Марат Кәбиров. Гомер - үсмерләр өчен повесть
татарча укырга
baner_gomer
Миллион - повесть
kicheru_yuk_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Халык белән әдип арасы

Соңгы вакытларда миңа авылда еш һәм озак булырга туры килә. Хәзер инде мондагы тормыш ошый да башлады. Кышларын рәхәтләнеп кар көрисең, чаңгыда йөрисең. Җәйге чорда бакчада мәш киләсең. Бакча, әлбәттә, зур булмаска тиеш. Миңа ул күңел өчен генә бит инде. Төп эшем дә, ризык чыганагым да түгел. Аннан соң, фәлән сутый җирне аннан-моннан эшкәрткәнче, аз гына биләмәңне әйбәт итеп тәрбияләү яхшырак. Утырткан нәрсәләрең дә, күңелең дә үсә.

Ләкин монда беркадәр чикләнгәнлек тә бар. Бернинди мәдәни чаралар да узмый, диярлек. Ул темага сөйләшеп утырыр кеше дә юк. Гомумән, хәзер авыл кешесендә мәдәният, әдәбият кайгысы түгел. Ул хакта уйлап та караучы юк бугай. Милләт турында әйтеп тә торасы түгел инде. Милләт, туган тел төшенчәләре ул Казанда гына мәгърур яңгырый, ә авыл кешесе өчен бар ни, юк ни. Әдәбият та шул чамарак.

Мин әдәбиятның кадерле чакларын хәтерлим әле. «Татарстан яшьләре»ндә чыккан язмаларны, «Казан утлары», «Идел» журналларында чыккан әсәрләрне кулдан-кулга йөртеп укыйлар, кичләрен капка төбенә чыгып утыргач, шулар турында фикер алышалар иде. Ә китапханәгә кайткан яңа китапны уку өчен чират унышар көнгә сузыла. Аны да әле бер-ике тәүлеккә генә бирәләр. Әледән-әле язучылар килеп тора, бернинди җырчы ияртеп йөртмәсәләр дә клуб шыгрым тула, чөнки халык әдәбиятны белә, китапларын укыгач авторлары белән дә аралашырга тели.

Район үзәгендәге китап кибете дә зур бинага урнашкан. Анда нигездә татар һәм башкорт китаплары сатыла. Кайчан гына килеп керсәң дә ким дигәндә ун-унбиш кеше була. Һәм, гадәттә, берсе дә буш чыкмый. Кибет каршысында гына китапханә. Үзәкнеке булгач, ул ике катлы зур һәм матур йортта. Монда китап сөючеләр җыелып теге, яки бу әсәр турында фикер алыша, төрле чаралар уздыралар. Язучылар белән очрашулар атна саен диярлек булып тора, Уфадан, я Казаннан да киләләр, аерым-аерым да, төркемләп тә. Алар килмәгәндә районда яшәүче авторлар белән очрашу оештыралар. Халык һәрвакыт хәйран җыела. Күп очракта китапханә залында буш урыннар калмый. Мин үзебезнең төбәк турында сөйлим инде. Әмма бөтен районнарда да диярлек шундыйрак хәл иде. Дәвере шундый иде.

Бүген болар әкият кенә булып тоела. «Фәлән районда фәлән-фәлән язучылар белән очрашу узды» — дип язсалар да хәлләр бераз бүтәнчәрәк. Мондый чаралар, гадәттә, шыгрым тулы авыл клубында түгел, ә мәктәпләрдә уза. Ул балаларның берсе дә диярлек фәлән-фәлән язучыларның әсәрләрен укымаган инде, шуңа бу авторлар аларга бик кызык та түгел. Район китапханәсендә узган кичәләргә дә, нигездә, ун-унбиш кеше килә. Болары да өлкән яшьтәгеләр, теге дәвер кешеләре. Яшьләр юк диярлек. Халык белән әдип арасы бүген ерагайганнан ерагая бара.

Мин моның сәбәпләрен эзләмәкче булам. Аларны эзли башласаң, әйләнеп чыкмалы түгел икән. Беренчедән, без бүген бөтенләй башка чорда, бүтән илдә яшибез. Үзебез дә бүтән. Дәверебез акчага, мөлкәткә табынуны алга чыгарды, культ дәрәҗәсенә җиткерде. Хәтта социаль челтәрләргә генә күз салу да җитә: кеше үзенең яхшы ашаганын, матур киенгәнен, затлы машинада йөргәнен, диңгез буйларында ял иткәнен күрсәтергә тырыша. Хәтта үз машинасы булмаганнар да кешенеке янында фотога төшә. Мөлкәт артыннан чабып күзе тонган кешедә рухият кайгысы калмый. Күңел байлыгы бер кирәкмәгән нәрсә булып тоела. Мондый кавем өчен әдәбият та, сәнгать тә якын булалмый инде. Әлбәттә, һәр халыкның бер дәвердә дә югалмый, мәдәниятеннән читләшми, милләтен сакларга тырышып яши торган бер катламы була. Бүгенге чорның төп укучылары әнә шундый шәхесләр. Алар бик күп түгел, әмма аз да түгел. Һәрхәлдә, татар китапларына ярыйсы гына тираж җыярлык дәрәҗәдә. Тик әлегә сүз халык турында бара.

Икенчедән, язучыларның да күбесе теге заман кысаларыннан чыга алмый. Советлар чорында ничек язган булсалар, бүген дә шулай дәвам итәләр. Яңа юнәлешләр, яңа темалар, яңа алымнар эзләү бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә укучы бүтән. Ул яңалык көтә. Матбугат чаралары, радио-телевидение, киноиндустрия, интернет, чит халыклар әдәбияты даими рәвештә төрле сеансацион вакыйгалар биреп торганда, синең бер калыпка салынган соры язмаларыңа беркемнең дә исе китми. Шуңа күрә, андый авторларның әсәрләре үзләре һәм якыннары өчен генә язылгандыр кебек тоела.

Өченчедән, бездә укучылар ихтыяҗын өйрәнү системасы юк. Белмим, бу нәшриятлар эше микән, әллә аерым бер шундый оешма булырга тиешме… Әмма укучылар теләген өйрәнү булырга тиеш. Алар нинди темага укырга тели? Бүген халык арасында нинди жанрлар үтемле? Нинди авторлар халыкны җәлеп итә, кемнәр халыкны китап укуга кайтара ала? Сораулар чамасыз инде. Һәм аларга җавап булырга тиеш. Әнә шул җаваплар нигезендә китаплар басылырга, язучыларга заказлар бирелергә тиештер. Һәрхәлдә, чит ил нәшриятлары шулайрак эшли.

Дүртенчедән, сәүдә челтәре юк. Татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр районда китап кибетләре эшләсә, бу үзе үк әдәбиятны һәм татар телен пропагандалау чарасы була алыр иде. Мондый тәкъдимгә, гадәттә: «Сатып алучы юк,» — дип җавап бирәләр. Монда инде бер сүз дә әйтеп булмый. Сату юлларын табарга кирәк. Биш тиенгә ат башы хәтле алтын сата торган кибет ачып куйсаң да, әгәр кул кушарып утырасың икән, беркем дә сатып алмаячак. Әгәр китап сәүдәсе җайга салына икән, бу бик күп нәрсәләрне кузгатып җибәрәчәк. Әдәбиятны пропагандалау, китапларга реклама, язучыларны таныту, төрле очрашулар, кызыклы чаралар… Чөнки сәүдә өчен боларның барсы да кирәк, укучыларны кызыксындыру, аларның санын һәм сыйфатын арттыру — сәүдәнең төп ихтыяҗы.

Бишенчедән, әдәби тәнкыйть эшчәнлеге сүлпән. Бөтенләй эшләми дип булмый инде аны. Ниндидер язучының юбилее, яки премиягә тәкъдим ителүе чорында кузгала, мондый вакытларда хәтта язучылар да үзара макташып алалар. Ансы да кирәктер. Ләкин тәнкыйтьнең опреатив эшләвен күрәсе килә. Ниндидер яңа китап чыга икән, аның турында язма булсын. Тәнкыйть ул язучы белән укучыны тоташтырып тора торган зур көч. Безнең шундый көчебез юкмы, әллә файдаланмыйбызмы — әйтү кыен. Бу сүлпәнлекнең сәбәпләрен мин беркадәр аңлыйм инде, шуңа күрә тәнкыйтьчеләргә каты кагыласым килми.

Рецензия язу җиңел эш түгел. Менә хәзер сөйләп күрсәтәм. Син фәлән сумга (хәзер ул 300-700 сум тирәсе) китап сатып аласың. Укып чыгасың, аннан өйрәнәсең, сүтеп-җыясың, анализ ясыйсың. Бары тик шуннан соң гына тәнкыйть мәкаләсе язып берәр матбугат чарасында бастырып чыгарасың. Һәм хәләл көчең белән эшләп алган 200 сум гонорарыңны алып, бәхетле булып яши бирәсең. Һәркем күтәрә алырлык бәхет түгел инде бу.

Алтынчыдан, җиденчедән… Санап кына бетерерлек тә түгел икән шул. Санарга кирәкмидер дә, бу хакта барсы да беләдер инде. Тик менә дистә еллар буена аларның берсе дә хәл ителми.

Ә халыкның әдәбияттан читләшүе яхшы нәрсә түгел, ул Җир шарының үз орбитасыннан чыгуы, үз күчәреннән авышуы шикеллерәк күренеш. Андый вакытларда я климат алышына, я давыл куба, я су баса, я бүтән төрле фаҗига була. Үз орбитасыннан китеп барган халыкны ниләр көтә икән?

Марат Кәбиров

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика