Марат Кәбиров. Юбилей кичәсе

Марат Кәбировның юбилей кичәләре узган елның җәендә Казан, Яр Чаллы, Уфа шәһәрләрендә узарга тиеш иде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында бу чаралар тукталып калды. Һәм ниһаять, концертлар уздыруга чикләүләр бетте, беркадәр мөмкинлек ачылды. Язучының юбилей кичәсе 19 майда, Казанда, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә узачак.

Кичәдә язучының иҗатташ дуслары катнаша. Ә алар күп. М. Кәбиров сүзләренә иҗат ителгән җырларны Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Ризван Хакимов, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Альбина Хакимова, Айсылу Габдинова һ.б. танылган җырчылар башкара. Бу кичәдә дә аларның катнашуы көтелә.

 

Билетлар шәһәр кассаларында һәм интернетта сатыла.

Филармония кассасында

Адресы: 420049, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 73 йорт
Касса телефоны: +7 (843) 21-21-404
Эш тәртибе: 10:00–19:00 көн саен

Филармония сайтында

Татарстан дәүләт филармониясе сайтыннан (ул шушы адреста — https://tatfil.ru/events/avtorskiy-vecher-poeta-marata-kabirova/) алырга теләсәгез, менә бу сылтанма буенча күчәргә кирәк —

билет алырга 

 

Марат Кәбиров утыз елга якын гомерен сәхнәдә конферансье дип аталган тел бистәсе булып үткәрә. Шул дәвер эчендә Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова һ.б. җырчыларның концертларына сценарийлар, юмористик монологлар, сәхнә этюдлары яза. Көлкеле әсәрләрен Татарстанның һәм Башкортостанның күренекле сәхнә осталары Әхәт Үразмәтов (Кәтүк), Җәвит Шакиров, Альберт Уразмәтов, Булат Сәлахов, Фәиз Майдуллин, Вәлит Илембәтов, «Мунча ташы», «Кызык-Мәзәк» кебек юмор төркемнәре башкара.
Аның сүзләренә бик популяр җырлар иҗат ителгән. Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Җәвит Шакиров, Ризван Хакимов аның сүзләренә язылган җырлардан гына берешәр концерт куя алыр иде. Ул җырларның «Китмик әле яшьлек иленнән», «Ялгыз балан», «Упкын», «Сандугач» (Х. Фәрхи), «Үтми торчы, гомер», «Гомер буйлап барам», «Хатын-кызның яшен сорамыйлар» (А. Галимов), «Узсын гомер», «Без сезгә кирәк әле», «Ә мин сине көтмим» (Н. Нигъмәтуллин), «Агымсу», «Бу дөньяда сөю бар әле» (Р. Төхвәтуллин), һ.б. кебекләрен халык аеруча яратып кабул итте.
Марат Кәбиров татар прозасын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Ул татар әдәбиятын яңа образлар, алымнар, хәтта жанрлар белән баетты. Моңа кадәр чит ил әдәбиятләре аша гына таныш булган фэнтези, хоррор, магик реализм жанрларын татар әдәбиятына алып килде. Бер үк вакытта ул төрле жанрлар берлеген хасил итүче фьюжен юнәлешендә дә актив эшләде һәм әдәбиятны күнегелгән кысалардан чыгарып яңа тарафта хәрәкәт итәргә этәргеч бирде. Марат Кәбиров иң күп укыла торган татар язучысы. Аның китаплары санаулы көннәр эчендә сатылып бетә, фикер алышуларга, бәхәсләргә, һәртөрле шау-шуларга сәбәпче була.