Автобиография

Туган якны әйтеп таныштыру кирәк булган урыннарда, мине, гадәттә: «1970 елда Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туган» — диләр. Үзем дә шулай дим. Ләкин бу дөрес тә, дөрес түгел дә. Дөрес — чөнки Сеңрән җирендә тәпи эзләрем, күгендә канатлы хыялларым калган. Шул җирдә бала чагым үткән, күңелемдә мәхәббәт яралган, бөтен булмышым шушы җирдә әвәләнгән. Дөрес түгел — чөнки мин Казан каласында туганмын. Бу дөньяга килү белән Казан һавасын сулаганмын. «Тукай урамында туды балаң. Шагыйрь булыр әле…» — дип юатканнар авыру әниемне…

Паспортымда туган җирем Актаныш районының Чуракай авылы дип билгеләнгән. Монсы әтием Ханнанов Рәфил Кәбир улының туган-үскән җире. Бу авылда да гөнаһсыз чакларым үткән, Ата йортының матчага эленгән бишегендә тибрәнгәнмен, беренче кат әтием куенына кереп иркәләнгәнмен (мин яшь ярымлык чакта ул үлеп киткән), күрше әбиләреннән: «Собханалла, собханалла!» — дип әйттергәнмен. Чуракайда хәзер ул карчыклар да, туган йортым да юк инде. Анда әтиемнең кабере генә бар. Язмыш мине әллә ничә туган авыллы иткән.

Әнием Солтанова Әнүзә Әмирҗан кызы бөтен гомерен колхоз эшенә биргән кеше. Савымчы иде. Шуңадырмы, малай чагым фермада, маллар арасында үтте. Шуларны уйласам, әдәбиятнең нигезендә яткан  МОҢ миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергәндер сыман…

Илеш районының Сеңрән авылында сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына киттем. «Училищега «өчлегә» укыганнар гына бара. Аннан соң вузга керү авыр булыр» — дип, әнинең күрше авылдагы урта мәктәпкә җибәрәсе килгән иде. Тракторчы булсам, аңа ярдәмем тияр, утын-печәнгә дә башкасына да мохтаҗлык кичермәбез, дип уйладым. Ләкин мин ялгышканмын. Тракторчы булып бер генә көн дә эшләргә туры килмәде. Ничек кенә сәер тоелмасын, СПТУ миннән язучы ясады. Монда көчле эстрада ансамбле эшләп килә, укытучыларым да, мастерлар да әдәбият-сәнгатькә мөкиббән киткән кешеләр иде. Өстәвенә, районның “Маяк” гәзитендә танылган шагыйрь Ринат Хәйри эшли. Аның белән көн саен диярлек очрашып аралашып торабыз. Ул минем бертуган абыем кебек иде.

Исемемнең республика укучысына азмы-күпме ишетелә башлавын сиксән җиденче елдан дип исәплим. Шул чорда балалар матбугатында күрендем, язучылар белән ныклап аралашуым да шул тирәдә башланды. Күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевның баш сүзе белән “Кызыл таң” гәзитендә бер шәлкем шигырьләрем басылды. Шуннан бирле без Әнгам абый белән бик якын аралашып яшәдек, ул минем беренче һәм берәгәйле остазым булды.

Училищены тәмамлау белән вузга кереп булмады, бал җитмәде һәм рабфакта бер кыш шөгылләнгәннән соң гына Башкорт дәүләт университетының журналистика факультеты студенты булдым. Ул вакытта башкорт-рус бүлеге генә ачылган иде әле, мин шунда укыдым. Уку авыр да, күңелле дә иде. Ләкин җәйге каникуллардан соң икенче курска килүгә, минем университеттан куылуым турында приказ көтеп тора иде. Мин, әлбәттә, шыр надан да, төзәлмәс хулиган да түгел идем. “Койрык”лар да калмаган иде. Әмма деканатта минем белән килешергә теләмәделәр:”Кустым, син, давай, права качать итеп йөрмә, берәр ел башкорт мәктәбендә эшлә дә кабат килерсең” – дип акыллы киңәш бирделәр. Мин матбугат йортын аркылыга-буйга урап чыккач, “Башкортстан пионере” гәзитендә урын таптым. Анда бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, яңа ачылачак “Өмет” гәзитенә күчтем. Гәзит эше миңа бик күңелле булып тоелды һәм кабат БДУ-га бару теләген бөтенләй юкка чыгарды. “Өмет”тә биш ел эшләгәннән соң гына читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем һәм аны маҗарасыз гына тәмамлап чыктым.

Бер үк вакытта, 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә “конферасье” дип аталган тел бистәсе булып эшләдем. Шулай ук, бер ел Айдар Галимов төркемендә, өч ел Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә мәзәкче булдым. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре язылды. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.

“Онытма таңнарыңны”(1993), “Серләшик әле бер”(1994), “Күңелле табын”(2000-2002), “Өзәңгегә баскан чак”(2002) дип аталган шигырь китаплары дөнья күрде. 1995 елдан Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы.

Хикәяләр һәм повестьлар да язам. Алар матбугатта дөнья күреп тора. Юмористик әсәрләрдән торган “Иң күңелле китап” (2003) һәм “Мәхәббәт яңгыры” (2006) дип аталган повестьлар җыентыгы нәшер ителде. Ул мәдәният министрлыгы һәм Татарстан милли китапханәсе үткәргән конкурста “ел китабы” дип бәяләнде. “Мәйдан”да басылып чыккан “Акбабайның туган көне” дигән повесть өчен журналның Илдар Юзеев исемендәге премиясен бирделәр. 2008 елда “Сагындым. Кайт инде…” дип аталган повестьлар җыентыгы дөнья күрде.

2008 елның ноябрендә Дания Заһидуллина, Фируза Җамалетдинова, Марат Закиров тәкъдимнәре белән Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Бүгенге көндә Казанда яшим. Әдәби иҗат белән шөгылләнәм.

Марат Кәбиров