Күзләр
«Марат Кәбировның «Күзләр»ен уйга-акылга ризык булырлык интеллектуаль юнәлештәге һәм фәлсәфи эчтәлек белән сугарылган драма дип кабул иттем. Автор кызыклы, гыйбрәтле сюжетка мөрәҗәгать итә: ил белән идарә итүне куркытуга корган усал, явыз хан халыкның шагыйрьне яратуыннан, шагыйрь даныннан көнләшеп яши. Ниһаять теләгенә ирешә – шагыйрь күзләрен үзенә ала һәм … танымаслык хәлдә үзгәрә: гадел идарә итә, халык мәнфәгатен кайгырта. Шул ук вакытта кешеләрдә кайгы-хәсрәтне күрү, тоемлау йөрәгенә көчле тәэсир итеп, хәлен ала, ул авырый башлый. Хәзер инде аңа шагыйрьнең йөрәге кирәк…
Әнә шундый шартлы-фантастик күренешләр артында авторның шагыйрь-иҗатчы, аның асылы, җирдәге бурыч-вазифалары турында уйланулары ята. Алар исә яшәештәге иң мөһим мәсьәләләргә – азатлык, горурлык, гаделлеккә – барып тоташа. Авторның ярату һәм нәфрәт, ирекле булу һәм буйсынып яшәү турындагы фикерләре әлеге төшенчәләрне яңа яктан ачу-бәяләве белән тулы бер фәлсәфи трактат төсен ала. Җир белән күк арасында яшәгән «шагыйрь күзләре күргән дөньяны гади кеше йөрәге генә сыйдыра алмый икән».
Шагыйрь исә пьесаның төп идеясен аңларга ярдәм иткән ачыклык кертә: «Башта аңа (ханга) минем күзләр кирәк иде. Ә хәзер шагыйрь күзләре күргәнне сыйдыра алырлык йөрәк кирәк». Әсәрнең төзелеше, вакыйгалар бирелеше шундый тәэсир калдыра, ул сәхнәдә куюдан бигрәк уку өчен язылган. Аны повесть яисә роман варианты бар дип әйтсәләр дә гаҗәпләнмим.»
Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме
Отзывы
Отзывов пока нет.