Караңгы як
Марат Кәбировның «Караңгы як» куркыныч хикәяләр җыентыгы укучыны чынлап та тормышның күзгә бәрелеп тормаган, күләгәдәрәк калган урыннарына алып керә, мавыктыргыч вакыйгалар, тирән кичерешләр аша уздыра.
Автор монда коточкыч әдәбияты жанрларының барлык төре белән дә бер дәрәҗәдә уйный алучы жонглер буларак чыгыш ясый.
- Эдгар По рухындагы җан өшеткеч готика;
- Говард Лавкрафттагыча чынбарлык чикләрен онытырга мәҗбүр итүче космик куркыныч;
- Рэй Брэдберидагы шикелле гадәти көнкүрешне дә психологик триллер дәрәҗәсенә җиткерә алу;
- Стивен Кингтагы кебек кот алырлык мистика һәм социаль һоррор.
Әмма һәр әсәрендә автор дөньяга үз карашы, мавыктыргыч һәм тетрәндергеч язу стиле булган әдипкә әверелә дә укучыны коточкыч дөньяга алып керә, уйланырга, уянырга һәм рухи ләззәт алырга мәҗбүр итә. Мондагы әсәрләр куркыныч, тик алардан аерыласы килми.
Тәрәзәләрегезне ябыгыз, ишекләрегезне бикләгез, утыгызны яндырыгыз һәм укырга керешегез. “Караңгы як”ка сәяхәт сезне яктыга алып чыгачак.
УКЫРГА КУРКЫРГА АШЫГЫГЫЗ!





