Җыр дәфтәре
Җыр дәфтәре. Марат Кәбиров сүзләренә язылган татарча җырлар (текстлары)
Озак еллар буена татар эстрадасында күренекле башкаручылар белән тыгыз аралашып эшләгән шагыйрьләрнең иҗатында, әлбәттә, татарча жырлар зур урын алып тора. Бу табигый хәл. Маратның да бик популяр булып киткән җырлары хәтсез генә. Аларны төрле сәхнә йолдызлары башкаруында ишеткәнегез бардыр инде. Кайберләренең авторы кем икәнен, бәлки, белеп тә бетермисездер. Бу җыентыкта М. Кәбировны татарча жырлар авторы буларак яңадан ачарсыз…
Фәнүзә –
Бу җырлар сезнеке дип уйламый идем. Роман хикәяләрегезне яратып укысам да шигырь язганыгызны белми идем. Бу популяр җырлар күптән яңгырый бит инде. Сез язганын белгәч, сөендем.