Электрон китап: тулы мәгълумәт.

Электрон китаплар (е-китап дип тә йөртәләр) елдан елга популярлаша бара. Интернет-ритейл гиганты Amazon, мәсәлән, аларны басма китапларга караганда да күбрәк сата. Русча электрон китап кибете Литрес та көннән көнгә ныгый, камилләшә. Татар телендәге электрон китаплар да кәгазь вариантына караганда күбрәк тарала, дип әйтергә мөмкинлек бар. Һәрхәлдә, бу өлкәдә иң беренче адымнарны ясаучы, әле дә уңышлы эшләп килүче webkitap.ru һәм maratkabirov.com сайтларының нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Бик күп белгечләр алдагы гасырларда кәгазь китапларның тулысынча юкка чыгуы турында да фикер йөртә…

Басма китап тарафдарлары мондый фикерләргә каршы килә алмый. Цифрлы китапларны сатып алу җиңел: клавиатурада ике-өч кнопкага бастың — укый да башларга мөмкин. Аларны саклау җайлы — шкафлар, шүрлекләр кирәкми, ә гади бер флешкага берничә мең е-китап сыя, кайда барсаң да үзеңдә йөртергә була. Алар күпкә арзанрак. Кәгазь китаплардан аермалы буларак, экологик яктан чиста — йогышлы авырулар йөртми, агачларны һәлак итүне сорамый. Экраннан уку да бүген күпкә заманчарак, уңайлырак та.

Электрон китап тарихы

1400 елларда немец шәһәре Майницта яшәүче Йоханнес Гутенберг дигән кеше металл штамплар кулланып, язмаларны тиз арада кәгазьгә күчерүче корылма уйлап таба. Хәзер инде аларны кулдан күчереп язу таләп ителми — бер басу белән күпме кирәк, шул данәдә эшләү мөмкинлеге туа. Шул рәвешле, китап басу машинасы барлыкка килә. Бу гавәми мәгълумәт дөньясына беренче адым була: гәзит-журналлар, китаплар чыга башлый.

1970 елда Гутенберг исеме тагын бер кат яңгыраш ала. Иллинойс Университетының компьютер системасында эшләүче Майкл Харт Бәйсезлек Декларациясенең электрон версиясен чыгара. Бу Project Gutenberg дип аталган проект ачылуга китерә. Гутенберг проекты гомум кулланыштагы китапларны интернет аша бушлай тарату белән шөгыльләнә.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Электрон китап идеясе 1930 елда барлыкка килә. Язучы Боб Браун беренче булып, экраннан уку мөмкинлеге бирә торган җайланма eReader турында яза. “Бүгенге заман тизлегенә иярә алу өчен миндә уку машинасы булырга тиеш. Үземдә йөртеп, теләсә кайсы иске розеткага тыгып эшләтә ала торган гади уку машинасы. Бу машинада шрифтларны үзгәртеп, яктылыкны көйләп булырга тиеш…”

Электрон китап уку җайланмалары да кинәт кенә пәйда булмый. Аның беренче прототибын Испаниядәге мәктәп укытучысы Ангела Руис Роблес 1949 елда эшли дә аны “Механик Энциклопедия” (Enciclopèdia MECANICA) дип атый. Бу кысылган һава ярдәмендә идарә ителүче басма текст тасмасыннан гыйбарәт була. Электроника белән уртаклыгы юк, әмма бу автоматик рәвештә укыла торган беренче җайланма. Аны эшләү берничә этапка бүленә, соңгы версиясе аудио язмаларны да, зурайткыч пыяла, калькулятор, электр лампасын да үз эченә ала. Бу җайланма массакүләм куллану өчен түгел, ә дәресләрдә файдалану өчен эшләнгән. Аның бер версиясе хәзер Испаниянең Ла-Корунья шәһәрендәге Милли фән һәм техника музеенда саклана.

Роберто Буса тарафыннан эшләнгән Index Thomisticus проектын да беренче электрон китап үрнәге дип атарга мөмкин. Ул дин әһеле Томас Аквинский хезмәтләренең аңлатмалы күрсәтмәсен компьютерда төзи. 1949 елда башланган бу эшне ул 1970 елда гына тәмамлап чыга. Бу цифрлы хезмәт бер компьютерда эшләнә, ә соңрак 1989 елда CD-ROM дискта чыгарылып таратыла. Кайбер тарихчылар моны электрон китаплар рәтенә кертү яклы түгел, чөнки аерым нәшер ителгән китап саналмый, ә моңа кадәр булган язма текстларны өйрәнү ысулы гына.

60-нчы елларның берничә проектын да беренче электрон китаплар рәтенә кертүчеләр бар. Болар — Стэнфорд эзләнүләр институтындагы Дуг Энгельбарт башлангычындагы NLS (oN-Line System), Гипертекст төзәтү системасы һәм Браун Университетының Андрис Ван Дам җитәкләгән FRESS (Файлларны эзләү, төзәтү системасы) проектлары. FRESS документлары IBM мэйнфреймнарында эшли, динамик форматлы була, графика куллану, гиперсылтанмалар кую, таблицалар төзү мөмкинлеге бар. “Электрон китап” дигән терминны да Ван Дам керткән дигән фикер бар.

Шулай да без бүген белгән е-китап уйлап табучы дип Майкл С. Харт исәпләнә. Бәйсезлек Декларациясен компьютерга күчереп ARPAnet (интернетның тәүге варианты) аша таратканнан соң (аны алты кеше йөкләп ала), ул Гутенберг проекты оештыра, дөнья әдәбиятының 10 мең китабын цифрлы форматка күчерә. 1989 елга кадәр бөтен текстлар да кулдан җыела. Соңыннан сканерлар, текст тану программалары кулланыла башлый. Project Gutenberg бүген дә эшли, теләсә кайсы җайланмада ачыла торган түләүсез текстлар тәкъдим итә. Бүген анда 35 меңгә якын китап исәпләнә.

Электрон китаплар уку юлында

Apple Newton

Бу өлкәдә иң беренче булып Apple хәстәрлек күрә башлый. 1993 елда алар компьютерның бөтенләй яңа төрен сатуга чыгара. У “персональ цифрлы ярдәмче”(Personal Digital Assistant, PDA) дип атала. Бу әлегә кесә компьютеры (КПК) түгел, әмма чынлап та портатив компьютер — үзенең операция системасы, программалар җыентыгы, кулдан язу мөмкинлеге бар. Башта ул MessagePad дип атала, соңрак бераз үзгәрешләр кертеп Newton дип йөртәләр. Аның электрон китаплар өчен үз форматы, уку программасы була. Моны мөгаен китап уку өчен беренче мобиль җайланма дип әйтергә ярыйдыр.
Apple Newton киң кулланыш таба алмый, сәүдә уңышы да китерми. Беренчедән, бәясе бик югары (1000 долларга якын), икенчедән, Apple аз гына вакытны узып китә, халык әле мондый корылмаларны куллану өчен өлгереп җитмәгән була.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

PalmPilot

1996 елда Palm өр-яңа портатив җайланма — кесә компьютеры эшләп чыгара. Бу Newtonнан күпкә аерыла: кечкенә, җиңел, чагыштырмача арзан. Аның өчен махсус операция системасы Palm OS төзиләр. Девайс тиз арада популярлык яулый, 1998 елдан PalmPilot дип йөртелә башлый. Palm җайланмасының берничә сериясе чыгарыла. Бу ОС (операция системасы) белән бүтән фирмалар да (м-н Sony) компьютерлар чыгара башлый.
PalmPilot үзенең электрон китап форматын булдыра, ул — PDB дип атала. Аны уку өчен махсус программалар эшләнә. Әмма җайланманың экраны кечкенә (аның күп өлешен текст кертү мәйданы алып тора) булганлыктан, электрон китап уку өчен уңайсызрак була.

Casio Cassiopeia E-125

Palm уңышы Microsoft кебек гигант игътибарыннан читтә калмый. 1996 елда ул портатив компьютерлар өчен махсус Windows CE (WinCE) операция системасын эшли. Casio, Philips, Hewlett-Packard, Compaq, Sharp кебек җитештерүчеләр шундук кечкенә компьютерлар (hand-held PC, HPC һәм “наладонник”лар — palm-size PC, PPC) чыгарырга керешә. Нәкъ менә шушы җайланмалар е-китап уку өчен киң кулланыш ала.

Беренче е-китаплар гади һәм бик примитив TXT форматында гына була. Монда бернинди стиль, текстны матурлау, укырга җайлаштыру мөмкинлеге юк. Җайланмалар барлыкка килүгә үк текстларны укуны җиңеләйтү: бүлекләрне, эчтәлекне билгеләү, абзацларга бүлү, гиперсылтанмалар кую һ.б. ихтыяҗы туа.

Бу эшкә беренче булып Microsoft тотына: 2000 елны Windows CE системасының чираттагы версиясенә (PocketPC) Microsoft Reader программасын урнаштыра. Бу программа өчен LIT дип аталган махсус электрон китап форматы эшкәртелә. LIT форматындагы китаплар бик матур күренә, укырга да җайлырак. Шуңа ул тиз арада популярлык яулый.

Икенче популяр формат — французларның Mobipocket компаниясе эшкәрткән PRC форматы. Ул Mobipocket Reader программасында ачыла. Текстларны шушы форматка күчерү өчен махсус программа да ясыйлар, аны бушлай тараталар. Соңрак Mobipocketны Амазон сатып ала, ә аның PRC форматын Kindle өчен нигез итә.

Форматлар төрлелегенә россия белгечләре дә үз өлешен кертә. Михаил Мацнев белән Дмитрий Грибов FictionBook (FB2) форматын уйлап таба, аны уку өчен HaaliReader дигән программа төзиләр. Формат та, программа да Россиядә бик зур популярлык яулый. Бүген Рунетның бик күп китаплары шушы форматта, ә аларны уку өчен яңа программалар санап бетергесез.
Бүгенге көндә иң популяр форматлар булып epub, pdf-a6, fb2, mobi исәпләнә. Аларны теләсә кайсы программада һәм китап уку җайланмасында ачарга мөмкин.

Электрон китапханәләр

Халык-ара

Электрон китапханәләр идеясын беренче булып Америка галимнәре В. Буш и Дж. С. Р. Ликлидер тәкъдим итә. Алар киләчәктә электрон китапханәләр булачагын, аның гомум эш принципларын әйтә.
Аларның 60-нчы еллар башындагы фикерләре тулысынча диярлек чынга ашты. Мәгүлумәт саклау һәм эшкәртүдә компьютерлар куллану идеясы да алтмышынчы еллар ахырында барлыкка килә. Аның бер уңышлы мисалы АКШ Конгрессы китапханәсендә MARC (Machine-Readable Cataloging форматын эшләү, машина укый торган каталог булдыру.

Гутенберг проекты да беренче электрон китапханә эшчәнлегенә зур этәргеч була. 1980-1990 елларда чит илләрнең зур китапханәләрендә цифрлы каталоглар карауның һәр кеше өчен ачык булуы да үз эшен эшли. АКШ Конгрессы китапханәсе, Гарвард университеты, Франция милли китапханәсе бу өлкәдә беренчеләрдән була. Тик ул вакытта әле технологияләр камилләшеп өлгермәгән, китап эзләү төрле буталчыклыклар, авырлыклар тудыра.

Туксанынчы еллардан АКШ һәм Европа илләрендә электрон китапханәләрне үстерү программасы киң җәелдерелә. 1992 елда АКШ-ның Милли фәнни фонды Конференциясе шушы мәсьәләләрне кузгата һәм бүген кулланыла торган “цифрлы китапханә”, “электрон китапханә” дигән терминнарны кулланышка кертеп җибәрә.

1994 елны Европада М. Бангеман җитәкчелегендәге экспертлар төркеме “Европа һәм глобаль мәгълумәти җәмгыять” дигән доклад белән чыгыш ясый. Анда европа илләрендә җәмәгатьчелек ихтыяҗын канәгатьләндерерлек мәгълумәт һәм коммуникация технологияләрен кулланышка кертү буенча эшлекле тәкъдимнәр була. Бу докладтан соң ук электрон китапханәләр оештыру буенча милли программаларны әзерләүгә тотыналар.

2002 елда Google дә китапларны цифрлаштыру эшенә алына. 2004 елны «Google Print» дип аталган электрон китапханә проектының эшли башлавы турында хәбәр ителә. Ул бер елдан соң “Google китап эзләү” (Google Book Search) дип үзгәртелә.

Электрон китапханәләр исемлеге

Google Book Search — Google компаниясе проекты. Төрле телләрдәге бик күп текстлардан тора. Адресы — https://books.google.ru

«Europeana» Европа электрон китапханәсе — цифрлаштырылган китаплар, картиналар, фотографияләр, аудиоъязмалар тупланган.
https://www.europeana.eu

Open Library — Ачык китапханәдә миллионнан артык язма тупланган. Аларны карарга, укырга, йөкләп алырга мөмкин.
https://openlibrary.org

Gallica — Франция милли китапханәсендәге бөтен китапларны да цифрлаштыруны максат итеп куйган. 12 млн китап һәм манускрипт, 500 мең басма матбугат, 800 мең медаль, монета, 650 мең карта һәм рәсем саклана. XIX гасыр гәзитләрен цифрлаштыру эше бара.
https://gallica.bnf.fr

«Гутенберг» проекты — дөньяда беренче электрон китапханә. Җәмәгатьчелек милкенә күчкән текстлар, аудиокитаплар, нота язмалары, MIDI һәм видеороликлар саклана.
https://www.gutenberg.org/

LibriVox — җәмәгать милкенә әйләнгән текстларны аудиокитапка әйләндерү белән шөгылләнә.
Электрон китапханә адресы — https://librivox.org/

World Digital Library — Конгресс китапханәсе проекты. 2007 елда әлеге проектка Россия милли китапханәсе дә кушылды.
https://www.wdl.org/ru/

Гёттинген цифрлаштыру үзәге — Геттинген университет китапханәсен цифрлаштыру белән шөгылләнә. Рус телендәге әдәбият белән бергә математика буенча да китаплар бар.

Россиядәге электрон китапханәләр

Бүген интернетта меңнәрчә китапханә эшли. Россиядә дә аларның санын төгәл әйтү авыр. Шулай да дөньякүләм әһәмияткә ия булганнары eLIBRARY.RU — РФФИ Фәнни электрон китапханәсе, РГБ диссертацияләр электрон китапханәсе, «КиберЛенинка» гыйлми электрон китапханә.
Гутенберг проектыннан соң егерме еллап вакыт узгач, рус телендә беренче электрон китапханә барлыкка килә. Аны 1994 елда программист Максим Мошков оештыра һәм lib.ru доменына урнаштыра. Китапханә нигездә кулланучылар хисабына үсә. Китаплар саны 30 меңнән арткан дип исәпләнә. Сайтның дизайны бик гади булса да ул беренче көннән алып бер үзгәрешсез кала бирә.

Русча электрон китапханәләр исемлеге

1. http://www.aldebaran.ru/ — Альдебаран — әдәби, техник, фәнни һ.б. китаплардан торган зур электрон китапханә.
2. http://lib.ru/ — Россиядә беренче оештырылган Максим Мошков китапханәсе.
3. http://www.encyclopedia.ru/ — «Мир энциклопедий» — рус телендә энциклопедик мәгълумәтләр, сүзлекләр, белешмәләр.
http://www.litportal.ru/ — эшлекле әдәбият, балалар әдәбияты, тарих, классика, һ.б. темаларга китаплар
4. http://bookz.com.ua — Онлайн дәреслекләр
5. http://www.fenzin.org/ — Фантастик әсәрләрдән торган электрон китапханә
6. https://author.today — язучылар, авторлар, рәссамнар өчен социаль челтәр. 2020 ел мәгълумәтләре буенча монда 12907 язучы, 518904 укучы теркәлгән, 4084 китап исәпләнә.
Монда иң популярлары гына китерелә. Рус телендәге е-китапханәләрне барлап чыгу өчен генә дә озак вакыт кирәк булыр иде.

Татар электрон китапханә системасы

Китапнет. Беренче зур татарча онлайн китапханә Китапнет 2006 елның 12 маенда эшли башлый. Аны Татар телен үстерү фонды оештыра. Әлеге китапханә дә гади дизайн белән эшләнгән, күпмедер дәрәҗәдә Гутенберг белән Мошковныкын хәтерләтә. Адресы — http://www.kitap.net.ru

Әлеге китапханәләрнең барсы да нигездә компьютердан уку өчен җайлаштырылган. Әсәрләрне ридерга, яки башка төрле китап уку җайланмаларына күчерү мөмкинлеге чикле.

WebKitap.ru 2009 елда барлыкка килә. Ул татарча электрон китапханә генә түгел, ә е- китап нәшрияты, электрон китап кибете һәм татар электрон китапханәсе буларак эш җәелдереп җибәрә. Төп максаты — татар язучыларына үз әсәрләрен цифрлы вариантта чыгарып сату итү мөмкинлеге бирү була. Әмма бу идея аз гына вакытыннан алдарак туган булып чыга. Язучыларның электрон китап чыгаруга бик исе китми. Аларның күпләре әле компьютер кулланмый, интернетны аңлап бетерми һәм “электрон китап” төшенчәсе фантастика булып тоела.
Нәтиҗәдә, WebKitap.ru нәшрият эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр була. Һәм классик язучыларның җәмәгатьчелек милкенә әйләнгән китапларын бушлай таратучы татарча электрон китапханә буларак эшен дәвам итә. Электрон китап уку программалары йөкләргә мөмкинлек бирә. Шулай да монда кайбер китапларны сатып алу мөмкинлеге бар.
Китапларның күбесе epub, fb2, mobi, pdf-A6 кебек заманча форматларда. Вебкитап — татар телендә иң актуаль, заманча форматлы китаплар тәкъдим итүче беренче, әлегә хәтта бердәнбер китапханә һәм электрон китап кибете. Китапларны компьютерга, телефонга, яки китап уку җайланмасына йөкләргә, теләсә-кайсы урында, теләсә-нинди ридерда рәхәтләнеп укырга мөмкин. Адресы — https://webkitap.ru

Таткнигафонд. Берничә елдан соң, соцчелтәрләрдәге хәбәрләр буенча, 14 млн чыгым белән “Таткнигафонд” электрон китапханә системасы төзелә. Әмма ул популярлашып китә алмый, берничә ел эчендә ташландык хәлгә килә, бераздан бөтенләй юкка чыга.

«Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасы проекты 2010 нчы елдан  тормышка ашырыла. Аның максаты – Татарстан, Россия, чит илләр гражданнарына, китапханә хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы китапханәләренең җыелма каталогына керү мөмкинлеген тәэмин итүче мәгълүмат системасын төзү. Кыска гына вакыт эчендә барлык кирәкле мәгълүматны китапханәләр фондларыннан теләсә кайсы файдаланучыга табарга мөмкинлек бирүче, Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталы Республика китапханәләре ресурсларына бердәм керү ноктасы булып тора.
Порталның түбәндәге юнәлешләр буенча хезмәт күрсәтә:
— Татарстан Республикасының республика һәм муниципаль китапханәләренең җыелма каталогыннан документ эзләү;
— сайлап алынган китапханәдә документка заказ бирү;
— тулы текстлы е-коллекцияләргә керү;
— Китапханәчедән сора белешмә хезмәте;
— Татарстан Республикасының җыелма каталогын төзүдә катнашучы һәрбер китапханә турында мәгълүмат;
— «РУСЛАН» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын үзләштерү процессларына җәлеп ителгән китапханә хезмәткәрләре өчен мәгълүмат.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 нче елның 26 мартындагы 187 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасына дәүләт статусы бирелде.
«ТР Милли китапханәсе» мәгълүмат ситемасын үстерү өстендә эш дәвам итә. Проектның нәтиҗәсе җыелма татар электрон китапханә күләмен арттыру, библиографик язмаларның сыйфатын күтәрү булачак. Боларның барысы да портал аша халыкка күрсәтелә торган мәгълүмат-китапханә хезмәтләрен камилләштерүгә мөмкинлек тудыра” — диелгән аның рәсми сайтында (https://kitap.tatar.ru).

Мәгариф-Вакыт китапханәсе — мәктәпләр, бүтән уку йортлары өчен басма һәм electronic дәреслекләр, методик кулланмалар әзерләү белән шөгылләнә. Җитештергән товарлары бик югары дәрәҗәдә. Интернетта адресы — https://magarif-vakyt.ru

Татарстан китап нәшрияты китапханәсе (Татар әдәбияты үзәге) — монда ТКН-да чыккан китапларның цифрлы варианты белән танышырга мөмкин. Түләүле дә, түләүсез дә китаплар бар. Икесен дә компьютерга, яки китап уку җайланмаларына күчереп алу мөмкинлеге юк, бары тик сайтка кереп кенә укып була. Бу аның бердәнбер кимчелеге.
Электрон китапханә татар телендә югары сыйфатлы аудиокитаплар да тәкъдим итә. Аларны сайтта тыңларга да, йөкләп алырга да була. Бүгенге көндә иң яхшы аудиокитаплар тәкъдим итүче бердәнбер проект. Татар әдәбияты үзәге шушы адреста — https://tatkniga.ru

Электрон китап кибетләре

Amazon электрон китап кибете, Kindle ридеры

Күпләр өчен электрон китап сүзе Amazon компаниясе белән бәйле. 1994 елда Джефф Безос тарафыннан оештырылган Амазон үзенең эшен китап сатудан башлый. Басма китаплар белән беррәттән электрон китаплар да тәкъдим ителә. Аларны популяштыруда Amazon кибетенең роле әйтеп бетергесез. Туксанынчы еллар ахрына бу кибет электрониканың барлык төрләре белән дә сәүдә итә башлый. Әмма китаплардан аерылмый. 2007 елның октябрендә ул Kindle дип аталган беренче уңышлы китап уку җайланмасы эшләп чыгара. Моңа кадәр 2006 елда чыгарылган Rocket eBook һәм Sony Reader җайланмалары бик әлләни булмый.

Kindle барлыкка килгәнче электрон китап уку бик үк җайлы булмый. Интернет буйлап әллә күпме форматлар йөри, алар кайчагында бер-берсенә каршы килә. Һәр формат өчен аерым программа таләп ителә. Аны эзләп табарга, кайчагында сатып алырга кирәк. Китапны ачсаң да үзең белән йөртү мөмкинлеге юк — бары тик компьютердан гына укый аласың, яки принтер аша чыгарасың. Әмма текстларның законсыз рәвештә таралуына чик кую җәһәтеннән, күп очракта, принтер аша чыгаруны да тыялар.

Kindle бу проблемаларны хәл итә. Китап сатып алу да, аны уку да җиңеләя. Сатып алган е-китапны үзең белән йөртергә, хәтта интернетсыз урыннарда да укырга мөмкинлек туа. Kindle электрон китап уку җайланмасының төп үзенчәлеге — дисплей e-ink. Бу electronic кара һәм кәгазь варианты. Күзне арытмый, батареясы озак вакытка җитә һәм кәгазьдән укыган кебек тәэсир кала. Система көннән көнгә камилләшә бара.

Бүгенге көндә Амазон кибете электрон китап синонимы кебек яңгырый. Forbes язмаларына караганда, аның е-китаплардан килгән табышы елына 530 миллионнан артып китә, ә Kindle җайланмасын кулланучылар йөз миллионга якынлаша. Аннан кала электрон китап базарында тагы берничә зур электрон китап кибете Barnes and Noble, Kobo, һ.б. эшли.

Barnes & Noble онлайн китап кибете, Nook планшеты

Barnes & Noble («Барнс энд Ноубл») — АКШ-ның Нью-Йоркта урнашкан иң зур әйләнешле китап кибетләренең берсе, китаплар нәшер итә, сата, е-китаплар сәүдәсе белән шөгылләнә. 1870 елда Иллинойс штатындагы Уитон шәһәрендә Чарлз Барнс оештырган. Беренче китап кибете аның улы Уильям тарафыннан 1917 елда ачыла. 1971 елны Barnes & Noble Леонард Риджио (англ. Leonard S. Riggio) кулына күчә дә нигездә китап сәүдәсе челтәренә әйләнә.

2009 елда Android платформасында эшли торган Nook электрон китап уку җайланмалары линейкасын чыгара башлый. Беренче моделе 2009 елның 30 ноябрендә дөнья күрә, бәясе $259 тора. 2010 елның июнендә бәясе $199 кадәр төшә, wi-fi аша кереп була торган яңа модель дә тәкъдим ителә ($149). Шул ук елны Nook электрон китап уку җайланмасының төсле версиясе чыгарыла. Ә 2011 елның ноябрендә компания Nook Tablet дип аталган үзенең беренче планшетын эшли. 2013 елда электрон китап уку җайланмасының яңартылган версиясе NOOK GlowLight кулланышка керә. 2009 елда Barnes & Noble электрон китап сәүдәсе буенча АКШ-та беренче урында, дип билгеләнә. Кибет, нигездә, интеллектуал юнәлешкә игътибар бирә, монда шулай ук, балалар, үсмерләр, өлкәннәр өчен китаплар да, антиквариат та тәкъдим ителә.

Apple iPad

2010 елның 1 апрелендә Apple iPad цифрлы корылмалар дөньясында, шулай ук е-китаплар өлкәсендә дә, тулы бер революция ясый. IPad үзе бик зур яңалык түгел, планшет компьютерлар моңа кадәр дә бар иде, әмма айпад базарны шаулата — ике ай ярым вакыт эчендә ул 3,3 млн данәдә сатылып дөньяда иң популяр уку җайланмасына әверелә.

Amazon үзенең Kindle ридеры белән е-китап уку гади, һәркемгә ачык булуын күрсәтсә, Apple моның мавыктыргыч, модный кәттә шөгыль икәнен исбатлады. Стив Джобс әйтүенчә, 2010 елның июненә электрон китап сәүдәсенең 22 проценты iPad өлешенә төшкән.
IPadның зур, төсле дисплее китап укырга гына түгел, ә журналларны бөтен тулылыгында карарга да мөмкинлек бирә. Анда барлык мультимедиа чараларын да кулланып була.

Россия электрон китап кибетләре

ЛитРес
Рус телле сегментта иң зур, иң билгеле электрон китап кибете. Зур нәшриятләр, популяр авторлар белән турыдан туры килешү буенча эшли, шуңа күрә көн саен диярлек яңарып тора, иң соңгы әсәрләрне иң беренче булып тәкъдим итә. Китап бәяләре артык югары түгел. Түләү ысуллары күп төрле, китап форматлары егермегә якын. Кыскасы иң яхшы, иң уңайлы китап кибете. Адресы — www.litres.ru

BookLand
PocketBook электрон китап уку җайланмасы (ридер) җитештерүче MOST Publishing компаниясе тарафыннан 2008 елда ачыла. BookLand электрон китап кибете меңнәрчә китаплар гына тәкъдим итеп калмый, ә матбугат чараларына язылуны да оештыра, уку әсбаплары да, аудиокитаплар да җитештерә. Китаплар нигездә TXT, FB2, DOC, PDF форматларында. Интернет-кибет bookland.net.ua доменында урнашкан

АйМобилко
Легаль контент тәкъдим итүче тагы бер яңа интернет кибет. Монда музыкаль әсәрләр, фильмнар, электрон китаплар сатып алырга мөмкин. Моннан тыш АйМобилко фирмасының китап уку җайланмасы да сатыла. Сайты бик үзенчәлекле эшләнгән, шушы адреста урнашкан — www.imobilco.ru/books

Ozon.ru
Бу интернет кибет инде бик борынгы, билгеле, ул бөтен нәрсә белән дә сәүдә итә. Соңгы арада анда электрон китаплар сатып алырга да мөмкинлек ачылды.

Электронная книга
Бу билгеле китап нәшрияты АСТ оештырган электрон китап кибете. Цифрлы китаплар белән беррәттән аудиокитаплар да сата. Электрон китаплар TXT, HTM, FB2 форматларында. Күпләре монда кибетләргә чыгардан беркадәр алдарак пәйда була. Кибетнең адресы — www.elkniga.ru

Татар электрон китап кибете

Татар электрон китап кибете әлегә икәү генә. Аларның берсе — Webkitap.ru
Webkitap кибетендә татар классикларының, бүгенге чор язучыларының яңа әсәрләрен сатып алырга мөмкин. Шулай ук дөнья әдәбиятының иң популяр әсәрләре дә шушы кибеттә тәкъдим ителә. Китаплар epub, pdf-a6, fb2, mobi форматларында. Түләү ысуллары күп төрле: SMS (мегафон, билайн, мтс), онлайн акчалар (Яндекс.Деньги, WebMoney), кредит карталары (VISA, MasterCard)һ.б. Сатып алынган китапларга сылтанма мизгел эчендә сез күрсәткән емайлга килә: китапны теләсә-нинди китап уку җайланмасына, кесә телефонына, яки компьютерга йөкләп алырга, шундук укый башларга була. Китап кибете шушы адреста урнашкан — http://webkitap.ru

MaratKabirov.com. Тагы бер татарча электрон китап кибете — MaratKabirov.com сайтында. Монда язучы Марат Кәбировның китаплары — романнар, повестьләр, хикәяләр, шигырьләр, юмористик әсәрләр тәкъдим ителә. Каталог жанрлар буенча бүленгән — китапларны табу бик җиңел. Сатып алганчы сайтта язучы иҗаты, аерым әсәрләрдән өзекләр белән танышырга мөмкин. Китап бәяләре кыйммәт түгел. Түләү ысуллары бик күп төрле. Электрон китап форматлары — epub, pdf-a6, fb2, mobi. Бүгенге көндә татар телендәге иң популяр китап кибете.

Бу язма сезгә ошадымы? Электрон китап турында тагы нәрсәләр белергә телисез? Фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны түбәндә язып калдырыгыз.