татарча укырга
kicheru_yuk_1200x500
Миллион - повесть
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Һәркемнең үз урыны…

Марат Кәбиров – киңкырлы шәхес. Ул – шагыйрь, прозаик, журналист, конферансье, интернет проектлар авторы… Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер дөнья. Җәмгыятьнең билгеле бер форматларына калыплашкан фикерләрне дә яңадан барлап, үз башың белән уйларга этәрә ул. Әдәбиятта исә, һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып, үз урынын билгеләргә тиеш, ди. Әңгәмәбез – иҗат, интернет дәвере һәм язучы миссиясе хакында.

– Марат, туган ягыңны барлыйк әле. Актанышта туып, Башкортстанның Илеш районында үскәнсең икән. Нинди җилләр ташлады?
– Инәйнең хәле авыр булгач, Казанга алып киткәннәр. Мин шунда туганмын. Үләме-каламы дип кайгырган инәйне: “Тукай урамында туган балаң, шагыйрь булыр”, – дип юатканнар. Туу турындагы таныклыкка әткәйнең туган авылы – Актаныш районы Чуракай авылы дип теркәгәннәр. Әткәй вафатыннан соң, әнкәй үзенең туган ягы Илеш районы Сеңрән авылына әйләнеп кайткан. Балачак хатирәләрем аша әткәйнең бишектән алып сөйгәнен хәтерлим кебек. Шунда әткәй дип әйтеп каласы калган икән, дим… Ә балачакның инде онытылган дигән хатирәләре дә нидер язганда капылт кына искә төшә. Без барыбыз да балачактан, диләрме әле? Һәр нәрсәгә оеткы шунда салына бит.
– Шулай да малай кешеләр, илһам килгәндә дә, үртәрләр дип, каләм тибрәтергә кыенсына кебек…
– Минем алай булмады – бик сүтелеп йөрмәдем. Язганнарны газета-журналларга җибәрсәм дә, бастырмадылар. Бастырмагач, берәү дә белмәде. Сигезенче классны тәмамлаганда, “Башкортстан пионеры”нда беренче тапкыр дөнья күрделәр. Язган шигырьләрем өчен бик тә почет грамотасы аласы килгән иде. Кызлар алдында дәрәҗә бит инде. Мин ошатып йөргән кызга да бирделәр аны рәсем ясаган өчен. Ә миңа эләкмәде. Бер грамота күрми картайдым инде… (Көлә.)
– Иҗат иткәндә кемгәдер охшарга тырышу була. Хәзер менә үз стилең бар. Ә каләм тибрәтә башлаганда кумирың кем иде?
– Әнгам Атнабай. Баштарак язган шигырьләремдә Атнабай стиле ярылып ята. Ул үзе тирги торган иде: “Бер Атнабай бар бит, аны тагы ни дип кабатлыйсың? Икенче Атнабай түгел, беренче Марат булырга кирәк”. Әнгам абый белән аралашу шәхес буларак та, язучы буларак та формалашырга, флюгерга әйләнмәскә ярдәм итте. Иң мөһиме шул бит инде – язучының үзәге нык булырга тиеш.
– Чын язучы халәтен тоемлаган чагың хәтереңдә ничегрәк саклана? Беренче күләмле әсәрең басылып чыккач булдымы ул?
– Яркәйдә СПТУда укыганда танылган идем: район газетасында басылам – беләләр, чыгышлар ясыйм – таныйлар. Училище сәнгать өлкәсендә дә бик алга киткән. Вокаль-инструменталь ансамбле бар, спортта да алдынгы. Үземне ниндидер йолдыз сымаграк тоеп йөрим. Уфада яшь язучылар семинары булды да, барлыгымны белгәч, мине мактауга корылган нәрсәгә әйләнде. Бу хәл Башкорт дәүләт университетына укырга кергәч тә дәвам итте. Әнгам Атнабаев белән очрашуларга йөрим, яраталар. Дан белән таныштык шулай. Йолдызлык чире дә борынлый башлагандыр инде бераз. Һәм… Беренче курсны бетергәндә университеттан кудылар… Эш эзләп киттем. Редакцияләрдә мине беләләр, таныйлар, минем кебек талантлы кеше бөтен җирдә дә кирәк, анда мине генә көтеп утыралар кебек тоела иде. Тик берәү дә белми икән… Бусы инде йолдызның атылып төшүе булды, үз урыныңның кайда икәнен белү. Шуннан “Һәнәк” журналы редакторы Марсель Сәлимов чираттагы ялга киткән Равил Шаммас урынына эшкә алды. Бер ай берни эшләми, журнал укып кына утырдым. Шуның өчен 250 сум акча да бирделәр – ул вакыт өчен зур акча бу, инәйләр 70-80 тәңкәгә сыер савып йөри иде. Марсель абый, әрәм булмасын, адәм рәтенә керсен, дип шулай эшләгәндер. Шундый әйбәт кешеләр бар иде. Бик олы мәктәп булды бу. Үзең турында син бер төрле уйлыйсың, башкалар – бүтән төрле, ә асылда синең урын бөтенләй башкача, беркем дә уйламаганча булып чыга.
– Күп кенә язучылар әдәбиятта үз урыннарын таба алмый бәргәләнә. Карап торасың – каләмнәре дә яхшы гына шикелле. Нилектән бу? Бу хакта уйланганың бармы?
– Ул шулай булырга тиеш тә. Үз-үзеңне табу җиңел түгел. Тапкан очракта да бу — чагыштырмача урын. Мин үземнең ниндирәк дәрәҗәдә язганымны беләм. Миннән нәрсә көтәргә була һәм нәрсәне көтәргә кирәкми икәнен беләм. Һәркем үз урынын билгеләргә тиеш. Фәкать үзе өчен. Ул чакта хурлаулары да бер нәрсә түгел, мактаулары да. Башкалар фикеренә мохтаҗлыгың юк, үзеңнең кемлегеңне үзең беләсең. Ялгышуың да бар. Гомер буе макталып, үзенең бөек язучы икәненә инанып үлеп киткән буш куыклар да җитәрлек бит. Үзенең булдыксыз бер графоман булуына тулы ышаныч белән мәңгелеккә күчкән Эдгар По кебек даһилар да бар. Берничек тә киңәш бирә торган әйбер түгел, һәркем үзенең мөмкинлегенә карап үз урынын булдырырга тиеш. Үзең булдырган урынны билгеләү җиңелрәк. Калганы – ходай кулында…
– Элек язучыны хөкүмәт ашаткан. Ә хәзер үзен үзе ашатырга тиеш.
– Дөрес түгел. Язучыны беркайчан да хөкүмәт ашатмаган. Хөкүмәт ул үзенә кирәкмәгән кешегә бушлай бер сынык икмәк тә бирми. Ул чорда язучы хөкүмәтне яшәтүче идеологиягә хезмәт иткән. Шул идеология нигезендә дәүләт торган. Алар бер-берсенә кирәк булган. Ә хәзер хөкүмәткә язучы кирәкми. Язучыга хөкүмәт кирәк микән? Әйтеп булмый. Ләкин алар икесе дә бер үк җәмгыятькә хезмәт итә. Һәм бер-берсенә кирәкмәгән хәлдә дә бер-берсенең барлыгын исәпкә алып эш йөртергә мәҗбүр булалар. Бер карасаң, шулай яхшырак та. Хәзер иҗатчы иреклерәк. Тик һәрбер азатлык өчен түләргә кирәк. Абсолют азатлык була алмый. Һәр азатлык нәрсәдәндер баш тартудан башлана. Вакытында баш тарта алмыйсың икән, син инде ирекле түгел. Ә язучы үз талантына ышанырга тиеш. Язучыны тудыручы да, туйдыручы да – аның таланты.
– Интернет аша китап сату мәсьәләсе ничегрәк башыңа килде? Ул чыннан да үзен аклыймы?
– Әле Уфада яшәгәндә, 2000 елларда булды ул. Язган һәр әсәрем вакытында китап булып чыгып барса, газета-журналларда басылса, электрон китаплар турында уйлап та карамас идем. Интернет исә укучыларыма тизрәк барып җитү мөмкинлеге булып тоелды. Ул чакта анда татарча әйберләр бик юк иде әле. Шул фонда минем әсәрләр ниндидер яңалык – беркайдан табып булмый торган тансык татар әсәрләре кебек күренгәндер. Кызыксынучылар күп булды. Шуннан, сатуга куйсаң ничегрәк булыр микән, дип уйладым. Гонорар да кирәк бит инде. Бушлай булганда кем дә ала, менә сатып алучы табылырмы? Амазондагы китаплар хакына карап башта 15 долларга куйган идем, алучы булмагач, 1-гә төшерергә туры килде. Шуннан китте инде…
– Моның өчен акча эшләү маһирлыгы кирәк бит. Аны үзеңдә кайчан тойдың?
– Хәзерге каләм әһеле фәкать язучы гына була алмый. Евтушенко да: “Поэт в России больше чем поэт”, – дигән бит. Тукай аңа кадәр үк үзенең «коеп куйган шагыйрь генә түгел»леген искәрткән. Тукайлар заманында да шулай булгандыр инде ул. Нәширләр эшчәнлеге, китап сату системасы булган, авторга гонорар да биргәннәр. Ул бүген дә урысларда, инглизләрдә әйбәт эшли. Адым саен китап кибете бит. Димәк, китапны алучы бар. Мин дә шулайрак уйлап, моннан җиде-сигез ел элек, теләсә нинди җайланмада укыла торган татарча китап чыгару серләрен өйрәндем, заманга һәм татарга яраклы кибет платформасын ясадым. Вебкитап сәүдә мәйданында теләсә кайсы әдип үз әсәрен сатуга куя һәм сәүдә барышын күзәтә ала. Ә укучылар теләсә кайсы язучының яңа гына табадан төшкән әсәре белән үз вакытында танышып бара. Шулай уйланылган иде. Тик язучыларның электрон китапка артык исе китмәде. Һәм мин бу эшне туктатып торырга мәҗбүр булдым. Хәзер maratkabirov.com сайтында үз әсәрләремне генә тәкъдим итәм. Бу миңа башка җирдә эшләмичә иҗат белән шөгыльләнерлек мөмкинлек бирә.
– Хәзерге заманда, бөтен язучы димәсәк тә, яртысыннан күбрәге, һичшиксез, интернетта утырырга тиеш иде кебек. Нигә юк алар пәрәвез челтәрендә? Бу әдипләребезнең интернет мөмкинлекләрен белмәвеме, әллә кызыксынмавымы?
– Наданлыктан түгел ул. Мәҗбүри булмаса, кирәксенмәү генә. Мин керергә мәҗбүр булдым. Ул миңа кирәк иде. Уфада идем бит инде, гомер буена дәфтәр калынлыгы бер-ике китап белән калу куркынычы да бар иде. Мин бу эшне мескенлектән котылу өчен эшләдем. Бәлки башкаларның халәте андый түгелдер.
– Бәлки синең кебек тиз язмый торганнардыр. Гомер эченә бер генә әсәр язучылар да бар бит.
– Һәркемнең үз ритмы инде, монда берни әйтеп булмый. Бездә интернеттан курку дигән нәрсә дә бар. Белмәгән әйбер куркыта. Ә белү, өйрәнү өчен көч кирәк. Кайбер кешеләр билгеле бер яшькә җиткәннән соң, яңа өлкәне үзләштерү сәләтен югалта. Аннан соң, күп әдипләребез тынычлыкта формалашкан. Совет чорында үзләренә игътибарга тиенгәннәр. Кайберләре, язучылар – изге зат, бөек сүз ияләре, алар язып кына утырырга тиеш, дип саный. Шушы фикер йөртү рәвешен ватып, җимереп чыгу бик авыр нәрсә. Аларның тәрбияләре дә шулай. Үз акчаңа китап чыгару язучы өчен түбәнчелек дип уйлаучылар, “Мин искиткеч әйберләр бирәм бит, үземә акча бирергә тиешләр” дип фикер йөртүчеләр дә бар. Хөкүмәттән нәрсәдер көтү дә феномен дәрәҗәсендә. Хәтта гомерен оппозиция рәвешендә уздыручылар да хөкүмәт бирә торган бүләкләргә, пачет грамоталарына өметләнеп алданып йөри. Гаепли торган нәрсә түгел. Бу аларның тормышны кабул итү рәвеше. Югыйсә, мәсәлән, бер китапны биш мең тираж белән чыгарганда, үзбәясе чама белән йөз сумга төшә. Биш йөз мең акчаңны түләп чыгарасың. Ике йөз сумга сатасың. Бер миллион сум була, аның биш йөз меңе — чиста табыш. Тик моның артыннан йөрергә кирәк. Бу тынгысыз әйбер. Сүз ихтыяҗлар төрлелегенә әйләнеп кайта инде.
– Соңгы арада электрон китаплар сату активлаштымы, әллә киресенчә, сүлпәнәйдеме?
– Интернетта китап сатуның да үз нечкәлекләре бар. Мин элек үзем дә интернет-кибет ясап куйсаң, шул җитә – бөтен дөнья күрәчәк, дип йөри идем. Юк икән. Форточкаңны ачып, шунда мин иң әйбәт язучы дигән язу элеп, бөтен дөнья мине күрә дип ышанып утырган сыман бит инде. Ә дөнья сиңа карамый, ул белми син барлыгын. Шуңа күрә интернетта да синең әйберләрне күрсеннәр өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Иң беренчесе – сыйфатлы әсәр тәкъдим итү. Ул укырга җайлы форматта булырга тиеш. Сайт та уңайлы булсын. Аннан тәкъдим итү ысулларын белергә кирәк. Хәзер реклама агентлыклары бар, заказ гына бирергә дә була. Элегрәк китапларны чит илләрдән күбрәк алалар иде. Хәзер юк. Сәбәбе гадидер дим – шул бер Марат бит инде ул. Аласын алып бетергәннәрдер. Чит илләрдә татар китабын кириллицада укучылар алай күп түгел. Күбесе олы яшьтә, иң яшь кызыксынучы – минем белән бер яшьтәдер. Аларга, китапларның күбрәк кәгазь варианты кирәк. Хәзер төп кызыксынучылар Россияныкы – Татарстан, Башкортостан тирәсеннән. Интернет кулланучылар элекегә караганда күбрәк тә, белемлерәк тә. Минем сайтка тәүлегенә уртача бер мең, вконтактедагы биткә өч мең тирәсе кеше керә. Әле фейсбук белән, одноклассники бар. Бу көн саен 7-8 мең кеше минем язмаларга күз сала дигән сүз. Электрон акча системалары да хәзер нык камилләште. Шуңа күрә, сатып алучылар күбрәк. Хәзер укучыларны җәлеп итүдән бигрәк, ябырылып укырлык әсәрләр язып өлгертү ныграк борчый.
– Аудиокитапларың бармы?
– Эшләгән бар. Тик электрон китап әйбәтрәк. Бездә әлегә аудиокитапка сорау юк. Аның чыгымнары күбрәк. Яздыру өчен студия, актерлар, тавыш режиссеры, башкасы кирәк. Бер җырны яздыру да аранжировкалары белән фәлән кадәргә төшә. Ә бу егерме дүрт сәгатьлек китап булырга мөмкин. Ул үзен акламый. Татар аудиокитаплары дип, яндекстан эзләп карагыз. Юк, бит. Эзләүчеләр саны аена иллегә дә җитми.
– Бүгенге көндә матур әдәбият миссиясе нидә?
– Мин аны белмим. Элек әдәбият тәрбияли, диләр иде. Килешми идем бу фикер белән. Ничек инде әдәбият тәрбияләргә мөмкин, әнә балалар бакчасы тәрбияләсен, мәктәп, милиция… Тәрбияче күп бит, нигә әдәбият тәрбияләргә тиеш, ди идем. Әмма олыгая-олыгая, фикер үзгәрә. Әдәбият күпмедер дәрәҗәдә тәрбияче дә. Дидактика, турыдан-туры тәрбия түгел, ә кызыктыру, гыйбрәт алу чарасы. Бер карасаң, тәрбияләнәсе килгән кешегә урамда аунап яткан чүптән башлап, өстәлдәге ризыкка кадәр – тәрбия. Әдәбият миңа тормыш тренажеры сыманрак тоела. Бер китапта кемнеңдер язмышы, гомер буе җыйган тәҗрибәсе булырга мөмкин. Син ул тәҗрибәгә берничә сәгать эчендә ия буласың. Кеше әдәби китап укымый, диләр. Мин дә әдәби китапларның бөтенесен дә укымыйм. Чөнки әдәбият дигәндә, бөтенесен бергә бутыйбыз – бар күңел ачу әдәбияты, башкасы… Соңгы араларда кемдер чат ябыша торган мәхәббәт романнарына якын да килгән юк, укып булмый. Бар детективлар – аларда да ялкыткыч бертөрлелек. Руста аларны чит илләрдән тәрҗемә ителгән «җанровая литература» термины белән йөртәләр. Ә бездә — барсы да матур әдәбият.
– Сайтыңда теләкләр, тостлар да тәкъдим ителгән. Аларны да матур әдәбиятка кертәсеңме?
– Юк, ул кулланма әдәбият. Табын артында әйтелә торган экспромтлар шактый җыелган иде. Бер кызык булсын дип, шуларны да китап итеп чыгарып сатуга куйдым. “Марат Кәбиров сүзләренә язылган җырлар” дигән диск бар иде. Тышында минем фото. “О бу җегетне беләм, әйбәт җырлый бит бу”, – дип халык моны чират торып ала. Шул диск янында «Күңелле табын» дигән тостлар китабы тора, анысына борылып та караучы юк. Әмма күпмедер вакыттан соң, ул сатыла башлады. Эзләп алалалар иде. Берничә тапкыр зур тираж белән чыгарырга туры килде. Ахырда ялкып туктадым. Дан өсти торган нәрсә түгел бит инде. Сорап йөдәткәч, электрон вариантын сайтка куйдым. Әле дә алалар.
– Үз укучыларыңның кемнәр икәнен төгәл беләсеңме? Өлкән яшьтәге кешеләрме?
– Төрле яшьтәге. Чөнки үзем дә төрле жанрларда иҗат итәм. Ул да бик әйбәт түгел икән. Чөнки кемдер мәхәббәт турында, мәсәлән, “Мәхәббәттән җырлар кала” әсәрен елый-елый укый да шундый ук әсәр эзләп икенчесен, әйтик, “Сары йортлар сере”н ала – күңеле сүрелә, чөнки бу аның китабы түгел, аңа мәхәббәт турында кирәк һәм мин аның яраткан язучысы булудан туктыйм. Ә җитди әсәрләремне укучылар – белеме һәм тәҗрибәсе булган, тормышта нәрсәгәдер ирешкән булдыклы кешеләр. Һәрхәлдә, мин шулар өчен язам. Кытайда һәрбер жанрга авторның үз псевдонимы бар, диләр. Бәлки, шулай яхшырактыр. Сегментация булырга тиеш. Әмма миңа моны эшләп карарга соң бугай инде.
– Кемдер 40 яшендә яза гына башлый.
– Теләсә кайсы псевдонимны таныту өчен шактый вакыт кирәк. Хәер, кем белә әле…
– Марат, иҗат кухняң белән кызыксынырга рөхсәт итче. Язганда илһамны көтеп изаланасыңмы? Әллә башка нәрсә килә, шуны гына язасыңмы? Сурәтләү чараларын эзләп, сүзлекләр актарганың бармы?
– Илһам көтмим, аның миннән киткәне дә юк бугай. «Эшләү теләге» дим инде мин аны, «илһам» димим. Язганда сүзлекләр актарып, нидер эзләү дә – вакытны әрәм итү генә. Шунлык та сүз запасың булмаса, язам дип маташасы да юк. Башыңа нәрсә килә, шуны гына дип… Проза импульслар тәэсирендә генә эшләнә торган әйбер түгел бит, кирәкле нәрсәләрне алдан әзерлисең, һәр детален барлыйсың, өйрәнәсең. Әсәр аңыңда әзер булгач кына язарга утырасың. Аның вакыйгалары бер-бер артлы күз алдына килеп тора, язып кына өлгер. Турыдан-туры репортаж алып барган журналист кебегрәк инде. Язып бетергәч – «суытырга» куям. Ул арада башка әсәр языла. Гадәттә, мин берничә әсәрне берьюлы алып барам. Күпмедер вакыттан соң, бераз онытыла төшкәч, яңадан карап чыгасың – монда инде бөтен хаталары, кимчелекләре күренә. Әсәрне беренче бәяләүче син үзең булырга тиеш. Үзеңә ошамый икән, аны дөньяга чыгаруның мәгънәсе юк. Бәлки, һәр автор иң беренче чиратта үзе өчен язадыр әле ул.
– Заказ буенча яздыру дигән әйбер бар. Аны ничегрәк кабул итәсең?
– Әйбәт кабул итәм. Заказ бирәләр икән, димәк бу әйбергә ихтыяҗ бар, дигән сүз. Сәхнә өчен юмор, концертлар өчен сценарийлар эшләгән бар. Алынасыңмы, юкмы – үзең хәл итәсең бит. Мәҗбүрләүче юк. Үземә кызык әйберне мин беркем сорамаса да, бер тиен түләмәсә дә язам. Ә монда акча түлим дип торалар — шәп бит инде. Акчасыз заказлар да була. Балалар журналында эшләгәндә Йолдыз Миңнуллинаның фэнтези яз әле диюенә риза булган идем. Өлгерә алмадым. Әле күптән түгел Ркаил Зәйдулланың улы Баязит белән сөйләшеп тордык, ул да үсмерләр өчен берәр фэнтези булса дигән теләк белдерде. Бу да заказ бит инде.
– Хәзер әдәбиятта күбрәк хатын-кыз, дип әйтергә яраталар. Элек шигърияттә генә иде, хәзер прозада да. Моңа карата фикерең ничек?
– Әдәбиятны хатын-кыз басты инде. (көлә) Джоан Роулингтан башланды бугай. Аннан Стефани Майер, Эрика Джеймс барлыкка килде. Роулинг зур талант инде. Тегеләре һуш китмәле язучы түгел, әмма аларның тематика әйбәт, халык кабул итә торган. Аудиториясе – ятим хатыннар, акбүз атларда принц көтүчеләр. Майерныкы яшьрәк буынга йөз тотса, тегесе утырып калган кызлар өчен. Болар бөтен яктан шәп ир көтә – бай да булсын, секс ягыннан да кимен куймасын, кыскасы, хатын-кыз хыялы. Кызыктырырлык образлар тапканнар – шул хөрмәткә бара. Ә бездә елап укыла торган бәхетсез мәхәббәт тарихын язасың икән, популярлык казандың, дигән сүз.
– Ир-ат язучыларны кимсетмиме бу әйбер?
– Юк. Ир-ат язучылар арасында попса белән интеллектуаль әдәбиятны бергә куша алган Стивен Кинг бар. Фантастиканы поэзия дәрәҗәсенә күтәргән Рэй Брэдбери. Татар язучылары арасында Флүс Латыйфине укыгыз. “Хыянәт”, “Хуҗасыз этләрне атарга” романнары гына да ни тора! Татар әдәбиятындагы бөтен хатын-кызлар талантын бергә кушсаң да, алай килеп чыкмый. Зөлфәт Хәкимнең тирән психологик прозасы, Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар”ы, Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат”ы, Ркаил Зәйдулла хикәяләре – болар инде җитди әдәбият, чит илгә чыгарсаң да укыла торган әйберләр. Әлбәттә, хатын-кыз язучыларны попсада гына эшли дип булмый. Менә бик үзенчәлекле проза язучы Фирүзә Җамалетдинова бар. Җитди проза, талантлы проза. Тик аны белмиләр дә диярлек. Өстәвенә, үзе дә бик тыйнак. Талант иясе өчен тыйнаклык тискәре сыйфат. Талантлы кешене күрмәскә дә, күрәлмәскә дә мөмкиннәр.
– Язучы кеше бик сентименталь, кәефе төшеп киткән чаклар була, бик кәефләнеп йөрүчеләр дә бар. Үзеңне ничек баланста тотасың?
– Кәеф ул төшәргә дә, күтәрелергә дә мөмкин – аны баланста тотарга кирәкми. Үз халәтеңдә бул, шул гына. Үз вакытында шатлыгы да, газаплануы да кирәк. Кешенең күңел халәте бер үк нәрсәгә төрле яктан карау өчен үзгәрә. Әгәр “ступор” барлыкка килгән икән, бу сиңа моннан соң болай яшәргә ярамый, дигәнне аңлата. Нидер алмаштырырга тиешсең. Күнегелмәгәнчә яшә, яңалык эзлә. Эзләнү туктала икән, яшәү дә туктала.
– Үз вакытында дзюдо белән дә шөгыльләнгәнсең икән. Биатлон буенча разрядың бар. Хәзер кайсы спорт төренә өстенлек бирәсең?
– Хәзер спорт белән бик шөгыльләнмим инде. Ул яшь чакта кирәк. Шәхес формалашсын өчен. Олгаю белән көч тә, сыгылмалылык та, кайчагында, сәләмәтлек тә китә. Ә характер кала. Рух кала. Спорт ул иң беренче чиратта – рух тәрбияләү чарасы.
– Балачак хыялларың тормышка аштымы?
– Инәй иртән торып фермага китә, караңгы төшкәч кенә кайта иде. Печәнгә барырга кирәк, бара алмый – бәйле бит. Утын алып кайтырга кирәк – кемгәдер ялынып йөри. Шул вакытларда беркемнән дә бәйле булмаска иде, дигән теләк бар иде. Мин аңа ирешә алдым бугай. Мине нидер бәйли икән, бу бары тик ярату хисе, ихтирам һәм җаваплылык кына булырга мөмкин. Ә язучы булу хыял түгел. Мин үземнең кем булачагымны белә идем.
– Соңгы иҗат җимешеңнән канәгатьме?
– Канәгать. Соңгысы иң яхшысы, иң талантлысы була. Тик аннан алдарак язылганының гына кимчелекләре күренә. Һәм һәрвакыт шулай.
– “Марат абый, мин язам, әсәрләремне карап чыкмыйсызмы”, – дип килүчеләр бармы? Кемнеңдер остазы булырга туры килдеме?
– Юк, үземне кемнеңдер остазы дип санамыйм. Хәзерге яшьләр башка төрлерәк бугай. Безнең дәвер дә, остазлар да кырысрак иде. Мин шул дәвер кешесе, әйтсәм кистереп әйтәм. Ә кемдер үпкәләр, язуын ташлар – гөнаһлы булырсың. Аннары Казанда яшь иҗатчыларга барып сыеныр урыннар күп бит. “Сәләт” бар, «Калеб», Язучылар берлеге, башкасы…
– Шулай да, бүгенге яшьләр сине нәрсә белән сокландыра?
– Матурлыклары сокландыра. Аеруча кызларының. Яшьләр күбрәк белә, алар укымышлырак. Үзләрен үстерү өчен мөмкинлекләре дә күбрәк. Шуңа алар бөтен яктан килгән, акыллылар, матурлар, фикер йөртү рәвешләре дә әйбәт. Үзләрен бәяли, кирәген сорый беләләр. Аларның бик әйбәт әти-әниләре бар. Мин дә шулар рәтенә керәм. Каршы алабыз, озатып куябыз. Җитәкләп йөртәбез. Шул ук вакытта аларга да бик рәхәт түгел. Без чыгып киткәндә әниләр кая юл тотканыбызны да белмәде. Безнең чорда кеше теләсә нинди өлкәгә барып кереп, матур итеп эшли һәм эш баскычы буйлап күтәрелә ала дигән гарантия бар иде. Бүген ул юк. Эш урыны булса – акчасы юк. Мәсәлән, редакциягә килеп утырып, шул акча белән көйләнеп яшәп китә алмый бит инде ул. Бик сәләтле булып, үзен күрсәтсә дә зур перспектива көтми. Күп дигәндә ул баш мөхәррир була ала. Ун-унбиш яшь кеше килә икән, редактор урыны бер генә, калганнарына үсәргә мөмкинлек юк. Шуңа күрә редакциягә килеп, шунда картаерга да мөмкин. Һәр өлкәдә шулай. Әгәр тартыр кешесе юк икән, белеме һәм сәләте белән генә яшь кеше бер кая да бара алмый бүген. Һәм бу беркадәр фаҗига.
– Картлыгыңны ничегрәк күзаллыйсың? Ничек кенә булса да, беребез дә аннан качып кала алмаячак бит.
– Бу хакта уйланган юк… Ничек булса да була, үз картлыгың бит инде ул, кешегә куып җибәреп булмый. Үз акылымда, үз аягымда булган очракта әлеге чордан әллә ни аерылмас. Тагы да ямьсезрәк, тагы да хәлсезрәк булырмын инде. Акыллырак булмам. Олыгая-олыгая кешегә акыл керми, акмаклык эшләргә рәте генә бетә.
– Бүгенге заман герое кем ул?
– Уңышлы кеше. Бүгенге заман герое ул без күнеккән геройларга капма-каршы килә. Газинур Гафиятуллинны гына алыйк. Ул хәзер ахмак булып күренә, аңа бер тиен акча түләмәгәннәр, берни вәгъдә итмәгәннәр. Нинди герой инде ул? Кызганыч, әлбәттә. Юк, Газинур түгел, без – кызганыч. Бүгенге заман герое С. Майер, Э. Джеймс әсәрләрендә ярылып ята. Үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын дигәндәй, вампир булмагае, чурт булсын, сине саклап-яклап, киендереп-чишендереп йөртерлек зат булсын. Бай, юмарт, чибәр, гайрәтле… Заман геройларын хатын-кыз хыялы тудырмый микән әле…
– Марат Кәбиров – уңышлы кешеме?
– Өлешчә. Тулаем уңышлы кеше булмый. Нәрсәңдер бар икән, ул барыбер нәрсәңдер исәбенә. Менә без сөйләшеп утырган геройлар тормышта була алмый. Ә мин тормышта бар. Мин хәрәкәттә, бүген егылырга, иртәгә күкрәк киереп йөрергә мөмкинмен, һәм тагын абынырга… Әмма бөтен кеше үзен уңышлы дип күрсәтергә тырышканда, бер мин генә мескенләнеп утырмам бит инде. Уңышлы, әлбәттә! Ә шулай да… Минем әсәрләр үземә караганда уңышлырак бугай. Алар теләсә-кемне минем белән исәпләшергә мәҗбүр итә ала.
– Бик зур рәхмәт! Яңа әсәрләреңне “Идел” журналы укучыларына да ирештерергә насыйп булсын!

Гөлүсә Закирова, «Идел» журналы


Арзан бәягә ял ит!