Айдар Хәлим — Татар солдаты турында

Май аенда «Ватаным Татарстан» гәзитендә Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» китабыннан өзекләр басылып чыккан иде. Уникаль әсәр. Хәтта исеме үк үзенә тартып тора. Без бит милли үзенчәлегебез итеп өчпочмак, түбәтәй шикелле нәрсәләрне күтәрергә тырышабыз. Нәтиҗәдә, татар халкы түбәтәй киеп, өчпочмак ашап йөрүче юаш бер адәм кыяфәтендә күз алдына баса. Ә монда — татар солдаты. Монсы инде бүтән…
Әсәрне гәзит укучылар бик яратып кабул итте. Күпләр фикерләрен белдерде, сораулар яудырды. Миңа бу әсәр Рейхстагка байрак кадау энциклопедиясе булып тоелды. Татар кешесе кадаган бит! Шуңа бу романны бөтен татар дөньясы күтәреп алырга тиештер кебек иде. Андый хәл булмады. Моны нәрсә белән аңлатырга мөмкин? Белмим… Аптырагач, авторның үзенә мөрәҗәгать иттем. Айдар Хәлим җавап бирде…

* * *

— Мин «Татар солдаты»н чагыштырмача тиз, нибары бер ел эчендә яздым. Язганда иҗади өзеклек-кризислар, нидер җитмәгәнлектән эзләнеп тукталышлар булмады. Мин аны, кем әйтмешли, җырлап яздым. Сәхнәдәгечә кычкырып җырлап түгел, әлбәттә. Тын почмакта тын да алмыйча сагышланып, дип әйтик… Минемчә, Газетдин Заһитов турындагы ул роман, әгәр без демократик илдә яшәгән булсак, сугыш тәмамлангач та, йә сугыш беткәнннән соң 5-6 ел эчендә (аеруча Сталин үлгәннән, 1953 елдан, Газетдин абзый һәлак ителгәннән соң). Хәтта тоталитар кысым астында газап чиккән илдә дә, һич югы, як-ягына карана-карана, моннан 30-40 ел элек язылырга тиеш иде. Әмма ул язылмады, языла алмады. Чөнки милләт дигән социаль төшенчә үзенең мәгънәсен югалткан, хәтта ки мондый, үз тунының эчке ягын әйләндереп кигән шартларда безнең әдәби фикерләү куәсе таләп иткән бу масштабны күтәрә алмый иде. Мин моны кемнедер гаепләү өчен түгел,үзебездән үзебезне эзләү хаҗәтеннән генә әйтәм.

татарский воин - обложкаСугыш турындагы роман ул — сугыш дигән искиткеч күп планлы социаль күренешнең исемен туктаусыз кабатлау, тышкы формалистика белән мавыгып, ягъни сугыш кораллары, атыш-кырылыш кирәк-яраклары, чигенеш-һөҗүм, җиңү-җиңелү элементлары белән сипләп барудан гына бар булмый. Әсәр сурәтләргә, тасвирларга тиеш. Тасвир образ белән бергә туа. Тоталитар шартларда күбрәк формаль генә тын алган әдәбиятыбыз сугышны, кызганычка каршы, бар дөреслеге белән сурәтли алмады. Андый мөмкинлекне аңа бирмәделәр. Дөреслекне сүрәтләргә маташкан язучыны совет системасының җылы мич башыннан балагыннан гына сөйрәп төшерәләр иде. Шуңа күрә, Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын элгән каһарманнар итеп аның чын геройлары Газетдин Заһитов һәм Михаил Минин, ягъни капитан Маков төркеме түгел, ә рәсми идеология уйлап чыгарган ясалма геройлар Егоров, Кантария, Зинченко, Бондарь һәм Неустроевлар төркеме менеп кунаклады. Йөз илле милләттән бары бер милләт кенә «государствообразующий милләт» доктринасы рәсми перспектива итеп кабул ителгән илдә алар «рейхстаг түбәсеннән» төшмиләр һәм төшәргә җыенмыйлар да. Сугышта бар милләтләр дә катнаша, әмма җиңүчеләр «алар гына». Алар хәтта бүген дә үзләрен Җиңү байрагын элүчеләр итеп исәпли һәм мәңгегә шулай калачак дип җанын асрый. Мондый оятсыз сәясәт Ватанның бердәмлеген какшата, урыстан, православтан башка милләтләрне, Ватан сугышының чын геройларын кимсетә. Бозып күрсәтә. Ялган кыйммәтләргә табындыра. Кайчанга кадәр? Әмма ясалма тарих мондый юл белән гаделлекне буып тора алмаячак. Гази Заһитов һәм Михаил Мининның, аларның башка көрәштәшләренең тарихта үз урыннарын алачак көннәрне көтәргә күп калмады.

killer_baner_1200x500_2
killer_baner_1200x500_z
kaytu_1200x500
kicheru_yuk_1200x500
Yana_kitap_1200x500
previous arrow
next arrow

Менә шушы күзлектән караганда, татарда Бөек Ватан сугышы турында миллион язмалар, хикәяләр, повестьләр чыгып та, аларда Бөек Ватан Сугышының эчке һәм тышкы, ягъни без тәлап итеп өйрәнгән объектив һәм субъектив сәбәпләре ачылмый килде. Чын геройлар күп очракларда күмелеп калды, төпкә яшерелде. Читкә тибәрелде. Бу роман «Рейхстагка байрак кадау энциклопедиясе кебегрәк әсәр булып тоелды», дисез. Дөрес тоемлыйсыз. Монда мин болай да кычкырып торган дөреслекне кабат раслап, күкрәк кагарга җыенмыйм. Әгәр дә мин хезмәтемнең шундый игътибарга лаек икәненә икеләнгән булсам, аны язып та маташмаган булыр идем. Моны һәр «объектив вә субъектив» тарихчы раслаячак, Алла боерса. Ул татар әдәбиятында сугышны чын итеп, ничек булган шулай сурәтләгән беренче тулы масштаблы әсәр түгел микән дип тә куям мин. Безнең милләтебезнең батырып калдырылган батырлыгын сурәтләү өчен ихтыяҗ да, урын да җитәрлек. Әйдәгез, языйк, әйдәгез сурәтлик, әйдәгез югарыга күтәрелик! Рейхстаг түбәсенә байрак элүче итеп аның чын байрак элүчеләрен таныйк!

«Бу әсәрне бөтен татар дөньясы күтәреп алырга тиештер кебек иде. Андый хәл булмады. Моны нәрсә белән аңлатып була? » —дисез сез. Болар барысы да хак. «Андый хәл булмады». Әйдәгез, бергәләп фикерләшик, кем күтәреп алырга тиеш иде аны? Күтәреп алыр көчләр бар идеме? Без еш кына «биш миллионлы, җиде миллионлы, хәтта ун миллионлы татар халкы» дип җибәрәбез. Нигә ун гына? Бәлки егерме миллионлыдыр ул? Татар халкын кем намус белән санаган? Халыкны санаганда санаучылар намус дигән изге төшенчәне читкә куеп, сансызга әверелә. Һәр халык санын алган саен астан вә өстән, уңнан вә сулдан таланган, киметелгән, утар-капкасыз калган татар милләтенең чын күләмен бүген беркем белми. Әйтә алмый. Мин аны үзем җиде миллионнан ким түгелдер дип уйлыйм. Әмма аларның күпмесе катнаш никахлардан? Аларда «Мин татар» дип расларлык затлар күпме? Әллә алар иләнә-чиләнә барысы да «милләт-ара дуслык» корбаннарына — «әфәнде белән ханымнар» га әйләнеп беттеме?

Әйдәгез, Сез әйткән «күтәреп алучылар» га кайтыйк әле. Без бит алар исемендә татар әдәбиятын укып баручыларны күз уңында тотабыз, шулай бит? Әйдәгез, бармакларны бөкләп, санарга керешик. Совет системасындагы саналыш тәртибе шактый дөрес сыналыш иде. Җәмгыять ул чакларда, гомумән алганда, өч сыйныфтан исәпләнде: крестьян (колхозчы-крестьян), эшчеләр сыйныфы, интеллигенция (зыялылар). Алар белән беррәттән бернинди дә сыйныфка кермәгән дүртенче бик зур — безнең өчен бик мөһим, хәлиткеч төркем булып укучы балалар, студентлар бар иде. Теге җиде миллионны дүрткә (без бит татар телендә укучыларны эзлибез!) бүлик. Бу, әлбәттә, бик тупас, әмма «күтәреп алырга тиешле» укучы эзләүдә бик дөрес, хаклы ысул. Сыйныф-төркемнәрнең һәркайсында 1млн.750-әр мең җан иясе килеп чыга. Ары киттек. «Татар солдаты» 2016 елда басылып чыкты. Егерме беренче гасыр башында. Татар телендә әдәбият укыган татар эшчеләр сыйныфы бар идеме ул заманда? Юк иде. Татар телендә әдәбият укучы крестьяннар сыйныфы бар идеме? Авыз тутырып «бар» дип әйтерлек крестьян сыйныфы юк иде. Үткән гасырның туксанынчы елларында тар-мар ителгән крестьян сыйныфын, алардан көчләп барлыкка китерелгән талаучы һәм таланган фермерлар кланын берәмтекләп санамаганда — юк иде. Гадәттә җәмгыятьнең дүрттән берен алып торучы 1миллион 750 мең укучылар «төркеме» дип әйтик — юк иде. Чөнки алар «государствообразующий милләт» вәкиле булмагач, туган телендә уку-укыту хокукыннан мәхрүм ителгәннәр иде. Бәй, күтәреп алырга тиешле 7 миллион кая булды соң? Алар арасыннан кимендә ике миллион булырга тиешле татар укучысы кая китте? «Күтәреп алучылар» армиясе юкка чыкты түгелме? Анда син Пушкин бул, Тукай бул, әллә кемнәр бул, синең кулыңнан Галиҗәнаб китап бәреп төшерелгән! Менә нинди өзеклеккә куып кертте безне дәвер соңгы ун-унбиш елда. Без мәктәпсез — укучысыз калдык.

Ә шулай да без бар дип исәпләгән җиде миллион татар өчен «Татар солдаты» романы күпме тираж белән басылган соң? Нибары 1000 данәдә басылган ул!.. Аларның күпмесе халык йөреми, халык укымый торган китапханәләргә барып тончыккан? Күпмесе халык керми-йөреми, сатып алмый торган китап кибетләренә кереп тузанга күмелгән? Менә ни өчен «халкымыз» романны күтәреп алмады һәм ала да алмый иде.

Хәзер кире романның үзенә кайтыйк. Бәлки аны минем варианттан ун тапкыр яхшырак язарга мөмкин булгандыр. Үткән гасырның 70-90 елларында Гази Заһитов темасына дистәгә якын татар журналисты, язучысы кагылып карады. Мин ул еллар чынбарлыгыннан чыгып аларның хезмәтен югары бәялим. Әмма берүк вакытта аларның сурәтләмә-очерк жанрыннан ары китмәвен, роман кадәр роман язарга базнат итмәвен дә яшермим. Мин, гомумән алганда, «Татар солдаты» романы белән канәгатьмен. Укырга укучысы булмагач, роман тиешенчә бәһа ала алмагач, мин андагы табышларның кайберләрен атап китәргә мәҗбүрмен. Беренче. Романның исемен алыйк —«Татар солдаты». Тарихчылар белә, образлы итеп гомумиләштергәндә, татар солдаты урыс халкына урыс империясен төзеп бирде дип әйтергә мөмкин. Мин татарлар хәлиткеч роль уйнаган сугышларны санап тормыйм. Әмма шунысы кызганыч вә үкенеч, татар солдатының империя төзүдәге бу хәлиткеч роле Россия иҗтимагый фикерендә күтәрелмәгән. Димәк, ачылмаган. Кая ди анда татарга рәхмәт уку?! Романда мин бу темага тоташ бер бүлек багышладым һәм ул тарихта беренче тапкыр татар солдаты — Галиҗәнәп Газетдин Казыйхан улы Заһитов образы белән китап кургашында уелган. Ул Газетдин Заһитов атлы татарга гына түгел, урыс армиясендә биш гасыр изелгән, кыйналган «гололобый» татар солдатына мин куя алган һәйкәл, дип уйлыйм.

Романның минем өчен икенче бик кызыклы, моңа кадәр иркенәеп ачылмый килгән мәгънәсе, эчтәлеге — моңа кадәрге әдәбиятта, иҗтимагый фикердә күп тапкыр кабатланудан, урынлы-урынсыз кулланудан чуерташ кебек шомарып беткән төшенчә — ул да булса «халыклар дуслыгы» темасы. Бармак белән тотып, кул белән капшап карый алмаган бу бөек байлыкны мин йөрәгем белән ничек тойдым, иҗади зиһенем белән ничек күрдем, ничек күрергә теләдем, шулай сурәтләдем. Капитан Владимир Маков җитәкчелегендәге өлкән сержант Газетдин Заһитов, сержант Михаил Минин, өлкән сержант Александр Лисименко, өлкән сержант Алексей Бобровлар кергән штурм төркеме — ул чынлап та берсе икенчесе өчен җан атып торган кешеләрнең бердәмлек боҗрасы. Биредә «У-у, тат-тарин!» дип җикерүче дә, нәселне кимсетеп бакыручы да юк. Биредәге тыныч ихтирам кешеләрдә бер-береңне олылау белән сугарылган. Шушындый тойгы, шушындый дуслык үзе җиңүгә юл сала. Һәм салды да. Биредә дүрт урыс кешесе арасындагы бердәнбер татар Газетдин Заһитов башкалар өчен үрнәк бурычын башкара. Кызык бит! Чынбарлыкта бик ярылып ятмаган, еш кына ирешелә алмаган мондый дуслыкны мин нәкъ менә шушы капитан Маков җитәкләгән төркемдә таптым һәм милләт-ара дуслык көндәлек тормышыбызда да шундый рәвештәрәк булырга тиеш дип күзләрем яшьләнеп тетрәндем. Минин үзенең 2001 елда Псковта басылып чыккан «Трудные дороги к победе» дигән китабында татар көрәштәше Заһитовны горурланып, олы мәхәббәт белән сурәтли һәм Рейхстаг түбәсендәге Җиңү Алиһәсе сынына Җиңү байрагын элү күренешен менә болайрак сурәтли: « Как всегда, впереди Гиза Загитов (Газетдинне төркемдә шулай атап йөртәләр), а за ним — я со знаменем. Вблизи в темноте еле виднелся силуэт небольшой башни, к которой Загитов и я стали прикреплять Красное Знамя. Несмотря на артиллерийский обстрел решили водрузить Красное Знамя именно наверху этой скульптуры…» Моны урыс кешесе таный һәм яза!..

* * *
Югарыда Айдар Хәлимнең үз романына кагылышлы фикерләре булды. Эш хәтта бу әсәрнең күтәреп алынмавында да, авторга тиешле игътибар булмауда да түгел. Рейхстагка байрак кадаган Газетдин Заһитов – татарның батыр улы. Татарның менә шул батыры бер игътибарсыз кала бирә. Шундый бөек улларының да кадерен белмәгәч, милләтең, халкың өчен кыенсыныбрак куярга мәҗбүр буласың. Аның үз ихтыяры, үз максаты юк, кемнәрнеңдер кушуы буенча хәрәкәт итәдер кебек тоела. Ә милләтнең зурлыгы шәхесләренең зурлыгы белән үлчәнә…
Марат Кәбиров.

Яңалыкларга язылу

Яңалыкларга язылыгыз һәм Марат Кәбиров турындагы иң соңгы мәгълумәтләр, өр-яңа әсәрләр сезнең почтагызга үзе килер. Бу - түләүсез!
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика