Бер җыр калсын…

199 

Марат Кәбиров. Бер җыр калсын — шигырьләр
Казан – 2018, электрон китап, PDF, PDF-A6, EPUB, FB2 форматларында.

Шәп шигырьләр кирәк булса — ал!

Категория: Метка:

Бер җыр калсын...

«Маратның шигырләре әллә каян ук балкып, аерылып тора. Һәм күңелдә матур хисләр уята. Иң күзгә ташланганы, күңелдә калганы – йөгерек, тапкыр фикер, афоризмга хас үткенлек, кыскалык, сүзнең тәмен белү, халыкчанлыкка тартым шигъри сөйләм. Иң мөһиме, шагыйрь битараф түгел. Дөнья гаме, кырыс тормыш ачылары, хакыйкатьнең күзенә туры карап сөйләшү…» — дип яза халык шагыйре Р. Миңнуллин.

Бу сүзләрне шагыйрьнең әлеге китабына карата да кулланырга мөмкин. Китапка Марат Кәбировның төрле елларда язылган иң яхшы шигырьләре тупланды.

Алыгыз, укыгыз, рәхәтен күрегез!

 

Китапка кергән шигырьләрдән

 

Бердәнбер

Меңнәр арасыннан ни өчендер
Сине сайлаганмын… Ялгыштыр ул…
Бу дөнья шыр дөреслектән тормый,
Ялгышлар да безнең язмыштыр ул…

Юкка түгелдер ул… бу сайлаулар…
Кан тамганда җаным ярасыннан…
Мин бары тик сине сайлаганмын…
Бары сине… меңнәр арасыннан…

Ник икәнен мин үзем дә белмим,
Ә син аны күптән белмисеңдер…
“Әллә ничек” килеп чыккан юлның
Сәбәпләрен күктән эзлисеңдер…

Азат булып күкләр каргышыннан,
Азат булып күпләр карашыннан…
Мин бары тик… бер мәл… сайлаганмын…
Сине генә… меңнәр арасыннан…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Синең генә никтер исең китә…
Бердәнберлегеңә ышанмыйсың…
“Мин башканы бәлки сайлар идем,
Синең урыныңда булсам,” – дисең.

Ходай безгә нидер биргән икән,
Ник икәнен үзе белгәндер гел…
Без икебез ике җирдәнбездер,
Икебез дә ләкин… бердәнбердер…

 

Хәбәрләр юк

 

Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Синең тарафлардан җил исми.
Җил иссә дә кайнар хисләреңне
Алып килми миңа килешли.

 

Әллә инде җилләр аяусызлар,
Әллә инде үзең сүрелдең.
Җилләр генә шундый аяусыздыр,
Сүрелүең дөрес түгелдер.

 

Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Хәлләреңне белми тилмерәм.
Язмышларың кайда йөртә икән,
Нинди уйлар белән, кем белән.

 

Йөрәк хәлен йөрәк сизә диләр…
Шулай дигәннәре хак микән?
Синең дә шул ачы билгесезлек
Утларында янган чак микән?

 

Хәбәрләр юк синең тарафлардан…
Кайчан килер икән хәбәрең?..
…Хәлләреңне белү белән генә
Җиңеләер кебек хәлләрем…
1998

 

Без икәү

 

Төнге тынлыкны
Бүлә сүзләрең.
Караңгылыкны
Телә күзләрең.
Нурларын сибә
Ай безгә карап.
Без икәү, гүя,
Беренче кабат…

 

Ай нуры куна
Иреннәреңә.
Иреннәреңнең
Дерелдәвенә…
Беренче кабат
Күрешкән сыман,
Мин әле һаман
Сиңа тартылам.

 

Ерак калса да
Беренче кичләр.
Йөрәктә һаман
Иң якты хисләр.
Элекедәй саф
Сөю әле дә.
Сүнмәде дә ул,
Сүрелмәде дә.

 

Нурларын сибә
Ай безгә карап.
Без икәү, гүя,
Беренче кабат…
Синең сөюең
Гомер буена
Беренче кабат
Кебек тоела.
2009

 

Ышанмыйча

 

Ышанмыйча минем зурлыгыма,
Иңнәремдә канат барына…
Акырын гына китеп барасың син
Кемнәрнеңдер тарафларына…

 

Ә мин сине өзелеп яратсам да
Үз юлымнан инде борылмам…
Синең юлың — якты хисләрдән дә
Файда эзләүләргә корылган…

 

Гаепләргә сине хакым юктыр —
Куларымда синлек алтын юк…
Мизгел саен ерагая бара
Синең белән минем якынлык…

 

Кызыктырадыр шул кемнәрнеңдер
Яшәве дә, даны-малы да…
Дан да, мал да таба алыр идем,
Тынгылыклар тапсам җаныма…

 

Ә минем җан сине кызыктырмый,
Терелтсә дә сулган гөлләрне…
Сиңа гашыйк шул бер җанга сусап,
Уянырсың үзең бер мәлне…

 

Ышанмыйча минем зурлыгыма,
Иңнәремдә канат барына…
Акырын гына китеп бара халкым
Кемнәрнеңдер тарафларына…
2009

Үзеңне шигырьдән чикләмә!

1 отзыв на Бер җыр калсын…

  1. Нәфисә

    Марат Кәбировның шигырьләре миңа аеруча нык ошый. Тормышчан, халыкчан итеп яза. Туры сүзле, беркемнән дә курыкмый.

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *