Җир уллары фаҗигасе

399 

Марат Кәбиров. Җир уллары фаҗигасе — трагедия. Электрон китап — PDF-A6

Категория:

Җир уллары фаҗигасе

Кабил белән Һабил турындагы легенда барыбызга да таныш. Легенда кыскача болайрак. Адәм белән Һаваның улы Кабил Аллаһ Тәгаләнең әмеренә каршы килеп үзенең игезәк сыңары Әкълимәгә өйләнергә тели. Ул туганыннан көнләшеп Һабилне үтерә. Карганың үле карганы җиргә күмгәнен күреп, үзе үтергән туганын җиргә күмәргә кирәклеген төшенә… Җир йөзендә гаделсез үтерелгән һәр кеше өчен Кабилгә дә гөнаһ язылып бара, чөнки ул беренче үтерүче була.

Һади Такташның шушы легендага нигезләнгән «Җир уллары трагедиясе» поэмасы да бар. Марат Кәбиров әсәре бу легенданы башка яссылыкта ача, кеше характерындагы икейөзлелек, нәфес, көнчеллек, тар карашлылык кебек сыйфатларның нинди фаҗигагә китерү мөмкинлеген күрсәтә. Вакыйгалар борынгы чорда барса да әсәрдә бүгенге көннең иң актуаль проблемалары күтәрелә.

Халык театрлары, үзешчән һәм профессиональ сәнгать төркемнәре өчен менә дигән җирлек булырга мөмкин.

 

 

Отзывы

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Җир уллары фаҗигасе”

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *