашуына да Атнабайның йогынтысы зур була.

Туксанынчы еллар башында прозада көч сынап карый һәм тулысынча шул өлкәгә күчә. Хикәяләре басыла. «Мәхәббәттән җырлар кала» (1995) Һәм «Сары йортлар сере»(1997) авторга уңыш китерә. Ләкин шигырьләр язылып тора. «Серләшик әле бер», «Өзәңгегә баскан чак» дигән шигырь китаплары дөнья күрә, аның сүзләренә язылган җырлар барлыкка килә. Ул җырларның күбесе популяр булып китә. Шигърият шул рәвешле автор иҗатының зур бер өлеше булып кала.

Казанга күченеп килгәч, шигърияткә артык әһәмият бирми. Уфада әйбәт шагыйрь булып исәпләнсә дә, Татарстанда аны роман һәм повестьлар язучы буларак ныграк беләләр.

Әлеге бүлектә — Марат Кәбиров шигырьләре. Татарча шигырьлэр. Алар электрон форматта, бөтен җайланмаларда да ачыла. Алыгыз, укыгыз, үкенмәссез!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика