Тик син генә…

99 

Марат Кәбиров. Тик син генә — повесть. Казан – 2022, электрон китап, PDF, PDF-A6, EPUB форматларында.

Категория:

Тик син генә...

Әсәрдәге барлык вакыйгалар, күренешләр, персонажлар, фактлар уйлап чыгарылган һәм аларның чынбарлык белән бер уртаклыгы да юк. Һәртөрле охшашлыклар, тап килүләр — очраклылык һәм алар беркемнең дә намусына тап төшерергә тиеш түгел.

Болай дип кисәтү дөрес. Ләкин әсәрне укыганда син, даими укучым, барыбер, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде.

Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем. Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклап калу өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул, җиңеләме — ансы башка мәсьәлә. Көрәшкә алынуы мөһим. Бу очракта аның җиңүенә өмет бар. Җиңү дә бер югалтусыз гына булмаска мөмкин.

Билгеле вакыйганы, билгеле персонажларны хәтерләтсә дә бу әсәр — альтернатив тарих, димәк, тормышта булган вакыйганы бөтенләй башка яссылыкта күзаллау. “Ә бит шулай да була алыр иде…”- дип уфтану. Билгеле бер факт нигезендә уйлап чыгарылган вакыйгалар тезмәсе.

Әсәрне укыганда да, аңа йомгак ясаганда да шуңа игътибар итәрсең, ашык-пошык хөкем чыгарырга тырышмассың дип өметләнәм.

Ә хәзер без Синең белән җитәкләшеп коточкыч вакыйгалар дөньясына атлыйбыз…