Ун әдипкә ун сорау: Камил Кәримов

1. Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?

“Кайберәүләр” дигән төшенчәгә алдан ук үземнең мөнәсәбәтемне белдерәм. “Укырлык әсәр юк” — дип зарлана торган кеше ул — йә бүгенге көндә кулына яңа китап алып карамаган иске укучыдыр, йә чиле-пешле әсәрләре кире борылган уртакул язучы булыр.
Бүгенге иҗат дөньясында кытлык юк: элекеге коммунист язучыларның төшенә дә кермәгән тарихи романнар хөррияте; сәяси интригаларга корылган повесть-хикәяләр; яңача әйләнеп кайткан детектив бәяннар; күренекле шәхесләрнең язмышын тасвирлаган биографик хроникалар; маҗаралы мәхәббәт кыйссалары; заманча юмор һәм сатирик сәхифәләр – җаның ни тели, ал да укы гына.

2. Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

Без хәзер искиткеч каршылыклы чорда яшибез. Бик яшь шул әле безнең бүгенге җәмгыятебез. Ә яшьлек ул, үзегез беләсез, эзләнүләр чоры. Димәк, татар базар әдәбияты да эзләнүләр чорында. Соөиалистик реализм куенында буын ныгыткан күпчелек авторларыбыз базар телендә сөйләшә алырмы – анысы башка мәсьәлә. Әйе, поэзиянең юлы – туры, сүзе коры, ул үзгәрешләрне бик тиз тотып алыр, кичәге кызыл төсләрне бүгенге яшел, көрән һәм ак төсләрне җиңел таркатыр. Чәчмә әсәрләр ашыкмас, прозабыз укып гыйбрәт алыр өчен генә түгел, сюңетлардагы язмыш белән яшәлгән очракта, үзеңне ни көткәнен юрау өчен дә кирәк.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

3. «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» — кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» — дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

Татарстан язучылары арасында олигархлар юк. Шуңа күрә, “хәл” дигәнебез – җан асрау бурычлары белән туган ил алдындагы бурычлар арасында. Пенсияга чыкканнан соң да эш урынында ябышып тору рәхәт тормыштан түгел. “Хәлең ничек?” дип сорасалар: “Аллага шөкер!” — дип җавап бирергә тырышабыз. Елмаймыйча гына. Елмайсаң, хәл сораучының ачуын китерүең бар. Хәзерге авторлар белән аңлашып эшләү өчен редакциядә психиатр (психолог түгел) штаты булдырыр чак җитте.

4. Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

Язучылар оешмасында теркәлгән билетлы һәр язучы үзен профессионал дип исәпли ала, әгәр өйдә ятып кына җан асрый алса. Мин үзем 1983 елдан СССР язучысы, бу исемнең әле пенсияга да йогынтысы бар.
Иҗат итү хәзер байлыкка ымсынмаган фанатлар кулына калып бара. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр арасында хатын-кызлар күбрәк. Шуңа күрә, әдәбиятка да хатын-кызлар төркем-төркем килә. Ә ир язучыларның күбесе я шабашник, я китабын сатучы вак сәүдәгәр. Түрәләр һәм хәлле бизнесменнар турында китап язып шәбәюче абзыйларыбыз да шактый.

5. «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?

Инде сер түгел, авторларның саны арткан саен әбүнәчеләрнең һәм китап укучыларның саны кими бара. ХХ гасыр башында да нәкъ шундый күренеш булган. 1905 елгы революциядән соң яңа ачылган татар матбагаларының саны йөзгә җиткән, тиражлары гына 200-500 данәдән артмаган. Алтмыш-җитмеш ел узгач кына матбугат үсеше үзенең иң югары ноктасына җиткән. (Йөз мең, өч йөз сиксән мең, хәтта миллионга җиткән данәле ңурналларыбыз бар иде). Күп еллар үткәнне сабыр гына көтеп карыйк әле. Бүген без ерак тарихны сагынып, кичәгене сүгеп, бүгенгеләрне үсендереп иҗат итәбез. Талантлы язучыга талантлы укучылар кирәк. “Ширпотреб” әсәрләр белән артык мавыкмыйча, классика эталонын саклап иҗат итә алмсак, матур әдәбият исән калыр.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

6. Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

Бүгенге авторларыбыз укымышлы һәм дә калын тиреле. Берәүнең дә әле мин урта кул язучы дигәнен ишеткәнем юк. Исемлектәге 300-ләп язучының һәркайсы үзенчә даһи, теге яки бу кимчелекләрен танырлык итеп, теория кушканча язарга өйрәтәм димә… Ләкин әдәби әсәрләрен бәяләгәндә бөтен язучылар да бертигез хокуклы була алмый. Талантны графоманнан, уңышны кимчелектән, оригинальне компилятивтан, матур әдәбиятны суррогаттан аера белү өччен кирәк ул тәнкыйть. Тәнкыйть – язучы белән укучыны таныштыручы, тәнкыйть – реклама коралы.

7. Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

“Кулланучылар кәрҗине”нең бәясен чыгарганда әдәбият тауары саналмый… әлегә. Инфляция, кризис, эшсезлек, мөлкәт тигезсезлеге һәм эш урынындагы җитәкчеләрнең авторитарлыгыннан йомылган халыкны китапханәләргә куып кертеп булмый. Репрессия чоры үтәр әле һәм тагын элеккечә китап сөючеләр җәмгыяте, матур әдәбиятны пропагандалау бүлекләре, гигант төзелешләрдәге әдәби постлар, чиратлары ташып чыккан китап кибетләре тагын әйләнеп кайтыр дип ышанам… Хөкүмәтнең бүгенге ярдәменә шөкерана кылып сабыр гына иҗат итик.

8. Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга мөмкин?

Юлдан кайтып кергән юк. Редакциядә утырып кына тираж җыеп булмый. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында әдәби кичәләр оештырып яңа чыккан әсәрләр белән таныштырабыз, үзебезнең барлыкны исләренә төшереп торабыз. Әлеге чаралар редакциянең төп эшенә әйләнеп бара бугай…

9. Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

Әби-бабайларыбыз, әти-әниләр һәм абый-апалар язмышын язып укучыны куандырдык. Инде үзебезнең биографиябезне дә баетасы һәм дә иҗат географиябезне киңәйтәсе иде. Һәр язучының да еракка дәшә торган берәр хыялы була. Ах, иҗади командировкаларны күпләп оештырасы иде шул хыяллар ягына…
Уренгойдан ерак түгел генә, бер бистәдә, Җир асты хазинәләрен барлау әмере белән, татар егетләре бик тирән сважина бораулыйлар. Унике мең метрга (!) төшкәннәр ди инде. Ниләр генә юк ди анда! Күрәсе, өйрәнәсе, язасы иде шул язмышларны, шул ачышларны…

10. Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

“Күләгәдә төлке бар” (ТКН-1990) дигән китабым чыккач, “Мәдәни җомга” газетасы аны үзенә рубрика итеп алды. “Ком сәгате” романымның исеме белән сөекле каналыбыз яңа телевизион сәхифә ачты. “Тургайлы болытлар” дигән роман-элегиямнең икенче китабын да төгәлләп укучыларыма җиткерә алсам, бәлки, тагын берәр матбагада яңа рубрика пәйда булыр иде…