Йокы даруы

199 

Марат Кәбиров. Йокы даруы. — Бары тик электрон вариантта: pdf, epub, fb2, mobi форматларында. Кызыклы вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр, көлкеле күренешләр. Алыгыз, укыгыз. Елмаеп яшәгез!

Йокы даруы

Китап кызыклы вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр, күңелле күзәтүләр һәм кечкенә хикәяләрдән тора. Аяк астында яткан нәрсәләргә, көн дә очрашып торган күренешләргә аз гына башкачарак карау, юмор аша карау һәм көтелмәгәнрәк нәтиҗә чыгару — төп үзенчәлеге шул бугай. Ул сезгә тормышны да, үзегезне дә аз гына яңа яктан ачарга булышыр, һичьюгы күңелле мизгелләр бүләк итәр.

Елмаюны сатып алып була! Ул — шушы китап эчендә. 

Китаптан цитаталар

* * *

Яшьлек ялгышу, күп итеп хаталар ясау өчен бирелә. Калган гомер — шул хаталарны төзәтү өчен. Бу — табигатьнең камиллеге. Адәм баласының ялкаулыгын бүтәнчә җиңү, бүтән юл белән аны ниндидер изгелек эшләргә мәҗбүр итү мөмкин түгел.
Яшьлекнең бер кайчан да узмый торган, кешене гомере буе озатып бара торган күзгә күренмәс бер өлеше бар. Ул өлеш «мәхәббәт» дип атала. Мәхәббәте исән чагында кеше беркайчан да хаталанудан туктамый. Син дә хаталанырсың. Кеше ялгышларын кабатлама, башкаларны сөендерерлек үз ялгышларың булсын. Хаталарыңнан оялма, алар өчен бүтән берәү дә түгел, ә син түләячәксең. Хаталанудан курыкма, Американы да Һиндостанны эзләгәндә тапканнар…
«Йокы даруы» китабыннан

* * *

Кичә сөйгән ярың ул мәхәббәт түгел, ә истәлек. Иртәгә сөячәк ярың — өмет. Бүген сөйгән кешең — мәхәббәт. Бүгенгеңнең кадерен белеп яшә. Иртәгә иртән дә бүген баеган кояш чыгачак.
«Йокы даруы» китабыннан

* * *

Бүгенге кәләшең инде кичәге кәләш түгел: ул беркадәр үзгәргән, дөньяга да, үз-үзенә дә, сиңа да башкачарак карый. Һәм син аның йөрәген бүген дә яулап алырга бурычлысың. Көннән көнгә, мизгелдән мизгелгә яңарып тормый икән, мәхәббәт үлә. Шуңа күрә, мәхәббәт белән шөгыллән, аны яңартып тор. Мәхәббәт ялкаулар һәм битарафлар өлеше түгел.
«Йокы даруы» китабыннан

* * *

Башыңны сакла. Шатлык-уңыштан да, кайгыдан да, мәхәббәттән дә башыңны җуйма. Сукыр мәхәббәткә ияреп йөрсәң үзең дә сукыраерсың. Аны үз артыңнан иярт — күзе ачылыр.
«Йокы даруы» китабыннан

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *

Үзеңне санлаган, кадереңне белерлек кешене сайла. Сине санламаска тырышучылар болай да күп. Һәм ниндидер уңышка ирешкән саен, алар арта барачак. Андыйларны күңелеңә алма, алган булсаң – төшереп калдыр. Теләсә-кемне төяп йөрергә синең күңел маршрут автобусы түгел.
«Йокы даруы» китабыннан

* * *

Байлык дигәннән. Менә элек кешенең байлыгын аның кызы кигән итәкнең озынлыгына карап бәяләгәннәр: « Собханалла, аяк йөзеннән итәк тектергән. Ай-һай, бигрәк мулдан җиппәргән, бу бик бай гаиләдәндер инде» — дип әйтә торган булганнар. Хәзер кызлар кыска гына итәк кияләр дә… Бөтен байлыклары күренеп тора.
«Йокы даруы» китабыннан

 

4 отзыва на Йокы даруы

  1. Резида (проверенный владелец)

    Зур рәхмәт. «Йокы даруы» да «Юмор бар» да килде. Биш-алтысын укыдым да, йокым ачылып китте))) Шәп язылган. Пенсионерлар турындагысы да күрәзәче икәнегезне тагын бер тапкыр раслый.

  2. Әлфия (проверенный владелец)

    Китап миңа бик ошады. Кызыклы кеше белән чәй табынында сөйләшеп утырган сыман тойгы кала. Афоризм булып китәрлек бик күп фикерләре бар. Һәр язмасы үзенчә кызык, дөньяга бүтәнчә караш, үз сүзен беркемнән дә курыкмыйча әйтә белү. Кыскасы, Маратның тагын бер яхшы китабы бар.

  3. fat99-l (проверенный владелец)

    «Йокы даруы»на кадәр Газиз Мөхәммәтшинның юмористик хикәяләрен укыган идем. Җылы, йомшак юмордан соң, татлы, сыгылмалы, Мәһдиевчә телдән соң, синекенә кереп китә алмый тордым, гафу… Ул синең китап начар дигән сүз түгел, ә минем күңел башка дулкынга көйләнгән вакыт дигән сүз. Г.Мөхәммәтшиннан соң, “карале, мин дә шул кешеләр арасында яшим бит, яшәү рәхәт инде, күңелле яклары дочурта” дип елмаеп куйсаң, синекен укый башладым да, сүгенәсе килә башлады). Их, менә шул яклары булмаса, яшәргә була инде ул үзе, каһәр, ник шундый әшәке соң бу дөнья, диясе килә… Утрирую, әлбәттә)). Матур, җиңел юморлы язмалар да күп китабыңда. Но…гениально килеп чыга торган нәрсә – гап-гади тормыш ваклыклары арасына берәр үтергически , сарказмлы нәтиҗә кыстырып кую. Беләсеңме, чынбарлыкта да шуны, китапта да шуны күрәсе килми торган вакыт әле минем.Яктылык җитми. Миңа гына түгелдер дип уйлыйм. Юморның энергетикасы әйбәтрәк булыр иде.
    Кстати, син , чынлап та, әйбәт язучы!). Ләкин нигә хоррор жанрында эшлисең? Укучыда ихтыяҗ булгангамы? Беренче булу һәрвакыт аклыймы соң ул үз-үзен? Алайга китсә, бер җенесле никахларны да беренче булып легальләштергән ил бар. Башкаларга да аңа иярергәме? Кешегә кешелеклерәк булырга, бәхетлерәк булырга ярдәм итә торган әсәрләр күбрәк булсын иде.Сүз дә юк, гыйбрәт булырлык хәлләрне дә тасвирлау кирәк, гел баллы тешкә тиячәк.Ләкин укыган китапларыңның күбесе синең күңелеңә авырлык өсти икән, дөресме бу? Ә тормышның матур яклары искиткеч күп бит, аны күрә, күрсәтә белү генә җитми.Синең каләмнән төшкән юморның күбрәк булуын теләп калам.Иҗатыңны яраткан бер укучың.

  4. Самира

    Бик ошады! Шулхәтле оста итеп, кызык итеп язылган. Көлә-көлә укыдым.

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *