Ир канаты

99 

Марат Кәбиров. Ир канаты — повесть. «Жанрлар» проекты.
Казан – 2019, электрон китап, PDF, PDF-A6, epub форматларында.

Укыгач, фикерләрегезне язып калдырыгыз!

Ир канаты

Гади авыл тормышында әлләни маҗаралар юктыр сыман. Ләкин… Әгәр синең бөтен кешене сокландырырлык атың һәм җаныңны тамугъка тыгарга әзер торган дошманың бар икән — тыныч яши алмыйсың. Мәкерле һәм үчлекле дошман сине һәм якыннарыңны юкка чыгару өчен барсына да әзер. Һәм аның кулында — власть, аның ягында — һәр кабәхатьлеген тормышка ашырырга әзер торучы ихтыярсыз бәндәләр.
Ат гомере өчен көрәш шул рәвешле кешелек горурлыгын, ир намусын саклау өчен көрәшкә әверелә. Һәм шушы маҗаралар эчендә үсмерләр күңелендә керсез саф мәхәббәт бөреләнә…

«Ир канаты» — авторның башка әсәрләренә бөтенләй охшамаган. Монда бернинди мистика да, коточкыч вакыйгалар да, гайре табигый хәлләр дә юк. Күңелеңне актарырлык, фикерләреңнең астын өскә китереп, тормышка карашыңны үзгәртерлек катламнар да юк. Бары тик яктылык — караңгылык көрәше һәм дөньяңны оныттырырлык кызыклы вакыйгалар гына.

Алыгыз, укыгыз, фикерләрегезне калдырыгыз!

 

Отзывы

Отзывов пока нет.

Будьте первым, кто оставил отзыв на “Ир канаты”

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *