Язучы белән әңгәмә

19 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, татар халкының популяр язучысы, шагыйрь, юморист, журналист, интернет проектлар авторы Марат Кәбировның 50 яшьлек юбилей кичәсе узды. Туган көн үзе узган елның 23 августында булса да, короновирус сәбәпле, кичә быелга күчкән. Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән ул чарадан соң, Марат Кәбиров белән күрешеп, татар язучысының бүгенге хәле, кыенлыклары, электрон китапларга ихтыяҗ турында сөйләштек.

— Марат әфәнде, юбилей кичәгездән канәгать калдыгызмы? Сез көткән кадәр кеше килдеме?

— Канәгать, әмма мин күбрәк кеше килер дип уйлаган идем. Шыгрым тулы зал, касса төбендә чиратлар… Керәлми калган кешеләр төркемеКазанда иҗат кичәсе үткәргәнем юк, Уфадагылары шулайрак була торган иде. Хәзер заман да да бераз үзгәрде инде, бу кичәнең вакыты да уңайсызрак туры килде. Ураза, 1 май -Җиңү көне бәйрәмнәре, Казан мәктәбендәге фаҗига, матәм көнеУл матәм көннәрендә, әллә юбилей кичәсен бөтенләй уздырып тормыйм микән, дип тә уйладым. Реклама бирерлек тә көнем булмады. Алдан ук һәр көнгә планлаштырып рекламалар да эшләнгән иде инде, матәм көннәрендә аларны куйдырмадым. Бөтен ил борчылганда, ничек юбилей кичәң турында сүз алып барып, аны рекламалап, бәйрәмгә чакырып була? Шуңа күрә күп кеше ул юбилей турында белми дә калды. Ләкин мин әлеге кичәдән канәгать. Мин теләгән, мине яраткан тамашачы килде. Алар күп иде. Зурладылар. Рәхмәтлемен.

— Гомумән карасак, бүгенге шартларда татар язучысына юбилей кичәсе оештыру кыенмы?

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Мәшәкатьле нәрсә инде. Тик кыен дип булмыйдыр. Мин юбилейга әзерлек барышында берни дә эшләмәдем дияргә була, бар мәсьәләне Нәфкать Нигъмәтуллинның иҗат төркеме һәм продюсеры Рәмзия Салихова оештырып чыктылар. 19 май әле ул Татарстан матбугаты көне, Пионерлар көне дә. Тагын Казанда берничә татар концерты да бар иде.Мондый шартларда эшләү авыррак, әлбәттә. Ә алар тулы зал җыя алды. Әлбәттә, катнашучылар да саллы, үзләре әллә ничә зал җыя алырлык шәхесләр иде. Алар миңа килә, чөнки уртак иҗатыбыз, киләчәккә планнарыбыз бар. Бүтән язучыга килерләр иде микән? Төгәл әйтү авыр. Шуңа күрә, мондый мәсьәләләрдә «гомум алганда» дип фикер йөртеп булмый. Бу индивидуаль мөмкинлек. Иҗатчылар турында сүз барган чакта «гомум алганда» дигән сүз булырга тиеш түгел.

— Татарстан Язучылар берлеге юбилеегызны уздыруда катнашмадымы?

— Катнашты, әлбәттә. Берлек күп яклап ярдәм итте. Минем юбилейны уздыру былтыр сметага да кермәгән булган, менә быел мөмкин кадәр барын да эшләделәр. Мин Язучылар берлегенә, Ркаил Зәйдуллага бик рәхмәтлемен. Ничә еллар берлек әгъзасы булып, мин әле хәзер генә аның ниндидер ярдәмен тойдым. Башка вакыт, башка коллектив булса, андый ярдәм булыр идеме, белмим.

— Марат әфәнде, сез Татарстанның да, Башкорстанның да, хәтта Русиянең дә Язучылар берлеге әгъзасы. Бу әгъзалыкларның мәгънәсе нидә? Бу сезнең популярлыкны үстерәме, китап сатуга ярдәм итәме яки башка бер файдасын тоясызмы?

— Мин анда популярлык, файда эзләп бармадым, күңел өчен бардым. Башка мәгънәсен әйтә алмыйм, менә быел юбилеема ярдәмен тойдым. Ә популярлыкка килгәндә, 50 яшь – ул бер әйбер, 50 яшең түрендә үзеңнең урының булу – икенче әйбер. Ул урынны сиңа берәү дә әзерләп куймый. Син 60та, 100дә булырга, Язучылар берлеге әгъзасы да булырга мөмкинсең, әмма әдәбиятта үз урының юк икән, сиңа беркем дә ярдәм итә алмый.

— Язучылар берлеге корылтаенда “берлек татар әдәбиятын популярлаштырырга тиеш”, “язучыларның китапларын сатуда ярдәм күрсәтергә тиеш”, дигән сүзләр булды. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

— Бөтен эшне Язучылар берлегенә генә өеп калдырырга ярамый. Берлек китап сату белән шөгыльләнергә, бу эштә ярдәмләшергә «тиеш!» түгел. Монда ул үз мөмкинлегенә һәм теләгенә карап кына катнашырга мөмкин.

Безнең Татарстан китап нәшрияты бар, шулаймы? Менә шул нәшрият кырыенда Китап сәүдәсе үзәге сыманрак нәрсә булырга тиеш. Ул татарлар яшәгән бөтен төбәкләр, районнар буенча татар язучыларының китабын сатарга, аларны рекламаларга, зур кибетләрдә язучылар белән очрашулар ясарга һәм башка шуның ише сәүдә, маркетинг эшләре башкарырга тиеш дип саныйм. Ә Язучылар берлегенең монда ни катнашы бар?

Менә сез журналистлар барыгыз да шулай: торасыз да, Язучылар берлеге фәлән итәргә, төгән итәргә тиеш, дисез. Менә сезнең дә үз Берлегегез бар. Журналистлар берлеге журналистларга ярдәм итәме соң? Матди яктан, хокукый яктан ничек тә булса яклыймы? Татарстан Язучылар берлеге ул Татарстанныкы гына, ә сезнең берлек хәзер Русия күләмендәге, күпкә зуррак берлек. Зуррак булгач, зуррак ярдәмнәр дә күрсәтәдер. Нинди ярдәм күргәнең бар, әйт әле?!

Татар матбугатында Язучылар берлеге эшләми дип сүгеп торучы ниндидер көчләр бар. Бу конструктив тәнкыйть түгел, бу бөтенләй бетерергә омтылыш, дип кабул итәм. Татарда юньле язучы юк, дип сүгә ул, ә үзе китап укымый. Сездә дә андый хәл бардыр инде… «Татар журналистлары начар,» дип сүгәләрдер, ә татар матбугатын ачып та карамыйлардыр. Монда ни әйтәсең инде… Әгәр мин язганны аңламыйсың икән, ул әле мин начар дигән сүз түгел, ә бәлки, син үзең надандыр, бәлки, син хәтта мине дә аңлый алмаслык дәрәҗәгә төшкәнсеңдер? Менә Ркаил Зәйдулланы, Фирүзә Җамалетдинованы, Зөлфәт Хәкимне, Галимҗан Гыйльмановны укып карагыз. Укырга авырмы? Ул бит автор начар булганга түгел, ә син надан булганга авыр. Булган әйбер сиңа ошамый, син аннан файда күрмисең икән, ул әле аны тәнкыйтьләргә, бөтенләй бетерергә кирәк дигән сүз түгел. Бар нәрсәне юкка чыгару җиңел, моның өчен акыл да, сәләт тә кирәкми. Менә аны заманча итеп яшәтү – бүтән мәсьәлә.

— Марат әфәнде, сез татар язучылары арасында иң беренче булып электрон китап сата башлаган автор буларак та билгеле. Татар телендәге электрон китапларга ихтыяҗ бүген ни дәрәҗәдә дип бәялисез?

Ихтыяҗ бар һәм ул елдан-ел арта. Мин аның ни дәрәҗәдә булуын социаль челтәрләрдән, Яндекс, Гугл һәм башка эзләү сервисларыннан булган мөрәҗәгать-сорауларның санын анализлап өйрәнәм. Ничә кеше минем фамилияне, китапларымны электрон яки аудио вариантта эзләгәнен, күпмесе сайтка турыдан туры кергәнен карыйм. Мәсәлән, “аудиокитап” дип эзләүчеләр бик әз, шуңа бу юнәлешкә артык игътибар бирмим. Китапларымны электрон форматта тарата башлавыма да 20 ел бардыр инде. Бу еллар эчендә үз укучыларымнан торган база барлыкка килде, мин алар белән даими элемтәдә торам. Аннан соң, электрон китапларны реализацияләү – ул үзе бер профессия. Таргет реклама, контекст реклама һәм башкаларын белеп эшләргә кирәк. Боларны да өйрәндем һәм күп әсәрләрем бары тик электрон форматта гына сатыла, кәгазьгә бастырмаганнары күп.

— Өлкән буын вәкилләре электрон китапның ни икәнен дә белми, сез бик күп потенциаль укучыгызны югалтасыз кебек тоелмыймы?

— Электрон китапны әзерләү җиңелрәк. Мин аны әзерлим, сайтыма чыгарам да, интернетта рекламасын таратам. Ул шул арада сайтым аша сатыла башлый. Ә басма вариантта чыгарсам, аны сату артыннан үзем йөрергә тиеш булам. Кибетләргә барырга, алар белән килешүләр төзергә, аларның һәркайсыннан бөртекләп акча җыярга… Нигә кирәк ул миңа?!

Мин әле шундыйрак формат та кертергә җыенам. Кеше электрон вариантны сатып ала, принтердан үткәрә һәм үзе теләгәнчә төпләп куя. Нәтиҗәдә, кәгазь китап барлыкка килә. Руста күргәнем юк әлегә, әмма французларда мондый вариант кулланыла. Аннан соң «печать по требованию» дигән вариант та бар. Болар әле өйрәнү, тикшерү дәрәҗәсендә генә. Белмим, татарда ничек кабул ителер. Әгәр ихтыяҗ бар икән, эшләнәчәк.

Тик мин барыбер электрон китаплар яклы. Менә сез уйлап карагыз, минем китапларны 5-10 мең тираж белән бастыру өчен генә дә күпме урман киселә. Аңа әллә күпме өй салып булыр иде. Ә электрон китаплар табигатне шушындый корыткычлыктан аралый.

— Электрон китапны бер сатып алалар да бушлай интернет аша тараталар, язучы өчен бер файдасы калмый, дип әйтүче язучылар да бар. Әдәбиятта да пиратлык киң таралган күренеш бит.

— Алай дип сөйләшүче язучылар электрон китапның нәрсә икәнен дә белми. Монысы – бер. Икенчедән, интернетта китапның дәррәү сатылу дәвере – ул бер генә вакыт. Менә мин бер китап яздым да, аның белән гомер буе акча эшлим дигән әйбер юк, хәзер чор икенче. Яңа китапны сату дулкыны берзаман сүрелә. Элекке китабымны урлап кына укыган укучы икенче дулкында инде кабат миңа әйләнеп кайтачак һәм китапны сатып алачак. Ә бәлки, аңа минем китап ошап китәр дә, намусы уянып, үзе үк хезмәтем өчен түләргә теләге туар, үзе үк минем сайтка яки китап кибетенә кереп инде укыган китабын сатып алыр. Мондый күренешләр дә аз булмады. Хәтта бер хикәям өчен унар мең түләүчеләр дә бар. «Канатлы кеше» өчен, мәсәлән. «Сезнең шушы хикәя мине аякка бастырды,» — диделәр. Минем Казанга күченеп кенә килгән чак – акчасыз, эшсез… өстәвенә, бик каты авырып, даруларга мохтаҗ булып яткан чагым иде. Мин дә җаваап яздым: «Сезнең шушы рәхмәтегез мине аякка бастырды,» — дидем. Иҗат шундый бер тылсым инде ул. Укучыларың булса, алар белән мөнәсәбәт булса – яшәтә дә, яшәртә дә, эшләтә дә.

Ә пиратлык… Мин китапларның пират версияләрен укымыйм, чөнки үземне китап сатып алырлык кына дәрәҗәдәге кеше дип саныйм. Алар кыйммәт түгел, 100-300 сум тора, мин үземнең каләмдәшләремне хөрмәт итәргә тиеш. Мин автобуска керсәм дә кондукторны эзләп табып билет сатып алам. Кешеләрнең эшенә хөрмәт булырга тиештер, дип уйлыйм.

— Марат әфәнде, сез “Жанрлар” дигән проект башлаган идегез. Ай саен бер китап язачакмын, дип игълан иттегез, дә, 12 ай дәвамында 12 электрон китап эшләдегез. Бу уңышлы проект булды дип исәплисезме?

— Үзеңне мобильләштерү, оештырып эшләтү өчен бу искиткеч проект булды. Тик сату ягыннан ялгыш проект булып чыкты, чөнки бер айда син укучыга бер китапның рекламасын сеңдереп өлгерә алмыйсың, инде икенчесе чыга. Бер китап рекламасы белән халыкны кузгата башлаганчы да ким дигәндә өч ай вакыт кирәк, ә аны уңышлы сатуга җиткерү өчен өчен бер ел узарга мөмкин. Алай да китапларымны өч-дүрт меңләп кеше сатып алды, әзерлексез тәкъдим ителгән электрон китап өчен бу аз сан түгел.

— Бүген татар язучысын борчыган нинди кыенлыклар бар?

— Беренчедән, безнең аудитория бәләкәй. Рус телендәге китапларны, мәсәлән, татар да, чуваш та, мари да укый. Безнекен – фәкать татарлар гына. Аудитория аз булгач, танылу, яки акча эшләү мөмкинлеге чикле. Элек әдәбият идеология, тәрбия коралы булган, ә бүген ул күңел ачуга корылган товар. Товар икән, ул сатылырга тиеш. Шул сату аудиториясе чикле. Монсы кыенлык түгел, ә чынбарлык.

Икенчедән, китап укучылар арасында да тирән мәгънәле, катлаулы әсәрне укырлык кешеләр аз. Күпләр беркатлы, күңел ачу әдәбиятына көйләнгән. Әдәби әсәрдән кино, яки компьютер уеннары көтүчеләр бар. Алай була алмый… Әдәбият беркатлы булырга тиеш түгел. Ул синең җаныңны да, аңыңны да актарып чыгара торган булырга тиеш. Менә инглиз телендәге тирән әсәрләрне укырлык кешеләр дөнья буйлап туплый торгач барыбер җыела, ә татарда ул сан ягыннан бик аз килеп чыга.

Өченчедән, татар язучысының китаплары таралмый. Китап кибетләр бик аз, әдәбиятны таныту, рекламалау юк дәрәҗәсендә. Менә мин “Ютуб”ка кереп видеолар карый башлыйм икән, анда әллә нинди урыс китаплары рекламасы сикереп чыга. Кайсы сайтка керсәм дә, телевизор яки радионы ачсам да, урыс язучысы китабы рекламалана. Татарның бер китабы да юк! Югыйсә, безнең Татарстан китап нәшрияты бар, алар моны рәхәтләнеп эшли ала.

Дүртенчедән, язучыларга лаеклы гонорар юк. Хөкүмәт газеталарына язасың икән, алар язучыга нормаль тормыш итәрлек гонорар түләргә тиеш дип саныйм. Повестьны бер-ике ай язасың бит инде. Шул бер әдәби журналда басыла икән, син шуңа 5-10 мең сум аласың да – бетте! Бу акчага ике ай түгел, ике атна да яшәп булмый. Ну, менә мин дүрт-биш ай эшләгән әсәрем өчен 100 мең акча алам, ди. Шуннан үз биләмәмдә нәрсәдер төзергә уйлыйм. Ниндидер балта остасы, шабашник, килеп өч көн эшли дә шул акчаны алып китә. Мин – штучный кеше, Татарстанда да Башкортостанда да бер язучы, хәтта шабашник дәрәҗәсенә дә күтәрелә алмыйм. Башкаларга ни сан инде…

Бишенчедән, шул ук Америка, я Европа әдәбияты белән чагыштырсаң, инглиз телендә иҗат итүчеләргә ниндидер иҗади мәктәпләр, даими бәйгеләр, грантлар, әллә ниләр бар. Ә татарда елына берничә мәртәбә конкурс булса, без шуңа да канатланып сөенәбез. Ә тегендә атна саен конкурс! Мин инлиз язучысы булсам, нык популяр булмаган хәлдә дә, шул бәйгеләр белән тук яши алыр идем.

— Марат әфәнде, бүген татар язучысының дөньякүләм аренага чыгарлык мөмкинлеге бармы?

— Дөньякүләм дигән сүзне бик яратмыйм. Һәр милләтнең үз менталитеты бар. Безнең дөньякүләм арена – ул татар әдәбияты. Татар язучысының дөньясы ул – татар халкы. Җиде миллион татарның яртысын гына китап укуга җәлеп итә алабыз икән, бу инде китап бер сумнан гына сатылса да 3,5 млн сум керем дигән сүз. Мин шуңа омтылырга кирәк дип уйлыйм.

Шул ук вакытта, мин татар әдәбиятын бик югары бәялим. Бездә яхшы язучылар да, яхшы әсәрләр дә бар. Үз вакытында тәрҗемә итеп чыгарганда алар башка милләт укучыларына да кызыклы була алырлар иде.

Беренче чиратта, әлбәттә, бүгенге чор язучыларын тәкъдим итәргә кирәк. Без тәрҗемә турында сүз чыкса, классикларның исемлеген төзи башлыйбыз. Классикларның күбесе әдәбият белгечләренә генә кызык. Алар белән хәтта татарның бүгенге көн укучысы арасында да беркадәр упкын ята. Икенче төрле әйтсәк, бүгенге татар укучысы да аларны тулысынча аңлап җиткерә алмый. Ә чит милләт укучысы ничек кабул итәргә тиеш? Бу мәсьәләдә барсын да уйлап эш итәргә кирәк бугай.

— Шулай да, нишләп сез үз китапларыгызны чит телләргә тәрҗемә итеп, шул ук интернет технологияләр аша дөньякүләм аренага чыгып карамыйсыз?

— Аерым автор өчен бу җиңел эш түгел. Әле аны тәрҗемә итү генә җитми, базарда әйләндерү белән дә шөгыльләнергә кирәк була. Әлегә исә, мин бер китап язганмын икән, икенчесе язылганчы шул китап миңа акча китереп тора һәм ул миңа яшәргә җитә. Акча эшләү беренчел бурычым түгел. Әгәр миллионер булырга теләсәм, аны бәлки бер китап белән дә эшләп булыр иде. Төрле телләргә тәрҗемә итеп, шуны сатуны җайга салырга мөмкин. Минем русчага тәрҗемә ителгән әзер китаплар да бар, ләкин аларны таныту, укучыга җиткерү белән утырырга гына вакытым юк…

Бәлки, миңа бүтән язарга да кирәкмидер, булган әйберләрне тәрҗемә итеп, дөньяга тарату белән шөгыльләнү дә җитәдер?! Тик язучы белән акча эшләү теләге түгел, ә булмаганны булдырырга омтылу теләге идарә итә. Әлегә нәрсәгә генә тотынсам да Ходай үзе эшләп бирә сыман. Болай әйтү, дин ягыннан дөрес тә түгелдер инде, тик миңа шулай тоела. Ходай биргәндә, алып калырга кирәк. Ә инде берни дә яза алмый башлагач, булган әйберләреңне «дөнья аренасына чыгару» белән шөгыльләнергә дә була.

— Ничек кенә булмасын, сез бүген татар халкының популяр язучысы. Димәк, сезнең китаплар башка татар язучыларыныкына караганда күбрәк тә сатыла, тормышыгыз да җитешрәк дигән сүз. Үзегезне популяр язучыга лаеклы тормышта яшим дип саныйсызмы?

— Татарның бер үзенчәлеге бар: менә татар җырчысы 1500 сумлык билет белән концерт куя, ди. Безнең халык, ай-һай килеп, 1500 сум кыйбат дия-дия, 3000 сумлык урыс концертына китә. Нишләптер, шул урыс концертына акчасын жәлләми билет ала. Ах, Марат кабәхатнең электрон китабы да 2-3 йөз сум тора дип сүгә дә, икенче сайттан, өч тапкыр кыйммәткә урыс китабын сатып ала. Татар үзен-үзе икенчел халык дип уйлый, ул аның канына сеңгән.

Безнең ниндидер кысалар бар һәм без үзебезне шуннан чыгара алмыйбыз. Баш очыбыздагы түшәмнән үзебезне югарырак тоя да югарыргак куя да алмыйбыз. Бәлки, бу әйбер миндә дә бардыр. Бу – без ясаган түшәм түгел. Гасырлар буена аңыбызга сеңдерелгән нәрсә. Ләкин иҗат кешесе — әнә шул кысаларның, түшәмнәрнең аръягында нәрсә бар икән дип кызыксыну өчен. Бу бәлки иҗатчы бурычыдыр. Мин башта шуны хыял белән капшап карыйм, ул беркадәр чынбарлыкка охшый башлый, аннан галимнәр тотына, аннан сәясәтчеләр… Һәм теге кысаның аръягына чыгалар… Лаеклы тормышта яшимме-юкмы, мин үз эшемне эшлим. Һәм аны бернигә дә карамыйча, үзем һәм якыннарым өчен курыкмыйча эшлим.

Аңлата алдыммы? Мин бу дөньяда үземнең вазыйфамны үтәргә тырышып яшим. Ә иҗатчының лаеклы тормышы халкының (һәм аның белән идарә итүчеләрнең) кем булуыннан тора. Мин үземне мескен дип тә, ярлы дип тә уйламыйм. Ходай гомер һәм сәламәтлек бирә икән, үз дөньямны үзем корачакмын. Ләкин кайвакыт бу җәмгыять, бу дәүләт мине мескенлеккә төшерергә тырышадыр кебек тоела. Бәлки, тоела гынадыр…

— Марат әфәнде, Инстаграм, социаль челтәрләр игътибарны бер ноктага туплый алмауга, фикер өзеклегенә, китерә диләр. Бу киләчәктә әдәбиятның, повесть-романнарның бөтенләй бетерүенә китермәсме?

— Бу әдәбиятның гына түгел, кешелекнең үзгәрүенә китерә. Беренчедән, бу һәр кешенең үзеннән тора. Үзәге ныгынган кешеләр бирешми инде аңа. Ә кыйбласы булмаганнар, рухи бушлыкта үскәннәр бирешә. Ул әле фикер өзеклегенә генә түгел, бөтенләй фикер йөртә белмәүгә дә китерергә мөмкин. Менә безнең БДИ-лар, тестлар системасы шуңа ишарәли бит. Кешенең уйлап, җөмлә төзүен таләп итми ул — «Әйе», «Юк» дигән җавабын гына көтә. Бүгенге җәмгыятькә шундый бәндәләр кирәк.

Мин урамда җәяү йөрергә яратам. Әкерен генә, үз уйларымны барлап. Менә шундый вакытларда миңа әллә ничә кеше килеп бәрелә. Барсы да телефонга карап атлыйлар. Элек игътибар итми идем, игътибар бирсәң, бу эпидемия кебек нәрсә икән. Шуларны күзәткәндә, мин үземне урамда түгел, ә виртуаль дөньядагы сыман тоям.

Икенчедән, Интернет кешенең укый-яза белүен клоунада дәрәҗәсенә җиткерде, хәзер һәр кеше нәрсәдер яза да үзен фикер иясе итеп тоя, ул гына хаклы кебек хис итә. Интернет кешегә үзенең ахмаклыгын фән дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлеге бирде. Хәзер һәркем шул ахмаклыгын байрак итеп болгап, дөнья буйлап күтәреп йөри ала. Бу әйбәт микән?!

Бу әдәбиятка бәя биргән язмаларда да чагыла. Мәсәлән, ул синең бер әсәреңне дә укымаган, ләкин инде үз фикерен җиткерә, үз каланчасыннан бәя биреп, синең әсәреңне күккә чөя, яки ботарлап ыргыта. Бу әдәбиятны гына түгел, кешенең фикер сөрешен үзгәртә торган, кешенең укый-яза белү файдасын юкка чыгара торган әйбер.

Инде бүгенге «дөнья әдәбияты» шушы үзгәрешләрне истә тотып, компьютерда уйнап тилергән, ниндидер надан затларга яраклаштырылган формада чыга башлады. Әдәбият бөтен фишкасы күз алдында булган компьютер уены түгел, ул беркатлы була алмый, булырга тиеш тә түгел. Әйткәнемчә, ул кешенең җанын да, аңын да актара торган булырга тиеш. Әдәбиятны күңел ачу функциясенә генә кайтарып калдырырга ярамый, әдәбият – ул тормыш тренажеры. Син тормышның моделен, гыйбрәтне китаплардан аласың. Ул сине яшәргә өйрәтә, фикри һәм хисси мөмкинлекләреңне киңәйтә.

— Марат әфәнде, сезне мәктәпләргә, китапханәләргә очрашуларга чакыралармы?

— Юк, чакырмыйлар. Мин мәктәп укучысы өчен язмыйм. Үсмерләр өчен әсәрләр язу теләгем бар. «Кайту» повесте, бәлки, моның башлангычыдыр. Бездә үсмерләр өчен әдәбият юк дәрәҗәсендә, аны кемдер булдырырга тиеш. Бәлки, мин өлгерермен… Китапханәләр турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Минем китаплар бит кибет аша тарала, Татарстан китапханәләренең күбесендә алар юк иде. Бәлки, китапханәләр мине белмидер дә әле…

Йөзләгән җыр яздым, дистәләгән китап яздым, милләтем мине танымый, күрми, дип үпкәләмисезме?

— Юк, үпкәләмим. Без рухиятне санга сукмый торган дәвердә яшибез. Безгә укытучы ни, язучы ни, дин кешесе ни, журналист ни… Менә шуңа күрә мәктәпкә керәләр дә балаларны атып чыгалар, аларның рухы юк, алар буш зат. Бездә кешелеклелек калмады. Без инде кешене кеше итеп кабул итәр хәлдә түгел бугай. Мәктәптәге теге фаҗигадән соң, икенче бер мәктәптә тагын бер укучы: “Мин аның дәвамчысы”, дип, эвакуация ясарга мәҗбүр иткән. Бу хайванлыкка төшеп баруның чаткысы дип күрәм. Кабат шул темага кайттым инде, күңелемә тиде. Менә шундый вәзгыятьне күрә торып, мине халкым танымый, китапханәгә чакырмый, дип утыра алмыйм. Дәвере икенче.

Ә уйлап карасаң, бу дәвер өчен мин бик үк танылмаган язучы да түгел. Кибетләрдә, базарларда танып торалар, урамнарда килеп күрешәләр, фотога төшәләр… Әлегә кешеләрнең тануы да җитә. Ә милләт тулысынча танысын өчен вакыт кирәк. Әйтәләр бит әле… Тугыз хатынны авырга калдырсаң да бер айдан бала булмый дип. Әдәбиятта күп нәрсәләр шуның шикелле. Сине тулысынча күрә алсыннар, иҗатыңны колачлап бетерсеннәр өчен вакыт кирәк. Вакытны сатып та, сатып алып та булмый. Ул сине күтәрергә дә, беркем беркайчан эзләп табалмаслык итеп күмеп куярга да мөмкин. Безнең бүгенге уңышларыбыз да – шартлы күренеш. Танылу-танылмаулар да. Макталу-хурланулар да. Иҗат кешесе моны белеп тора инде ул, аның тиресе калын була. Серкәң су күтәрми икән, нидер әйтеп торасы да түгел. Синең һәр әйткән сүзең меңнәрчә кайтаваз тудыра, аларның тискәреләрен генә түгел, уңайларын гына күтәрү дә кайвакыт бик авырга төшә. Бөтен тирә-як сиңа карап: «О, Марат!» — дип тора икән, «О, Марат!» булу бик җиңел түгел. Син уйный, салулый башлыйсың. Үз юлыңа кайту кыен була. Тик кайтырга кирәк. Иҗатчының һәрвакыт үз юлы булырга тиеш. Үз юлы юк икән, иҗатчы юк. Ә үз юлың бар икән, сиңа бернәрсә дә куркыныч түгел.

— Гомернең үзәгенә җиттегез, тормышның мәгънәсен таптым дип әйтә аласызмы?

— Тормыш мәгънәсе – яраткан кешең һәм яраткан эшең булуда. Яраткан кешең булса рәхәтләнеп яшисең, яраткан эшең булса рәхәтләнеп эшлисең. Иң яраткан кешеләремә мин шуны телим. Калганы үзеннән үзе җайлана аның.

Эльвира Фатыйхова