Татарда нон-фикшн юк?
Шулай дип сорыйлар бер мәлне. Язучы булгач, барсын да белергә тиеш дип уйлыйлардыр инде. Ә мин көтелмәгән сорауга ни дип җавап бирергә дә белми басып торам. Искә алганым да, уйлаганым да юк иде.
Урыс телендә мондый китаплар чынлап та бик күп икән — үзләре дә язган, чит телләрдән дә тәрҗемә иткәннәр. Исемнәре дә, җисемнәре дә, темалары да төрлечә. «Матурлык серләре”, “Тән тиресен ничек матурларга?», «Кайдан акча табарга?», «Теге дөньяга әзерлек», «Иң бәхетле сантехник», «Француз хатыннары ялгыз йокламый», «Су-шеф. Плитка артында 24 сәгать», «Баланы ничек яратырга», «Ничек китап язарга», «Бай кияүне ничек кулга төшерергә» — санап бетергесез… Кибет киштәләре шундыйрак китаплар белән тулган, аларга ихтыяҗ да арта бара икән.
Бездә мондый китапларның берсе дә юк бугай. Уңышка ирешү серләре, акча эшләү ысуллары, яки ничек кияүгә чыгарга, ничек бала үстерергә, ничек стресстан котылырга дигәнрәк темаларга язылганнарын минем күргәнем булмады. Артык эзләп тә йөрмәдем инде.
Әлбәттә, татарда нон-фикшн бөтенләй юк дип булмый. Бу термин бик матур һәм саллы булып яңгыраса да артык зур яңалык түгел. Матур әдәбиятка кермәгән әсәрләрнең барсын нон-фикшн дип йөртәләр. Монда хыял да, фантазия дә булмый, мондый әсәрләр фактларга, анализга нигезләнә. Шәхси үсеш, психология, философия, тарих, кулинария буенча китаплар, дәреслекләр, сүзлекләр, мемуарлар һ.б. әсәрләр нон-фикшнга керә. Бер сүз белән әйткәндә, әдәби булмаган проза.
Бездә дәреслекләр дә, энциклопедияләр дә, сүзлекләр дә, документаль проза да, мемуарлар да, теге яки бу һөнәр буенча кулланмалар да чыгып килә. Шулай булгач, ничек татарда нон-фикшн булмасын, ди? Бар! Бакчачылык буенча китаплар чыга, умартачылык буенча, аш-су серләре буенча…
Бездә, гадәттә, берәр яңа сүз ишетеп калалар да (бу очракта “нон-фикшн”), аның мәгънәсен дә, хәлнең торышын да аңлап җитмәстән: “Татарда шул юк, татарда бу юк!” — дип сөрән салалар. Кызык халык инде без. Бу очракта да сорау бирүче “нон-фикшн” төшенчәсенә үзенчәрәк карый: психология, финанс, бизнес, фитнес, эзотерика тематикаларын күз уңында тота иде. Һәм ул беркадәр хаклы иде. Бу темаларга популяр тел белән язылган китаплар бездә чынлап та юк дәрәҗәсендә.
Бәлки, бу табигый хәлдер, аптырарга кирәкмидер. Бермәлне мин “Идел” журналында әдәби остаханә дигән темага мәкаләләр шәлкеме оештырдым. “Ничек китап язарга?” дигән юнәлешнең бер төре инде бу. Чәчмә әсәр нигезләре, төзелеше, отышлы алымнар… Мондый темага чит ил язучылары да, русныкылар да язган. Әмма татарда андый нәрсә юк. Булсын әле дидем инде, татар гына ятимсерәп калмасын. Бер нәрсәгә ачыклык кертеп китәргә туры килә монда. Чит ил, яки рус әсбаплары ул — бер нәрсә, ә татарныкы — бүтән. Әдәбият теориясе һәркем өчен уртак, әлбәттә, ләкин һәр халыкның үз әдәбияты һәм алар бер-берсеннән шактый аерыла. Әйтик, әгәр иңглиз авторы персонажлар турында сөйли икән, ул иңглиз менталитетлы кеше турында сүз алып бара. Әгәр рус авторы тел турында сөйли икән, ул үз теле турында сөйли. Мин инде татар язучысы буларак, татар прозасы турында яздым. Ләкин беркем дә “Аһ” итмәде, берәүнең дә исе китмәде. Яшь язучылар хәтсез генә булса да алар әллә “Идел” журналын алдырмый, әллә миңа мохтаҗ түгелләр иде. Ихтыяҗ юклыгын аңлагач, мин бу эшне туктатырга булдым. Шул рәвешле, татарча нон-фикшн булырга тиешле бер китап битарафлык корбанына әйләнеп һәлак булды.
Нон-фикшнның мондый төрләре аерым даирә өчен эшләнә. Умарта турында икән, аны фәкать умартачылар укый, бакчачылык турында икән, бакчачылар, язучылык турында икән, яшь язучылар һ.б. (Аларның да бер өлеше генә: күпләре камилләшү турында уйламый, күпләре үзе китап язарлык, күпләренә интернет та җиткән.) Башкаларга ул кирәк түгел. Шул рәвешле, теге аерым даирә тагы да тарая.
Вакытыңны, көчеңне түгеп нәрсәдер эшлисең икән, аның беркадәр әҗере дә булырга тиеш бит инде. Ә тар даирә табыш китерми генә түгел, чыгымны да капламый. Татарда шулай. Руста — китерә. Рус телендә чыккан китапларны татар да, башкорт та, мари да, чуваш та, казах та, грузин да, әрмән дә укый. Шул рәвешле, аннан бер сум, моннан бер сум булып тамчылап җыела. Ә татарда андый мөмкинлек юк.
Шуңа күрә: “Татарда нон-фикшнның шундый юнәлешләре дә булсын әле,”- дип кенә берәүнең дә китап язып утырасы килми. Аңлата алдыммы? Кайвакыт зур мәсьәләләрнең серләре гади генә була.
Ә татарда нон-фикшн бар. Бары тик аның нон-фикшн икәнен генә бөтен кеше дә белми…
Марат Кәбиров
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |