Марат Кәбиров – юбилей кичәсе турында

Бу иҗат кичәсе өчен мин бик борчылган идем. Беренчедән, үткәреп өйрәнгән нәрсәм түгел. Казанга күчеп килгәннән бирле хәтта бер очрашу да уздырганым булмады. Ул арада халык белән аралашу формалары үзгәреп беткән. Икенчедән, бик уңайсыз вакыт туры килде. Ураза чоры, ун көнә сузылган май бәйрәме, Казандагы фаҗига, матәм көне… Хәтта адәмчә реклама бирерлек тә мөмкинлек булмады.

Чакырылган артистларымның да эш графигы тыгыз вакыт иде. Айдар Галимов, мәсәлән, самолет белән килде, чыгыш ясагач самолет белән китте. Ришат Төхвәтуллин Уфадан кайтып чыгыш ясады да Бәләбәйгә юлланды. Данир Сабиров та юлдан кайтып юлга кузгалды. Нәфкать Нигъмәтуллин да… Алар баш тартса да берни әйтеп булмый иде. Ләкин аларның берсе дә сүземне екмадылар. Килделәр. Чыгыш ясадылар. Халыкны әсир иттеләр. Рәхмәтем чиксез.

 

 

Юбилей кичәсе булгач, котларга теләүчеләр дә күп булды. Башкортостаннан да, Татарстаннан да. Илештән якташларым да килде. Кыскача гына чыгыш ясасалар да кичә озакка сузылды. Мин үземнең чыгышларымны кыскартып, әйтер сүзләремне әйтми калырга мәҗбүр булдым.

 

 

Тик мин канәгатьмен. Зурладылар. Иҗатташ дусларыма рәхмәт! Дүрт сәгать буена урыныннан да кузгалмыйча түзеп утырган тамашачыларыма, иҗатыбызны яратучыларга рәхмәт. Барыгызга рәхмәт!
Бу кичә турында Инстаграмда да, Фейсбукта да, Вконтактеда да башка социаль челтәрләрдә дә фикерләр булды. Ә рәсми язмаларны шушы сылтанмалар буенча укый аласыз.

Интертат

Идел

Кичәнең видео язмасы ТНВ каналыннан күрсәтеләчәк. Вакыты җиткәч, бу хакта безнең сайтта да хәбәр булыр. Күзәтеп барыгыз.

(Барлыгы 154 карау, бүген - 1 кеше)
Сайтның иҗат төркеме

MaratKabirov.com сәхифәсен оештыручылар һәм хезмәтләндерүчеләр төркеме


Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Охшаш язмалар

×