Китап

(14 отзывов клиентов)

299 

Китап – бүгенге җәмгыятьтәге күренешләрнең, тиешле игътибар булмаган сурәттә, нинди фаҗигага китерү мөмкинлеген күзалларга тырышу.

Бу — китап. Моны укырга кирәк!

Китап

Китап сөючеләр өчен кызыклы бүләк — «Китап» романы. Антиутопия жанрына караган бу әсәрдә автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыкканнан соңгы тормышны күзаллый. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек, әлбәттә, коточкыч сынауларга дучар була.
Роман көтелмәгән маҗаралар белән мавыктырып кына калмас, бүгенге вакыйгаларга башкачарак карарга мәҗбүр итәр.

Иң актуаль роман — укыгыз!

 

14 отзывов на Китап

  1. Линара

    Бик зур проблемалар күтәрүче тирән эчтәлекле китап. Шаккатып укыдым. Шок хәленә җиткән моментлар да булды. Рәхмәт!!!

  2. Артур

    Көчле китап!

  3. Ринат

    Бик жайлы икэн. Тулэу белэн хат килеп теште. Татарча булгач, дерес ачылмас дип курыккан идем. Ачылды. хэзер укыйм. Рэхмэт за качественный сервис.

  4. Ландыш

    Китап произвел на меня неизгладимое впечатление. Этот роман заставил меня как-то по другому посмотреть на мир и современных людей. Рэхмэт, Марат абый!

  5. Айваз

    Марат абый, сез чынлап та шундый хәлгә калуыбыз бар дип уйлыйсызмы? Коточкыч бит. Роман фантастикага тартым булса да андагы ситуацияләр тормышта да очрап тора.

  6. Глүзә

    Укыдым. Тетрәнү кичердем. Бөтен нәрсәнең астын өскә китерерлек итеп язылган. Ошадымы, юкмы – төгәл әйтә алмыйм. Ошамады бугай. Гафү итегез.

  7. Алсу

    Марат Кәбировның бөтен әсәрләрен дә укып барам. Аның кебек язучы юк. Монсы да бик ошады. Сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Монда бүгенге чорның бөтен ачысы, бөтен проблемасы актарып бирелгән. Рәхмәт!!! Уңышлар юлдаш булсын!

  8. Эльвира

    Марат абый, сез миңа тагын бер төн тиеш. Һәм кило ярым нервы.? «Бердәнбер һәм кабатланмас» китабыннан соң да бер төн тиеш калган идегез, хәтерлисезме?? Итого: 2 төн! Ярар, нервылары, черт с ним! Өр-яңа китабыгызны сезнең куллардан автограф белән алу бәхете өчен, бәлки, мин үзем сезгә тонна ярым шатлык тиештер әле. Ничә ел интернеттан гына аралашкан яраткан язучымның үзе минем янга килеп җитүе өчен тагын берничә тонна… мәхәббәт!
    Кыскасы, бүген төне буе йокламадым. Китаптан аерыла алмыйча, төн уртасында токмач кыздырып, укый-укый шуны ашадым. Барысы да китап аркасындагы эмоцияләрдән. Шул невроз аркасында!
    Кичәге авыруны һәм теге очрактан соң кабат сезнең белән дә чирләп китүемне сылтау итеп, эшкә дә бармадым — китабыгызны укыдым.
    Гадәттәгечә, сезнең белән сөйләшә-сөйләшә, талаша-талаша, бәхәсләшә-бәхәсләшә инде. ? Ярый әле, өйдә кеше юк иде. Ап-ак халатлы апалар сап-сары йортка илтеп ябар иде. ?
    Чүт кенә соңрак, тәэсирләр кайнар чакта, депр үзенең критик ноктасына менеп җитеп кыңгырау кага башлагач, сезгә ачык хат язып аттым. ? Аны бер журналга электронкадан салдым — шунда бастырачаклар… Минем рәхмәтләрне, сезгә (сезнең иҗатка гына диясе килми!) булган мәхәббәтне, ачу-нәфрәтләрне шуннан укырсыз. Сып-свежи китабыгызга сып-свижи кайтаваз!
    P.S. Марат абый, гениаль китап. Русчага да тәрҗемә ителер дип ышанам. Романдагы фикер тирәнлеге, сюжет корылышы, апатияле монологлар…Үлеееш бу!

  9. Фәүзия

    Куркыныч диләр иде. Миңа куркыныч булып тоелмады. Ужастик түгел, ә тирән эчтәлекле философик, психологик, социаль роман дип кабул иттем.

  10. yuliagaripowa

    Минем кичерешләр кыскача («Китап»ны укыгач).
    Автор әсәрендә бүгенге көн проблемаларын ярып салган.Берсе дә читтә калмаган кебек — бүгенге тормышта аңлы кешенең күзенә бәрелеп торган дөреслек тасвирлана Китапта. Кемдер аны күрмәмешкә салыша, кемдер аңлап бетермидер, бәлки… Ләкин чынлыкта шулай: бүген телевидение, власть кешене иллюзия илендә яшәтә, зомбига әйләндереп бара… Аңа каршы тора алучылар сирәгәя. Рулевойлар ничек кирәк шулай боргалый кеше, ил язмышын. Әдәбият, татар теле (һәм башка телләр) юкка чыгып бара; рух, намус, күңел матурлыгы, ихласлык, ярдәмчеллек, әхлаклылык,саф мәхәббәт кебек сыйфатлар һәм чын хисләр бүген беркемгә дә кирәк түгел, әгәр дә кешенең тамагы,тәне теләгән нәрсәләр бирелгән икән. Китапның кирәге калмаган, чөнки аң, белем беркемгә дә кирәк түгел. Достоевскийны өч-дүрт биткә сыйдыра алган цифровой заман бу! Монсы хәтта авторның фантазиясы да түгел — бу чынлап шулай! Иң ачындырганы шул — бу күренеш беркемне дә борчымый, барсы да шул агымга кушылып, шуңа риза булып яши. Акчага алданып, дөнъя куып, җанын саткан зомбилар заманы җитте. Кешелек тоташ бер сарык көтүенә әйләнгән.
    «КЕШЕ» исемен йөртергә хаклыбызмы без? Чын КЕШЕ нинди булырга тиеш? Ул көрәшә алырмы СИСТЕМАга каршы? Киләчәк нинди булыр? Шундый тирән уйларга батыра торган әсәр. Антиутопия булгач, позитив нәрсәләр күз алдына килми әсәрне укыганнан соң. Авыр тойгыда каласың. Әмма бу язучының карашыдыр. Укучыга үзенең борчылуларын илтеп җиткерерлек, аны дер селкетеп җилтерәтерлек ысул итеп алгандыр ул аны.
    Рус телендә дә чыксын иде бу Китап. Кинофильм да төшерелсен иде! Аны ил җитәкчеләре дә укысын, карасын иде! Бәлки берәрсе дөрес нәтиҗә ясар иде.
    Ясый алыр идеме икән?

  11. riendheln

    Китап мавыктыргыч,шаккатыргыч һәм урыны-урыны белән чиркандыргыч..Тәэсир итү көче буенча беренче урынны
    Канатлы кешегә,2урын-Яшәү көче,3урынны Китап романына
    бирер идем.Төшемдә җеннәр белән саташтым.Алар мине сораулары белән җәфаладылар.Аптырагач,китаптан карагыз
    анда бөтен нәрсә язылган дидем.Алар:»Нәрсә соң ул китап?»
    дип бер-берсеннән һәм миннән сорадылар да тынып калдылар..Уянгач,җеннәрнең китаплары юк икән дигән нәтиҗә
    ясадым.Сезнең Китапны укыгач,китапсыз калсак,без шул
    җеннәр хәленә төшмәбезме?-дигән уй башка килде…

  12. Kalim-ing (проверенный владелец)

    Мин егылып укыдым. Уйландыра торган китап.

  13. Ләйсән

    Ниһаять, бу китапны мин дә укыдым. Вакыты белән кызык, вакыты белән кызганыч һәм куркыныч мизгелләрне тасвирлаган соклангыч китап.

  14. Махинур

    Нихаять, мин дэ укыдым. Куркыныч, шомлы. Настоящий хоррор. Но дереслеккэ таянып язылган. Татар эдэбиятында мондый роман барлыгына шатланам. Мировой уровень. Зур рэхмэт Авторга!

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *