Рәсми биография

Марат Кәбиров – татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә, бер дәрәҗәдә уңышлы эшли. Күпсанлы китаплар авторы. Башкортстан (1995), Татарстан, РФ язучылар берлекләре әгъзасы.

Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Актаныш районы Чуракай авылында (чынлыкта Казанда) туган. Әтисе үлгәч, әнисе үзенең туган ягы — Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылына кайтып киткән. Марат Кәбиров, шул авылда үсә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына укырга керә. Аннан киң профильле механизатор һөнәре алып чыга.

1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була.
Марсель Сәлимов аны ялга киткән Равил Шаммас урынына «Һәнәк» журналына эшкә ала. Бераздан «Йәншишмә» дип аталган балалар гәҗитенә эшкә урнаша. Анда бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, яңа ачылачак «Өмет» татар яшьләр гәҗитенә күчә. Гәҗит эше аңа бик күңелле булып тоела һәм кабат вузга бару теләген бөтенләй юкка чыгара. “Өмет”тә биш ел эшләгәннән соң гына читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны маҗарасыз гына тәмамлап чыга.

Бер үк вакытта, 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук, Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.

Бүгенге көндә әдәби иҗат белән шөгылләнә. Ике меңенче еллар башында шәхси сайтын булдыра. Ул чорда интернетка җайлаштырылган татар шрифтлары булмау сәбәпле, татар текстлары сайтларда дөрес ачылмый әле. Шуңа да карамастан, Марат үз әсәрләренең текстларын иң заманча китап
форматларын күчерүгә ирешә. Һәм татар телендәге электрон китапларны интернет аша тарату белән шөгыльләнә башлый. Бераздан һәр язучыга үз әсәрен интернетка куеп сату итәргә мөмкинлек бирүче WebKitap нәшрият һәм сәүдә мәйданы оештыра.
1995 елдан — Башкортостан һәм Россия, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Өйләнгән, ике улы бар. 2008 елдан алып Казанда яши.

Тәнкыйть

Иҗатына әдәби тәнкыйть нигездә яхшы карый. Аның турында Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Айдар Хәлим, Ркаил Зәйдулла һәм башка әдипләр уңай фикер әйтә. Әдәбият профессорлары Суфиян Сафуанов, Дания Заһидуллина, Лилия Сәгыйдуллина һ.б. да яхшы карашта. Язучының популярлыгы нигезендә аның прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы, коточкыч күренешләр турында язып та укучы күңелендә яктылык уята алуы ята дип билгелиләр. Татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче авторлардан санала.

Шул ук вакытта, авторны татар әдәбияты традицияләреннән читәшүдә, тыелган дип исәпләнгән темаларга алынуда, персонажларын караңгы һәм аяусыз ситуацияләргә куюда, әсәрләрендә кискен вакыйгаларның күп булуында, интим темаларны җентекле чагылдыруда гаепләүче әдәбиятчеләр дә бар. Иң уңышлы әсәрләре дип “Сары йортлар сере”, “Акбабайның туган көне”, “Хөрмәтле мәет әфәнде”, “Сагындым. Кайт инде…”, «Мәхәббәттән җырлар кала» повестьләрен һәм “Китап”, “Бердәнбер һәм кабатланмас”, “Елмаю” романнарын күрсәтәләр.

Әсәрләре

Онытма таңнарыңны: шигырьләр / М.Кабиров. – Уфа: Башкнигоиздат, 1991.
Серләшик әле бер: шигырьлэр, поэмалар /М.Кабиров. – Уфа: Изд-во “Өмет”, 1994.
Күңелле табын /тостлар, котлаулар / М.Кабиров. – Уфа, 1999 -2004.
Ин күңелле китап : юмористик хикәяләр / М.Кабиров. – Казань, 2003.
Өзәнгегә баскан чак: шигырьләр / М.Кабиров. – Уфа: Китап, 2002.
Җыр дәфтәре: җырлар / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2012.
Яралы моң: шигырьләр / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2013.
Мәхәббәт яңгыры: повестьлар / М.Кабиров. – Казань: Тат.кн.изд-во, 2006.
Сагындым. Кайт инде…: повестьлар / М.Кабиров. – Казань: Тат.кн.изд-во, 2008.
Бердәнбер һәм кабатланмас: роман / М.Кабиров. – Казань: Тат.кн.изд-во, 2013.
Убырлар уянган чак: роман / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2008.
Китап: роман / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2006.
Елмаю: роман / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2009.
Мәхәббәттән җырлар кала: повесть / М.Кабиров. – Казань
Хөрмәтле мәет әфәнде: повесть / М.Кабиров. – Казань
Сары йортлар сере: повесть / М.Кабиров. – Казань
Ул: повесть / М.Кабиров. – Казань
Акбабайның туган көне: повесть / М.Кабиров. – Казань
Чиксез табут: повесть / М.Кабиров. – Казань
Паралель дөнья: повесть / М.Кабиров. – Казань
Дүртенче үлчәм: хикәяләр / М.Кабиров. – Казань
Җанның ялангач чагы: эссе / М.Кабиров. – Казань
Дождь любви: повесть / М.Кабиров. – Казань
Улыбка: роман / М.Кабиров. – Казань
Книга: роман / М.Кабиров. – Казань
Бродит призрак: повесть / М.Кабиров. – Казань
Имя твоего ангела: роман / М.Кабиров. – Казань
Аның турында язмалар
Хәерле юл! / Ә. Атнабаев. // Кызыл таң – 1987 – 17 май
Марат чишмәсе / М. Вафин. // Тулпар — 1995
Өзәнгеләр өзелмәс / Р. Миңнуллин // Мәдәни җомга – 2002
Әдәбият – йөрәк эше / Д. Булатова. // Тулпар – 2002 – №1 – С.8-9.
Туган якның шигъри хәзинәсе // Тулпар – 2002 – №4 – С.47.
Үзеңә генә хас моңы бар //Маяк – 2002 – 7 сентября – С.4.
Тере тамырларның мул шытымы / С. Сафуанов // Тулпар – 2003
Сары йортлар сере / Л. Сәгыйдуллина// Тулпар – 2004 – №1 – С.48.
Шагыйрь прозасы / Д. Заһидуллина // Мәйдан —
Нокта куя белү – зур осталык / С. Сафуанов // Тулпар —
Тик үземчә яшим, эшлим генә /Венера Мәҗитова. //Кызыл таң — 2005
Мин популяр кеше түгел /Әлфия Закирова//Өмет – 2005
Язучы булыр өчен талант кирәкми/Рәмзилә Каһирова.//Атна — 2005
Иң мөһиме – язучы битараф булмасын / Л. Әбузәрова. // Кызыл таң – 2006 – 3 декабря – С.5.
Сез беләмсез кая барганны? /А. Хәлим// Казан утлары —
Татарга сатма матбугат / Р. Фәтхрахманов// Казан утлары —
Иҗат – ул яшәү рәвеше / Фирүзә Җамалетдинова // Ватаным Татарстан —
Его любят, книги его читают // Маяк – 2008 – 29 марта – С.4.
Мәхәббәтне мәхәббәт кенә уята ала…/ Алсу Хәсәнова // Ватаным Татарстан — 2008
Мәхәббәтсез яшәп караганым юк / Айзирәк Гәрәева // Пар алма — 2008
Марат Кабиров // Казан утлары – 2009 – №4 – С.184.
Табыныр җир эзләп килмәдем! / Эльмира Җәлилова // Ирек мәйданы – 2009
Сәясәт белән минем әсәрләр шөгыльләнә / Ландыш Әбудәрова // Идель — № 3, 2011
Әдәбиятны күтәрүче дә, төшерүче дә — нәшрият /А. Гәрәева // Интертат — 2012
Начар яшәмәс идем…/ Г. Хисаметдинова // Ватаным Татарстан — 2012 №71-72
Мин хөкүмәт язучысы түгел / Илфак Шиһапов // Шәһри Казан – 2014
Марат Кәбиров: «Балаң язучы булыр, дигәннәр»./Лилия Йосыпова.// «Ирек мәйданы» — 16.01.2020