Хоррор, фэнтези, фантастика, триллер жанрына караган татарча китаплар.

Татар әдәбиятында әлегә татарча фэнтези дип билгеләрлек бер әсәр дә юк. Ләкин өмет өзәргә ярамый. Ә татарда хоррор жанры бар. Һәм алары да — Марат Кәбиров әсәрләре. Бу бүлектә тәкъдим ителгән китапларның барсы да шул коточкыч әдәбияты жанрына карый. Һәм аларның барсы да татар телендә — татарча хоррор (татарча мистика, татарча триллер)

Исеменнән үк күренгәнчә, бу жанр әсәрләре куркыныч, кот алынырлык вакыйгаларга корылган. Төп персонажлары — зомбилар, вампирлар, убырлар, өрәкләр, җен-пәриләр, шайтаннар һәм шуңа охшаш мистик персонажлар һәм чынбарлыкның явыз затлары. Коточкыч әдәбияты нигезендә борынгыдан килгән фольклор һәм дини йолалар, мифлар, легендалар ята. Катлаулы интригалар, җан өшеткеч күренешләр аша изгелек һәм явызлык көрәше бөтен кискенлегендә сурәтләнә.

Коточкыч әдәбияты берничә төргә бүленә: триллер, апокалиптика, романтик хоррор, кара юмор.
Триллер ике төрне үз эченә ала: мистик триллер һәм психологик триллер. Беренче очракта гадәттән тыш хәлләр, күренешләр, персонажлар хәрәкәт итә — вампирлар, өрәкләр, зомбилар, һ.б.. Ә психологик триллер аз гына башкачарак: монда көндәлек тормыш чынбарлыгы нигез булып тора, бернинди гайре табигый күренешләр булмый. Коточкыч вакыйгалар реаль җирлектә барлыкка килә: әйтик, кемдер маньяк кулына эләгә, явыз ерткыч белән бер читлек эченә бикләнеп кала, аврияга юлыга…
Апокалиптика — дөнья бетү, Җир шарына куркыныч килү турындагы әсәрләрне үз эченә ала. Тик бу темага язылган фантастикадан аермалы буларак хоррор әсәрләре төп игътибарны куркыныч күренешкә юнәлтә.
Романтик хоррор — мәхәббәт романы һәм коточкыч әдәбияты элементларын берләштерүдән барлыкка килгән агым.
Кара юмор — комедия һәм хоррор элементларын үз эченә ала.

Бүгенге көндә коточкыч әдәбияты дөньяда иң популяр жанр булып исәпләнә. Аның иң күренекле вәкилләре — Стивен Кинг («Восьмая миля», «Побег из Шоушенко», «Темная Башня» һ.б.), Дин Кунц, Уильям Блэтти («Изгоняющий дьявола»), Айра Левин («Ребёнок Розмари»), Клайв Баркер («Восставший из ада»), Роберт Маккаммон («Они жаждут»), Энн Райс («Вампирские хроники»), һ.б. Рэй Брэдбериның кайбер әсәрләре дә хоррор жанрына карый. Рус әдәбиятында үзенең дозорлары белән Сергей Лукъяненко киң билгеле. Шулай ук рус телендә язучы Казан язучылары Шамиль Идиатуллин һәм Альбина Нури да «ужастик» жанрының осталары булып исәпләнә. Әлеге язучыларның әсәрләрен үз иткән укучыга хоррор бүлегендәге әсәрләр берсүзсез ошаячак.

Татар әдәбиятында хоррор яңа күренеш. Тик ул көннән көнгә популярлаша бара. Марат Кәбировның иң күп алынган китаплары — «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап», «Елмаю» нәкъ шушы коточкыч әдәбияты әсәрләре. Әлегә укымаган булсагыз — рәхим итегез. Куркырга ашыгыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика