Юл буенда сылу кыз
Хатынының беркайчан да болай ашыктырганы юк, киресенчә, руль артына утыру белән ул: «Кабаланма!», «Акырынрак!», һ.б. ише күрсәтмәләрен бирми калмый иде. Сизелер сизелмәс кенә сикәлтәгә килеп керсәләр дә: «Ипләп!» — дип куярга онытмый. Гомумән, ул һәр хатын-кыз шикелле үк акыллы һәм тәртипле, юл кагыйдәләрен төгәл үтәүне һәм акырын йөрүне ярата торган зат иде. Ул бүген дә артык үзгәрмәгән, шундый ук матур, ягымлы, акыллы, әмма бүген бик ашыга иде. Ашыгуы да шул тәртип яратудан килеп чыккан нәрсә. Эш урынына вакытында барып җитәргә тели. Аз гына соңарса да Җир өчен артык зур фаҗига булмаячак, әлбәттә. Хәтта хезмәт урынындагылар да моны сизми калырга һич югы күрмәмешкә салышырга мөмкиннәр. Гомер эчендә бер тапкыр бит. Тик хатын соңга калырга теләми, артык зур зыяны булмаса да бу аның эчке конституциясенә каршы килә иде.
— Моңарчы гел куа торган иде, — дип үзалдына чәйнәнде ул, — Бүген юри әкерен бара.
Ир аңа игътибар итмәскә тырышты. Баруын башка вакыттагы тизлектә бара инде ул. Ашыкканга күрә, хатынына гына акырын булып тоела. Әле вакытлары да ул кадәр үк кабаланырлык түгел, бичәсе тизрәк җыенсын дип ир сәгатьне бераз алгарак җибәргән иде. Аларның әле ким дигәндә дә исәпкә кермәгән 30 минутлары бар.
Аннан соң, юл да бүген беркадәр сәеррәк иде. Хәрәкәт күп, өстәвенә, гел чит илнең затлы машиналары — узалар да китәләр. Алар белән ярышып булмый инде. Тик хатыны алар үтеп киткән саен мыгырданып куя:
— Тагы берәү калдырып китте… Тагын…
Ирнең эче поша инде. Башка вакытларда ким дигәндә дә биш-алты машинаны уза торган иде. Бүген исә… Дөньяның бөтен иномаркаларын шушы юлга чакыртып китергәннәр диярсең. Бүтән бер көнне дә болай булмый торган иде.
— Син ул иномаркалар белән ярышма, — ди ир хисләрен сиздермәскә тырышып, — Син спидометрга кара.
— Туксан… Йөз… — ди хатын йокы китерә торган тавыш белән. Бу мәсхәрәләгән кебек ишетелә, — Җитешмим…
Булмый инде моның белән. Ир хатынына караш ташлап ала да газга баса. Үзе спидометрга карый:
— Йөз ун… Йөз егерме… Эләксәк, штраф чәпиләр, — ди ул хатынының йокылы тавышын кабатлап, — Штрафны синең зарплатадан түлибез.
— Әһә менә! — дип җанланып китә хатыны, — Ир ни өчен кирәк, штраф та түләмәгәч…
Ир сүз озайтып тормый кабат үз тизлегенә кайта. Артыгын көчәндерергә ярамый, бу машина таралып төшәргә дә күп сорамас. Өстәвенә, берничә километрдан камера да бар иде бугай. Чит ил машиналары кусын. Аларның хуҗалары бай, штрафын да түләрләр, ришвәтен дә бирерләр…
Кинәт юл читендә кул күтәреп торучы кыз күзенә чалынды. Ул яшь чагында үзе дә бик күп йөрде шулай попуткалар тотып. Утыртмыйча узып китсәләр, артларыннан йодрык төйнәп калган чаклары да бар иде. Кышкы салкыннарда да, җәйге челләләрдә дә… Катып үләрлек салкында туктамыйча китү үзе үк миһырбансызлыкның бер төре бит инде. Ничек кенә ашыксаң да, кем генә булсаң да… Кеше хәленә кеше керергә тиеш бит, барыбер. Әле дә ул юл читендә кул күтәреп торган яшь кыз яныннан выжлап кына узып китәлмәде.
— Нәрсә булды тагын? Ник туктадың? — дип аптырады хатыны, — Әллә юри кыланасың син…
— Бер кыз кул күтәрә бит… — дидер ир, — Алыйк инде.
Хатын аның гадәтен белә иде. Шуңа берни дә әйтмәде, сәерсенеп карап кына куйды.
Беркадәр узып китеп туктаган иде ир, шуңа кыз күренмиме дип көзгегә бакты. Кыз күренми иде. «Тукта, кайда югалды соң бу?» — дип ир машинадан төште. Тирә-ягына каранып бертын албырап торды. Якын тирәдә кыз гына түгел, бөтенләй бер адәм заты да юк иде. Нәрсә булды соң бу?!. Ир аны аерма ачык күрде ич! Кулы белсә, рәсемен дә төшерә алыр иде…
Шулай беркадәр аптырап басып торды да машинасына кереп утырды һәм юлын дәвам итте.
— Бераз җилләндеңме? — дип елмайды хатыны, — Ату, күзеңә кызлар күренә башлады…
— Чынлап күрдем бит мин аны, — дип мыгырданды ир, — Кул күтәреп тора иде.
— И, бабай, бабай… — дип ягымлы елмайды хатыны, — Картаясың бугай син дә.
— Картаймыйм, карчык. Кызлар күрерлек булгач, аллага шөкер әле…
— Хәзер алар шул күзеңә генә күренер инде, — дип кеткелдәде хатыны, — Күзеңә күренер, кулыңа тимәс.
Ул арада каршыдагы текә борылманы уздылар һәм ир гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде.
— Я х-хайран! — кинәт тормозга басты да юл читенә чыгып туктап калды, — Син күрәсеңме?
Хатын күрә иде. Каршыга килүче фургон ничектер юлга аркылы баскан да юлдагы бөтен машинаны себереп килә. Барсы да консерва банкасы кебек изелгән, кайберләренә ут та кабып өлгергән… Бер-ничә минутка тоткарланмаган булсалар, алар да шушы юл фаҗигасенә эләгәсе булганнар ич.
— Туктамаган булсаң, без дә…
— Кыз коткарды… — дип пышылдады ир, — Кыз… Кул күтәреп туктатты бит…
Алар урыннарыннан да кузгалмыйча озак басып торды. Ул арада һавада вертолетлар пәйда булды. Тезелешеп янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, юл хәвефсезлеге машиналары җилдерде.
Авария урынында ыгы-зыгы тәмамлангач, ир белән хатын кабат теге кыз торган урынга килделәр. Анда берәү дә юк иде. Шулай да ир белгән догаларын укып кызга рәхмәт әйтте. Инде кузгалып китәбез генә дигәндә, хатын юлдан читтәге яланлыкта торган һәйкәлташ кебек нәрсәгә атлады:
— Карале, монда кемдер үлгән түгелме соң?
Ир аңа иярде. Бу шушы урында юл фаҗигасендә һәлак булган кыз истәлегенә куелган һәйкәлташ булып чыкты. Рәсемнән аңа бая гына юл читендә кул күтәреп туктаткан кыз карап тора иде. Ир аны таныды. Һәм бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте.